Россия тарихында минем якташларым.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М.Җәлил
Без Татарстаныбыз тарихын, без Россия тарихын дәвам итүчеләр! Ләкин күптәннән сыналган чынбарлык – тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, үткәнне белмичә торып, киләчәкне корып булмый дигән гыйбара бар. Алдагы тормышыбыз өметле, киләчәк буын ышанычлы булып үссен дисәк, без халкыбызның үткән юлын тирәнтен өйрәнергә бурычлы. Ә илебезнең үткән юлы әле ачылып бетмәгән бер китап.Ачасы да ачасы бар.
Россия дәүләте – Евразиянең гаять зур державасы. Аның территориясендә төрле телләрдә сөйләшүче бихисап күп халыклар яшәгән һәм яши. Аларның тарихи үсеш юллары бер-берсе белән нык үрелеп, бүгенге тормыш – яшәешләре дә үзара тыгыз бәйләнештә бара. Россия дип аталган җирләрдәге вакыйгалар бу халыкларның үсешенә, шул исәптән татар халкы язмышына да зур йогынты ясаган һәм ясый.Алар ,руслар белән беррәттән,мөһим вакыйгаларда катнашканнар,илнең мәдәният үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәр.Аларның кайгы- шатлыклары да, казанышлары да уртак. Төрле милләт халкы арасындагы какшамас дуслык, татулык һәм бердәмлек – Россия дәүләтенең төп көче.
Ә һәр халыкның Россия тарихына алтын хәрефләр белән язарлык эшләре, макталырлык урыннары бар. Алар турында томлап-томлап китаплар язарлык. Ышанам, киләчәктә язылыр!
Илебез тарихы битләренә күз салсак,аның бер өлешен Бөек Ватан сугышы чоры алып тора.
Укытучым инша темасын тәкъдим иткәч тә, мин Туган ягым – Мөслим халкының сугыш чорындагы тарихи эзләре буйлап сәяхәт кылырга һәм, горурланып, якташларымның сугыштагы батырлыклары, тылдагы фидакарьлекләре турында язып, аларның да Россия тарихында мактаулы тирән эз калдыруларын бәян итәргә булдым.
Менә тагын Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәргә бик аз вакыт калып бара. Кызганыч, әмма вакыт рәхимсез: сугыш еллары бездән ерагайган саен, ул дәһшәтле чорның тере шаһитлары – Җиңүне якынайту өчен фронтта һәм тылда фидакарьлек күрсәткән хөрмәтле өлкәннәребез – елдан-ел кимеп бара.
Әйе, вакыт үтә … Тормыш аяусыз. Ә киләчәк буын бу аяз күкнең, тыныч тормышның хәрби көчләрдәге 8 млн. 668 мең кешене югалту, 18 млн. кеше оккупацияләнү һәм фронтка якын урыннарда һәлак булу, шуларның 8 млн. 500 меңе әлеге урыннарда ачлыктан, бомбага тотулар, артиллериядән атулар, түзә алмаслык авыр тормыш шартларыннан, көч җитмәслек авыр хезмәттән үлү, Германиядә мәҗбүри хезмәттә 2 млн. 420 мең кеше һәлак булу, кыскасы, якынча 50 млн. кеше гомере бәрабәсенә яулап алынып, аларга тапшырылуын каян белерләр? Сугыш аркасында тумый калган балаларның балалары өчен дә үрнәк яшәү кирәклеген каян төшенерләр?
Шуңа күрә без, яшьләр, ветераннарыбыз белән еш очрашырга, ачы тарихыбызны алардан ишетеп калырга, бу өлкәдә эзләнү эшләрен күбрәк алып барырга тиешбез дип уйлыйм мин.
Әйе, Җиңү җинел генә килмәгән. Һәр халыкның тылдагы фидакарьлеге, сугыштагы батырлыгы аркасында килгән ул.
Һәр төбәкнең олысы-кечесе авырлыкларны иңгә-иң терәп бергә тартканга, җиңүгә ныклы ышанычта, тыл белән фронт, бербөтен зур көч булып, дошман явына каршы торганга килгән ул безгә Җиңү!
Бу шатлыклы да, моңсу да көннәр алдыннан һәр гаилә, һәр як үзенең йөрәк төбендәге яраларны кузгатыр, олылар күргәннәрен, яшьләр ишеткәннәрен тагын беркат күңелләрендә яңартыр.
Тарихыбызның бу битләре онытылырга тиеш түгел!
1941 елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы районымда яшәгән барлык халыклар язмышы аша уза. Бу хактагы шомлы хәбәрне ишеткәч, район үзәге һәм авылларда эшче хезмәткәрләр белән колхозчылар катнашында митинглар үткәрелә. Митинг билгеләнгән вакытка халык төгәл килә, 700 дән артык кеше катнаша. Анда катнашучылар агрессорга тирән нәфрәт белдерәләр, бердәм рәвештә Ватанны сакларга әзер булуларын раслыйлар. Сугышның беренче көннәреннән үк йөзләгән фидакарь егетләр һәм кызлар ирекле рәвештә үзләрен Ватан сакчылары сафына алуны сорап гариза бирәләр. Фашизмга каршы көрәшнең 1418 көне һәм төне авыр михнәт йөге булып районыбыз халкы җилкәсенә дә төшә, 8140 кеше фашизмга каршы көрәш фронтларына китә. Хәтта ирләр белән бергә үзләренең теләкләре буенча да, мобилизацияләнеп тә бик күп хатын-кызлар сугышка озатыла. Мәсәлән, Яңа Усы Советы буенча гына да 8 хатын-кыз фронтка алына.
Тарихта тиңе булмаган көчле һәм мәкерле дошманны җиңү өчен барган авыр сугышларда райондашларым сынатмыйлар. Түбәндәге дәлилләрне якташларым батырлыгыгына соклану, алар истәлегенә баш ию белән язам.
1941 елның декабрь аенда ук Бүләк авылы егете Илдар Маннановка фронттагы тиңсез батырлыгы өчен , Татарстанда беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу мактаулы исемгә Исәнсеф авылыннан Гыймазетдин Вәҗетдинов, Шуган авылыннан Петр Днепров лаеклы булалар. Дусай авылыннан Бадыйк Салиховның батырлыгы I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән билгеләнә. Вәрәшбаш авылыннан Миргарифан Гәрәев фронтта күрсәткән батырлыклары өчен II, III дәрәҗә Дан ордены һәм күп кенә башка орден-медальләр белән бүләкләнә.
Бу чорда фронт белән тылның бердәмлеге аеруча нык чагыла. Фронттан снайпер Касыйм Шириев, пулеметчы Әзһәм Максутов Кызыл Армиянең 25 еллыгы уңае белән, ачык хат юллап, райондашларын котлыйлар, тылда яңа уңышлар яуларга чакыралар. Күпләре район газетасына үзләренең фронттагы батырлыклары турында язалар. Шулардан өлкән лейтенант Халит Кәримов (Түбән Табын авылыннан), кече лейтенант Шәйхеразый Фазлыев (Симәк), капитан Әзһәр Апукаев (Мөслим), өлкән сержант Закир Солтанов һ. б. үзләрен аямыйча сугышулары, дошманны жиңәчәкләренә ышанычларын белдерәләр, якташларын тылда сынатмаска өндиләр. Кызганычка каршы, архивта бу хатлар сакланмаган.
Олы Чакмак авылының мәктәп музеенда сержант Мөхәммәтдин Хөсәенов, кече сержантлар Сабир Шәяхмәтов, Салих Зариповның фронтта күрсәтелгән кыюлыгы, ныклык һәм батырлык үрнәкләре, хәрби осталыклары өчен командирлары тарафыннан бирелгән рәхмәт хатлары, беренче Украина фронты командующие маршал Коневның аларга биргән Мактау грамоталары якташларыбызның сугышчан реликвияләре буларак кадерләп сакланалар. Аларны укыгач, күзләремә яшь килде, тамагыма төер тыгылды.
Өченче Белоруссия фронты политидарәсе белешмәсендә Төйгелде егете элемтәче Сәет Насыйбуллин исеме дә макталып күрсәтелгән.
Герой очучы Гастеллоның батырлыгын кабатлаган Югары Табын авылыннан якташым Фәрдетдин Сәхәбетдиновның фидакарьлеге легендаларга тиң. Шундый батырлар үстергән яктан булуыма горурланам мин.
Төйгелде авылыннан 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган Мөхтәр Идиятуллин, Байкал арты хәрби частьларының берсендә хезмәт итеп, Япон самурайларын тар-мар итүдә зур батырлыклар күрсәтә. Идиятуллиннарның гаилә архивында танылган язучы Георгий Марковның, Мөхтәр Идиятуллин турында «На боевом посту» дигән фронт газетасында басылган очеркы саклана. Шулай ук анда кадерле истәлек — язучының аңа ядкарь итеп жибәргән «Строговы» романы. Ул аңа: “Иң изге теләкләр белән Байкал арты фронты буенча сугышчан полкташым Мөхтәр Идиятуллинга. Автордан, Г. Марков”,- дип язган.
Ул, каты яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, кабат сугышларда катнашып, 8 елдан соң гына, бик күп орден һәм медальләр тагып, туган авылына кайта. Тыныч хезмәттә дә ул күп бүләкләргә лаек була. Кызганычка каршы, ул мәрхүм инде. Ә бабасы турындагы бу истәлекләр оныгы — Әминә апада саклана.
Райондашларымның тылдагы фидакарь хезмәте дә җиңүне якынайтуга ныклы өлеш була. Сугыш колхозларның ныгуы һәм үсешенә зур зыян китерә, авыл халкына чагыштыргысыз зур сынау була бу.
1942 елның апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте «Шәһәр һәм авыллардагы хезмәткә яраклы халыкны авыл хужалыгы эшләренә мобилизацияләү тәртибе турында» дигән карар кабул итәләр. Бу карар нигезендә хезмәткә яраклы һәр колхозчыга сугыш чорында минимум хезмәт көне елга өстәмә рәвештә 100-150, ә колхозчы гаиләсендәге 12-16 яшьтәге һәр яшүсмергә 50 хезмәт көне эшләү мәҗбүри итеп билгеләнелә. Бу катгый чара авыл хужалыгын эшче көчләр белән тәэмин итү хаҗәтеннән күреләләр. Халык сынатмый, көнне төнгә ялгап эшли. Шул чордагы рәсми документларда 1942 елда Бөтенсоюз социалистик ярышына һәр колхоз, МТС, терлекчелек фермалары коллективлары, һәр колхозчының актив кушылып эшләүләре нәтиҗәсендә язгы чәчүне Октябрь, Калинин, Мөслим, Тымытык районы хезмәтчәннәренең республикада беренчеләрдән булып тәмамлаулары күрсәтелә. 1943 елда фашистлардан азат ителгән районнарга ярдәм фонды «оборона гектарлары»на күп колхозлар планнан тыш иген чәчәләр. Мәсәлән, «Дусай» колхозында ул — 5, «Путиловец»та — 5, «Новый путь» колхозында 7 гектар тәшкил итә.
Бик күп хатын-кызлар, фронтка киткән ирләрне алыштырып, колхозлар, бригадалар, фермалар һәм башка тармаклар белән җитәкчелек итәләр. Авыр сугыш еллары күмәк хуҗалык итүнең бәхәссез өстенлекләрен раслый. Тылда «һәр башак — җиңү өчен, һәр бөртек — дошманга пуля» дигән девиз белән эшләп, һәркем — зурысы, кечесе җиңүгә үз өлешен кертә. 1941 елның 3 нче августында Мөслим МТС коллективы районның барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгать белән чыга. Алар август аеннан Ватан сугышы тәмамланганчы ай саен эшләгән бер көнлек хезмәт хакын СССР Оборона фондына күчерәчәкләрен белдерәләр. Бу башлангычка күпләр кушылалар һәм фронт өчен азык-төлек, акча белән ярдәм итеп торалар.
Иң аянычлысы шул: якташларымның меңнәрчә ир-егетләре Бөек Ватан сугышыннан туган якларына кире әйләнеп кайтмый, туган илебезнең иминлеген яклап, яу кырында һәлак булалар. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында һәлак булып, яу кырында калган 5602 кеше республикабызның Хәтер китабына кертелә (Шулардан 471 кешенең, авыллар бетү сәбәпле, кайсы авылдан икәнлеге ачыкланмаган, алар арасында Мөслим хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнган башка район кешеләре да бар).Менә алда әле күпме ачыклый торган эшләр көтә.
Минем әбиемнең әтисе дә сугышта катнашкан.Ул исән кайта,ләкин сугыштан алып кайткан яралары аны сөйгән хатыны һәм балалары арасыннан бик тиз алып китә.Шунысы кызганыч:сугыштан гарипләнеп кайтып,ул үзе һәм иптәшләре турында берни сөйли алмый.
Тылда да югалтулар чиксез була, ачлык, ялангачлык.
«1943 елның язында, кар астында калган икмәк ашап, күпләр агуланып дөнья куйдылар. Кыска гына вакытта авызыннан, борыныннан кан китеп, һәр авылда көненә 4-5 әр,ә кайчакта аннан да күбрәк кешеләр үлде. Күп кенә гаиләләрдә, берьюлы барысы да чирләп , су кертер кешеләре да калмаган очраклар булды. Колхозда язгы кыр эшләре барганда, авыл халкы күпләп септик ангина белән җәфаланды, сугыш кырында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында килеп торган хәбәрләр — барысы да авыл халкының күңелен телгәләде,» — дип сөйли иде әнием,» — ди Ләйсирә әби.. Әнисенең сүзләрен исенә төшереп, аның күзләре яшьләнә.
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
«Мөслим юлыннан авыруларны больницага илтүче атлар,кире кайтканда, берсе артыннан берсе мәетләр салып алып кайталар иде. Зияратта кабер казучы ирләр булмагач, бу эш тә хатын-кызлар жилкәсенә төште. Бер кабергә 3-4 мает салып җирләүләр дә булды, Һәр авылдагы мәктәп, балалар бакчасы биналарына вакытлыча авыруларны урнаштырып, анда төрле шәһәрләрдән килгән (Мәскәү, Ленинград, Казан һ. б.) табиблар аларны дәвалау белән шөгыльләнделәр. Акрынлап үлүчеләр да кими башлады. Ләкин авыл халкының хезмәткә сәләте кимеде, тормыш-көнкүреш шартлары авырайганнан авырая барды. Язгы кыр эшләре белән бергә хәрби заводларга, урман кисүгә, торф хәзерләүгә кешеләр туплап җибәрү авылда хезмәткә яраклы кешеләрнең тагын да кимүенә китерде. Авыл үзенең улларын, кызларын сугышка озату белән бергә төрле төбәкләргә эшкә яшүсмерләрне күз яшьләре белән озата торды,» — дип әнисе сөйләгәннәрне искә төшерүен дәвам итте Ләйсирә әби.
Фронтта булсын, тылда булсын — бу корбаннар безнең өчен, киләчәк буыннар хакына бирелгән бит.Мондый фаҗигаләрне, халкыбыз җилкәсенә төшкән бу олы сынау елларын онытырга безнең хакыбыз бармы ?! Халкыбыз батырлыгы, халкыбыз сабырлыгы , фидакарьлеге — безгә тапшырылган изге әманәтләрнең берседер ул, минемчә.
Уйласаң, күңелләр тетерәп китә.Күпме ана баласын, яшь кызлар сөйгәннәрен югалта, ә җир йөзенә күпме нарасый тумый кала! Без, сугыштан кайтмый калган яшь солдатлар, тумый калган балалар өчен дә яшәп, икеләтә изге эшләр кылырга тиешбез дип уйлыйм мин.
Ниһаять, 1945 елның 9 нчы мае, түземсезлек белән көтеп алынган Җиңү көне килә!
«Зур корбаннар бәрабәренә килгән шатлыклы да, кайтарып ала алмаслык югалтуларның ачы үкенечен дә үзенә сыйдырган бу данлы көн замандашларыбызның олы батырлыгы, сынмас ихтыяры, тиңдәшсез ватан — пәрварлыгы һәм рухи бөеклегенең мәңгелек символы ул», — дип язган иде М. Ш. Шәймиев ветераннарны олуг 9 нчы Май бәйрәме белән котлаганда. Моның белән кем генә килешмәс ?!
Әйе, ниһаять, халкым өчен тыныч таңнар, иртәләрнең куанычлы нәтиҗәләре буларак дәртләнеп, илһамланып һәм янып эшләү чоры, районым тарихында яңа зур бер этап — киеренке хезмәт, хезмәт батырлыгы сәхифәсе башлана. Халкымның бу чоры – үзе тарихыбызның аерым ядкаре!
Бүгенге көнебез тыныч һәм мул тормышлы. Сугыш турында без әдәби әсәрләрдән, сөйләгән сүзләрдән генә белүебез белән бәхетле. Чөнки безгә андый мәхшәрне күрергә туры килмәде һәм килмәсә иде. Моның өчен без ветераннарыбызга бурычлы. Әйе, без аларга гомеребез буе рәхмәтле булып яшәргә, башка мондый сугышлар булмасын өчен, һәр нәрсәнең җаен белеп, дус булып, килеп чыккан каршылыкларны тыныч юл белән генә хәл итәргә өйрәнергә тиешбез.
Якташларымның сугыш чорындагы тормышлары белән якыннан танышкач, үземнең шул як баласы булуыма бик шатландым. Туган ягыма соклану һәм аның халкына ихтирамым тагын да артты.
Тормышта һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклегенә төшендем. Иң мөһиме: беренчедән, кеше җиргә яшәр өчен туа, ә яшәү — тормыш, көрәш, һәрвакыт биеклеккә омтылу, тарихта үз эзеңне калдыру икәнен аңладым. Икенчедән, якташларым илебезнең иң авыр чор тарихы битләрендә,бөек шагыйребез Муса Җәлил әйткәнчә,”тарихларда укып ятларлык” исемнәрен, тирән эзләрен, мактаулы эшләрен калдырганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Бу турыда мин, горурланып, иншамда бәян итә алдым.
Обновлено: 11.03.2023
Я живу в одном из самых древних городов России. Казань основали больше 1000 лет назад и вся история города тесно переплетена с историей России. Сначала это была крепость, защищавшая границы Золотой Орды и важный пункт на торговых путях в Азию. Потом возникло Казанское ханство, воевавшее с Московским княжеством. И наконец, Иван Грозный ввел Казань в состав Российского государства.
Сейчас Казань в первой десятке самых крупных городов России. Здесь очень развита промышленность и несколько крупных химических предприятий, которые дают работу местным жителям.
В Казани есть метро, признанное самым благоустроенным в России, не считая, конечно московского метрополитена.
Так как Казань — столица республики Татарстан, то здесь сосредоточены и главные образовательные и культурные ресурсы региона. В городе несколько Федеральных Университетов и филиалов крупных ВУЗов. Это дает возможность людям не уезжать на учебу в другие города, а получать хорошее высшее образование и в дальнейшем работу тут же, в городе. Я тоже, когда закончу школу, буду поступать в Приволжский Казанский университет.
Древняя история города обусловливает наличие множества интереснейших достопримечательностей, на которые приезжают посмотреть тысячи туристов со всего мира. А наш Казанский Кремль даже находится под защитой ЮНЕСКО.
У нас также много театров, музеев, памятников старины, есть Национальная Библиотека — одна из крупнейших в России.
Поскольку в городе есть крупные предприятия нефтехимии, то имеются также и научные организации, которые поддерживают развитие этих предприятий на высоком уровне. И многие выпускники ВУЗов идут в Большую Науку, чтобы развивать экономику страны.
Мой город гордится тем, что в нем жили многие известные люди, оказавшие много влияния на российскую историю и культуру: Державин, Лобачевский, Шаляпин, Филатов, Ершов и другие. Я тоже горжусь, что тоже здесь живу. Мне нравится чувствовать сопричастность к таким прославленным людям, которые когда-то ходили по тем же улицам, что и я.
Я живу в Приволжском районе и любимое место прогулок с моими друзьями — озера Кабан. Там очень красивые набережные, скверы и можно покататься на лодках. А еще на озерах живут разные птицы и даже дикие лебеди, которых можно кормить хлебом. Там мы часто катаемся на велосипедах или роликах.
Я очень люблю Казань и даже когда вырасту скорее всего не уеду отсюда, а буду жить здесь.
Сочинение №3
Казань – столица Республики Татарстан, город, которому уже более 1000 лет и который несет в себе историю не одного столетия, город, в котором проживает свыше 1 миллиона человек, город, который всегда радушно принимает гостей.
Казань обладает достаточно большим запасом памятников архитектуры и прочих не менее удивительных достопримечательностей, которые собирают около себя туристов и обычных зевак. Город сочетает в себе несколько архитектурных стилей, например, таких как: барокко, классицизм, модерн, эклектика, псевдорусский стиль и конструктивизм. Эти стили оживают в постройках города, словно, сошедшие с книжных страниц персонажи давно полюбившихся историй.
Тенистые аллеи и парки города с обитающими крылатыми собратьями придают ему атмосферу спокойствия и душевного умиротворения.
Живописные храмы, которым уже очень много сотен лет, удобно расположились на берегу рек, уникальные в своем роде здания, уютные кафе и семейные ресторанчики – все это неотъемлемые составляющие этого невероятного города, моего любимого города.
Моим излюбленным местом всегда был небольшой остров Маркиз, летом, забираясь в тень ветвь, растущих там деревьев и читая книгу или изучая каждую деталь этого небольшого островка, не заметно пролетает время, и вечером, перед заходом солнца можно наблюдать невероятный молочно-розового цвета закат.
Также изюминку городу приносит Дворец Земледельцев. Его величественный стан и архитектура завораживают, а символ векового дерева наполняет жизненной силой каждого, кто является полюбоваться этим творением. Его свет во мраке ночи или только надвигающихся сумерек освещает все ближайшее, что есть вокруг. Гости города, зачастую, не упустят возможности лицезреть такую красоту вживую, и обязательно оценят увиденное по достоинству.
Каждый сезон года, будь то лето или зима, весна или осень, не важно, сменяя друг друга вносит новые краски и как будто жизнь в городе не прекращалась с приходом холодов или же, наоборот, аномальной жары, город словно сияет изнутри.
Я, поистине, считаю этот город своим любимым, каждую его улочку, перекресток, аллею или же парк с раскидистыми деревьями, каждую песчинку местного пляжа, каждую кофейню, что подает изумительный кофе, каждый ресторан, вкус блюд которого заставляет вернуться в будущем. Этот город наполнен любовью к жизни и готов дарить ее абсолютно каждому, кому это необходимо.
Сочинение на татарском языке на тему “Казан – мәңге яшь шәһәр” Иркәли җанны Идел һавасы, Ишетәм синдә әнкәм авазын. Мәхәббәтем син, Бәхетем каласы − Мең яшьлек Казан, Мең яшәр Казан. (Роберт Әхмәтҗанов).
Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең. Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан. Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә. Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. “Хан кызы Алтынчәч”, “Кабан күле”, “Алпамша” әкиятләре, “Туйбикә казаны” легендалары − әнә шундыйлардан. “Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән. …Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар. Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш”. (“Туйбикә казаны”.) Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе. Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде. Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый. Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр. Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!
Родной татарский уголок
Я проживаю в одном из самых старых городов России. Столица Татарстана была основана более 1 тыс. лет назад. Существование городка тесно связано с историей нашей страны. Изначально здесь располагалась крепость, которая защищала границы Золотой Орды от врагов. На этом месте также находился когда-то главнейший пункт торговых путей в Азию. Позже образовалось Казанское ханство, которое, как мы знаем из школьных учебников по истории, воевало с Московским княжеством. Что касается окончательного присоединения к России, то это смог сделать царь Иван Васильевич Грозный. Именно он ввёл Казань в состав царства.
В настоящее время столица Татарстана входит в десятку самых крупных городов России. На территории Казани весьма неплохо развита промышленная отрасль. Здесь располагается несколько больших химических заводов, которые обеспечивают работой местных жителей.
Мало кто знает, что метро, расположенное здесь, считается самым благоустроенным в нашей стране. Конечно, если не брать в расчёт московскую подземку.
Так как Казань является столицей республики, здесь также находится несколько образовательных и культурных заведений. У нас сосредоточено несколько государственных университетов, а также филиалов самых больших вузов России. Благодаря этому студентам нет необходимости ездить учиться в другие города. В Казани они могут получить неплохое образование, а в дальнейшем найти здесь же работу. Когда я окончу школу, то тоже планирую поступить в какой-нибудь из этих университетов.
Конечно, нельзя не упомянуть интереснейшие достопримечательности татарской столицы. На эти культурные наследия приезжают полюбоваться тысячи туристов не только с нашей страны, но и из других уголков мира. Самыми популярными достопримечательностями являются:
- Казанский кремль, который находятся под защитой ЮНЕСКО.
- Национальная библиотека, являющаяся одной из самых крупных на территории Российской Федерации.
- Знаменитая улица Баумана.
Помимо этого, в городе находится большое количество интересных музеев, театров, памятников культуры и архитектуры.
Растет и развивается
В городе располагаются крупные предприятия нефтехимии. Именно поэтому здесь находятся различные научные организации, поддерживающие развитие этих компаний на должном уровне. Большое количество выпускников университетов и институтов предпочитают делать карьеру в науке. Благодаря этому развивается экономика не только республики, но и всей страны в целом.
- Летняя универсиада;
- Кубок конфедераций;
- Чемпионат мира по фехтованию.
Мне удалось побывать на Кубке конфедераций несколько лет назад. Когда здесь проходила универсиада, Казань буквально кишела студентами, но было весело посещать различные мероприятия.
Я горжусь своим городом. Здесь проживали различные известные личности, которые оказали немалое влияние на культурное наследие всей страны. К таким выдающимся персонам следует отнести:
- Шаляпина;
- Державина;
- Лобачевского;
- Филатова.
Очень рад, что проживаю в этом замечательном городе. Иногда мне кажется, что я сопричастен к этим известным людям, ведь они тоже много лет назад ходили по тем же улицам, что и все мы.
Любимое место
Сам я проживаю в Приволжском районе. Очень люблю гулять со своими друзьями и одноклассниками вдоль озера Кабан. Здесь располагаются красивейшие пейзажи. Часто в этом районе можно увидеть фотографов, которые приходят запечатлеть закат для своего портфолио. На озере также проживают различные птицы, в том числе лебеди. Иногда здесь можно встретить туристов, которые приходят покормить их хлебом. Люблю просто наблюдать за всем этим, катаясь на велосипеде или роликах.
Считаю, что мне очень повезло родиться в таком замечательном городе, как Казань. Многие отправляются сюда в путешествие, а я счастливчик, так как живу здесь. Иногда мне кажется, что у меня никогда не возникнет желания уехать отсюда в другой город.
Казань для каждого
Казань — город-курорт, в который влюблены не только жители России, но и гости из других стран. Гостеприимная, загадочная, самобытная, удивительная и неповторимая татарская столица не оставит никого равнодушным после поездки сюда. Некоторые Казань называют неофициальной третьей столицей нашей страны. Мало кто знает, но по популярности посещения этот город занимает третье место в России. Многие сюда едут только для того, чтобы посмотреть на знаменитую мечеть Кул-Шариф, которая славится на всю страну.
Казань располагается в живописном и удобном месте — на берегах рек Казанка и Волга. Изначально город считался местом слияния Запада и Востока. Здесь находился главный торговый центр.
В настоящее время столица Татарстана динамично развивается. В ней располагается большое количество промышленных предприятий. Однако Казань имеет и большой культурный потенциал. Можно бесконечно рассказывать о красоте мини-улочек, которые чем-то похожи на европейские. Здесь сосредоточено большое количество мечетей и храмов, музеев и театров, древних архитектурных комплексов и памятников. Все это завораживает.
Отдельного внимания стоит Казанский кремль, который находится в самом центре нашей столицы. Он поражает каждого своим величием и красотой. Здание является уникальным. Оно украшено необычными ажурными элементами. Что касается современных домов, то они органично сочетаются со старинными городскими постройками и достопримечательностями.
В нашем городе трепетно относятся к историческим местам, но и современные архитектурные памятники делают Казань привлекательной для туристов и местных жителей.
В столице Татарстана проживают народы различных национальностей. На ее улицах можно встретить татар, русских, башкир, удмуртов, чувашей, марийцев. Что касается языка, то здесь их тоже несколько. Я и сам планирую в будущем выучить татарский. Хочу полностью наладить контакт с культурным и историческим наследием нашей республики.
Казань — это удивительный город. Побывав в нем раз, захочется вернуться ещё.
Город-сказка
Я бывал во многих интересных и красивейших местах России и других стран. Каждый раз, возвращаясь домой в Казань, я искренне радовался своему приезду. Да, существует большое количество красочных уголков на этой планете, но свой родной город я не променяю ни на какой другой.
В Казань мы переехали, когда мне было 5 лет. За эти годы я по-настоящему влюбился в татарскую столицу. Это именно то место, которое выделяется среди остальных и заслуживает неформального статуса великих.
О красоте города можно говорить бесконечно. Казань в настоящее время считается одним из самых крупных экономических центров России. Здесь хорошо развиты химическая промышленность, военная отрасль и авиационная сфера. В столице Татарстана ежегодно организовываются различные спортивные мероприятия. Например, недавно здесь проходили Кубок конфедераций и Чемпионат мира по футболу. Казань уверенно приняла несколько матчей.
Сам я проживаю в пригороде, однако часто бываю в городе. Люблю просто гулять по улицам, рассматривать здания. В Казани находится большое количество различных достопримечательностей. Мне нравится этот город не только за богатое культурное наследие, но и за его современность. Здесь сумели ужиться исторические памятники архитектуры, старинные музеи, храмы, мечети с огромными торговыми центрами, ресторанами, кафе и кинотеатрами.
Казань — это именно тот город, в котором не будет скучно ни одному туристу. Для каждого здесь найдется своё развлечение. Я бесконечно благодарен судьбе, что мне выпал прекрасный шанс жить в таком потрясающем месте.
В сочинении про Казань можно рассказать о многом. При написании школьники могут фантазировать до бесконечности. Однако полезно будет упомянуть не только о красивых пейзажах, достопримечательностях, но и о развитии города.
Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар. Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.
Башкортстан- таулар иле,
Монда алсу, тын таңнар,
Шул таңнарга уй-хисләрем
Яшьтән үк манчылганнан.
Башкортстан — күлләр иле,
Күлләре зәңгәр күзле.
Чишмәләре ачык йөзле,
Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи)
Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм. Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : » Илен белмәгән — тиле», — ди . Фаиль Шәфигуллинның «Каеннар » шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :
Серләшеп туймый каеннар
Яшел хәтфә аланда.
Каен телендә сөйләшү
Рәхәт, ахры, аларга.
Яфраксыз бер каен гына
Сүзсез, кайгыга чумган.
Ана телен белми торган
Кызганыч кеше сыман.
Телсез халык булмый, ил булмый. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.
Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:
Жир Шарының картасына
Карасан яхшы гына,
Башкортостан шул картада
Бер яфрак хәтле генә.
Бер яфрак хәтле генә. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры — халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын . Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган. Герой — шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар жырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:
Минем туган кырларым,
Балдай татлы суларым,
Күккә ашкан Уралым —
Минең изге төягем,
Сезне сөя йөрәгем.
Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !
Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.
Туган телем – назлы гөлем.
Фазлыева Альбина Рәдүс кызы
Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
И туган тел, и матур тел,
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел — иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.
Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:
Туган җирең – Идел буе
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел,
Тәмле дип: телең йотма!
Туган телне онытма!
Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, — диләр бит.
Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?
Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.
Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!
Пармезан Черница
Лучший ответ:
Онтонио Веселко
Менэ ямле жэй дэ килеп житте .кешелэр бик жинел кимгэ кучтелэр. Эллбэттэ без дусларыбыз кошлар да кайтып житэрлэр.Куп тэ утмэс су коенырга йори башларбыз .можно так начать ну вот это лучше за это мне5 поставили Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме. Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.
Читайте также:
- Сочинение мой будущий дом на казахском
- Моя будущая профессия сочинение 3 класс
- Рцои алтайский край итоговое сочинение
- Сочинение по картине жан батист симеон шарден натюрморт
- Порядки уездного города ревизор сочинение
метки: Татарск, Матура, Халкын, Телна, Турында, Исхакый, Кешел, Синий
Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан. |
Гөлшат Зәйнашева. |
Нәрсә ул Туган ил? Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез — Татарстан Республикасы.
Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.
Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә — кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! — дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер.
Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган.
Казан шәһәренә инде 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.
Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.
1552 нче ел, 2 нче октябрь… Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү — урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетрәндергеч 1552 нче елдан бирле, 438 ел көткән көн килде. Изге сәгать сукты!
Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә, мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты!
1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.
Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.
Табигатьтә яз. Тиздән Бөек Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан.
Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп бәхет-сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән.
Ә күпме кызлар, апалар, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды.
Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын-барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булдылар. Көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып, сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр.
Моннан нәкъ 58 ел элек — августның 25 ендә Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар гаҗәеп батырлык, бердәмлек күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелде.
1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. Шул уңайдан Җәлил һәйкәле янында бик зур митинг булды. Казанлылар белән бергә анда башкалабыз кунаклары да катнашты. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре, Муса абый белән иңгә-иң көрәш юлы үткән Әмир ага Утәшев, Үзбәкстаннан килгән Фәрит Солтанбеков, Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня да бар иде.
«Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!» дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар җанлы үрнәк безгә!
Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш.
Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр.
Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме.
Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.
Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә!
Әйе, Сабан туе — шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын.
Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.
Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Ләкин шунысы кызганыч: әйткәнебезчә, табигать көннән-көн пычрана, агачлар елдан-ел кими бара. Яшьләре, яңа утыртылганнары сирәк күренә.
Кеше үз гомерендә кимендә ун төп агач утыртырга тиеш дигән сүзләрне укыганым бар минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу.
Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман-кырларны яшелләндерү өчен дә кеше агач утыртырга тиештер бит. Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый.
Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.
Татарстан Республикасы — зыялылар, талантлар иле. Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, К. Тинчурин, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Яхин, С. Садыйкова, И. Шакиров… Болар — татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары.
Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да — Татарстан күрке.
Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит.
Өлкән яшьтәге бер агай: «Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем», — дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле.
Кайларда соң шушы
Әкияттәге
Иң дә ямьле, асыл ил? — дисәм,
Йөри торгач белдек:
Бу дөньяда
Иң матур ил — безнең җир икән! —
дип язды Хәсән ага Туфан да.
Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: «Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!»
Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.
(Ә.Ерикәй)
План.
I. Ана теле — йөрәк теле.
II. Татар теле — бай мираска ия булган тел.
1. Туган тел — бәйсез дәүләт теле.
2. Кайгыртуга мохтаҗ тел.
3. Үз телеңне белмәү — маңкортлык.
4. «Мин — татар!» дигән сүзләр горур яңгырый.
III. Тел яшәсә, без дә яшәрбез.
— Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!.. |
С. Сөләйманова |
Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел.
Ана теле — тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Минем өчен татар теле — әнә шундый.
Туган телебез татар теле — борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу — туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
1990 нчы елның 30 нчы августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шул көннән башлап, телләр турында махсус указ һәм карарлар кабул ителде. Туган телебезгә булган караш үзгәрә төште. Ә инде 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең X сессиясендә «Татарстан халыкларының телләре турындагы Закон» кабул итте. Бу — барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон Җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлеге ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының саны артты.
Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны. Тел турында кайгырып, хафаланып, күпме язмалар чыга. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һәм башка әдипләребезнең язмаларын укыганым бар. Уйланырлык фикерләр күп аларда. Соңгы чорда «Мәдәни җомга» газетасы «И Туган тел» дигән махсус кушымта чыгара. Яратып һәм кызыксынып укыйм мин аны. Шагыйрь Разил Вәлиевнең «Туган телдә дәшсәм генә…» шигырен яттан да өйрәндем. Ничек матур итеп әйтә шагыйрь:
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Әтиемнең авылдашы, Яңа Сәет егете шагыйрь Зөлфәт абыйның да туган тел турында язган шигырьләрен кат-кат укыйм мин.
Тел ачылгач әйтә алсаң:
«Әни!» — дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:
«Әти!» — дип, —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әни!» — дип,
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әти!» — дип,—
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр…
Якташыбыз Харрас абый Әюпнең «Көй эзләү» поэмасын укып карагыз әле. Ул — югала язган телебез һәм моңыбыз, көебез турында. Безнең өчен гыйбрәтле юллар бар.
Табулары көйне һай озактыр,
Югалтулар гына тиз аңа:
Бер бозык кыл көйне генә түгел,
Язмышларны, илне боза да!
Тел һәм моң — күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә ярамый. Гомумән, Харрас абыйның милләт язмышы, тел, гореф-гадәтләрнең яшәеше турында уйланырлык поэма һәм шигырьләрен яратып укыйм мин. «Тел ачкычы» шигырен сәхнәдә яттан да сөйләдем әле.
Безнең туган телебез — матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган стилистик яктан бай тел. Үз телеңне белмәү ул — чын мәгънәсендә маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул — кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул — әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны санламау — ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик язучы Г. Ибраһимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаганчы, «татар теле авыл башыннан чыкканчы гына кирәк» кебек сүзләрне ишетеп үсте бер буын яшьләр.
Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, «газизлек», «изгелек», «ольшау», «истәлек» төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата-баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата-анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү яшьләрне милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.
Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсетеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. «Мин — татар!» дигән горур сүзләр еш яңгырый. Республикабызда татар мәктәпләре саны, рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары саны арта. Ана телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү мәктәпләре яки сыйныфлары ачыла. Аларны кадрлар белән тәэмин итү өчен күп кенә югары уку йортларында татар теле факультетлары, бүлекләре, группалары ачыла. Гимназия, лицейлар саны артканнан-арта бара. Аларда ислам дине укытыла, гарәп, латин теле өйрәтелә, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен укытуга зур игътибар бирелә. Аларда уку татарча алып барыла. Югарыда саналганнарга нигезләнеп, татар теленең кулланылышы киңәюен күрәбез. Урта мәктәпне тәмамлаган укучыларның имтиханнарны югары уку йортларында үз ана телендә тапшырулары, иншаларын рус телендә түгел, татар телендә язулары да шул турыда сөйли.
Шушы сочинениемдә минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? XI сыйныфта мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен сигез төрле дәреслек, хрестоматия белән өйрәндем, ә татар әдәбиятыннан дәреслек уку елының икенче яртысында гына булды. Хрестоматия күрмичә, мәктәп тәмамладым. Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә… Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер… Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.
Рус сыйныфында белем алып та, унбер ел уку вакытында туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәндек, әдипләребезнең әсәрләрен укыдык. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәндек. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме — болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып истә калды. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән Мөслимгә, аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Иншамны сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигъри юллары белән тәмамлыйм. Шагыйрьнең «Таян Аллага» дигән шигырен дә яңа гына укый алдык бит.
- ..Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күнмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
- Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше
План.
I. Гаяз Исхакый һәм заман.
II. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.
1. «Зөләйха» — татар халкының тормышын чагылдырган әсәр.
2. Халкыбыз фаҗигасе.
3. Күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә эшләнеше.
4. Зөләйха образы — урыслаштыру сәясәтенең көзгесе.
III. «Зөләйха» трагедиясенең бүгенге көндәге әһәмияте.
Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.
Гаяз Исхакый.
Без — татарлар. Татар милләте — рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Заманның күренекле язучысы булса да, Гаяз Исхакыйны үзебездә танучы булмаган. Нинди галим, акыллы кешеләребезнең кадерен белмәгәнбез!
Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди… Төркиягә китеп, төрекләрнең дәүләт тарихларын язган галим һәм язучыларның татарга кирәк булмавы бик аяныч. Миңа күптән түгел китап кибетенә керергә туры килде. Китап киштәләренең берсендә Гаяз Исхакыйның «Зиндан» җыентыгы күземә ташланды. Рус әдипләренең утыз-кырык меңлек китаплары янында мескен хәлендә тора шул инде йөз сумлык китап. Шушы мисал гына да трагедиядәге проблемаларның бүгенге көндә дә никадәр көн кадагында икәнен күрсәтеп тора.
Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыгын фаш итә, милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен ачып сала.
Татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен — көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән — иман, миннән — имана», — дигән рус побы. Һәм имана җирен алыр өчен мескен татар рус динен кабул итеп алырга мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җире белән алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алыштыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү — иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерәләр.
Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда бу гаиләгә афәт килә. Аларны үз теләкләреннән башка урыс диненә күчерәләр. Картның үзенә — Василий, Зөләйхага — Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исемнәр кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар урыс булалар. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер урыс карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, урыслар арасында да дөрес уйлаучылары булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген, юк эш икәнен ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар шул һәм татарның тормышын тамырдан үзгәрткәннәр.
Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә тырыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны теләгенә каршы, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы — Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан, рус Петр белән очрашуы. Беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе — дин дошманы, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күренештә Сәлимҗан урыслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул урысларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер. Бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачауламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.
Драмада ирен үтергәне өчен Зөләйханы егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннарны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул.
«Зөләйха»ны «ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер ук вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырырлык әсәр», диләр. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләүләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан баласының ислам диненә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Соңгы үтенече итеп тә татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез, һәм бу әсәр ахырында күрсәтелә дә. Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше бу фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә бертигез бирелгән. Гаяз Исхакый бу әсәрендә шушы проблемаларны күтәрә. Милләт һәм диннең бербөтен булуын, һәр халык өчен кадерле һәм изге нәрсәләр икәнен сурәтли. Татарлар гомер буе ирекле яшәргә омтылганнар. Бүгенге көндә республикабызның мөстәкыйль дәүләт иш игълан ителүе, татар милләтенең бөтен дөньяда танылуы Гаяз Исхакый һәм аның кебекләрнең эшләре эзсез югалмаган дигәнне аңлата.
«Зөләйха» трагедиясен хәзерге көндә дә яратып укыйлар, һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки бу әсәрдә милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Шуның белән ул хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Бу әсәрне Празат Исәнбәт режиссерлыгында сәхнәгә куйдылар. Халык «Зөләйха»ны яратып кабул итте, әсәрдәге образлар тамашачыларның күңелен кузгатты, хисләрен ташытты.
Трагедиядә кузгатылган дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Республикабызда мәшһүр язучыбыз кебек кешеләр әле бер төбәктә, әле икенчесендә килеп чыгып тора. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Гаяз Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!
Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый —
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру! —
ди шагыйребез Рашат Низамиев.
И туган ягым, нинди гүзәл син!
План.
I. Баланы туган җире назлый.
1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!»
2. Авылым өянкеләре.
3. Ага чишмә чылтыр-чылтыр.
II. Авылым — гүзәл бакча.
1. Табигатьне саклыйк!
2. Тарихтан бер сәхифә.
III. Җырым сиңа булсын, туган ягым!
Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта, Каеннарым белән бергәләп. |
Р. Миңнуллин. |
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Сочинение (на татарском языке с переводом на русский язык) ученицы 8,,Б” класса школы №2 пгт Васильево, Зеленодольского района Республики Татарстан- Яшиной Ангелины –проверила работу учитель учитель татарского языка и татарской литературы:
Ибрагимова Альмира Хамзаевна.
,,Родной край.”
Я проживаю в Зеленодольском районе Республики Татарстан, в посёлке Васильево. Это мой родной край. В нашей республике много таких красивых городов, как Казань, Набережные Челны, Альметьевск, Нижнекамск, Зеленодольск. Есть и красивые реки.
Казань — столица Татарстана. Это очень большой город. Я была и видела и Кремль, и башню Сюембики, и мечеть, и цирк, и Кукольный театр.
,,Туган ягым.”
Мин Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Васильево бистәсендә яшим. Бу — минем туган ягым. Республикабызда матур шәһәрләр күп: бу- Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән. Шулай ук зур һәм матур елгалар да бар. Алар арасында: Идел, Чулман, Нократ, Зөя.
Казан — Татарстанның башкаласы. Бу- зур шәһәр. Минем Казанда Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен, цирк һәм Курчак театрын күргәнем бар.
Гость:
Туган як — ул урын, анда мин туган, урын, ул миңа бик кадерле. Миңа юллар туган як, чөнки монда мин туганмын, тәүге тапкыр башлады йөрергә, сөйләшергә, укырга. Монда мин беренче тапкыр китте мәктәпкә, беренче тапкыр яулаучы туган көн, яңа ел һәм башка искиткеч бәйрәмнәр. Биредә туганнарым да, гаиләм, дуслар, танышлар, мин үзем белән провожу бик күп вакыт һәм җаннарга бәйле күп тәэсирләр приятных Мин ышанам, һәрбер кеше бар матур һәм яхшы истәлекләр турында туган краенда. Туган як — аерым урын, барысы да монда туган, знакомое. Кешеләр, родившееся бер краенда һәм встретившиеся башка шәһәрдә яки илдә чын күңелдән шат каршы алып, земляка, хәтта, әгәр аны белми. Табигать монда особенная, мондый буларак, башка урыннарда. Туган ягым хорош елның теләсә кайсы фасылында. Җәй көне миңа ошый яшел просторы басулары лугов, көзен — золотистые березовые рощи, ә кышын-ак сугробы һәм летящие кар бөртекләре, метели һәм искрящийся кояшта кар. Һәр цветочек билгесе, һәм хәтта килми срывать аны белеп, ул үсә, туган җирендә. Миңа бик кадерле туган ягым! Һәм бер дә үкенмим, дип туа мондый матур краенда.
👋 Привет Лёва
Середнячок
40/250
Задать вопрос
Alexxxl4391
+25
Решено
5 лет назад
Другие предметы
5 — 9 классы
сочинение на татарском языке про родину татарстан или россию пжжж людиииии помагите:'(только сегодня зделайте завтро уже ненадо будет .я на вас надеюсь!!за рание спс!
Смотреть ответ
1
Ответ
3
(3 оценки)
2
Rinat141
5 лет назад
Светило науки — 5 ответов — 0 раз оказано помощи
Борон-Борон заманда йящягян ти тюрки.Тюрки разпалися и получилися татарлар
(3 оценки)
https://vashotvet.com/task/1877398
Туган ягым – Татарстан.
Мин яратам сине, Татарстан! Ал таңнарың өчен яратам. Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам… Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар. Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур. Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк — умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.Көз үзенчә матур. Дөнья алтынсу төскә керә. Балалар төрле төстәге яфраклардан бәйләмнәр ясыйлар. Укучылар шау-гөр килеп мәктәпкә баралар, әби-бабайлар төенчек-төенчек бакча җимешләре ташыйлар. Ата-аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәләр. Кояш баеган чакта бигрәк матур. Дөнья әкиттәге кебек була.Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә матур. Бүгенге көндә ул зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк тә. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Төрле илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.Мин үземнең бу республикада торуым һәм яшәвем белән горурланам.Алдагы көннәрендә дә гел шатлыклар гына телим
(Только это про татарстан про мой родной край)
-
Комментариев (0)