Сочинение на татарском языке про кыш

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Татарча сочинение “Кыш килә|Кыш килэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Кыш килә”/”Кыш килэ”
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны…
Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре – шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.
Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.
Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.
Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша…
Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән.
Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла…
Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.
Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый…Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кыш килэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Беренче кар (Инша)

Менә
инде беренче кар да ява башлады. Бүген
иртән мине әни белән әти уятты. Алар:
«Тор, әйдә, урамда беренче кар ява!»−
диделәр. Мин сикереп тордым да: «Ур-ра!»
− дип кычкырып җибәрдем. Тәрәзәгә
карадым − бөтен дөнья ап-ак. Агачларның
яфраклары яшел булса да, аларга инде
кар кунарга өлгергән. Җәй белән кыш
очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Мин мәктәпкә
барганда, карлы җирдән бардым, шундый
рәхәт. Тиздән чана, чаңгыларда шуарбыз.
Дусларым да сөенгәннәр.

− Карагыз:
учымда − кар!

− Һи,
минекендә дә бар!

− Минем
учтагы зуррак,

Бизәге дә матуррак!

−Кыздырма
канны!

Эретәсең карны.

(А.Нигъмәтуллин)

Беренче кар яуган
көн минем өчен бик күңелле булды.

Карлы көз (Инша)

Менә
беренче кар да яуды. Ул бик матур иде.
Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле
иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс
юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар
ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр.
Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме?
Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле
чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап
атышып уйнап була. Бик теләсәң, Кыш бабай
да ясап була. Чын кышка ераграк әле.
Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач
40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен
генә, көтәрбез.

Кыш килде (Инша)

Үзенең кар-бураннарын
ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле
кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән
капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык
хөкем сөрә.

Өр-яңа
җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк
басмаган яңа яуган карга эз салып баруы
− үзе бер могҗиза.

Яңа
яуган кар өстендә тормышның бар сулышы
ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер
өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап
узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып
уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы
якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык
бары кыш көне генә була ала.

Кышның
уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап
атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар
кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау
дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга,
чаналарга, чаңгыларга да чират җитә.
Болар барысы да кыш көне генә була торган
күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Һ. Такташ. «Караборынның дусты»

Бирем. Озын Хөсәен
турында сөйләгез. Әйдүк язмышына аның
нинди катнашы бар?

Озын
Хөсәен − кызыллар отрядының командиры.
Аның сүзен һәркем тыңлый. Командир кушуы
буенча авыл халкының сыерларын аклардан
яшереп калдыралар. Партизаннарга сөт
тә кирәк була.

Әйдүкнең
әтисе дә Озын Хөсәен белән дуслаша. Ул
анын турында: «Гаҗәп кеше инде ул Озын
Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач
йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең
ишеләргә дус кеше инде ул Озын Хөсәен»,−
ди. Ул Кызыл гвардия оештыра, акларга
каршы көрәшә. Аклар аны тотарга телиләр,
ләкин командир качып өлгерә.

Әтисе
үлгәч, Әйдүк ятим кала. Озын Хөсәен
малайны ялгыз калдырмый. Ул аны шәһәргә
укырга җибәрә. Берничә елдан Әйдүк
авылга кайта. Ул нык үзгәргән, үскән,
Караборын да көчкә-көчкә генә таный
аны. Әйдүк язмышында Озын Хөсәеннең
роле бик зур.

Бирем. Караборын
сездә нинди хисләр уята? Аның хәрәкәте,
аерылу газаплары ничек бирелә?

Караборын
− бик акыллы эт. Ул үзенең дусты Әйдүк
өчен теләсә кемне тешләргә әзер, чын
дус. Әйдүкнең сүзе − аның өчен закон.
Ул дустының кичерешләрен аңлый. Аны
юатырга тели. Дус белән дошманны аера
белә. Вәли бай улы Габдулла ошамый аңа.

Караборын хәбәрче
дә була. Партизан отрядына Озын Хөсәен
җибәргән хәбәрләрне алып килә.

Караборын Әйдүкне
бик ярата. Аның якын дустыннан һич тә
аерыласы килми. Ничә ел үтсә дә, ул
Әйдүкне онытмый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка килә ул. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый.

Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең, агачларны үтәкүренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый.

Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый. Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Ландыш Ибниева,

Арча районы Урта Пошалым төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Обновлено: 11.03.2023

Нажмите, чтобы узнать подробности

Описание зимней природы в сочинении учащейся Гареевой Луизы.

Ҡыш миңә ни өсөн оҡшай?

Ябалаҡлап ергә ҡарҙар яуа,

Сабый ҡарҙар уйнай hayaлa.

Йөрәккәйем уҙенә дауа ала.

Оҙаҡ көттөрөп , һағындырып әсе елле ҡыш та килеп етте. Ер-әсәгә хужа булыуын күрһәтеп һалҡындары башланды .

Ябалаҡлап ҡарзар яуа. Уларҙы ситтән генә күзәтеп торһаң куңелгә рәхәтлек хисе тула. Шаян ҡар бөртөктәре керпектәргә , биткә ҡунып ҡапыл юҡ була. Ҡайҙалыр ашығыусы шаян ел ҡарҙарҙы төрлө ергә туҙҙыра, ҡар бөртөктәрен үҙ көйөнә бейетә, шулай узенең көсөн , ҡеүәтен күрһәтә .Балаларҙы ҡыуандырып , ҙур-ҙур тауҙар өйөп ҡуя, ә саналарын һөйрәп, шатланышып өйҙәренән сыҡҡан ҡыҙ, малайҙарҙы күрһә улар менән уйын башлап ярышкандай була, ҡалышмаҫҡа тырыша .

Ҡыш көнөндә урман менән ялан үҙе бер әкиәт донъяһы ул! Аҡ мамыҡ шәлдәрен ябынған, көмөш бәҫ ҡунған ағастар бер һоҡланғыс мөғжизә .Ара-тирә йәшел энәләрен тырпайтып , маһайышып ултырған шыршы , ҡарағайҙар күренә. Ошо сихри тынлыҡты боҙоп һайыҫҡан шаҡырлай , урман докторы тумыртҡа туҡылдауы ишетелә.

Ялан бөтенләй буш ҡалған . Мамыҡ ҡар һибелгән киң яландың уртаһында ғына төлкө , ҡуян эҙҙәре сыбарланған. Матур ҙа инде ҡышҡы тәбиғәт! Ер һулышы ис киткес саф һәм тәрән. Үҙеңде ожмахта тояһың . “ Әл дә ошонда тыуып – үҫкәнмен!”-тип ҡыуанаһың . Уйланырға, хистәргә бирелергә яратҡанғамы , мин ҡышты үҙ итәм .

Ҡыш-бик танылған рәссам –скульптор ҙа . Төн үткәнсе йылға аша көмөш күпер һалып куя. Өйҙәргә , ҡаралты – ҡураға осло бүрек кейҙерә, тәҙрәләргә һырлап-семәрләп матур биҙәктәр төшөрә.

Ҡыш миңә бик оҡшай, сөнки рәхәтләнеп саңғыла йөрөйһөң, санала шыуаһың, саф һауа һулайһың . Ҡыштың бөтә матурлығы шунда . Ул уҙенең сатлама һыуыҡтары, ҡарлы бурандары , ыжғыр елдәре менән кешеләрҙе сыныҡтыра , үҙенсә һынай ҙа .

Ҡар яуа! Яуһын ,яуһын ҡар! Ул-шаулап килер яҙыбыҙ ,шау сәскәле , йәйебеҙ , мул уңышлы ҡөҙөбөҙ.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

В нашем дворе живёт ворона. Всем вслед она весело каркает. Кар-кар. Но однаж.

Описание презентации по отдельным слайдам:

В нашем дворе живёт ворона. Всем вслед она весело каркает. Кар-кар. Но однаж.

 КАР -СНЕГ

1998 елда, Рәсәй президенты Борис Ельцин указы белән, илебездә ноябрьнең соң.

1998 елда, Рәсәй президенты Борис Ельцин указы белән, илебездә ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

декабрь гыйнвар март апрель июнь май июль август сентябрь октябрь ноябрь февр.

декабрь гыйнвар март апрель июнь май июль август сентябрь октябрь ноябрь февраль

Син кыш билгеләрен онытмадыңмы? Кайсы билгеләр кышка туры килә? Салкын, яфра.

Син кыш билгеләрен онытмадыңмы? Кайсы билгеләр кышка туры килә? Салкын, яфраклар коела, көчле бураннар була, җылы, яңгыр ява, кар ява, салкын җил исә, җир ап-ак, елгада су туңа, көннәр кыска, төннәр озын, кошлар җылы якка китәләр, кояш кыздыра. Салкын, көчле бураннар була, кар ява, салкын җил исә, җир ап-ак, елгада су туңа, көннәр кыска, төннәр озын.

ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ

ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ

4 Б сыйныфына ХАТ Исәнмесез, укучылар! Быел урманда бик күп кар. Мин беспокою.

4 Б сыйныфына ХАТ Исәнмесез, укучылар! Быел урманда бик күп кар. Мин беспокоюсь за свой урман. Туңмас микән үләннәр, агачлар? Выживут ли кошлар, хайваннар? Зинһар өчен, ярдәм итегез! Урманым өчен борчылам. Сезнең яхшы танышыгыз Шүрәле.

Кар күп булса – иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший) Кы.

Кар күп булса – иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший) Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег- осенний хлеб) Җәй эшләсәң – кыш ашарсың. (Летом поработаешь- зимой будешь сыт) Калган эшкә – кар ява. (Вовремя не сделал дело- его завалило снегом).

 Б. Рәхмәт “Яңа ел килгәч” шигыре

Б. Рәхмәт “Яңа ел килгәч” шигыре

“Яңа ел килгәч” Апа былтыр киткән иде Быел кайтты ёлкадан. Ә мин былтыр яткан.

“Яңа ел килгәч” Апа былтыр киткән иде Быел кайтты ёлкадан. Ә мин былтыр яткан идем, Быел тордым йокыдан Иске елны ертып ташлап, Яңа елны башладык. Былтыр пешкән бәлешләрне Быел тагын ашадык. Кичә мин биш яшьтә идем, Бүген инде алтыда. Яшем артты, акыл нишләр. Артыр әле ансы да. Бари Рәхмәт.

Кыш килде Килеп җитте кыш та Ай-яй салкын тышта. Өч ай торыр торса- Аның го.

Кыш килде Килеп җитте кыш та Ай-яй салкын тышта. Өч ай торыр торса- Аның гомере кыска. Тәңкә карлар сипкән Җирне ап-ак иткән; Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. Саф һавага чыгып, Таудан чана шуып, Кышның салкыннарын Җибәрәбез куып. Ә кыш көлә-көлә Битебездән үбә. Алсу була безнең Битләр шуңа күрә. -Мин, -ди,- сезгә тиздән Ёлкагызга киләм; Яңа елны котлап, Бик күп бүләк бирәм. Чаңгы шусыннар дип, Яудырырмын мин кар,-ди,- Оста шуучыга Зур бүләгем бар,- ди. Бабай килә диеп, Җырлар өйрәнербез, Гармун уйнап,биеп, Җырлап җибәрербез.

Өй эше 1 төркем- 1 пәрдә 2 төркем -2 пәрдә 3 төркем-3 пәрдә 4 төркем- 4 пәрдә.

Өй эше 1 төркем- 1 пәрдә 2 төркем -2 пәрдә 3 төркем-3 пәрдә 4 төркем- 4 пәрдә (“Куян кызы” Әкиятен уйнау)

Без булдырабыз.

  • подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
  • по всем предметам 1-11 классов

Курс повышения квалификации

Дистанционное обучение как современный формат преподавания

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

  • Курс добавлен 24.12.2021
  • Сейчас обучается 202 человека из 52 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

  • ЗП до 91 000 руб.
  • Гибкий график
  • Удаленная работа

Дистанционные курсы для педагогов

Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 602 749 материалов в базе

Самые массовые международные дистанционные

Школьные Инфоконкурсы 2022

Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

  • 29.12.2016 3895
  • PPTX 1.6 мбайт
  • 35 скачиваний
  • Рейтинг: 5 из 5
  • Оцените материал:

Настоящий материал опубликован пользователем Мингалиева Дания Рафкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Автор материала

40%

  • Подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
  • Для учеников 1-11 классов

Московский институт профессиональной
переподготовки и повышения
квалификации педагогов

Дистанционные курсы
для педагогов

663 курса от 690 рублей

Выбрать курс со скидкой

Выдаём документы
установленного образца!

Учителя о ЕГЭ: секреты успешной подготовки

Время чтения: 11 минут

Инфоурок стал резидентом Сколково

Время чтения: 2 минуты

В Белгородской области отменяют занятия в школах и детсадах на границе с Украиной

Время чтения: 0 минут

Время чтения: 2 минуты

В ростовских школах рассматривают гибридный формат обучения с учетом эвакуированных

Время чтения: 1 минута

Ленобласть распределит в школы прибывающих из Донбасса детей

Время чтения: 1 минута

Минпросвещения России подготовит учителей для обучения детей из Донбасса

Время чтения: 1 минута

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Читайте также:

      

  • Эраст злодей или жертва обстоятельств сочинение рассуждение
  •   

  • Мое любимое стихотворение тютчева сочинение восприятие истолкование оценка
  •   

  • Сочинение рассуждение об отличии словосочетания от предложения
  •   

  • Счастлив тот у кого совесть чиста сочинение
  •   

  • Напишите сочинение рассуждение раскрывая смысл высказывания лингвиста николая николаевича кохтева

Шыкча укучылары кыш турында язалар

Подробности
Опубликовано 19.02.2016 14:58
Просмотров: 4305

Минем яраткан ел фасылым

Менә кыш үзенең чын матурлыгын, үз вазифаларын күрсәтеп тора. Урамда салкын саф һава. Кыш ап-ак юрганы белән өй башларын һәм җир өсләрен ябындырды. Елгадагы шома боз өстендә дә кар ята. Кыш көне, бигрәк тә авыл балалары, урамда уйнарга яраталар. Быел Шыкча авылы уртасында искиткеч чыршы куйдылар, аны тантаналы рәвештә бөтен авыл белән ачтылар. Балалар тау башыннан чаналарда, чаңгыларда шуалар, ә иң яраткан шөгыльләре — шома боз өстеннән тимераякта шуу. Арып кереп эссе чәй эчү – үзе бер рәхәтлек. Тәрәзәгә карасаң, андагы матур рәсемнәр күңелне күтәрә. Мин кышны бик яратам, чөнки анда шатлыклы мизгелләр күп.

Илзидә Калбаева, 7 нче сыйныф укучысы.

Эх, матур да кыш айлары!

Яңгырлы көздән соң карлы кышка мин бик шатландым. Бөтен дөнья карга күмелде. Тирә-юнь бөтенләй икенче төрле. Без әтием белән тау ясадык, хәзер барыбыз аннан рәхәтләнеп шуабыз. Явызбы балалары тау шуарга бик яраталар. Безнең табигатьнең матурлыгын монда булган кеше генә белә. Яңа елга миңа Кыш бабай тимераяк бүләк итте, инде мин аның белән шуарга өйрәнәм. Көннәр әле җылы тора, шуның өчен саф һавада уйнау күңелне күтәрә, битләрне кызарта. Эх, матур да кыш айлары!

Алинә Алишкина, 6 нчы сыйныф укучысы.

Кыш килде

Менә тагын ап-ак кыш җитте. Эре-эре карлар шундый матур булып җир өстенә төшәләр. Бу арада көннәр җылы булгач, тыштан керәсе дә килми. Мәктәптә бик күңелле итеп Яңа ел бәйрәмен үткәрдек, кышкы каникул да тиз үтеп китте, ә кыш һаман дәвам итә. Каникул буе тимераякта шуарга өйрәндек, менә рәхәт! Боровое поселогына туганнарга кунакка барып, андагы чыршыны, Кар кызын, Кыш бабайны, Маймыл сыннарын күреп көлештек, шатландык. Минемчә, быел кар күп булса да, кыш бик матур, хуҗабикә булып үз хокукларын яклап тора.

Диана Алишкина, 6 нчы сыйныф укучысы.

Минем яраткан ел фасылым

Мин бик тә кышны яратам. Кыш башлану белән Яңа елны көтәм, чөнки күп бүләкләр эләгә, мәктәптә чыршы бәйрәме бик күңелле үтә. Минем туган авылым — Талмы, монда кышкы табигатьнең гүзәллеге искиткеч. Елга буендагы текә ярлар, күзне камаштырырдай аклык – бөтен җирне җем-җем итеп үзенә бер ямь биреп тора. Балалар тыштан өйгә бер дә кермәсләр иде, бит очлары, борыннары кып-кызыл, ләкин бөтен рәхәтлеге шунда бит. Без әнием белән кошларга җимлек ясадык. Кошлар моңа бик тә шатландылар, безгә рәхмәтләр әйтеп чыркылдадылар. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур булса да, мин кышны күбрәк яратам.

Алинә Зәйнуллина, 6 нчы сыйныф укучысы.

Кыш матур бездә кунакта

Ап-ак кар бөртекләре тантаналы рәвештә әйләнәләр, алар бүген бәйрәм итә. Аннан соң әкрен генә күбәләкләр шикелле җиргә куналар. Кыш үзенең ак келәмен җәйде, быел ул бигрәк тә калын булды. “Кар күп булса, икмәк тә күп була”, — ди халык. Чыннан да бу бит шатлык. Минем җимлегемә быел кунакка кызылтүшләр еш килделәр, ипи валчыкларын, ярма, миләш җимешләрен яраттылар. Урман-кырлар өстендә кышкы тынлык, кар өстенә төрле кошлар, кыргый хайваннар эзләр калдырып киткән. Чаңгы шуганда без ул эзләргә карап үттек. Тыныч, уңышлы һәм бәхетле еллар гына булсын!

Зөлфия Баязитова, 6 нчы сыйныф укучысы.

АП-ак кар бөртекләре

Ак чәчәкләр ява – дөнья матур!
Шундый матур булып тоела!

Күге зәңгәр – гүя йолдызлары,
Ак кар булып җиргә коела.

Һади Такташ.

Ак төсне яратмаган кеше юктыр. Ә кыш ул төсне безгә мул итеп бүләк итә. Шәһәрдәге кышны авылныкы белән чагыштырырлык түгел. Күзләрне камаштырырдай аклык, бигрәк тә урман-кырларда ак кар кыйммәтле ташлар кебек җемелдәп тора. Ничек инде бу хәтле матурлыкны яратмыйсың?! Ә урмандагы агачлар ап-ак шәлләрен бөркәнеп, оялчан яшь кызларга охшап торалар. Минем өчен мондый сихри матурлык бары тик Талмы авылында гына шикелле. Ышанмасагыз килеп карагыз!

Рузалинә Байнашева, 6 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на татарском языке про зиму 3 класс
  • Сочинение на татарском языке про зимний лес
  • Сочинение на татарском языке про ежика
  • Сочинение на татарском языке по картине хокем алдыннан
  • Сочинение на татарском языке по картине фронттан хат

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии