Китап белем чишмэсе сочинение на татарском кратко

Китап белем чишмәсе.
Мин бәләкәй чактан китаплпр укырга яратам.Авылда туып-үстем.Т
уган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп
үсәдер.
Кечкенә Гомәр дә туган ягына
карата йөрәгендә бөреленә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең
әсәрләренә салгандыр. Күптән түгел генә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз
Резеда  Анасовна безгә Гомәр Бәширов һәм аның
тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Шул ук дәрестә без язучының “Туган ягым –
яшел бишек” әсәрен дә укый башладык. Программада бирелгән дәресләр үтелде,
ләкин әлеге әсәр бүген дә минем күңелемдә саклана. Шул турыда сезнең белән дә
уртаклашасым килә.

“Туган ягым – яшел бишек”
әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан,
үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында
җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Балачак ул кеше гомерендә
бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да
онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Гомәр
Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп
килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа
мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул
“Туган ягым-яшел бишек” әсәре.

Туган ягында нинди генә
бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре,
өйгә килен төшерү дисеңме… Аларның һәрберсе кадерле!

Җирләр кардан арчылгач,
Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да
үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр
белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән
чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.

Менә ямьле җәй җитә.
Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч
кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак
күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы
әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да
чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне,
уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Менә
шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше
дә

Әйе, халык йолаларга,
гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның
күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар
бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз
күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк
тоелган.

Әсәрдә тасвирланган
гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының
менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел,табигатьне пычрату, аңа зыян китерү
очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә,
тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр
имәннәр кипте…Болар барысы да – һәлакәт.Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк,
табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар
турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да,
каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә,
күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи
байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре
нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең хәтердә калырлык, балачак хатирәләребез
булырмы?

Әсәрләр укып чыгар өчен генә
түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру
максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел
бишек” әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне
яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарны яңартырга
чакыра. Балачак авазы аша бу мәсьәләне хәл итү бик әһәмиятле!

Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без
китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе
тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.
Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга
керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая? » дигән китабы. Аны миңа
әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай
маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай
малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән
хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән
өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык
белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая? » дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам.

Татарча сочинение “Китап − ул хәзинә|Китап – ул хэзинэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Китап − ул хәзинә”/”Китап – ул хэзинэ”Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.
Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың “Актәпи ник моңая?” дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә “Курай малай маҗаралары” һәм “Кирлемән” дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! “Кирлемән” дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.
Соңыннан “Актәпи ник моңая?” дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Китап – ул хэзин” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

                   Китап — белем чишмәсе

(1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге)

Максаты: 

            — укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү;

            — китап укуга кызыксыну уяту;

            — кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау;

            — китапларны сак белән генә тота белү тәртибен  өйрәтү.

 Җиһазлау:

Плакат: “Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит , ярат китапны”(Г.Тукай),

”Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе,  слайдлар, классик музыка язмалары.

Эпиграф: (Кичә барышында слайдлар күрсәтелә)

“Акыл тарихы төп ике чордан: хәреф һәм типография уйлап табудан тора; калган барлык чорлар шуларның нәтиҗәләре генә булган. Китап һәм язу кешегә яңа дөнья ача”.

                                                                                            (Н.М.Карамзин)

Кереш өлеш:

I.Китапханәченең чыгышы.

   Хөрмәтле укучылар! Бүген без бу залга китаплар турында сөйләшергә җыелдык.

 Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар. Уйлана башласак, алай гына микән? Ай-һай, зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле юл узган, күп төрле язмышларга очраган. Халыкны котыртучы, юлдан яздыручы дигән әллә нинди гаепләнүләр, нахак бәлаләр тагып, учакларда яндыру, таш бәйләп суга салулар дисеңме , зинданнарга ябылуларны, башка авырлыкларны да еш күрергә туры килә аңа. Берәүләр, аны иң яман дошманы күреп, туктаусыз эзәрлекләсәләр, икенчеләре, изгегә санап, аны иң кадерле хәзинә итеп сакларга, буыннан-буынга тапшырырга, аның гомерен озайтырга тырышканнар…    

   Хәзерге заман балалары  бик бәхетлеләр. Чөнки китапханәләрдә , кибетләрдә  китапларның ниндиләре генә юк. Укырга гына кирәк, уку теләген булдырырга гына кирәк безгә.

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1нче алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар! Бүгенге бәйрәмебез дә китап турында.  Ул “Китап- белем чишмәсе. “ дип атала.

 Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Ул бала чактан ук безне урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Үз вакытында укылган китап еш кына кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә.

2 нче алып баручы: Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә- иптәш, кайчакта ул –күңел ачу әйбере, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус.

1 нче алып баручы: Китап ул могҗиза.Менә өстәлдә куш уч төбе зурлыгында гына китап ята, ә аңа кешеләр, йортлар, шәһәрләр сыйган. Китап өстәлдә хәрәкәтсез ята, әмма ул безне зур тизлек белән бер очтан бер очка, бер илдән бер илгә һәм шулай ук җир шарының төрле почмакларына илтеп куя. Ул безне үткән һәм киләчәк заманга күчерә. 2 нче апрель- балалар китабы көне итеп кабул ителгән. Һәр елны шушы көнне балалар китабы көне буларак төрле чаралар үткәрелә.

2 нче алып баручы: Китап – кеше төзегән бердәнбер вакыт машинасы. Җансыз булса да  -яши, телсез булса да –сөйли.

                                       Китап  (Элвира Г.)

“Укы инде,балам,укы!,-диеп

Кирәкми лә миңа әйтергә.

Минем күңелем үзе ашкына ич

Китаплардан күпне белергә.

Геройлары белән серләшәм дә,

Шатлыклары булса сөенәм.

Кайгыларын миңа сөйләсәләр,

Алар өчен бик тә көенәм.

Җырласалар алар белән җырлыйм,

Күңелем шат була шаярсалар.

Бик ямансу булыр иде миңа,

Китаплардан бер көн аерсалар.

1 нче алып баручы: Китаплар белән шөгыльләнү балачакны ямьләндерә, яшьлекне туендыра, картлыкның күңелен күтәрә, бәхетне бизи, бәхетсезлек килгәндә сыену урыны була һәм юата, өйдә чакта шатландыра, өйдән читкә киткәндә  комачауламый.(Цицерон).

(Тыныч көй  уйнатыла)

2  нче  алып баручы: Хәзер сезгэ Ләйлә “Татар китабы” дигән шигырь сөйли

Минем өчен китап изге әйбер,

Күзем ачты бала чагымда ук:

Киңәшчем дә булды, мең сорауга

Җавап табалмаган чагымда ук.

Әкиятләр белән танышуым

Татар китабыннан башлангандыр.

“Үги кызны” кат-кат укыганда

Ничә тапкыр күзем яшьләнгәндер.

Кулларыма мин еш китап алам,

Серләшәмен ялгыз калган чакта.

Халкымны, дим китап саклаган ич-

Теле онытыла язган чакта.

Адаштырмый әйдәп барасың син

“Нәрсә бар соң сина тиң тагын”- дим.

Башым иеп сина табынамын-

“Рәхмэт сиңа, Татар китабы!”- дим.

1 нче алып баручы: ”Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым”, дип язган Г.Тукай. Дөрестән дә, китапларда чагылдырылган тарих сабаклары үткәннәрне белергә генә түгел, ә хәзерге тормышны  аңларга да һәм киләчәктә үз юлыңны сайларга да  ярдәм итә.

Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,  ДИНӘ

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса,

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам.

                                                               Г. Тукай

2 нче алып баручы: Җор телле татар халкыбыз китап, уку, белемле булу турында мәкальләр иҗат иткәннәр, ә хәзер без сезнең белән татар халкының бу мәкальләрен  исебезгә төшереп китик.

 Китап  —  белем   чишмәсе

Китап — тормыш көзгесе

Китап —  якын сердәш

Китапның белмәгәне юк

Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә

Китап галим-  телсез мөгаллим

Күп укыган  күп белер

Күп йөргән, күп белмәс — күп укыган күп белер

Гыйлем акчага килми — тырышлык белән килә

Уку каты булса да  җимеше татлы

1 нче алып баручы:  Китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүчеләрнең бөек акыллары белән таныштыра.  Кешегә ул бик күп нәрсә хакында сөйли, әмма аңардан басылып чыкканчы, аның нинди юл үтүен без күрмибез. Ә хәзер сүзебез китапның безнең кулга килеп эләккәнче нинди юл үтүе хакында.

Башта кәгазь эшләү өчен    З. Эльвина

Шактый хезмәт сорала,

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул безгә җавап тота.

Эшчән басу машинасы

Биткә хәреф төшерә.

Битләр  әле китап түгел,

Елмаймыйлар кешегә

Ябыштырып, төпләп куйгач

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына

Ул битләр китап була.

Менә шулай китап туа.

 2 нче алып баручы: Бер язучы болай дигән: “Китап ул язылгач кына түгел, ә укылып чыккач туа”,- дигән. Һәм бу сүзләргә колак салмыйча да булмый. Чөнки китап укучыдан башка, укучының мәхәббәтеннән башка китап юк әле ул. Кайбер укучыларыбыз турында “ул укыштыргалый”, яки “ул китап укырга яратмый” дигән күңелсез сүзләр ишетергә туры килә. Мондый сүзләрне ишетәсе  авыр да, күңелсез дә. Ә менә укый торган укучы булу- гүзәл нәрсә. Шундый гүзәл укучы булырга омтылу бер дә соң түгел.

“Якын дус” җырын җырлату. Динә, Ләйлә, Эльвира.

1 нче алып баручы: Ә менә мин, кемнең дә булса: “Миңа күңелсез! Нәрсә эшләргә дә белмим!”- дип зарлануыын ишетсәм, гаҗәпләнәм. Китаплар булганда, эшләр нәрсә һәрвакытта да бар , дип уйлыйм мин. Китаплар барында берничек тә күңелсез була алмый.

                  М.Гафуриның “Китап һәм балалар” шигыре ( Гөлназ)

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.

Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.

2 нче алып баручы: Ә хәзер  сезнең ничек китаплар укуыгызны тикшереп китик. Бирелгән башваткычны чишкәч сез бик яхшы белә торган бер сүз килеп чыгар. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз .

1 алып баручы:Бу шигырь юлларын кем иҗат иткән?   Исеме ничек?

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

(Г.Тукай “Туган авыл”).

2 алып баручы: Бу юллар, кайсы әсәрдән һәм аны кем язган?              

   Безнең Җамал әбинең чуар тавыгы бар. Бер авылда да юк бу тавыкка пар.Чуар тавыкны тавык димәсәң ,Җамал әбинең хәтере калып, бу сүзне улы Гата да күңеленә авыр алыр. Күгәрченнән кечкенә, сыерчыктан зур- чуар тавык әнә шундый ул.                                               (А.Алиш “Чуар тавык”).

1 а.б.Авторын әйтегез. Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

    Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!   (Г.Кутуй “Сагыну”).

2 алып баручы:.  Мин,  Шәвәли- шук малай

Шук малай , уңган малай. , Шәвәлине кем уйлап чыгарган? (Ш.Галиев)

1 алып баручы:  Дәрҗия исемле шагыйрәнең  фамилиясен исеңә төшер.

2 алып баручы: Ә хәзер Абдулла  исемле шагыйрьнен фамилиясен әйтеп карагыз.

    1 нче алып баручы: Җаваплардан күренгәнчә бу залда китап дуслары җыелган икән . Китапларның  чын  дуслары  булу өчен аның тарихын да белергә кирәк бит әле . Сезгә бу очракта С.Львовның “Китап турында китап” дигән җыентыгы ярдәм итәр. (Китап күрсәтелә.) Бу җыентыкта  автор китапның тарихи ролен , кешенең рухи мәдәниятен формалаштыруда аның әһәмиятен күрсәтә. Атаклы галимнәрнең, язучыларның тормышында китап нинди урын алып торуы турында сөйли. Шулай ук, китаплар  белән ничек эшләргә кирәклеген дә өйрәтә.

2 нче алып баручы:   Укучылар, хәзер сезгә 6нчы сыйныф укучылары “Гатаның хатасы”дигән әкият уйнап күрсәтәләр, игътибар белән карап утырыгыз.

 (Х.Шабановның “Кадерлә син китапны”  шигыре сөйләнә).

                                       Китап -киңәшчең синең,  АДЕЛЬ

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә, ЭНЖЕ

Битләрен дә ертма син,

Керле кулың белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-  ДИАНА.

Керне, тузанны, тапны,

Саф, көрсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

                                        Көн дә укы син аны: ЭНҖЕ

Китап —  якын дустың ул,

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!

1 нче алып баручы:  Чыннан да китапны укып чыгу гына түгел бит әле,  озак яшәсеннәр өчен аларны  кадерләп сакларга да кирәк бит.

Әйдәгез әле без дә сезнең белән  китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыкны  исебезгә төшереп үтик:

1.  Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

2. Китапларның битләрен бөкләп куярга ярамый.(Адель)

3.Китап эченә карандаш, ручка тыгып калдырырга ярамый.(Энҗе)

4. Китапка язарга, рәсем ясарга ярамый.(Элвина Х.)

5.Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.(Гөлназ)

6. Ашаганда китап укып утырырга ярамый.(Диана)

7. Китапны кояш нурлары төшкән урында укырга ярамый.(Ләйлә)

8. Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыйсың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит. (Динә)

9. Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә. (Элвира)

10. Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә. (Элвина З.)

2 нче алып баручы:  Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннын, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

     Китаплар бигрәк тә үзләренә сак караганны һәм чисталыкны яраталар.

     Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.

    Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармагыгызны төкерекләмәгез.

    Хәзинә Х.Элвина

Хәзинәләрне

Борын-борыннан

Эзләп бакканнар

Төрле урыннан.

Мөгаен, син дә  

Уйга каласың,

Хәзинә диеп

Хыялланасың.      

Ята кебектер  

Таулар артында.      

Ә үзе сиңа            

Бик тә якында.

Төшә аласың      

Бик тиз эзенә —

Китапханәдә          

Ул бай хәзинә.

                Шәүкәт Галиев

Йомгаклау.

1нче алып баручы: Әйе, туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Без үзебезнең шундый кеше булып үсүебезгә ышанабыз!

( Кичә г. Тукайның “ Туган тел “ җырын җырлау белән тәмамлана.

(Уртада зур хәрефләр белән язылган плакатны бергәләп уку: “ Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”.(Г.Тукай))

Китапханәче: Кадерле укучылар! Бүгенге кичәдә туган фикерләрегез сезнең күңелләрдә китапка, укуга карата  кызыксыну, күп укуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде.Китапның якын дусты булыгыз, аны  яратыгыз һәм кадерләгез! Бер-берегезгә дә кешелекле , ярдәмчел булып үсегез.

Алып баручы: Укучылар, хәзер сезгә 6нчы сыйныф укучылары “Гатаның хатасы”дигән әкият уйнап күрсәтәләр, игътибар белән карап утырыгыз.

Катнашалар: икенче класс укучысы Гата, аның китаплары, дәфтәре, сумкасы. карандашы.

Гата (ялгызы). Иптәшләр! Мин бүген бер төш күрдем. Төшемдә китап халкы белән эш күрдем. Ул болай булды.

(Гата кереп китә. Шаулашып, китаплар килеп чыга. Пычранып беткән Уку китабы сүз ала. )

Уку китабы. Карагыз әле миңа, туганнар!

Китаплар. Карыйбыз, карыйбыз. Ләкин таный алмыйбыз.

Уку китабы. Берничә генә көн элек мин дә сезнең кебек матур китап идем. ә хәзер, күрәсезме, нинди хәлгә төштем? (Күзләрен сөртә).

Китаплар. Ни булды сиңа, туганкай? Я, тынычлан, борчылма.

Уку китабы. Күптән түгел генә мине кибеттән бер тракторчы абый сатып алды.

Математика. Әйе. әйе, числосын мин хәтерлим. Егерме бишенче август иде.

Уку китабы. Шуннан энесе Гатага бүләк итте.

Математика. Беренче сентябрь көнне.

Уку китабы. Әйе, Гата мине беренче көнне бик яратты.

Әлифба (елмаеп). Яраттымы? Бик әйбәт!

Уку китабы. “Иң матур китап минеке!”-дип, бөтен класска күрсәтеп мактанып йөрде. Ә мәктәптән кайткач, өстәл янында чәй эчкәндә, Гата мине актара-актара майга буяп, чуарлап бетерде.

Китаплар. Ай-яй-яй! Нинди шапшак малай!

Уку китабы. Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны леп итеп минем битемә салып куйды. Битләрем менә, кайнар майга буялып, кап-кара булып чыкты.

Әлифба. Менә нинди хурлык!

Математика. Әйе, мин санадым. Май аның 10 битенә үтеп чыккан.

Уку китабы. Ә кич белән мине баш астына салып йокларга ятты. Шунда минем кабыргаларым сынып бетте.

Китаплар. Ай-яй-яй! Бу нинди малай?

Математика. Мин санадым, аның ике яктан икешәр кабыргасы сынган.

Уку китабы. Бик җәфалады ул мине. Әнә, сумкасын күрегез бер генә.

(Кыршылып беткән иске сумка керә)

Сумка. Исәнмесез, бәхетле китаплар!

Китаплар. Исәнмесез!

Математика. Сиңа ничә яшь, сумка туган?

Сумка. Әле бер яшь тә юк.

Әлифба. Ә мин сиңа җитмеш яшь дип торам.

Сумка (йөткереп). Гата картайтты инде мине шулай.

Китаплар. Күрәбез, күрәбез!

Сумка. Гата мине чана итеп, өстемә утырып таудан шуды.

Китаплар. Ай-яй-яй! Бик усал малай!

Сумка. Менә минем эчемдә нәрсәләр генә юк! Күрегез!

Китаплар (сумканың эченә карыйлар). Әтекәй генәм! Ниләр генә юк!

Әлифба. Авыр шөрепләр, рогаткалар, ташлар.

Уку китабы. Иске кәтүк, әбисеннән калган күгәргән уймак, сынык пычак, чүп-чар бер кочак!

Математика. Санап бетергесез…

Уку китабы. Әнә. мин шулар арасында интегеп яшим инде.

Сумка. Ә мин шуларны күтәреп ташып йөрим.

(Өстәл астыннан бер тавыш килә)

Тавыш. Сез мине күрсәгез иде!

Башкалар (аптырап). Кем бар анда? Гата үземе әллә?

Тавыш. Юк, мин Гатаның хата белән тулган дәфтәре.

Башкалар. Син кайда соң, кил бирегә!

(Өстәл астыннан дәфтәр чыга)

Дәфтәр. Мин матур язу дәфтәре булам.

Әлифба. Алай икән. Ләкин син бер дә матур түгелсең.

Уку китабы. Ә син нигә кырын басып торасың?

Дәфтәр. Оялам. Гата минем бу як битемә кара түкте. Кешегә күренергә оялам.

Башкалар. Ай-яй-яй! Бик шапшак малай!

Карандаш (керә). Ә сез мине күрегез бер генә. Ул көн дә минем башымны чәйни, очымны сындыра.

Әлифба. Бу нинди эш! Менә минем укучым Әлфия, беренче класста гына булса да, һич тә алай түгел. Аның барлык әйберсе дә чиста, сумкасын да, карандашларын да кадерләп кенә йөртә.

Математика. Исәпләп торсаң, исең китә. Күрәсе иде, колагын борасы иде ул Гатаның.

Уку китабы. Юк, минем аны күрәсем килми. Мин аңарда йөргәнче, макулатура булып китәм.

Дәфтәр. Мин дә!

Карандаш. Ә мин нишлим соң?

Әлифба. Ә сине мин үзем белән алам. Әлфия сине очлар, кадерләп кенә йөрер.

Математика. Әйдәгез, Гатага язып калдырыйк.

Карандаш. Мин язам! (Карандаш тиз-тиз яза.) Булды.

(Бар да чыгып китәләр. Гата керә. )

Гата. Кайда булды бу уку китабы! Мич башында да юк, карават астында да юк. Матур язу дәфтәре дә әллә кая киткән. Тапсам, кирәкләрен бирәм инде. (карандаш белән язган кәгазьне укый.) “Без түзеп тора алмыйбыз, сине ташлап китәбез”. Мине ташлап киткәннәр. Уф, нишлим хәзер? (Үз-үзенә.) Әй Гата, Гата, әллә син чынлап та ясадыңмы хата?

(Пәрдә ябыла. Гата сәхнә алдына чыга.)

Менә мин, иптәшләр, шундый төш күрдем. Хәзер мин барлык әйберләремне кадерләп кенә йөртергә сүз бирәм.

Алып баручы: Күрдегезме инде,ишеттегезме? Гатаның хатасын кабатлый күрмәгез. Китап бит ул гаҗәеп хәзинә.Аны яратырга һәм сакларга кирәк.

Көн үзәгендә

Китап – белем чишмәсе

Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: «…Шул вакытта мин кулыма китап алам», — дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул.

Бала чактан башлап гомерем буе китап укыйм. Сердәшем дә, киңәшчем дә, рухи таянычым да ул. Китапханәче хезмәтен дә юкка гына сайламаганмындыр. Озак еллар китапханәдә эшләү дәверендә минем кулдан никадәр китап үтте. Кулга яңа китап алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гаҗәеп рәхәт мизгелләр китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутларыдыр, мөгаен. Китапханәбезнең китап фонды бай. Шуның өстенә көндәлек матбугат — газета-журналлар күпме тагын. Рәхәтләнеп укы, күңел байлыгы тупла. Борынгылар: «Беләге көчле — берне егар, белеме тирән — меңне егар», — дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә туры килә торган китапны сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу — барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфаттыр.

Күзкәй китапханәсенең 85 еллык тарихы бар. Ничәмә буын авылдашларга белем-мәгълүмат биргәндер бу рухи чишмә, кемнәрдер тормыш юлында адашканда китаплардан, андагы геройлар язмышыннан үзенә өлге алгандыр, яшәргә көч тапкандыр. Баксаң, инде кырык елга якын гомерем шушы китапханәдә узган. Авылдашлар белән бергәләп нинди генә кызыклы чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият атналыклары уздырылмаган. Әдәбият белән кызыксынучы укучылар, яшьләр өчен «Учак» клубы оештырылды, өлкәннәребез өчен бәйләү түгәрәге эшли. Бүген китапханә китап бирү урыны гына түгел, авылдашларның аралашу урыны да.

Китапханәбез — заман таләпләренә туры китереп яңартылган бинада. Ике компьютерыбыз бар. Алар интернетка тоташтырылган. Кызыклы материалны күчереп алырга теләгән кешегә шунда ук ксерокс тора. Болар барысы да кирәк, барысы да заманча. Ләкин китап укучылар белән очрашып, хәл-әхвәл сорашып, талгын музыка астында шигырь тыңлау — үзе бер җан рәхәте. Сөйләшеп күңел бушатасың, кайчакларда гыйбрәт аласың, киңәшләргә колак саласың. Бүген кешеләргә әнә шундый аралашу җитми, ә безнең китапханәдәге очрашулар шул бушлыкны тутыра. Кыскасы, хезмәтемне яратып башкарам. Форсаттан файдаланып, коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, китап укучыларының күбрәк булуын, иҗади табышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

27 май – Китапханәләр көне

китап

китапханђ

1 нче текст. Мин кулыма китап алам… (Р. Миңнуллин*)

(1) Без — китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

(3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

(4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер — компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, китапсыз милләт — киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…

*Роберт Миңнуллин (1948) — халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

“Мин кулыма китап алам” тексты буенча сочинение

Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

Текст: “…китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…” – дигән сүзләр белән төгәлләнә. Бу сүзләрдән күренгәнчә, автор моның гел шулай булып калачагына шик белдерә. Минемчә, монда хаклык бар. “Яңа чорлар килде,” – дип яза автор һәм компьютерның китапны кысрыклап чыгара баруына борчылуын яшерми.

Әйе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. Рухи кыйммәтләр югала барган саен, акчага табыну арта бара. “Виртуаль дөнья < … > реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.” Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә. 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Китайцы сдают экзамен фото
  • Китайское егэ как называется
  • Китайский язык егэ аудирование
  • Китайский экзамен чск
  • Китайский экзамен по русскому языку

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии