метки: Балалар, Татарск, Татарский, Мэснэви, Хайретдин, Картинасын, Турында, Татарча
Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.
Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә…
Ш. Хөсәенов.
Ана… Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.
Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.
Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.
Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык… Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.
2 стр., 696 слов
«Минем яраткан укытучым»
… әптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар. Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – … дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр … башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә. Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче …
Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.
Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.
Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.
Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.
Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.
3 стр., 1490 слов
Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев
… өчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланды! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, … Шуның өчен җәза бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән әрәм иттек. Без яши … сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил …
Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.
Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.
Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.
10 стр., 4776 слов
По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)
… Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. … балалар күңеленә якын булган шигырьләр һәм хикәяләрне … сендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, … турында фәнни-популяр мәкаләләре басыла. Гомумин, бу … хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, … күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. …
метки: Татарск, Балалар, Мэснэви, Хайретдин, Картинасын, Татарский, Кешен, Башкарыл
Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!
«Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый «Әни» сүзен таптарга. |
З. Туфайлова. |
Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.
Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.
Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.
Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.
Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.
Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.
АНА – БӨЕК ИСЕМ
Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде. Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу.
Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.
Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу очракта бик тә туры киләдер, чөнки бөтен халыкны кузгатырлык җанлану, бәйрәм рухы сизелми шикелле ул көндә. Миңа калса бу бәйрәм, башка һөнәри бәйрәмнәр дәрәҗәсенә генә кайтып кала.
Һаман әнкәй, һаман шул ук әнкәй.
Кышкы салкыннарда туңсам да.
Шул ук әнкәй кыен чакта мине
Юатырга кирәк булса да.
Ап-ак чәчле шул ук ябык әнкәй.
Олы җанлы изге теләкле.
Кемнәр биргән аңа ай күк якты,
Кояш кебек кайнар йөрәкне?!
Әлеге шигырь юллары Р.Гәрәйнең «Һаман әнкәй. » шигыреннән өзек. Матур әдәбиятта аналар образы күп язучылар иҗатында чагыла. Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере турында шигърияттә, прозада, драматургиядә нинди матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый. Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.
Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый. Күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин һәм башка язучыларыбыз әсәрләрендә ананың бөеклеге, изгелеге, сабырлыгы турында дан җырлана. Аналарның олы кадере, сабырлыгы шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда. Бер хәдистә «Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң», диелә. Бу сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен билгеләп үтәбез икән, димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.
Язмамны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәреннән өзек белән тәмамласам, ул тагы да тулырак, мәгънәлерәк булыр. Ул сезне уйландырыр, ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр.
Нәҗибә Зарипова,
китапханәче.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Тема : “Ана – бөек исем. ”
Максат: Әниләрнең җир йөзендә иң изге, бөек икәнлекләренә дан җырлау, аларны әниләр көне белән тәбрикләү.
Җиһазлар : Әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета, “Алтын куллы әниләр” кул эшләреннән күргәзмә. Кичәне 1 егет, 1 кыз алып бара.
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң атканда,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк? (Б. Рәхимова)
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикасында, илебездә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез бәйрәм белән сезне!
Җыр “Җырлыйм әнием турында” Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе
Йомшак искән җылы җилләрне
Әни сулышыдай иркә диләр,
Хәтта туып үскән җирләрне.
Туган илне Ватан-Ана диләр
Ул әнкәйдән кыйммәт булганга.
“Әнидән дә гүзәл бармы бер сүз?
Әйтегезче, дуслар туганнар!”(Г. Әмири)
Һәр чәчәкнең аның төсе бар.
Сөйкемсез сөяк буламы?-
Һәркемнең әнисе бар.
Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-
Һәр җимешнең аның төше бар.
Кеше бәләкәй буламы?-
Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)
Газиз җанын бирер кеше бар.
Бер бәләкәй генә адәмгә дә
Берәүләрнең таудай хисе бар.
“ Мәрхәмәтле бул балама”- диеп,
Дога укып торыр кеше бар.
Кимсетә күрмә кешене-
Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)
Әниләргә багышлап җыр башкарыла. “Әнкәем – сердәшемә” С.Әхмәтҗанова сүзләре, В.Харисов көе.
“ Әниемнең туган көне” С.Әхмәтҗанова сүзләре, О.Усманов көе.
Нурания Җамалиның” Ана мәхәббәте “хикәясе яттан сөйләнә.
1 нче алып баручы.
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син?
Сер булмаса, сөйлә барсын да.
Бала итәкле алсу күлмәгеңне
Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?
Талчыбыктай нәзек билләреңә
Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?
Күлмәкләрнең киям затлыларын:
Я кыскасын, яки озынын.
Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән
Урам әйләнергә кызыгам. (С.Әхмәтҗанова)
Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтырга чакырабыз.
Яшьлек турында җыр башкарыла
“ Әйбәт тә минем әби” Фәнис Яруллин шигыре укыла.
Татар халык биюе “Чабата” башкарыла
Ә.Юнысның “Әбекәйнең энҗе–мәрҗәннәре” шигыре укыла.
К өйләп тирбәттең икән?
Ничек өйрәттең икән?
Син иң озын җырларыңны
Көйләреңне төннәр буе
нче алып баручы.
Җаныңда бар булган моң,
Чөнки мин чорсыз булганмын,
Ул моңа кадәр беркем дә
Белмәгән моң булгандыр.
Миндә дә җыр яши икән,
Мөгаен, шул моңнандыр?! (Р.Миңнуллин)
нче алып баручы.
Асыл бишек җырларыңны
Искә төшерче шуларны —
Җаның моңга тулы ла!
Ул җырларың кирәк миңа
Җырлар өчен кызыма! (Р.Миңнуллин)
Тойыйм кулларыңның җылысын.
Изге йөрәгеңә сыйдыргансың
Мәхәббәтнең иң-иң олысын.
Күңел кошым көн-төн сайраса да,
Син һәрвакыт әзер тыңларга.
Җанымдагы телсез сагышларым,
Ярый син бар, сүзсез аңларга. (С.Әхмәтҗанова)
нче алып баручы.
Хат язганчы, кайтып килик.
Бер күрешеп, хәлен белик. (С.Әхмәтҗанова)
Җеп эрлим җырлый- җырлый.
Кулымда әни орчыгы
Төн йокылары күрмәгән
Кул җылыларын тоям күк
Шул җитез орчыгында. (С.Әхмәтҗанова)
”Гашыйк җыры” башкарыла О. Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре
Сайланган язмыш булмый.
Шулай да ул — үзеңнеке!
Язмышлар ялгыш булмый.
Болай булыр идеме соң,
Әгәр үзең сайласаң?
Биш балалы тол хатынга
Кайда кадер, кайда сан?!
Берәү булса, ай-һай, белмим..
Уйлыйм — үзәк өзелә!
Язмыш урынына безне
Күпме соң без, азмы соң?
Күп булсак та, аз булсак та,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Әнкәй, чибәр килеш тор син,
Яшь килеш кал, түз, яме!
Елмая ул, белә шул ул —
Көзләрнең дә үз яме.(Р.Миңнуллин)
нче алып баручы
Иң якты фасылына. Аны уйлыйм — төшенергә
Күзләренә карыйм – алар
Мин белгәндәге килеш.
Ә минем Әнкәй бик чибәр
Һәм яшь булырга тиеш! (Р.Миңнуллин)
нче алып баручы
Маңгаенда — якты нурлар, Алары — көзенеке.
Сизәм мин — аның җанында
Тынмаган әле давыл.
һаман чибәр минем Әнкәй,
Карт түгел әле дә ул! (Р.Миңнуллин)
2 алып баручы бергә. Рәхмәт, сиңа, әнием,
Рәхмәт сиңа барсына.
III. Әниләр катнашында “Җырлыйк әле, караоке” уены.
Автор:
Гиздатуллин Раиль Расимович
Энилэр коне унаеннан язылган инша. Шулай ук 8 март бэйрэмнэрендэ дэ кулланырга момкин.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга.
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз – әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле,шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми – сүрелми. Безнеңдә әниләребезгә карата мәхәббәтебез никадәр тирән булса, тормышыбызда шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар.Минем әниемдә иң газиз әниләрнең берсе. Без аны бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Ана — боек исем.
Эни, энкэй, энием —
Нинди матур бу сузлэр.
Бик куп нэрсэ хакында
Безгэ алар сойлилэр.
Эни, энкэй, энием —
Минем очен ин зуры.
Безгэ hэрчак яктырта
Шушу сузлэрнен нуры.
Эни! Жир йозендэ ин гузэл, ин газаз суз. Яшь баланын авызыннан чыга торган ин беренче суз ул! hэр эни уз баласын кешелэр белэн сойлэшергэ, олыларны ихтирам итэргэ, тэрбияле. акыллы, тэртипле булырга ойрэтэ. hэр эни уз баласын кешелекле булырга онди. Баласы юлда булса, тоннэрен йокысыз уткэруче, баланы яклаучы, саклаучы да ул — эни! Ул барлык теллэрдэ дэ бердэй назлы янгырый. Ана белэн бала арасындагы керсез мэхэббэт табигать бар иткэн ин боек хис ул.
Эни кешенен мэрхэмэтле, шэфкатьле куллары белмэгэне юктыр бу доньяда. Ана йорэге ин тугрылыклы сизгер йорэк. Балага булган мэхэббэт хисе анда беркайчан да сунми, сурелми. Баласынын язмышына кагылышлы бер генэ нэрсэне дэ ана йорэге ваемсыз уткэрэ алмый. Безне, якты доньяга килгэн мизгелдэн алып, энилэрнен кунел hэм кул жылысы озата бара. Аналар соенечлэреннэн кояш кебек балкып торган нарасыен — йорэк жимешен, учти — учти итеп, тушэмгэ чоя, эле сабыенын битеннэ, мангаеннан, тэпи очыннан убеп ала.
Эни! Нинди матур суз бу. Кеше уз гомерендэ ана ничэ кабат эйтэ микэн?! Эйткэн саен ул суз яна мэгънэ алып килэ. Бу суз hэрвакыт йорэклэрдэ.
Уеннан башканы белмэгэн сабыйлар да, тормыш кичергэн чал чэчле олкэннэр дэ Ана назына, анын молаем карашына мохтажлар. Энигэ мэхэббэтен никадэр тирэн булса, тормышын да шулкадэр шатлыклы hэм яктырак уза.
Энилэр безгэ авыр вакытларда булыша. hэрбер адымыбыз белэн кызыксынып торалар. Без энилэребезне бик яратабыз, хормэт итэбез. Аларнын йозенэ кызыллык китермэскэ тырышабыз. Аларга бездэн рэхмэттэн башка суз юк.
Без ускэндэ купме борчылулар
Кургэн энкэй гомер эчендэ;
Онытмабыз, энкэй, мэнге сине,
Рэхмэт яусын барысы очен дэ.
Безнен ин кирэкле кешелэребез алар. Ходай аларга озын гомер, бэхет, шатлык бирсен, Беркайчан да бала кайгылары курергэ язмасын аларга. Сез безгэ hэрвакыт hэм hэркайда бик кирэк! Без сезне яратабыз!
Рейтинг: +69
30454 просмотра
Комментарии ()
# |
Роза Зиннурова # 14 декабря 2015 в 17:32 0 |
||
|
софия семко # 16 декабря 2015 в 20:17 0 |
||
|
Укучылар иҗаты
Ана — бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?
Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга?
Аналарның бөтен күрке,
Ана булып кала белүдә.
Ана күңеле — мәңге күләгәсез,
Ана күңеле — мәңге бозланмый,
Кирәк икән ул баласы өчен,
Гомерен дә хәтта кызганмый!
(Һади Такташ)
Әни, әнкәй, әнкәем, маде, митте, нана — нинди генә телләрдә яңгыраса да, иң газиз, иң кадерле гүзәл зат бит ул — ӘНИ!
Әни, әнием алтыным! Бу якты дөньяга тугач та безне йомшак куллары белән сыйпап, бишек җырларын көйләп, ак биләүгә биләүче, татлы йокыбыздан иркәләп уятучы, яшәргә көч, дәрт бирүче, гомеребез буе кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, үзенең акыллы киңәшләре белән безне тормыш юлыннан алып баучы, җил-давылан саклаучы да яклаучы да ул әни. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезн, нәсел шәҗәрәбезне дәвам иттерүче дә син — әни.
“Әни”- диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була
Кайгыларың булса, югала.
Әни, әнекәем…
Синең йомшак кулларың, җылы карашларың, назлы сүзләрең безгә яшәргә, эшләргә көч бирә. Безнең шаян, шук вакытларны да гафу итүче, туры юл күрсәтүче маяк син. Кечкенә чакта без әниләрнең кадерләрен белеп бетермибез. Безне үстергән чакта “балам-багалмам, бәгырь җимешем”- дия-дия кадерлиләр алар безне.
Син безне сөеп үстердең,
Йөрәк җылыңны бирдең.
Хәтта үзең турында да,
Кайчак оныта иден.
Үсә-үсә, үзебез әни булгач, без әниләрнең дөньяда иң гүзәл, иң кадерле булганнарын аңлыйбыз. Әниләрне бернәрсәгә дә — энҗе-мәрҗән, алтын-көмешләргә дә алыштырып булмый. Әни өчен иң кадерле сүз — бала әйткән җылы сүз.
Әни- бит ул өйнең яме,
Барыбызга да кирәк һәм терәк,
Алда әниләрне бары бәхет көтсен,
Гел шатланып яшәгез дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше
Кадерлеләребез тик сез булганда.
Чаллы шәһәренең 56нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова А. Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.
Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу…
Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.
Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу очракта бик тә туры киләдер, чөнки бөтен халыкны кузгатырлык җанлану, бәйрәм рухы сизелми шикелле ул көндә. Миңа калса бу бәйрәм, башка һөнәри бәйрәмнәр дәрәҗәсенә генә кайтып кала.
Әниләр көне ул һәммәбезгә дә кагыла. Бу көнне әниләрне тәбрикләргә, янына барып җитә алсаң, теләкләр теләп, бүләк-күчтәнәчләр бирергә, читтә яшәсәң, телефоннан шалтыратып хәлен белешергә кирәктер. Ана кешегә болары да зур бүләк һәм олы куаныч. Әмма бу гына аз шикелле. Минем күп кенә илләрдә «День благодарения» дигән көнне ата-ана, әби-бабайларга рәхмәт әйтү көнен ничек үткәрүләре турында укыганым бар. Аңа алдан ук әзерләнәләр, бүләкләр сайлыйлар, иртәдән киенеп-ясанып, әти-әни, әби-бабайларга баралар. Иң мөһиме шунда: бу — ел әйләнәсендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм аңа катнашмый калу мөмкин түгел. Мондый көннең тәэсире озакка сузыла һәм өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә бу барыбыз өчен дә бик мөһим, чөнки буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрнең четерекле, катлаулы икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм.
Ата-анага хөрмәт — ул адәм балаларына гына хас булган, кешене кеше итә торган сыйфатларның берсе. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Җәннәт аналарның аяк астында», диелгән. Башка диннәрдә дә ата-анага ихтирам иң төп әхлакый таләпләрнең берсе итеп куелган. Кешенең үз җан тынычлыгы өчен, әнисе бакый дөньяга күчкәннән соң вөҗдан газаплары кичермәс өчен генә түгел, җәмгыятьнең ныклыгы, сәламәтлеге өчен кирәк бу. Әниләр көне, көндәлек мәшәкатьләрдән беразга арынып торып, иң кадерле кешеләребез хакында уйларга, исән чакта аларны куандырырга кирәклеген искәртү өчен барлыкка килгәндер дә.
Һаман әнкәй, һаман шул ук әнкәй…
Кышкы салкыннарда туңсам да.
Шул ук әнкәй кыен чакта мине
Юатырга кирәк булса да.
Ап-ак чәчле шул ук ябык әнкәй…
Олы җанлы изге теләкле.
Кемнәр биргән аңа ай күк якты,
Кояш кебек кайнар йөрәкне?!
Әлеге шигырь юллары Р.Гәрәйнең «Һаман әнкәй…» шигыреннән өзек. Матур әдәбиятта аналар образы күп язучылар иҗатында чагыла. Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере турында шигърияттә, прозада, драматургиядә нинди матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый… Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.
Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый. Күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин һәм башка язучыларыбыз әсәрләрендә ананың бөеклеге, изгелеге, сабырлыгы турында дан җырлана. Аналарның олы кадере, сабырлыгы шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда. Бер хәдистә «Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң», диелә. Бу сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен билгеләп үтәбез икән, димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.
Язмамны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәреннән өзек белән тәмамласам, ул тагы да тулырак, мәгънәлерәк булыр. Ул сезне уйландырыр, ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр.
«Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел — бу әниең рухы булыр.
Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел — аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.
Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел — болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел — болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем» дип күргән ачы газапларыннан».
Нәҗибә Зарипова,
китапханәче.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Войдите на сайт
через:
Mail.ru
Google
Яндекс
Фейсбук
ВКонтакте
Одноклассники