Китап белем чыганагы сочинение

Татарча сочинение “Китап − ул хәзинә|Китап – ул хэзинэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Китап − ул хәзинә”/”Китап – ул хэзинэ”Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.
Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың “Актәпи ник моңая?” дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә “Курай малай маҗаралары” һәм “Кирлемән” дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! “Кирлемән” дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.
Соңыннан “Актәпи ник моңая?” дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Китап – ул хэзин” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Китап белем чишмәсе.
Мин бәләкәй чактан китаплпр укырга яратам.Авылда туып-үстем.Т
уган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп
үсәдер.
Кечкенә Гомәр дә туган ягына
карата йөрәгендә бөреленә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең
әсәрләренә салгандыр. Күптән түгел генә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз
Резеда  Анасовна безгә Гомәр Бәширов һәм аның
тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Шул ук дәрестә без язучының “Туган ягым –
яшел бишек” әсәрен дә укый башладык. Программада бирелгән дәресләр үтелде,
ләкин әлеге әсәр бүген дә минем күңелемдә саклана. Шул турыда сезнең белән дә
уртаклашасым килә.

“Туган ягым – яшел бишек”
әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан,
үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында
җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Балачак ул кеше гомерендә
бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да
онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Гомәр
Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп
килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа
мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул
“Туган ягым-яшел бишек” әсәре.

Туган ягында нинди генә
бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре,
өйгә килен төшерү дисеңме… Аларның һәрберсе кадерле!

Җирләр кардан арчылгач,
Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да
үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр
белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән
чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.

Менә ямьле җәй җитә.
Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч
кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак
күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы
әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да
чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне,
уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Менә
шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше
дә

Әйе, халык йолаларга,
гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның
күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар
бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз
күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк
тоелган.

Әсәрдә тасвирланган
гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының
менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел,табигатьне пычрату, аңа зыян китерү
очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә,
тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр
имәннәр кипте…Болар барысы да – һәлакәт.Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк,
табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар
турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да,
каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә,
күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи
байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре
нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең хәтердә калырлык, балачак хатирәләребез
булырмы?

Әсәрләр укып чыгар өчен генә
түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру
максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел
бишек” әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне
яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарны яңартырга
чакыра. Балачак авазы аша бу мәсьәләне хәл итү бик әһәмиятле!

Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без
китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе
тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.
Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга
керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая? » дигән китабы. Аны миңа
әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай
маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай
малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән
хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән
өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык
белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая? » дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам.

1 нче текст. Мин кулыма китап алам… (Р. Миңнуллин*)

(1) Без — китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

(3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

(4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер — компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, китапсыз милләт — киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…

*Роберт Миңнуллин (1948) — халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

“Мин кулыма китап алам” тексты буенча сочинение

Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

Текст: “…китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…” – дигән сүзләр белән төгәлләнә. Бу сүзләрдән күренгәнчә, автор моның гел шулай булып калачагына шик белдерә. Минемчә, монда хаклык бар. “Яңа чорлар килде,” – дип яза автор һәм компьютерның китапны кысрыклап чыгара баруына борчылуын яшерми.

Әйе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. Рухи кыйммәтләр югала барган саен, акчага табыну арта бара. “Виртуаль дөнья < … > реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.” Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә. 

Автор: 

Салимҗанова Галия 5нче сыйныф укучысы

Китап-тормыш көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Мин китаплар укырга яратам.  Безнең өй тулы китап. Туган көнемә дә, бәйрәм көнендә дә әнием китап бүләк итә. Белемле, тәртипле булып үсүемне тели ул минем.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Китап – тормыш көзгесе.

Китап-тормыш көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Мин китаплар укырга яратам.  Безнең өй тулы китап. Туган көнемә дә, бәйрәм көнендә дә әнием китап бүләк итә. Белемле, тәртипле булып үсүемне тели ул минем.

   Язучылар безгә тормышта күргән-белгәннәрен матур сүзләр аша җиткерәләр. Татар әдипләре тупас, оятсыз сузләрне геройлар теленә кертми диярлек. Без уңай геройлар кебек әдәпле сөйләшергә, тәртипле булырга, үзебезне бизи торган матур эшләр башкарырга өйрәнәбез.

Шуларның берсе Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыреннән сабый. Шигырьдә шагыйрь безне  кечкенә баланың бер көне белән таныштыра. Аның сабырлыгына исең китәр! Кояшның кыздыруына, Сандугач җырына, Алмагачның кызыктыруларына дә тузә ул. Аларның һаркайсына олылар шикелле, бик акыллы гына итеп җавап бирә.

Димәк,  Г. Тукай бала өчен укуның иң кирәкле эш икәнлеген күрсәтә.

Шушы Сабыйның акыллы булуын,  тырышып укырга кирәклеген аңлата. Ә уен өчен вакыт җитәрлек, дәресләрне бер вакытта хәзерләргә кирәклекне өйрәтә.

  Шулай итеп, китап —  миңа яшьтәшләрем тормышын көзгедәге кебек итеп күрсәтә, аларның уңай сыйфатлары мине тәрбияли, зур тормышка әзерли.

Салимҗанова Галия

5нче сыйныф укучысы.

Тема:  Сочинение  на тему  “ Минем яраткан китабым”.

Цель: 1.Проверить орфографическую и пунктуационную граммотность учащихся.

2. Проверить умение  учащихся  излагать свои мысли по заданной теме.

Ход урока:

1. Объявление темы и цели урока.

2. Беседа с учащимися по вопросам:

а). Какие книги татарских писателей вы прочитали летом?

б) Какая из них больше всех вам понравилась?

в) Кто главные герои этой книги?

г) Чем они вам понравились?

е) Есть ли отрицательный герой, что в нем вам не понравилось?

ё) Чему научила вас эта книга?

3. Словарная работа.

4. Работа над сочинением в черновиках.

5. Проверка написанного.

6. Списывание текста с черновика на беловик

Просмотр содержимого документа

«Сочинение на тему “ Минем яраткан китабым”.»

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул.«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.Китап — киңәшчең синең,Дустың, ярдәмчең синең.Ул хөрмәткә бик хаклы,Кадерлә син китапны.

Оцени ответ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Китайцы сдают экзамен фото
  • Китайское егэ как называется
  • Китайский язык егэ аудирование
  • Китайский экзамен чск
  • Китайский экзамен по русскому языку

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии