Сочинение на татарском языке мой любимый учитель

Мой первый учитель: сочинение на татарском

На чтение 3 мин Просмотров 211 Опубликовано 09.02.2023

Кстати, как настроение после вчерашнего?

Тема сочинения на сегодня «Мой первый учитель» на татарском и русском языках, пишем по просьбе читателей сайта Сочиняка.

«Минем беренче укытучым» әсәре

Сочинение «Мой первый учитель» на татарском

Минем беренче укытучым башлангыч сыйныф укытучысы Анна Сергеевна иде. Ул искиткеч укытучы иде, ул безгә барлык фәннәрдә ныклы нигез бирде һәм безгә тырыш хезмәтнең һәм тугрылыкның мөһимлеген өйрәтте. Ул игелекле һәм сабыр иде, ләкин шул ук вакытта өй эше һәм дәресләрдә катнашу турында нык һәм таләпчән иде.

Анна Сергеевна сыйныфта дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә белә иде, бу бездә укуга мотивация һәм кызыксыну уятты. Ул һәркемгә кирәкле игътибар бирелүен, шул ук вакытта сыйныфның эштән читкә китмәвен күзәтте. Ул шулай ук безне сораулар бирергә һәм биремнәрне критик рәвештә үтәргә өндәде.

Анна Сергеевнадан өйрәнгән иң мөһим нәрсә-Белем-көч. Ул безне беркайчан да өйрәнүне туктатмаска һәм яңа идеялар өйрәнергә өйрәтте. Ул безне йолдызларга омтылырга өндәде, һәм мин аңа беренче укытучым булганы өчен бик рәхмәтле. Аның эш сөючәнлеге һәм фидакарьлеге дәресләре минем белән гомер буе торды һәм миңа бүгенге кеше булырга булышты.

Сочинение «Моя первая учительница»

Моим первым учителем была Анна Сергеевна, моя учительница начальной школы. Она была замечательной учительницей, которая дала нам прочную основу по всем предметам и научила нас важности упорного труда и преданности делу. Она была доброй и терпеливой, но в то же время твердой и требовательной, когда дело касалось домашних заданий и участия в занятиях.

Анна Сергеевна умела сделать занятия в классе веселыми и увлекательными, что поддерживало в нас мотивацию и интерес к учебе. Она следила за тем, чтобы каждому было уделено необходимое внимание, но при этом следила за тем, чтобы класс не отвлекался от работы. Она также поощряла нас задавать вопросы, если они у нас возникали, и критически подходить к выполнению заданий.

Самое важное, чему я научилась у Анны Сергеевны, — это то, что знание — это сила. Она учила нас никогда не прекращать учиться и исследовать новые идеи. Она побуждала нас стремиться к звездам, и я благодарна ей за то, что она была моим первым учителем. Ее уроки трудолюбия и преданности делу остались со мной на всю жизнь и помогли мне стать тем человеком, которым я являюсь сегодня.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе”Икенче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Минем яраткан укытучым

Башкарды: 8 нчы А сыйныф укучысы

 Галимов Алмаз Флорис улы.

Фәнни җитәкчесе: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Йосыпова Руфина Рим кызы.

Минем яраткан укытучым

Һөнәрләр турында сөйләргә теләсәң, алар бик күп бит. Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: табиб, инженер, электрик, сварщик һәм башкалар. Укытучы…

 Һәр һөнәр кешесен укытучы беренче мәртәбә каләм тотарга, сызыклар сызарга өйрәтә. Бүгенге бөек галимнәрне кайчандыр укытучы халкы хәрефләрне теркәп, иҗекләрдән сүзләр язарга өйрәтмәгәнме?! Атаклы шәхесләр нәкъ безнең кебек парта арасына утырып укытучыдан беренче белемнәрен алган. Уйлап карасаң, укытучы хезмәте нинди авыр, җаваплы һәм кызыклы. В.Ключевский: “Яхшы укытучы булу өчен үзең укыткан кешеләрне һәм укыткан фәнеңне яратырга кирәк. — дигән”.Беренче тапкыр “энә белән кое казырга”килгәндә, укучылар ярдәмгә мохтаҗ, акылсызһәм тәртип бозарга яратучан нарасыйлар булалар.Укытучы — ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Безнең киләчәк өчен җаваплылык тоеп, ул һәр укучыга “ачкыч”таба белергә тиеш.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Ә без,укучылар,үз чиратыбызда,үзебез ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә,алар белән уртаклашырга ашыгабыз.

Миннеханов  кебек бөек шәхесләрне укыткан укытучыларның “Бу минем укучым!” дип горурланырга хакы бар,әлбәттә.Башка бер һөнәр иясенә мондый хокук бирелмәгән.Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

Хәзер-яңарыш чоры,фән көннән-көн алга бара,укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә.Укытучы,беренчедән,ул “олы йөрәкле” шәхес булса,икенчедән,ул-кемнеңдер әнисе,тормыш иптәше.

Мин аңлыйм,укытучыга да авыр,эшләре дә бетмәс-төкәнмәс.Һәр баланы үчтекиләп утырырга да вакыты юктыр.Әмма,шулай булса да,нинди генә заманча,җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә дәрес үтсә дә,йомшак телле,көләч йөзле,күркәм холыклы,белемле укытучы апабызны күрәсем килә.

Табигатьнең гаҗәеп матур вакыты-әбиләр чуагы.Төсләрнең байлыгыннан,чуарлыгыннан, җетелегеннән күзләр камаша.Әйләнә-тирәдәге матур җиһанның  бер мизгеле-ул Белем бәйрәме.1нче  сентябрь-һәрбер кеше күңелендә якты хисләр белән саклана.1нче сентябрь,1нче сыйныф,1нче мәктәп,1нче укытучы-онытылмас мизгелләр.Һичшиксез,бу минутлар унбер ел дәверендә кабатланып тора,ә беренчесе аның кабатланмый,ул күңелдә саклана.Шундый хисләр уяткан кешеләремнең берсе- беренче укытучым Зөлфия Гарифҗан кызына хөрмәтем бик зур. Аның белән бергә еладык та, көлдек тә, фән дигән зур дөньяга беренче адымнарны ясадык. Акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәндек. Шулай итеп тугызынчы сыйныфка килеп җиттек. Укытучылар безгә белем генә биреп калмый, белемле итеп олы тормыш юлына чын кешеләр итеп чыгарырга тырыша. Үзләрен күпме генә гади итеп тотарга тырышсалар да, алар горур, бөек, мәңгелек рәхмәт әйтәсе килә.

Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Миңа бу һөнәр бик җайлы күренә иде. Һәр яңа теманы кызыклы итеп балаларга җиткерергә, дәресләрдә яңа алымнар кулланырга кирәк.Укытучы булсам,укучыларны аңларга тырышып,алар  белән уртак тел табар идем.Бу  һөнәр беренче карашка җиңел булып тоелса да, бик зур җаваплылык таләп итә.Аңа һәрвакыт заманча булырга,белемеңне үстерергә,тәҗрибәң белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк — бу заман таләбе. Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале. Минемчә,ил башында торучы кешеләр,укытучы хезмәтенең абруен,миссиясен тирән аңлыйлар. Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Укытучы хезмәте-сайлаган һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.

ОТВЕТЫ

Инша / УкытучымҺөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз».
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

258

Отв. дан
2019-04-07 06:13:31
Shagas

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Была в сети 10.03.2023 18:06

Хисамеева Зульфия Анваровна

учитель татарского языка и литературы

55 лет

рейтинг1 664
место24 145

Сочинение «Минем яраткан укытучым» — «Мой любимый учитель»

01.01.2015 18:40

Нажмите, чтобы узнать подробности

Учащиеся с русским языком обучения написали сочинения на татарском языке о любимых учителях. Ученица 7 класса Григорьева Арина в своём сочинении передала свои мысли, суждения о нелёгкой профессии учителя на иностранном для неё языке. А ученик 1 класса Афанасенко Иван — о своей первой учительнице.

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

                                                
Минем яраткан 
укытучым.

         Дөньяда  һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм
кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең  үзенә ошаганын
сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик куп укырга,
белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп
мисаллар китереп була. Халык бу турында бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы,
дәрәҗәнең баскычы”, — дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре
аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп
еллары.  Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр
мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып,  бала белән  янәшәдә атлый ул.
Сабыйны кулына алып, белем  дөньясына алып  керә. Хәреф танырга, язарга,
санарга өйрәтә.

 Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем
килә.         Аның  безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп
кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе… Нечкә тавыш белән әйткән
сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм
түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең
уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.  Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле
итеп үткәрә  ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый.
Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә
керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без  мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик
актив катнашыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары
урыннар алабыз. Ниниди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Ул безне бик купкә
өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да,
фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес  тәрбияләргә бәтен көчен бирде.
Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга
карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә.
Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә  өйрәнә алмый. Укытучы – барлык
һөнәрләргә  юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә,
уңышларыбзның башында укытучы торганын онытмыйк.  Алар балалар күңеленә нинди
орлык сала алса, хезмәтләренең  дә җимешләре шундый булачак. Мин укытучымны бик
яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек  телим.

метки: Яраткан, Татарск, Тоемлый, Зебез, Ребезна, Вакыт, Матура, Туган

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

Лена Шагыйрьҗан

Укытучы! Бу сүзне ишеткәч, һәрберебезнең күңелендә хатирәләр яңара, үзе өчен якын, мөлаем укытучысын күз алдына китерә.

Мөгаллим һөнәре элек-электән иң мактаулы һөнәрләрдән саналган. Чөнки без, үсеп килүче яшь буынның, киләчәге укытучы кулында. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе – белемле, аек фикерле, тормышта үз урынын тапкан укучылары.

Укытучы – ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче. Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмыйдыр ул.

Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, утыз тугыз ел гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган, яраткан укытучыбыз Вәлиуллина Фәния Нургали кызы турында язасым килде.

Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән күңелләребезгә ачкыч таба алды, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятты. Укытучы апабыз (без аңа яратып шулай дәшәбез) дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә.

Әдәбият дәресләрендә шагыйрьләр һәм язучыларыбыз белән таныштырганда, өстәмә әдәбият, гәҗит – журналлардан алынган материаллар, презентацияләр кулланып, аларның тормышын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә. Әдәби әсәрне аңлый, автор фикерен тоемлый белергә, әсәрдәге чорны үзебез яшәгән вакыт белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә.

Матур әдәбият аша бездә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәребезнең тәрбия турындагы нәсыйхәтләрен өйрәтә. “Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!” – дип еш кабатлый апабыз.

Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телебездә сөйләшү, аны саклау да безнең бурычыбыз икәнне аңлата.

Халкыбызның тарихы, гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында да апабыз оештырган кичә – бәйрәмнәрдә өйрәндек. Төрле викторина, шигырь

бәйрәмнәре, китап укучылар конференциясе, пьесалар сәхнәләштерү, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашырга кызыксындыручы безнең апабыз булды.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

… мин остазларымның ышанычын акларга тырышып…. мәктәбендә укытучы булып эшлим. 20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белерг … ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең … шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда … ә чыгу юлын табабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт …

Фәния Нургали кызы безнең яраткан укытучыбыз гына түгел, хезмәттәшләре арасында мөхтәрәм остаз, киңәшче, гаиләсендә кадерле әни һәм яраткан дәү әни дә әле.

Хөрмәтле укытучыма ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телим. Сезгә, күңелләребезгә изгелекләр салганыгыз өчен зур рәхмәт!

Минеева Алина, 8 а сыйныфы укучысы

Инша / УкытучымҺөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз».

Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.

Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам! 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на татарском языке китап турында
  • Сочинение на татарском языке девочка с персиками
  • Сочинение на татарском про зиму 10 предложений
  • Сочинение на татарском про войну
  • Сочинение на татарском на тему туган як на татарском языке

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии