tanteretwds
Вопрос:
Сочинение про войну на татарском языке
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!
Ответы и объяснения 1
tlyziarfim853
Бөек Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар! Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Знаете ответ? Поделитесь им!
Гость ?
Как написать хороший ответ?
Как написать хороший ответ?
Чтобы добавить хороший ответ необходимо:
- Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете
правильный ответ; - Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не
побуждал на дополнительные вопросы к нему; - Писать без грамматических, орфографических и
пунктуационных ошибок.
Этого делать не стоит:
- Копировать ответы со сторонних ресурсов. Хорошо ценятся
уникальные и личные объяснения; - Отвечать не по сути: «Подумай сам(а)», «Легкотня», «Не
знаю» и так далее; - Использовать мат — это неуважительно по отношению к
пользователям; - Писать в ВЕРХНЕМ РЕГИСТРЕ.
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует?
Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие
вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи —
смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.
На конкурс «Родина бывает разная, но у всех одна!», приуроченная к 73 годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945года.
Номинация конкурса: конкурс сочинений «Войны не знали мы, но все же, все же…»
Сочинение: «Бөек Ватан сугышы –хәтер…»
(«Великая Отечественная война – это память»)
Написала: Гимранова Аделия Фаритовна, 14 лет
Педагог: Мингазова Илсия Ракиповна, учитель татарского языка и литературы МАОУ «СОШ №16» г. Альметьевска
Подростковый клуб «Искра»
2018 год
Бөек Ватан сугышы – хәтер…
«Сугыш!» дигән шомлы аваз иртән
Бәгырьләрне телеп үткәндә,
Мин унике яшьлек малай идем,
Син фронтка чыгып киткәндә…
Ш.Галиев.
Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде…
Минем әбием, әтисе сугышка киткәндә, хәтта туарга да өлгермичә калган. Ул 1941 нче елның декабрь аенда туган. Ә әтисе 1942 елда хәбәрсез югалган. Шулай итеп, әбием, Мөнәвәрә Харис кызы, әтисез калган һәм бер тапкыр да аны күрә алмаган. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда ул әтисен көткән… Билгеле, аңа әтисез тормыш итүе җиңел булмаган. Шулай да тормыш дәвам иткән, үсеп, гаилә корган, озак еллар заводта эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда.
Инде бик күп гомерләр үтсә дә, ул әтисен, Харисов Харисны, эзләргә тырышкан. Башта бабам Сталинград сугышларында үлгән дип саналган. Минем әтием дә бабасын эзләтеп карады, ләкин таба алмады.
Соңгы елларда, архивларны ачкач, әзрәк белешеп булды. Харисов Харис 1942 елның июль аенда куркыныч Демянск янындагы сугышларда хәбәрсез югалган. Иптәшләре белән дошманга каршы күтәрелгәннәр, ләкин берсе дә кире кайтмаган. Кабере билгесез.
Әйе, үз илеңә хезмәт итү, авырлык килгәндә, аны дошманнан саклау, яклау, аның ышанычын аклау — һәр кешенең изге бурычы. Минем бабам да Туган ил, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти. Җиңү өчен, үзенең балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетле булсын өчен, илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен, фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә һәм гомерен шунда бирә. Мин аның белән чиксез горурланам.
Сугышта ятып, күмелмичә калган, югалган солдатлар әле бик күп, миллионнарча. Аларны әле һаман өйләрендә көтәләр, аларны искә төшерәләр, онытмыйлар. Сугыш китергән кайгы-хәсрәт һаман аларның йөрәкләрен сыкрата, күз яшьләрен агыза. Аларның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган. Аларның үлемсезлеген белдереп, һәйкәлләрдә мәңгелек ут яна. Без аларны онытырга тиеш түгел!
Минем өчен дә Бөек Ватан сугышы – ул минем дәү бабам, әбием тормышы. Ул — минем йөрәк ярасы һәм хәтер. Шуны мин онытмыйм. Берәү дә онытмас.
Язмамны Шәүкәт Галиевнең «Әткәйгә хат» поэмасыннан алган өзек белән тәмамлыйсым килә:
…Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Бөек Җиңү бәйрәмендә
Бөек Ватансугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә,әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетепкенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар,актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугышилебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр,кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар дасолдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бартырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләрекитерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятыпкала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай укфашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугыштабик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкинхалыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көнхалкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакыттада 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тикшулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иңавыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылганбатырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Безел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадынкарарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчлеветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисеуяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Оцени ответ
Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)
Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.
…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.
Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
Күпләр илгә кире кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.
Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.
Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.
Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!
Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.
Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.
Минем бабам сугышта булган
Минем бабай (Э.Ш?рифуллина)
Минем бабам – капитан,
Сугышта булып кайткан.
К?кр?к тулы орденнар,
Медальл?р алып кайткан.
Безне? илд? ??р бала
Уйнап-к?леп й?рсен дип,
Х?веф-х?т?р к?рм?сен,
Тыныч булып ?ссен дип,
К?р?шк?н чакта бабам,
?ни
Н?къ минем яшьт? булган,
Р?сем ясап, хат язып,
Бабама салып торган.
Бик к?п сугышкан бабам,
Дошманны ?и?еп кайткан.
?зе бел?н ул безг?
Тынычлык алып кайткан!
Сугыш… Нинди д??ш?тле, куркыныч с?з. Бу х?б?р барлык гаил?не д? тетр?ндерде. Б?ек Ватан сугышы т?мамланганга 69 ел вакыт ?тс? д?, аны? х?тир?л?ре к??елл?рг? тир?н се?еп калган. Язлар ?ит? бел?н ?и?? б?йр?мен билгел?п ?тк?нд? бу вакыйгалар кабат иск? т?ш?.
Минем ерак бабам – ?ниемне? бабасы Хисм?туллин ?хм?тс?гыйть
С?гъди улы Ютазы районы К?р?к?шле авылында 1918 елда 17 июньд?
крестьян гаил?сенд? туган. Бабай, ?нисе Ми?легаянны? биш баласы
арасында икенче бала булып туган . Шул авыдлда 7- еллык м?кт?пне
т?мамлап, балта остасы ??н?рен ?зл?штереп ,”Киров” исеменд?ге
колхозда эшл?г?н. Эшл?ре г?рл?п кен? бара башлаган. 1939 елда
бабайны Кызыл Армия сафларына хезм?т ит?рг? алганнар. Кайтырга
вакытлары да килеп ?ит?, л?кин илг? зур ?ф?т кил?, сугыш башлана.
Бабам ?хм?тс?гыйть 1941 елда сугыш башланганда Кавалерияд? хезм?т ит? булган. Ул Брянск сугышында катнашкан. Кышкы суыкларда сугышчылар хатын – кызлар б?йл?г?н оек-биял?йл?р, алар бастырган итекл?рне шатланып киг?нн?р! Сугышны? т?рле авырлыкларын ?и?еп, 1943 елда минага ?л?геп, каты яраланып, контузия алып, сугыш т?мамланганнан со? 1945 елда II группа инвалид булып туган авылына ?йл?неп кайту б?хетен? иреш? ул. ?и??! Бу – яу кырында илне саклаган солдатлар ??м аларны? дошманны ?и?еп кайтуын к?тк?н аналар, апалар, се?елл?р, ул ??м кызлар ?чен и? зур б?хет. ? без бабамны? “Орден Красной звезды”,“За боевые заслуги” , “За Отвагу” ,“Орден Отечественной Войны”, “30 лет Победы в ВОВ”, “За Победу над Германией 1941-1945 г.” ??м башка ?ик к?п медальл?рен аны? т?се итеп саклыйбыз. 1946 елда к?чле, эшч?н, матур, трактористка, к?рше авылда туып ?ск?н кызга, ?бием? Н?кыяг? ?йл?неп бик матур тормыш итк?н. Аларны? ?иде баласы туган. Калган гомерен, 70 яшьк? кад?р колхозда счетовод, балта остасы булып эшл?г?н.
Бабам 1995 елда 17 декабрьда вафат булды. Бабамны? батырлыгын, ти?д?шсез хезм?тен балалары, оныклары онытмый.
?бием (Ш?йхив?лиеева) Н?кыя Ш?в?ли кызы 1923 елны? 1 июленд? Ютазы районында Ташкич? авылында туып ?ск?н. ?бием ишле, урта х?лле гаил?д? икенче бала булып д?ньяга килг?н. Аны? этисе Гражданнар ??м Япон сугышында катнашкан, ? бертуган абыйсы ?хт?м, Германия сугышыны? кырында ятып калган.
“Тормышны? ачысын да, т?чесен д? к?рдек, – дип иск? ала ?бием. Б?ек Ватан сугышы башланды. ?йл?рд? суык, ягарга утын юк. ?ст?вен? д??л?тк? ел саен ит, с?т, б?р??ге, йомырка тапшырырга кир?к иде. Сугыш чорында безне – хатын-кызларны ?ыеп торф чыгарырга, урман кис?рг? ?иб?рдел?р.Ул елларны? авырлыгы турында язып кына бетерерлек т?гел. “К?пме авырлыклар к?рдек без. Инде минем кебекл?р сир?к калгандыр. Ш?кер, яшьлегебезд? авырлыклар кичерс?к т?, картлыгыбыз р?х?т тормышта уза. Яшьл?р бу тормышны? кадерен белсенн?р иде”, – дип ?нди ?бием.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк ?и?? туе.
? без ?лг?нн?р алдында
Бурычлы гомер буе.
Еллар ?тк?н саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында т?л?п бетерм?слек бурычлы. Кил?ч?кт? к?кл?ребез гел д? аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде! ?би – бабаларыбыз батырлыкларына горурланам ??м баш иям!
Татарстан Республикасы ?лки районыны? муниципаль автоном гомуми белем учреждениясе “Базарлы Матак гомуми урта белем м?кт?бе”
Язды: 7 нче “Г” сыйныф укучысы
Х?снетдинов И.И.
Тикшерде:
Ф?ттахова М.Г.
2014 нче ел
Минем ерак бабам ??м ?бием
Б?ек ?и?? б?йр?менд?
Б?ек Ватан сугышыны? тынганына алтмыш елдан артык вакыт ?тте. Мин ?зем д?, ?ти-?нием д? сугыш чорын к?рм?дек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кен? бел?без. Сугыш дип ?йт?г?, минем к?з алдыма ?имерелг?н йортлар, актарылып бетк?н болыннар, ятим балалар килеп баса. ?йе, р?химсез сугыш илебез халкына ?йтеп бетергесез кайгы-х?ср?т китер?. Япь-яшь егетл?р, кызлар, туган ?ирл?рен саклау ?чен, фронтка кит?л?р. Тылда калганнар да солдатлар ?чен ?ылы оекбашлар, биял?йл?р б?йлил?р. ?и?? ?чен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик к?п гаил?л?рг? кайгы, ачы к?з яшьл?ре китер?. Я ире, я уллары, я ?тил?ре Ватан ?чен яу кырларында м??гег? ятып кала. Ачлыктан тилмереп ?л?чел?р д? к?п була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында ??лак булучыларны? саны да ис?псез. Бу сугышта бик к?п якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Л?кин халыкны? тырышлыгы бушка китми: к?пт?н к?телг?н ?и?? к?не кил?. Бу к?н халкыбыз к??еленд? м??ге онытылмас к?н булып уелып кала. Х?зерге вакытта да 9 нчы Май ?и?? к?не буларак билгел?п ?тел?.
Тик шулай да, к?пме еллар узса да, халык х?теренд? Б?ек Ватан сугышы и? авыр, и? д??ш?тле сугыш буларак сакланыр, ??м халкыбызны? кылган батырлыклары ??рвакыт х?рм?т ??м соклану бел?н иск? алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май к?ненд? Б?ек ?и??г? багышланган б?йр?м парадын карарга барабыз. Анда к?кр?кл?рен? орден-медальл?р таккан чал ч?чле ветераннарны к?рг?ч, безг? тыныч тормыш б?л?к итк?н ?чен р?хм?т хисе уяна. Чал ч?чл?ренн?н сыйпыйсы, д?ньядагы и? матур с?зл?р бел?н юатасы, ме? р?хм?т ?йт?се кил? аларга!
http://www.insha.ru/text/115
Сочинение о ВОВ
МБГУ Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе
Номинация: Истә, һаман да истә
Тема: Соңгы ветеран яши авылымда
Эшне башкарды:
6 нчы класс укучысы Мулланурова Айгөл Илфат кызы.
Укытучы: Расулева Эльмира Раисовна
Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләргә уелып кала.Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.
1941 нче ел. 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар . Бөек Ватан сугышы башланды.
Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бөтен ил бердәм рәвештә көрәшкә күтәрелде.. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 400 дән артык кеше китте. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 226 авылдашларыбызга туган туфрагына кайтып басу бәхете тимәде: алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калдылар. Авылым уртасында нур чәчеп, балкып торучы һәйкәлгә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.
Әйе, ул чорда сугыш сөреме кермәгән бер генә йорт та калмаган шул. Әби-бабамнар- сугыш чоры балалары. Сугышның афәтен, фаҗигасен үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Вафия әбием әтисе сугышка киткәндә 5 яшьтә генә була. Карт әби бер үзенә 2 шәр сыер асрап яши. Мал-туарны гел кул көче белән асрый. 5 яшьлек Вафия дә аркасына асып печәнен, саламын ташый. Шул рәвешле ачлыкка бирешмичә калалар.
Ә карт бабай Хәмәт сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Немецлар белән аяусыз сугышта яраланып, 1943 нче елда пленга эләгә. Анда күргән газапларын әтиемә дә сөйләп калдырган ул. Безнең кебек замана балаларына ул хәлләрне күз алдына китерүе дә авыр.
Бабам Фәтхелбаян- 36 нче ел баласы. Ул сугыш вакытын гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр чорның да михнәтләрен сөйләп тә бетерә алмый.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрәбәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.
Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 70 нче тыныч яз килүен көтәбез. Сугышның соңгы тавышлары тынганга 69 ел узды. У көннәр- кешелекнең җуймас хәтере.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган якташым Касыйм Солтан улы Исмагилов -Әгерҗе районы Кадыбаш авыл җирлегенең исән калган бердәнбер сугыш ветераны. Аның хәтерендә дә сугыш җуелмас эзләр калдырды… Хәтер сандыгын ачып караса, ул гап-гади генә гомер кичергән, югыйсә. 1923 нче елның 2 январендә Кадыбаш авыл җирлегенә кергән кечкенә генә Касай авылының крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 6 балалы гаиләдә 4 нче бала була ул. Бала чагы туган авылында уза, колхозлашу елларына туры килә. Әтисе колхозга керергә теләмәгәнлектән өйдәге бөтен әйберләрне дә алып чыгып китәләр. Менә шуннан башлана инде мәшһәрдә тиң көннәр. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эш, су ташу, кул белән он тарту һ.б.Ул арада абыйларына да солдатка каралырга вакыт җитә. Сугыш башланганда алар инде армиядә була.Мәктәптә аңа нибары 4 сыйныф кына белем алу насыйп була.
Сугыш башлану хәбәрен Касыйм абый басуда авылдашлары теленнән ишетә.1942 нче елның 3 нче маенда Красныйбор военкоматыннан сугышка чакырыла, 2 ай дәвамында күрше Ижевск шәһәрендә әзерлек курслары үтә, ә инде август аенда Курск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Ул чакта берничә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары төзәлеп, савыгып чыккач, аны 3 нче Белорус фронтына җибәрәләр. Касыйм абый генерал- полковник, баш командующий Черняковский командалагындагы 28 нче армия, 55 нче дивизия 164 нче полкка эләгә. Укчы полк автоматчылар ротасында хезмәт итә. Сугышны 1945 нче елны Германиянең Лейпциг шәһәрендә тәмамлый. 1945 нче елның октябрь аенда Белоруссиянең Гродный шәһәрендә армия хезмәтен дәвам иттерә. Үзләре казарма төзеп, шунда яшиләр. Гродный уртасыннан Неман елгасы ага , Касыйм абыйлар сайлау участогын саклыйлар. Шулчакның бер вакыйгасы аерата хәтеренә уелып калган: “ Исемдә калганы шул булды: Неман елгасын кичеп, күрше авылдагы штабка мөһим хат илтергә тиеш идем, хатны исән –имин тапшырдым, әмма кайтканда бер бендер этен өстерде, эт ыргылып минем өскә ташланганда, каушап калмадым, атып үтердем, Гомерем булгангадыр инде куа бармадылар, качып котыла алдым”. Нәкъ шул айда туганы Гарифуллин Йосыф та Гродный шәһәрендә хезмәт итә, әмма алар бер- берсе белән күрешми- белешмиләр. Бары сугыштан кайткач кына бер шәһәрдә хезмәт итүләре хакында беләләр.
Белорус халкы сугышның ачысын бик каты татыган иде, шуңа күрәдерме өстән үк җирле халыкка бернинди дә зыян салмаска дип боерык бирелде. Без аларның бернәрсәләренә дә кагылмадык, бу һәркем өчен боерык иде.
Туган якларына ул 1947 нче елны гына әйләнеп кайта. Сугыш җимереклекләрен төзекләндерү, тыныч тормыш сагында тору һәр ир-егетнең бурычы була бит.
Сугыштан кайтуның беренче көннәрендә үк Касыйм абый Исәнбай МТС бригадасында тракторчы булып эшли башлый. 1958 нче елга кадәр шунда эшли, аннан хезмәт юлын”Таң” колхозында бригадир буларак дәвам итә. 1951 нче елда гаилә корып җибәрә. 5 бала тәрбияләп үстерә.
Сугыш турында хатирәләрне искә алганда ветеран күзендә яшь тамчылары күренә. Әйе, Сугышның иң хәтәре 23- 24 нче елгы егет- кызлар җилкәсенә төшә. Шундыйлар рәтендә минем якташым да бар . “ Мин лаеклы һәм бәхетле тормыш кичергәнем өчен шатмын, — ди ветеран.- Бәхетле, чөнки сугыштан җиңү белән исән-сау кайттым. 5 балага гомер һәм тәрбия бирдем. Илгә лаеклы балалар үстердем 8 оныкны, 3 оныкчыкны тәрбияләргә булышуым үзе бер бәхет түгелме!? Бүгенге мул тормышта, тынычлыкта яшәвем белән дә чиксез бәхетлемен ,- дип горурлана ул.
Әйе, яшәү, лаеклы гомер кичерү һәркемгә бирелми шул. Әнә бит бертуганнары Миннәхмәт, Барый, Басыйр абыйлары сугыш кырында мәңгелеккә ятып калганнар.2 кыз туганы да авылда вафат булган. Мескен әнисе ничек түзгәндер,Касыйм абый исән-сау кайткач та шатлыгыннан авыл урамы буйлап йөгереп уза ана.
“ Мин инде 90 яшькә җиттем, күрәсең, абыйларым гомерен дә яшәргә насыйп булды. Алар рухына дога кылам, аларны якты истәлек белән искә алам,”- ди Касыйм абый.
“Сугышның һәр көне төшләргә кереп йөдәтте башта, чөнки бик күп югалтулар, яраланулар күрергә туры килде. Иң якын дустымны җирләдем фронт сызыгында. Сугышка киткәннең беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән идек. Иң зур югалтуларның берсе булды бу.
Азат иткән торак пунклар: авыл, поселокларның бик кызганыч, җимерек хәлдә калуы да йөрәкне әрнетә. Без яшь идек, көчле идек ул елларда. Йөрәктә җиңүгә омтылыш хисләре дөрләде. “Гел алга, гел алга- бирешмәскә, җиңелмәскә, чигенмәскә”девизы астында яшәдек,”- дип сөйләде безгә Касыйм абый.
Фронтавик — күпсанлы сугышчан һәм хезмәт бүләкләренә лаек кеше. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 мәртәбә Сталинның рәхмәт хатына, Кинергсбергны, Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнде. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы”,” СССР Хәрби Көчләренең 50 еллыгы”, “ Хәрби Көчләрнең 60 еллыгы”, “Намуслы хезмәт өчен”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1975 ел, “Хезмәт ветераны”; сугыш ветераны буларак фатир бирелде.
Әйе, бүгенгесе көндә дә Касыйм абый- авылыбызның абрыйлы кешесе.Авылдашлары әле дә аңа киңәш- табыш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә ул игътибарлы, тактлы, ачык күңелле. Ул- еш кына мин укыган мәктәпнең кунагы. Балалар белән очрашуларга гел килә, сугыш хатирәләре белән уртаклаша, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Мин дә аның белән чәй өстәле артында әңгәмә кордым. Бу минутларда күзләренә карадым, карадым да- картайган, бетәшкән картны тамчысын да күрмәдем. Гүя ул әле яшь, нык ягымлы күзләр белән дөньга карап тора. Нәкъ менә шул минутларда мин аның бәхетле картлык кичерүен тойдым. Ике кызы тәрбиясендә, кадер- хөрмәтендә яши ул бүгенге көндә. Мин сугыш турында сорашканда, ул 2 нче тапкыр гомерне яшәү мөмкинлеге бирелгән очракта да Туган иле өчен көрәшәчәген горур рәвештә бәян итте ветеран.
Тиздән –Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш һәм тыл ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта, чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләргә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбыз истәлеген халкыбыз кадерләп саклар,аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып авыл уртасындагы һәйкәлгә елдагыча чәчәкләр, веноклар куелыр.
500 дән артык кешесе булган туган авылым Кадыбашта 1 генә дә исән ветеран калмады, ә инде 3 авылны берләштергән Кадыбаш авыл җирлегендә бердәнбер ветеран -Исмагилов Касыйм Солтан улы. Пенсионер укытучыбызДания Касыймовнаның әтисе. Укытучым үзе дә лаеклы ялда, әтисен бик кадерләп тәрбияли, безне аның үрнәгендә батыр, түзем, чыдам булырга өйрәтте.
Без яшь буын, сугышның ни икәнен дә белмәгән ваемсыз буын. Тарих китапларыннан, телефильмнардан карап кына сугыш эпизодлары күз алдына килә, әмма без аның авырлыгын төбенә төшеп аңлый алмыйбыз. Ә шулай да безнең якты киләчәк өчен көрәшкән, башларын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Батырлык- мәңгелек . Сугыш- авыр хатирә. Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр…