Сочинение на татарском языке про свой родной край

                                          Минем туган җирем    

                                                                                   Сез кайдан дип сорасагыз,

                                                                                   Шушы булыр сүз башым:

                                                                                   Кырлай якларыннан мин дә,

                                                                                   Тукай минем якташым.  

          Мин Кырлайдан ерак булмаган, табигатьнең сихри почмагына урнашкан кечкенә генә бер  авылда тудым.  Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә чыңлавын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
    Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
                                             Тау астына салынгандыр

                                              Авылым Яңа Кишет.

                                              Бер чишмә суын эчкәнбез

                                              Ишет, бар дөнья, ишет!

     Челтерәп аккан салкын чишмәләре дә,авылны һәъяклап чолгап алган урманнары да, башларны әйләндерерлек саф һавасы да йөрәгемдә мәңге югалмаслык эзен калдырды. Бу якларны искә төшерү белән, күңелемне  иң якты  хәтирәләр били.Балачакның иң бәхетле мизгелләре монда- дөньяга тәүге тапкыр аваз салган җирдә. Дуслар белән каз бәбкәләре ашаткан болыннар,кәҗә бәтиләрен куып чапкан тау битләре, кайда сез? Таңга кадәр жырлап утырган чаклар, сез кайда? Бу чакларның кайтавазы булган көйләрне кабаттан ишетәсе килә.

                                           Кайдан бу моң, аһәң дисез.

                                           Билгеле, туган яктан.

                                           Җырларымны көйгә салам.

                                           Илһамланып Тукайдан.

Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның бу яклардан булуы да юкка гына түгел. Табигатьнең серле почмагы булган Арча  яклары иҗатка илһамландырып, үзенең хәер-фатихасын биргәндер кебек тоела миңа.Гүзәллекне күреп үскән шагыйрь, һәрбер агачка сокланып, болай ди:

«Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.»
      Бу наратлар мине кая барсам шунда озата бардылар.  Мондый гүзәллек беркайда да юктырдип уйласам, ялгышканмын. Бар икән!  Еллар үтү белән Яшел Үзән икенче туган илемә әйләнде.

                                          Яшел Үзән торган җирем,

                                          Икенче туган илем.

                                          Мин болай, шулай итәм дип,

                                          Төрле уй корган җирем.

     Идел елгасының сулъяк ярына урнашкан бу кала, аеруча җәй көннәрендә,   табигый матурлыгы белән үзенә тарта. Телисең икән рәхәтләнеп су кер, урманнарында кура җиләк тә, җир җиләк тә җыярга була. Чәчкәле аланнарында тәгәрәп, эшчән бал кортларының ашыга-ашыга бал җыюларын күзәтү үзе ни тора!  Шәһәр эчендә дә үзеңне табигать кочагында кебек хис итәсең. Шау чәчәккә күмелгән юкә агачларының хуш исеннән уйлар чуала. Көзен юл буендагы миләшләрнең кып-кызыл тәлгәшләре шәһәр урамнарын купшы муенса таккан яшь кызларга тиңләштерә..Сокланырлык урыннар күп бездә.Калабызның  үзәгендә игезәк күлләрне тоташтыручы мәхәббәт күпере яшь парларны кавыштыра. Күл буендагы урманчыкта бер-берсен уздырып җырчы кошлар сайрый. Мондый гүзәллеккә сокланасы, аның белән әле бик күп еллар хозурланасы , Идел елгасының текә ярларына  басып , бер-берсен куа-куа уйнаган дулкыннарга карап , горурлык хисләре тулы бу сүзләрне бар дөньяга ишеттерәсе килә:          

                                            Яшәрәсең көннән-көн син

                                            Идел буена ямь өстәп.

                                            Яшел бишегем син минем,

                                            Тирбәт назлы көең көйләп.

Яшел Үзән төбәгендә дөньяга килеп, әнисенең бишек җырын тыңлап, бу дөньяга беренче адымнарын ясаган Каюм Насыйри, Идрис Туктаров, Афзал Шамов, Мәхмүт Хәсәнов, Усман Әлмиев,Гомәр Саттаров кебек  Бөек шәхесләребез булу-безнең горурлыгыбыз.   Сандугачларны көнләштерерлек искиткеч тавышлы җырчы кызыбыз Динә Гарипова да шәһәребезне дөньякүләм танытты.

        Гомеремнең иң татлы мизгелләрен шушы шәһәр белән бәйләвемә, туганнарым, дусларым белән бергә яраткан шәһәремдә яшәвемә сөенәм.

Түбәндәге шигъри юлларны Яшел Үзәнем, сиңа багышлыйм.

                                              Яшел Үзән, Яшел Үзән,

                                               Горурланам  синең белән!

                                               Синдәй гүзәл кала җирдә

                                               Юк икәнлеген мин беләм.        

Гость:

Туган як — ул урын, анда мин туган, урын, ул миңа бик кадерле. Миңа юллар туган як, чөнки монда мин туганмын, тәүге тапкыр башлады йөрергә, сөйләшергә, укырга. Монда мин беренче тапкыр китте мәктәпкә, беренче тапкыр яулаучы туган көн, яңа ел һәм башка искиткеч бәйрәмнәр. Биредә туганнарым да, гаиләм, дуслар, танышлар, мин үзем белән провожу бик күп вакыт һәм җаннарга бәйле күп тәэсирләр приятных Мин ышанам, һәрбер кеше бар матур һәм яхшы истәлекләр турында туган краенда. Туган як — аерым урын, барысы да монда туган, знакомое. Кешеләр, родившееся бер краенда һәм встретившиеся башка шәһәрдә яки илдә чын күңелдән шат каршы алып, земляка, хәтта, әгәр аны белми. Табигать монда особенная, мондый буларак, башка урыннарда. Туган ягым хорош елның теләсә кайсы фасылында. Җәй көне миңа ошый яшел просторы басулары лугов, көзен — золотистые березовые рощи, ә кышын-ак сугробы һәм летящие кар бөртекләре, метели һәм искрящийся кояшта кар. Һәр цветочек билгесе, һәм хәтта килми срывать аны белеп, ул үсә, туган җирендә. Миңа бик кадерле туган ягым! Һәм бер дә үкенмим, дип туа мондый матур краенда.

                                             Минем
туган районым.

                                                                        
Яшәр өчен бетмәс көч алырга

                                                                        
Олысына һәм дә кечегә-

                                                          
              Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

                                                                         
Туган ягы кирәк кешегә.

                                                                                                          
Ф. Яруллин

               Адәм баласы кайда гына
яшәмәсен, кая гына бармасын, аның күңелендә хөрмәт хисе белән саклап йөрткән
газиз сүзе бар: туган җир! Нинди генә телдә әйтелсә дә, бу сүз җанга якын,
изге, кадерле.Ул телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган
илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Бу хис сабый чактан ук иң
беренче булып күңелгә кергән, чөнки ул ана сөте белән, әниләрнең бишек җырлары
белән үк каныбызга сеңеп калган. Шунлыктан чит илләрдә озак йөргән кеше туган
туфрак җылысын да, туган җир авазларын да сагынып кайта, күңелендә саклый…

             Минем туган җирем – ямьле
Башкортстаныбызның Ордңоникидзе районы. Зур тарихи юл үткән, ата-бабаларыбызның
көче белән саклап калынган изге төбәк ул. Хәзерге көндә безнең районыбыз үзенең
бай табигате, уңган халкы, истәлекле урыннары белән дан тота.

             Мин шушы гөлбакчалы
Башкортстаныбызның сихри почмагы – туган районымда яшәвемә бик шатмын. Безнең
җир үзе бер оҗмах бит ул. Аның матурлыгын, табигать байлыгын сөйләп тә, язып та
бетерерлек түгел. Шулай ук мәктәп, уку йортлары, ял итү урыннары, музейлары,
парклары, һәйкәлләре белән дә билгеле ул.

             Халкы юмарт, нечкә күңелле,
олы йөрәкле. Мактауга лаек минем туган җирем! Районыбызда гына түгел, чиксез
Башкортстаныбызда да төрле милләт халкы дус, тату яши. Бу көнгә зур батырлыклар
кичеп, үзенең уңган уллары һәм кызлары белән килгән минем туган районым.

             Дус булыйк, илебез тыныч
булсын! Районыбызның да, Башкортстаныбызның да киләчәге безнең кулда!

«Минем туган илем»

Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар…..Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.

Башкортстан- таулар иле,

Монда алсу, тын таңнар,

Шул таңнарга уй-хисләрем

Яшьтән үк манчылганнан.

Башкортстан — күлләр иле,

Күлләре зәңгәр күзле.

Чишмәләре ачык йөзле,

Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи)

Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм….Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли….. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : » Илен белмәгән — тиле», — ди . Фаиль Шәфигуллинның «Каеннар » шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахры, аларга.

Яфраксыз бер каен гына

Сүзсез, кайгыга чумган.

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Телсез халык булмый, ил булмый…. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.

Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:

Жир Шарының картасына

Карасан яхшы гына,

Башкортостан шул картада

Бер яфрак хәтле генә…

Бер яфрак хәтле генә…. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры — халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын … Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган…Герой — шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма….

Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:

Минем туган кырларым,

Балдай татлы суларым,

Яланнарым, урманым ,

Күккә ашкан Уралым —

Минең изге төягем,

Сезне сөя йөрәгем…..

Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !

Туган ягым – Татарстан.
 Мин яратам сине, Татарстан! Ал таңнарың өчен яратам. Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам… Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар. Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур. Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк — умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.Көз үзенчә матур. Дөнья алтынсу төскә керә. Балалар төрле төстәге яфраклардан бәйләмнәр ясыйлар. Укучылар шау-гөр килеп мәктәпкә баралар, әби-бабайлар төенчек-төенчек бакча җимешләре ташыйлар. Ата-аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәләр. Кояш баеган чакта бигрәк матур. Дөнья әкиттәге кебек була.Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә матур. Бүгенге көндә ул зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк тә. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Төрле илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.Мин үземнең бу республикада торуым һәм яшәвем белән горурланам.Алдагы көннәрендә дә гел шатлыклар гына телим
(Только это про татарстан про мой родной край)

  • Комментариев (0)

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны,ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була.Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу яктыхатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнепкайтырга мөмкин.
Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсезкүз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдәгенә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дәалыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге,кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый.Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Ләкин туган як дип,кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күпөлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны үз язмышыммисалында исбатлый алам. Мин, откуда ты) . Бу – дөньяга аяк баскан шәһәрһәм хәзерге яшәү урыным – твой город. В такой то город күченеп килгәнкөнне мин бик яхшы хәтерлим. Миңа, ул вакытта татарча юньләп сөйләшәбелмәгән нәни кызчыкка, бөтен нәрсә яңа, чит иде. Башта шэхэр (тат. х)күренешенә, анда мине әйләндереп алган кешеләргә күнегү бик авыр булды.Ләкин вакытлар үтү белән, минем өчен бу шэхэрдэн да ямьлерәк җир юк иде.Авыл табигате, аның кешеләре минем күңелемә шулкадәр үтеп керде, минбер дә тартынмый: “Минем туган ягым – город твой”,- дип әйтә алам. Әммахалык: “Җан тартмаса, кан тарта”, — дип дөрес әйтә. Минем беренче туганягыма – родной город- булган хөрмәт һәм мәхәббәт элеккечә үк калды.
мин туган шэхэремнэ берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.
Туганяк турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк.“Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора.Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта,ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, андатуган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдәаралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондыйсалкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы даихтимал.
Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнанаерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә,минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изгебурычы.

Оцени ответ

метки: Татарск, Елабуга, Яклар, Кышны, Гомуми, Республикас, Матура, Челтер

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Башкаручы:

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Попова Гөлниса Гаян кызы

Сочинение “Туган ягым”

Минем туган ягым –Татарстан Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан. Туган ягым табигате күңелемә ятышлы. Табигатьнең җәйге вакытын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөтен җирдә күбәләкләр оча, кошлар сайрый, кызарып җиләк-җимешләр пешә, чәчәкләр ата. Аларның ниндиләре генә юк:кызыллары, зәңгәрләре, ап-аклары, сарылары…Кошларның сайравы, әйтерсең, моңлы көй кебек. Ә күбәләкләрнең канатларындагы рәсемнәрне күрсәң, шаккатырсың. Җиләк-җимешләрнең тәме генә ни тора… Әйтеп бетергесез тәмле һәм татлы.

Шундый бай җәйдән соң мул көз җитә. Агачлар алтынга киенә, җир өсте сап-сары хәтфә белән каплана. Менә шул вакытта кешеләр үзләре үстергән уңышларын җыя башлыйлар. Көзге урманга керсәң, аның матурлыгына кызыгырсың. Шуның хәтле төс байлыгын беркая да күрә алмассың.

Алтын көздән соң ап-ак кыш җитә. Ул үзенең килүен карлы бураннар белән белгертә, җир өстен ап-ак ашъяулык белән каплый.Шул вакытка инде агачларда үзләренең көзге күлмәкләрен салган булалар. Кыш аларны ак бәскә киендерә. Кызганычка каршы, кышын кояш җылытмый, җиләкләр дә пешми, кошлар да сайрамый. Алай да, кышның яхшы яклары да бар. Кыш көнендә туйганчы чанада, чаңгыда, тимераякта шуып була. Әгәр дә инде чаңгыда урманга китсәң, син дөньяда иң бәхетле кеше булырсың. Тынлык… Карда шуа торган чаңгы тавышы гына ишетелә. Шул минутларда шундый рәхәт булып китә. Шулай күңел ачканда кышның узып китүен сизми дә каласың.

Яз җиткәч, карлар эри, челтерәп- челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Табигать кышкы йокыдан уяна. Көздән җылы якларга киткән сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар, карлыгачлар кайталар. Ә иң беренчеләре булып, кара каргалар килеп җитәләр. Кара каргалар кайтса- яз җитткән дигән сүз. Яз көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр.

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

… туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р _зара дус яшил‰р. Татарстан матур ш‰k‰рл‰рг‰, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел … кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан матур табигатьк‰ ген‰ … л‰н, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Г‰б‰ши, Салих Сайдашев. Ташсу авылында …

Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, кешеләр аны җәлләмичә зур зыян китерәләр. Табигатьне бер дә сакламыйлар. Ә бит табигать булмаса, без дә булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый матур булып калсын, һәрвакыт безнең күңелебезне шатландырып торсын. Мин ңир шарының иң иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на татарском языке про россию
  • Сочинение на татарском языке про осень 9 класс
  • Сочинение на татарском языке про маму на татарском языке
  • Сочинение на татарском языке про любимого животного
  • Сочинение на татарском языке про лето

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии