метки: Язмышы, Кешенен, Татарск, Кебек, Ханым, Вакытта, Шулай, Ритня
Язмышын һәркем үзе яза |
Язмышын һәркем үзе яза
13 Апрель, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 417
Язмыш без дөньяга килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри яисә бомжга әйләнә һәм, чүплекләрдә, вокзалларда кунып, кешеләрдән калган сыныклар белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында булган бер фаҗигале язмыш хакында гәзит укучыларга бәян итәргә булдым.
Әтисе сугыш кырында Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. Ул инде әзрәк аңлый башлаганда, абыйлары Никифар мәктәбендә укып йөри. Озын кышкы кичләрдә куыксыз лампа яктысында алар дәрескә әзерләнә. Ә Фәрит һәрвакыт аларга комачаулап утыра. Берәр абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә.
Әтиләре сугыштан кайта алмый, “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килә. Әниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша.
1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел утырган Рәсүл дә 4нче сыйныфка килә. Бу вакытта Фәритнең әнисе Әлфия апа, басу эшләреннән тыш, бригада йортында каравылда да тора.
Беркөн иртән Әлфия апа сөт аертырга китә. Ул вакытта авылда бер генә сепаратор булганга, кем иртә килә, шул тизрәк аерта. Чыгып киткәндә улы Фәритне бригада йортына җибәрә. Фәрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аның ат караучы булып эшләүче әтисе калдырып киткән икән. Фәрит килеп керү белән Рәсүл Фәриткә төзи һәм чакмага баса. Әлбәттә, ул мылтыкның корулы булганын белми. Ату тавышы яңгырый… һәм Фәрит идәнгә ава. Рәсүл бик нык курка. Шулай да Әлфия апаны эзләп таба һәм: “Мин бригада йортында Фәритне атып үтердем, барып ал”, — дип әйтә ала. Әнисе килеп кергәндә Фәрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә Мәрьям апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга юллама бирә.
Уфада 15 көннән генә Фәрит аңына килә. Озак савыга ул. Декабрьнең соңгы көннәрендә генә кайта ул Айдаголга. Әлбәттә, укырга бара алмый. Шулай да кыш буена китапларыннан аерылмый. Язын укытучы апалары аны имтиханга чакыра. Имтиханнарны “отлично”га тапшыра Фәрит. Барча укытучы хәйран кала.
Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. Ә икенче елда Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Уку җиңел бирелә Фәриткә. Ә менә тормыш шартлары… Әти-әнисе хәлле укучылар михнәт күрми, әлбәттә. Урам да себерә Фәрит, вагон да, баржа да бушата, җәй көннәрендә пионер лагеренда, колхозда эшли.
Фәрит, училищены кызыл дипломга тәмамлап, туган ягына кайта. Башта Мәндән авылы фельдшерлык пунктында эшли, соңыннан Красный Клин авылында шундый ук пункт ача. Бик тырышып эшли. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында басуларга чыгып, механизаторларга “обход” ясый. Бер ел үтүгә аны Слак участок дәваханәсенә күчерәләр. Сигез ел эшләгәннән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар.
1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит Фәритнең шул кызга. Апасыннан Разияны үзләренә кунакка алып кайтуын үтенә. Ниһаять, 1971 елның 8 Март бәйрәменә Айдаголга апасы Рузилә белән Разия кайта. Көндез авылда бәйрәм итәләр, ә кичен Разия белән Фәрит Никифар клубына төшәләр. Башта концерт карыйлар, соңыннан бию залына керәләр. Тиңдәшсез биюче дә булып чыга Разия!
Шул көннән башлап аралары ныгый яшьләрнең. Хат язышалар, сирәк кенә очрашалар. Ниһаять, декабрь ахырында Разия Фәритне әти-әнисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. Башта — уллары, соңыннан кызлары туа.
Һәрвакыт югары белем алырга омтылган Фәрит Уфа медицина институтына керергә документлар тапшыра. Ләкин инвалид дип Фәритне институтка кабул итмиләр. Мондый хәл башына күсәк белән суккандай тәэсир итә аңа. Ни өчен инде баш табиб эшен башкарырга ярый, ә сыңар күз белән укырга ярамый, имеш. Фәриткә башын иеп чыгып китүдән башка юл калмый. Нинди мәрхәмәтсезлек! Ун ел фельдшер булып эшләгән һәм нинди зур тәҗрибә туплаган кешегә!
Ул өйгә кайтып керү белән бу хакта хатынына сөйли һәм юлга әзерләнергә куша. Ә бер айдан соң Фәрит һәм аның гаиләсе Караганда вокзалына килеп төшә. Караганда шәһәреннән 400 чакрымдагы Егиндыбулак районына юл тоталар. Әй киң дә соң Казахстан далалары! Барасың, барасың, иге-чиге күренми. Районның баш табибы Фәритне Абай совхозының Токай бүлекчәсенә фельдшерлык пункты ачарга тәгаенли. Аларны К-700 тракторы белән каршы алып, Токайга төнлә алып киләләр. Ә иртән торып, тирә-якка күз салгач, үзләре дә аптырап калалар. Бүлекчәдә нибары 14 йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк үпкәләп, елап та ала.
Алай да Фәрит бирешми. Фельдшерлык пунктын да ача, урып җыю вакытында ындыр табагын да җитәкли, машина, трактор да йөртә. Шулай көннәр үтә. Яңа елдан соң Фәрит Целиноград авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлык факультетына укырга керә.
Фәрит, яхшы укуы белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, курс старостасы итеп сайлана. Диплом тапшырганда институт ректоры Фәритне аерым мактый һәм уңышлар тели.
Институтка кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда өлкәсендәге иң зур “Тимертау” совхозын сайлый. Мәктәптә урыс телендә укыталар, Целиноград якын. Тәүдә бүлекчә зоотехнигы булып эшли, бер ел үткәч, май заводы директоры вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә Разия төзелештә эшли.
Сиксәненче еллар ахырында Казахстанда да буталышлар башлана. Фәрит озак уйлап тормый, туган ягына кайтып, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып урнаша. Анда беркадәр эшләгәннән соң аны “Правда” колхозына баш зоотехник итеп чакыралар. Шул ук вакытта ул читтән торып Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлады һәм хаклы ялга чыкканчы туган колхозында баш зоотехник вазыйфасын башкарды.
Менә шулай язмышны, миңа калса, һәркем үзе яза. Моның өчен тырышлык кирәк. Әгәр Фәрит ”мин гарип” дип, күңел төшенкелегенә бирелсә, шундый биек үрләр яулый алыр идемени?
Ә инвалидлыкны ул 1995 елда гына алды. Күптән түгел аңа 70 яшь тулды, туганнары, балалары җыелды, тик 40 ел бергә гомер иткән Разиясы гына күрә алмады бу бәйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган һәр кеше аның белән ихлас исәнләшә, хәл сораша, ихтирам итә.
Фуат МУСИН. Әлшәй районы.
Чыганак: «Кызыл таң» 19.11.2011
ОШАШ ЯЗМАЛАР:
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР «ВКОНТАКТЕ» АША ФИКЕР КАЛДЫРУ
Фикер калдыру ябык.
yazmysh.ru
«Кеше үз язмышына үзе хуҗа» — 4 Мая 2008 — Дневник
Кеше үз язмышына үзе хуҗа.
Кара һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора. Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте нигезендә нәкъ менә шул фикер ята. Әлеге әсәрне мин бик кызыксынып укыдым, геройларның уй-кичерешләрен күңелемнән үткәрдем.
Повестьта Гөлсем һәм Нәфисә — төп геройлар. Кызлар икесе дә чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, ә иң мөһиме: аларның эчке дөньялары матур. Әйе, мондый “алтын” кебек кызларга гаилә төзеп, бәхетле тормышка куанып һәм шатланып кына яшәргә дә яшәргә. Кызганычка каршы, тормыш андый җиңел нәрсә түгел шул… Дөньяда бәхетле яшәү өчен көрәшергә туры килә. Билгеле, ул юл җиңел түгел. Нәкъ менә шундый авырлыклар белән Гөлсем һәм Нәфисәгә очрашырга туры килә.
Гөлсем — мирза кызы. Кечкенә чагында әнисе үлә. Аның тәрбиясе белән апасы шөгыльләнә. Апасы аны рус мәктәбенә бирә. Гөлсем русча укый, дуслары белән русча аралаша. Әбисенә кунакка кайткач, Гөлсем үзен башкача хис итә, ләкин аңа боларның барысы да таныш була. Ураза ае башлангач, ул әбисе һәм кызлар белән ураза тота, намаз укый. Гөлсемгә бу бик тә ошый, ләкин ураза тотканын, догалар укыганын апасы белә һәм аны алып китә.
-..Шигырь бәйрәмендә Гөлсем Пашаны очрата, һәм алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин, кызганычка каршы, моңа да Гөлсемнең апасы каршы килә, аларны аерыр өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми. Минемчә, бу Гөлсемнең йомшак күңелле булуын һәм кешеләрне, нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә алу сәләтен күрсәтә. Нәкъ менә шул вакытта ул үзенең ялгыз калганын тоя һәм әнисен — иң яраткан кешесен күз алдына китерә. Әнисе аңа авыр минутларда булышыр һәм кирәк вакытларда терәк була алыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул инде юк… Минемчә, Гөлсемнең үз фикерен әйтә алмавына аның ике мохит, ике милләт арасында буталып калуы сәбәпче була. Ягъни Гөлсемгә кечкенә вакыттан ук берьяклы гына тәрбия бирелмәве менә шушы нәтиҗәгә китерә. Шушы тәрбия, үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Шунлыктан кыз үз бәхете өчен көрәшә дә алмый, апасына да каршы чыкмый. Нәтиҗәдә, сөйгәнен — иң зур мәхәббәтен югалта һәм гомерен хәсрәт-кайгыда уздырырга мәҗбүр була.
Ә Нәфисә исә Гөлсемнең капма-каршысы. Ул кечкенә вакытыннан ук дини тәрбия ала, мөселманча укый, фикерен кыю әйтә. Хәлил белән танышкач, аның хәтта күзләре “янып” китә. Әтисе аның Хәлил белән йөрүенә каршы килә. Нәфисә, күп газаплар чигеп булса да, барыбер үз бәхетенә ирешә. Азактан әти-әниләре кызның фикере, аның тормыш юлы белән килешәләр. Нәфисәгә күңеле кушканны, үзе дөрес дип тапканны эшләү ныклык бирә. Ул иң авыр, иң хәлиткеч вакытларда Коръәнгә, изге догаларга мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы дини тәрбия, дини мохит Нәфисәне һәм аның гаиләсен бәхетле итә.
Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә була (бәлкем, ул Нәфисә гаиләсендә дә булгандыр), ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Нәфисәнең шундый тәрбия алуы аңа иң зур бәхет — тату гаилә бәхете бүләк итә. Ә нишләп соң тормыш Гөлсемгә карата аяусыз? Ни өчен бар кеше дә дөньяда гел бәхеттә, шатлыкта гына яшәми? Әйе, Гөлсем дә намаз һәм догалар укый башлаган иде, ләкин бу изге юлдан аны апасы читләштерә. Ә нигә соң Гөлсем үз бәхете өчен Нәфисә кебек көрәшми? Беренчедән, аңа терәк була алырлык һәм ярдәм итә алырлык кешесе булмый, ә икенчедән, аның инде көрәшер өчен көче дә калмый.
Әсәрне укыгач, мин шундый фикергә килдем: нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!” Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.
biklyan.ucoz.ru
Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа
19.09.2013
Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи
өшегән күңелләргә йөрәк җылысы, өмет чаткысы бүләк итүче, олы йөрәкле, миһербанлы, изге күңелле, юмарт кешеләр — социаль хезмәткәрләр бик күп. Ижау шәһәре Первомай районында 15 ел уңышлы гына эшләп килүче Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, әлеге районда яшәүче өлкәннәрнең сердәшчесе дә, таянычы да булып торалар. “Районыбызда яшәүче 10 меңнән артык әби-бабай көндәлек эшләрендә ярдәм итүче изге күңелле караучыларына, хезмәткәрләребезгә чиксез рәхмәтле”, — ди үзәкнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раушания Митюкова. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен бушлай юридик һәм психологик консультация ярдәме алу мөмкинчелеге дә бар. Мирас калдыру, инвалидлык алу өчен документлар эшләгәндә өлкәннәр бирегә мөрәҗәгать итеп, гариза язу, кәгазьләрне кирәкле урынга тапшыру кебек ярдәм ала алалар. “Күптән түгел 1нче һәм 2нче төркем инвалидларын, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны, сугыш ветераннарын йөртү өчен махсус такси барлыкка килде. Түләү 50% ташлама белән алына. Шулай ук үзәгебездә коляска белән йөрүче инвалидлар өчен махсус уңайлаштырылган машина да бар”, — ди Раушания ханым. Үзәктә янгыннан зыян күрүчеләр, билгеле яшәү урыны булмаган, авыр тормыш хәлендә калучылар өчен кием-салымнар да җыела. Балалары ял итәргә киткән чакта, аларның өлкән яшьтәге әти-әниләрен вакытлыча карап тору хезмәте дә күрсәтелә. Моның өчен 68-54-81, 68-19-86 телефоны аша шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була. Гомер көзендә ялгыз калганнар өчен мондый үзәкләрнең никадәр мөһим һәм кирәк булулары һәркемгә көн кебек ачык.
Җилкәннәр — җилдә, кеше тормышта сынала
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышларында кайнауның нәрсә икәнен аңлау өчен бер эш көнемне социаль хезмәткәр булып карарга булдым. Раушания ханым белән сөйләшенгәнчә күрешеп, иң элек өлкән яшьтәге бер ханым яши торган йортка юл тоттык. Кыңгырау төймәсенә басуга, без киләсен түземсезлек белән көтеп торучы ябык кына гәүдәле, сабыр холыклы Рәшидә ханым Габдуллина каршы алды. Тып-тыныч, чиста, тәртип белән җиһазландырылган өч бүлмәле фатирында Рәшидә ханым үзе генә гомер итә. Әбигә тиздән туксан яшь тулуын ишеткәч, никтер таякка таянган, зиһене таралган карчыкны күз алдына китергән идем. Күрешкәч, Рәшидә ханымның үз-үзен карап, тәрбияләп торуын, яшенә күрә сәламәтлеге дә ярыйсы булуына шаккаттым. Әле җитмәсә, кичтән генә чәчтарашка барып үзен тәртипкә китереп кайткан. Йортка кереп, бераз хәл-әхвәл белешкәч, Рәшидә ханымның тормыш юлы белән кызыксындым. Ул да шуны гына көткәндәй, күңелгә тынычлык бирә торган йомшак, тыңларга рәхәт булган тавыш белән әкрен генә үзенең тормыш йомгагын сүтә башлады.
Ижау шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган Рәшидә ханымның балачагы сугыш елларына туры килә. Кияүгә ул хәрби өлкәдә хезмәт итүче егеткә чыга. Акыл туплап, дөньяны таный белергә өйрәнеп кенә килүче яшь гаилә бер шәһәрдән икенчесенә күчеп тормыш итә. Бер шәһәрдә генә төпләнеп яшәмәгәнлектән, киләчәктә билгесезлек булганлыктанмы, Габдуллиннар гаиләсе бер бала белән генә чикләнә. Язмыш аларны төрле җирләрдә сынап йөрткәннән соң, янәдән Ижауга алып кайта. Биредә инде төпләнеп, балалар, оныкларның уңышларына сөенеп яшисе генә кала… Тик тәкъдир дигән нәрсә көтмәгәндә тез астына сугып, бөтен дөньяларын челпәрәмә китерә. Матур гына яшәгәндә, ике кызчыкны ятим итеп, башта кызы, аннан кияве дөнья куя. Дөньяда, кызганычка каршы, бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Тик Рәшидә ханым язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш сынауларын кабул итеп, тормыш иптәше белән оныкларын кешедән ким-хур итмичә, аякка бастыралар. Алда тагын бер сынау көтә, Рәшидә апа ныклы терәген, ачы җилләрдә дә янәшә булган ирен югалта. Тормыш китабын язу үзебездән торса, барыбыз да матур, тигез, рәхәт тормыш сайлар идек. Тик адәм баласына язмышына язылганын кичерергә, сабыр итәргә, күрәчәге белән ризалашырга гына кала. Рәшидә ханым бу юлы да сынмый-сыгылмый, сынауларны җиңеп, бары тик оныкларына бәхет теләп яши бирә. “Менә шулай балалар тормышы белән яши-яши, гомер көземә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын”, — ди ул. Ә оныкларын ул чынлап та итагатьле, олыларны хөрмәт итә белә торган, максатларына ирешүчән итеп тәрбияләгән. Бүгенге көндә Рәшидә ханым үзе биргән тәрбиянең татлы җимешләрен татый. Кызлар икесе дә тормышта, үзләре әни кешеләр. Әбиләрен чын мәгънәсендә олылап яшиләр икән. “Көн дә килеп хәлемне беләләр, һәр кичке унбердә шалтыратып, сәламәтлегем, кан басымымның күпме булуы белән кызыксыналар”, — ди Рәшидә ханым. Кияүләре белән мактанып: “Ишеккә шакып: “Әби, ач, мин килдем!” — диюләреннән күңелләр эреп китә”, — ди ул тыйнак кына елмаеп. Әйе, тормыш юлында сикәлтәле юллар, күп сынаулар үтсә дә, язмышына зарланмый Рәшидә ханым. 90 яшьтә булуына да карамастан, «Яңарыш»ны яздыра, рәхәтләнеп укый. Ул әле дә бирешмичә, газиз оныкларына үрнәк булып тора. Социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәтле ул: “Кеше хәленә керә белүләре, игътибарлы булулары, ярдәмләшеп торулары нәтиҗәсендә, без, ветераннар, тормыш авырлыкларын җиңәбез, яшәү көчебез арта”, — ди. Рәшидә апа белән саубуллашып, аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләп, юлыбызны дәвам иттек. Ишектән чыгышлый Раушания ханым: “Рәшидә әби кебек карчыклар янына йөрү үзе бер бәйрәм булса, киләсе йортка керү мәхшәр белән бер”, — дигәч, бераз сагаеп, тынсыз калдым. Ә бит алда безне чынлап та мәхшәр көткән икән…
Эт тормышы
Икенче йортка барышлый Раушания ханым киләсе адрес буенча яшәүче Виктор Девятовның тормышы, көнкүреше белән кыскача гына таныштырып үтте. Бу кешенең авыр тормышта яшәгәнлеге турындагы хәбәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 2011 елда килеп ирешкән икән. Виктор 1965нче елгы, тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кеше була. Әнисе исән чагында урын өстендә ятучы улын караган, тәрбияләгән. Тик үзе бу якты дөньядан китеп баргач, улының бер кешегә дә кирәге калмаган. Селкенми дә урын өстендә ятучы Викторның фатиры тора-бара сукбайларның җыелу урынына әйләнгән. Берничә ел буена җыелган чүп-чардан йортның башка катларына да ис, күселәр менә башлагач, күршеләр ярдәм сорап, әлеге үзәккә мөрәҗәгать иткәннәр. Үзәк хезмәткәрләре әлеге җан өшеткеч хәбәрне алу белән Виктор яши торган йортка баралар. “Фатир ишеге ул вакытта кеше башы сыярлык кына ачыла, чөнки коридор тулысынча чүп белән тулган иде. Владимир янына эләккәнче берничә көн фатирны чүптән арындырдык, башкача кереп булмады”, — ди Раушания ханым. Билгеле булганча, бүгенге көндә Владимир әлеге үзәктә исәптә тора, тик оешма хезмәткәрләрен, аларның ярдәмнәрен кире кага. “Мәхшәрдән коткаручыларның ярдәменә ник ябышып ятмый? Ник кире кага?” — дип соравыма. “Аны төрле оешмалар үз канаты астына алып караган, тик фатирын әнисе үзе үлгәнче үк муниципаль бина итеп хөкүмәткә калдыруын белгәч, тиз арада юкка чыкканнар. Бүгенге көндә без Викторга медицина ярдәме, тәрбия, кайнар ризык булган интернатка урнашырга тәкъдим итәбез. Чөнки хәзер яши торган фатирында тормыш итү өчен бернинди дә шартлар юк. Тик ул тормышыннан риза, биредә аның өчен тулаем ирек булуын белдерә, ә без закон буенча кешенең теләгенә каршы килә алмыйбыз. Виктор бүгенге көндә безнең ярдәмнән баш кагып, шешәдәшләрен якынрак күрә, алар белән рәхәт булуын белдерә. Шунлыктан, ике елга якын тәне су күрми дә инде аның”, — ди Раушания ханым.
Йортка якынлашканда Раушания ханым бер пар бахилла сузды. Сораулы карашыма, “Сорама, ки, кергәч күрерсең, дигәндәй”, — ым какты ул. Фатир беренче катта урнашкан. Тәрәзәне пәрәвез каплаган, борынны әчеле-төчеле ис кытыклый. Ишекне этеп кенә ачып җибәреп, бераз карап торганнан соң эчкә үттек. Монда “Әстәгъфирулла!” гына да аз булыр, биредә чын мәгънәсендә мәхшәр иде. Фатирга берничә адым ясагач, эчке бүлмәдән тавыш ишетелде. Владимир телевизор карап яткан җиреннән, кем булуыбызны сорап баш калкытты. Ул ята торган бүлмәдә ике карават: берсе чүп-чар белән тулы, икенчесендә кап-кара төскә кергән мендәрдә, пәлтә, чүпрәк-чапракка уралган, чәч, сакал-мыек баскан адәм ята. Бүлмә уртасында, тау кебек өелгән чүпләр арасында тар гына сукмак. Бу куркынычлыкны «бозып», өстәлдә антенна чыбыгы ялганган шәп телевизор эшләп утыра иде. Мин күңелне болгата торган истән тын алырга да куркып торган арада, Раушания ханым Викторның янәшәсенә үк килеп хәлләрен сораша башлады.
- Ничек яшисең? Нәрсә белән тукланасың?
- Минем бар да яхшы, күршем икмәк, томат согы алып кайта, шуларны ашыйм.
Әнә, телевизор сөйләп тора…
- Бу чүп оясында ятканчы, интернатта тәрбиядә яшәр идең, көн дә кайнар ризыгың булыр иде.
- Юк, минем инде кайнар ашаудан эчем авырта башлый, болай да әйбәт.
Ә интернатта телевизор карарга да бирмәячәкләр, мин бит төннәр буе кинолар карарга күнеккән.
- Болай күрә-торып череп ята алмыйсың бит.
- Күпмегә кадәр чыдыйм инде…
Күселәр ашап бетергәнче…
Мин күселәр сүзен ишеткәч, куркып калып, як-ягыма каранып алдым. Чынлыкта да, биредә тычкан-күселәр байтак булган икән, Раушания ханым алдан сиздермәгән генә: “Бер килүемдә, мыжлап тора иде алар, йөрерлек түгел иде. Аякка юкка бахила кимәдек бит”, — дип миңа карады. Әлеге әңгәмә шул рәвешле дәвам итте…
Виктор белән Раушания ханым аралашкан арада фатирның башка бүлмәләренә дә күз салдым. Аш бүлмәсе бомба шартлавыннан соң калган кебек: бар җирдә тузан, күп еллар юылмыйча аунап яткан савыт-саба, череп, аска таба төшеп киткән идән. Кунак бүлмәсе буш, бары тик түрдәге тимер карават салкыннар җиткәч, өшүдән куркып керүче сукбайларны көтеп утыра. Әйе, бирегә яшәү урыны булмаган бик күп кешеләр җыела, ди, Раушания ханым. “Кышларын биредә көне-көне белән 8-10 ир-ат җыела. Бераз курыксам да, үземдә көч табып, аларны ничек тә куып чыгарырга тырышам. Куркыныч, әлбәттә, уйларында ни булмас”, — ди ул мине шаккатырып. Үзәк хезмәткәрләренең сабыр гына, җайлап, ничек тә Викторны бу упкыннан тартып алып, күзләрен ачарга омтылуларына исең китәрлек. Әнә бит, Виктор үзе дә беркөнне психолог белән озак кына сөйләшеп утырулары турында сөйли. Тик ул әлеге эт тормышына нык күнеккән шул, аны болай гына “оясыннан” йолкып алу җиңел булмас. Тормышка башка күзлектән карый алса гына кешечә яши алырдыр ул.
Викторның фатирыннан чыккач, иркенләп бер сулыш алдым. Ишек артында күргәннәр күңелдә кызгану, жәлләү һәм шул ук вакытта ризасызлык, ачу хисләре уятты. Әлеге тойгыларга бирелеп, күпме барганмындыр, Раушания ханымның: “Виктор янында булганнан соң күңелдә бик тә авыр, йөрәкне тырный торган тискәре хисләр туа. Яшь хезмәткәрләребезне бирегә китерү бигрәк тә кыен. Шуңа да, еш кына әлеге адрес буенча үзем йөрим. Йөрәккә якын алмыйча, бары эш итеп карарга гына тырышсаң да, күңел үзенекен итә шул”, — дигән сүзләреннән сискәнеп киттем. Шушы бер көн социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләренең бөеклеген аңларга ярдәм итте. Аларның игелекле хезмәтләре, тырышлыклары алдында баш иярлек.
Әйе, җир йөзендә төрле кеше төрле холыклы шул. Ярдәм кулы сузганга сөенеп, илһамланып яшәүчеләр дә, Виктор кебек үз кадерен, тормыш ямен белмәүче рәхмәтсез кешеләр дә бар. Йомшак холыклылар, сынауларга каршы тору көче таба алмаучылар сынауларга тиз бирешә. Ә бит сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында да үз максатларына ирешүчән, спорт өлкәсендә хәтта дөнья чемпионы булырдай холыклылар да бар.
Ничек кенә булмасын, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа.
Ләйсән Әхмәтова
yanarysh.ru
XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе.
XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе.
Дәрес темасы.
Максат. Повесть жанрындагы әсәрне образлар системасы аша анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; дөньяга гуманлы караш тәрбияләү юнәлешендә эшләү.
Материал һәм җиһазлау:
1. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен / Төз. А.Г. Әхмәдуллин, Н.Г.Юзиев.- Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2011.
2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.;
3. интерактив такта.
Планлаштырылган нәтиҗәләр., Метапредмет нәтиҗәләр, Предмет нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхси: гомер буена күңел сафлыгын саклауга этәргеч бирү, кеше хәленә керә белү сыйфатын ныгыту.
Танып-белү:
Коммуникатив:, Регулятив:
Дәрес тибы.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
Укытучы. Дәресне Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен укудан башлыйк: «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». Сез бу фикер белән килешәсезме?
Көтелгән җавап.
II. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру
Көтелгән җаваплар.
Укытучы. Әлеге сорауларга җавап бирсәк, дәреснең максатына ирешербез. (Укучыларга максатның гомуми белем бирү һәм гамәли өлеше җиткерелә, тәрбияви өлеше дәрес ахырында ачыклана.)
III. Яңа материалны үзләштерү.
Алдан әзерләнеп килгән укучылар төркеме, презентация нигезендә, Г.Исхакыйның “Көз” повестенең эчтәлеге белән таныштыра.
Дәреслектәге сорауларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә.
Укытучы. Әсәрдәге образларны санап чыгыгыз. Автор аларның кайсын үзәккә куеп тасвирлый?
Көтелгән җавап.
Укытучы. Нәфисәнең Хәлил белән беренче очрашкач, нинди хисләр кичерүе турында сөйләгез.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Нигә ул ачыктан-ачык Хәлил белән очраша алмый? Нәфисә нинди тирәлектә үсә, аны нинди шартлар формалаштыра?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисә үз бәхете, киләчәк язмышы хәл ителгәндә нинди ныклы адым ясый?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисәгә үз дигәненә ирешергә нәрсә ярдәм итә?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Гөлсем студент егет (Паша) белән очрашкач нинди хисләр кичерә?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисәгә караганда шактый ирекле булган Гөлсем нигә үз фикерен әйтә һәм яклый алмый?
Көтелгән җавап.
Болардан чыгып, шуны әйтергә була: Нәфисә үз бәхете өчен көрәштә кыю атлый, алдындагы киртәләрдән дә курыкмый, рухи көчле. Ә Гөлсем исә әзер бәхет көтә, үзе өчен кемнең дә булса билгеле бер карар кабул итүен тели.
Укытучы . Әйе, рус мохитендә тәрбияләнеп үскән Гөлсем, гәрчә бик тәвәккәл булырга тиеш булса да, аның юлдашы консерватив карашлы мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән Нәфисә кебек үз бәхете, үз мәнфәгате өчен көрәшү көченә ия булмаган шәхес итеп бирелә.
Гөлсем һәм Нәфисә мәхәббәтләре төшкән егетне ничек искә алалар? Шул истәлекләрдән чыгып, Хәлилгә характеристика бирегез.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы көз, яңгыр, Идел, пароход, бакча, төн, утар, юл, пристань кебек образлар да бар. Саналган образларны кеше образларына һәм табигать образларына аерып, интерактив тактада икегә бүлеп урнаштырыйк. Табигать образларының вазифасын ачыклыйк. Дәреслектән көз образы белән бәйле юлларның әсәр башындагысын табып укыгыз әле.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Укылган өзектәге табигать образлары нәрсәгә бәя бирә?
Көтелгән җавап.
Гөлсем яшәгән пространство караңгылыкка чумган, алай гына да түгел ул төпсез-чиксез, аны ерып чыгу да мөмкин түгел, шул рәвешле бу Гөлсемнең авыр тормыш ситуациясен хәл итеп, аннан чыгу юлын таба алмавын аңлата. Икенче төрле әйткәндә, Гөлсем шушы Иделдәге ялгыз пароход сыман авыр язмыш сукмакларын үтә-үтә, төрле каршылыкларга очрый-очрый, алга таба, билгесезлеккә таба барырга мәҗбүр була дип аңлашыла.
Укытучы. Татар әдәбиятында киң таралган Идел образы турында әсәрдән табып укыгыз әле, ул нәрсәгә ишарә итә?
Көтелгән җавап. “Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде”. Идел әлеге әсәрдә кеше гомеренең агышын чагылдыра, ләкин ул аннан аермалы буларак мәңгелеккә ия:
Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы, пристань образлар да бар, дидек. Шул турыдагы өзекне укып аңлатма бирегез.
Көтелгән җавап.
Укытучы . Повестьта мирзалар тормышын сурәтләгән вакытта утар образы күп кулланыла. Утар нинди мәгънәгә ия?
Көтелгән җавап
Укытучы. Әсәр башындагы көз герой күңелендә дә шундый ук халәтнең булуын ачыклап торса, әсәрнең ахырында исә бу көз нинди мәгънәдә килә?
Көтелгән җавап
Укытучы. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Гаяз Исхакый «Көз» повестендагы төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.
IV. Өй эше бирү.
— Өйдә “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага сочинение язарга тиеш буласыз. Сочинение язганда Нәфисә белән Гөлсемгә чагыштырып биргән характеристикага нигезләнә аласыз. Шулай ук әйтемнәрне куллана, тормыштан мисал китерә аласыз. Киләчәктә үз максатыгызга ирешү өчен ниләр эшли алуыгыз да урын алсын.
V. Билге кую (аңлатып).
VI. Йомгаклау.
- Дәрес тәмам. Барыгызга да актив катнашканыгыз өчен рәхмәт! Исән булыгыз!
infourok.ru
Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы — Разное — Выбор редакции — Образование, воспитание и обучение
Г. Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы
Гаяз Исхакый – тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр.
Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган мили традиия һәм гөреф-гадәтләрне, проблемаларны уңышлы чагылдырган «Сөннәтче бабай” һәм «Остазбикә” әсәрләре әдәбиятебезнең гүзәл үрнәкләре булп тора.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гөреф-гатәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган «Сөннәтче бабай” һәм «Остазбикә” әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.
«Сөннәтче бабай” хикәясендәге Корбанколый карт образы аша үзәк планга, алгы сызыкка чыгара. Авылда «Сөннәтче бабай” исемле белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Картның төп шөгеле – балаларны сөннәткә утырту. Шул шөгыле аша ул тормышта үз урынын тота. Г. Исхакый «Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета. Хикәядә милли, фәлсәфи проблематикалар чагылыш таба. Әсәрдә мөһим проблема булып Сөннәтче бабай образы аша ачылган милли характерның асылы тора. Хикәягә Сөннәтче бабай персонаңы үзенең формалашкан характеры белән килеп керә. Анда шул характерның тик бер ягы, бер сыйфаты гына күренеп кала, әмма шуңа нигезләнеп, без мәгълүм бер халык иясен чамалый алабыз. Милли характер,милли менталитет проблемалары тыныч тормыш шартларында барлыкка килә һәм чишелә.
Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның «Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар
сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея — әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу Һәр «кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә.
Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан «Кәләпүшче кыз”, «Теләнче кызы”, «Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея — әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора.
Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы «Ул икеләнә иде”, «Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә.Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла.
Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла.
I бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында гореф – гадәтләр, милли
традицияләрнең бирелеше
Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф – гадәтләребез, традицияләребез инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.
Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер «Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек — әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.
Авылда «Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк.Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр.Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – «Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән «Сәлман Фарси пәкесе”.Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота.Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухияктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана.Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган, матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли.
Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Берара бу югалтудан бик хәсрәтләнеп йөргәч, картның башына өйләнергә кирәк дигән уй килә. Ул аның хәстәренә керешә. Бу юлда карт һәрвакытта уңышсызлыкка ирешә һәм ахыр чиктә бер ялкау затсыз карчыкка тап була.Карчык Сөннәтче бабайның тигез генә бер җайга салынган тормышын тәмам җимереп ташлый.Көннәрдән бер көнне Сөннәтче бабай яңа хатынының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күрә.Моны күргәч, ул шашып кала,телдән язып һушсыз кала.Берничә көннән Сөннәтче бабайны үзе казып куйган каберенә илтеп җирлиләр. Беренче карашка бик гади генә эчтәлек.Әмма чынлыкта исә, әсәрдә тормышның вак – төякләреннән туган шәхес трагедиясе ачыла. Сөннәтче бабайның бар юанычы, бар мактанычы – Сәлман Фарси пәкесе булып, ул аның бу дөньяда тереклек итүенең символына әверелгән.
Гап – гади вакыйгада шәхес фаҗигасе күрә алган һәм аның көчле сурәтләнешен биргән Г. Исхакый «Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета.Әсәрдә татар халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф – гадәтләренә киң урын бирелгән.
Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр Г. Исхакыйның «Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.Әсәрдә татар хатын – кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Башка бик күпләрнеке кебек, Сәгыйдәнең иң зур хыялы – кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә.Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә.
II бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында хатын – кыз язмышының бирелеше
Г.Исхакый әсәрләрен халыкның милли үзаңын уяту һәм шул юл белән аның азатлыгына ирешү максатында яза.Шушындый мәсьәләләр хакында нык уйланып, борчылып һәм шуларны хәл итү идеясе белән язылган булулары сәбәпле, Г. Исхакый әсәрләре үзе яшәгән вакытта ук популярлык казаналар һәм, табигый, алар милләтнең уянуына, милли хисләр үсешенә зур йогынты ясыйлар.
Халык, милләт язмышы турында уйланганда Г. Исхакый еш кына хатын – кыз мәсьәләсенә игътибар итә.Әдип, татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән.
Гаиләне, җәмгыятьне хатын – кыздан башка күз алдына китереп булмый. Хатын–кызның уңай роленнән башка үсеш–үзгәреш, прогресс була алмас иде.Татар мәгърифәтчеләре, җәдитчеләре моның асылын дөрес тоеп алалар.Шуңа күрә алар иҗатында хатын-кызның ир–ат мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүче курчак ролен башкаруына каршы чыгалар.Г. Исхакый хатын-кызның ир-ат белән тигез хокуклы булмавын инкыйразга алып баручы җитди сәбәпләрнең берсе итеп таный.Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес булуын, милләтнең киләчәген – балаларны тәрбияләүче булуын танымаган милләтнең киләчәге өметсез булуын искәртә.
Иҗатының башлангыч чорында язылган һәм татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүен сурәтләгән «Кәләпүшче кыз” повесте Г. Исхакыйның иң беренче танылган иҗади казанышларыннан исәпләнә.
«Кәләпүшче кыз” әсәре шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Ул XX гасыр башы татар тормышындагы күптөрле проблемаларга укучыларның күзен ача. «Кәләпүшче кыз”да башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Аның язмышы мәгърифәтчеләрчә аңлатыла, ягъни балачакта дөрес тәрбия ала алмавы аркасында, героиня алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Г. Исхакый чынбарлыкны кискен, реаль рәвештә тасвирлый, ләкин «мәгърифәтчелек” чоры әсәрләрендә әле ул үгет-нәсихәт бирүдән узмый. Туган проблемаларны мәгърифәт, аң-белем, гаиләдәге дөрес тәрбия ярдәме белән хәл итеп була дип саный.
Әлеге әсәрдә психологик тасвирламаларның тәүге яралгысы күзәтелә.Әдип кешенең психологик үсеш-үзгәреш этапларын оста күрсәтә. Геройларын акыл-хис көрәше, вөҗдан газабы аша үткәрә.
Җәмгыятьтә кешеләрнең әхлаклык ягыннан түбән төшү-төшмәвен дин күзәтеп тора. Г. Исхакый дини моментларны үз әсәре тукымасына кертеп, аның аша укучы акылына тәэсир итәргә тырыша. Дини кануннар кеше тормышына нигез итеп алына. Әдип, беренче чиратта, гади кебек күренгән, ләкин асылында зур мәгънә яткан, әхлаклылыкка өндәгән дини күзәтүләргә битараф булуның нәтиҗәсен күрсәтә. «Авыруын яшергән үлгән” диләр халыкта. Г. Исхакый үз милләтенең «авырулар”ын ачыктан-ачык күрсәтеп, милләттәшләрен шул «авырулар”дан арынырга чакыра. Г. Исхакый гыйбрәтле мисал ярдәмендә халыкның үзаңына тәэсир итеп, анда милләт язмышы өчен борчылу уятырга тели. Милләтнең башка кызларын шундый аяныч хәлләрдән саклау өчен кисәтү рәвешендә язылган «Кәләпүшче кыз” әсәре белән автор һәр мөселманны, бөтен татар дөньясын ямьсезли торган, милләтебезгә зур зыян китерә торган шул яман «авырулар”ны булдырмас өчен кулыннан килгән кадәр тырышырга өнди.Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз” повесте идеясе ягыннан бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
Г. Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәре – «Теләнче кызы” романы. Романда әсәр идеясе башкачарак яссылыкта ачыла. Г. Исхакый фәкыйрьлекнең иң каты, ачы газапларына дучар ителгән татар хатын-кыз образында югары әхлак, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек тойгыларының һичбер вакыт сүнмәвен, пычранмавын гаять тормышчан конкрет сурәтләрдә тасвирлый.
Г. Исхакый бу әсәрендә хатын-кыз иреге проблемасын күтәрә һәм аны гади татар кызының гыйбрәтле язмышында яктырта. Шул ук вакытта ул хатын-кыз язмышын җәмгыятьтәге иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булган милләт язмышы белән бәйли. Романның нигезен әдипнең фәлсәфи, мәгърифәтчелек карашлары тәшкил итә.
«Теләнче кызы” романы өч кисәктән һәм бер кисәге берничә бүлектән тора.Романның беренче кисәгендә Г. Исхакый күп төрле психологик алымнар кулланып төп героиня- Сәгадәтнең бай эчке күңел дөньясын, аң-белемле, инсафлы, ата-анасын зурлый торган кыз икәнлеген тасвирлый. Төп героиняның тышкы һәм эчке матурлыгы гармоник рәвештә җылы буяулар белән бирелә.
Алга таба әсәрнең төп сюжетын Сәгадәткә кагылышлы драматик вакыйгалар һәм кызның рухи дөньясындагы кискен көрәш билгели. Г. Исхакый үзенең игътибарын крестьян кызына, аның эчке дөньясын ачуга, рухи эволюциясен күзәтүгә юнәлтә. Бу образның характеры ачылуда күренә. Героиня яңа сыйфатларга ия була, үсә. Характер процесста, вакыйгалар тезмәсе аша ачыла. Тормыш төбенә төшкән Сәгадәт үз-үзен җиңеп, кешелек сыйфатларын саклап кала ала.
Г. Исхакый милләтнең киләчәген укымышлы хатын-кызда, ә хатын-кызның бәхетен аң-белем алуда саный. «Теләнче кызы” романында бу фикернең эволюциясен күрергә мөмкин. Ул хатын-кыз бәхетен мәгърифәтле булу гына түгел, милли хисләр белән дә бәйләп аңлата.
Бу, әлбәттә, авторның үзенең дә дөньяга карашлары үсү-үзгәрү турында сөйли. Шул рәвешле ул, героинясын тормыш баскычлары буенча һаман югарыга күтәреп, аннан үзенең идеалын – халыкка хезмәт итәрлек татар хатын-кызы образы тудыра.
«Теләнче кызы” романы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын, башка әсәрләрдән аермалы буларак, романтизм һәм реализм чаралары синтезында, оптимистик планда яктыртуы белән үзенчәлекле урын ала.
1915 елда язылган һәм басылып чыккан «Остазбикә” повестенда Г. Исхакый инсафлы, итагатьле, киң күңелле, олы җанлы хатын-кыз образын тудыра. ”Остазбикә” повесте шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылган булуы белән элегрәк язылган әсәрләдән аерылып тора.
Нечкә психологизмга корылган конфликтның чишелеш табып тасвирлануы игътибарны җәлеп итә. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу әсәр «кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача.
Г. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла.
Татар хатын-кызының азатлыгы, бәхете өчен көрәш идеясе язучының тулаем иҗаты өчен хас. Г. Исхакыйның прозасында хатын-кыз образы иң калку булып сурәтләнгәне – «Остазбикә” повесте булса, сәхнә әсәрләре арасында беренчелекне, һичшиксез, «Зөләйха” ала.
«Зөләйха” драмасында Г. Исхакый әлегә кадәр күренмәгән көчләп чукындыруны фаш итү темасын күтәрә. Әсәрдә килешмәс капма-каршы көчләр бәрелеше. Татар халкының гасырлар буена формалашкан яшәү рәвеше, традицияләре, иреге, вөҗданы, җаны, дине – бер якта. Икенче якта – патша Россиясенең колониаль-милли сәясәте, шуны гамәлгә ашыручы рәхимсез ялчылары: руханилар, чиновниклар, полиция.Әсәр нигезендә шушы ике як арасында чишелә алмаслык көчле трагик конфликт ята. Беренче як хаклык, азатлык, вөҗдан иреге өчен көрәшә. Икенче як шуны тыя, басарга, изәргә, таптарга бөтен көчен куя. Бу көч татар халкы өчен иң газиз нәрсәләрне – аның вөҗданын, динен, җанын сатуга буйсындырылган. Зөләйха халык язмышын кичергән милләт анасы рәвешендә бирелә.Аның милли вазыйфасы – милли рух һәм әхлакның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклау.
Г. Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсен чишүдә заманның иң әһәмиятле якларын күздә тотуын билгеләп үтәргә кирәк.
III бүлек. Гаяз Исхакый әсәрләрендә катнаш никах мәсьәләсе.
Гаяз Исхакый – беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип. Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп караган Г. Исхакый бу өлкәдә эзләнә, уйлана.Ул татарның рухи бишеге булган традицион авыл җирлегенә дә, шәһәр тормышына да мөрәҗәгать итә. Шәһәр, билгеле булганча, иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше милли мохиттә генә кала алмый, башка төрле әшәеш күренешләре белән дә очраша, заман цивилизациясенең йогынтысын ныграк сизә. Мондый шартларда кешегә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләрне кайчак авылдагыдан аермалы рәвештә хәл итәргә туры килә. Шәһәр татарлары яшәешен төрле өлкәләрендә рус йогынтасын нык тойдылар. Бу хәл гаилә кору өлкәсендә дә үзен шактый сиздерә. Шунлыктан татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил була. Бу мәсьәлә милләтчел рухлы әдип-галимнәрнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Г. Исхакый да бу мәсьәләгә битараф булып кала алмый. Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы «Ул икеләнә иде” (1914) һәм «Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбыз дәлилли.
Повестьләрда татар егетләрен рус хатыннары куенына этәрүче сәбәпләрнең берсе – татарның тәхет әсирлегендә булуы сәбәпле мәдәният, сәнгать һәм көнкүреш яшәешендә рус һәм башка Европа халыкларыннан артта калганлыгы. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй-тойгыларын һәм фикер көрәшен, аларның шәхси драмаларын милләт фаҗигасы дәрәҗәсенә күтәрә.
«Ул икеләнә иде” повестеның төп герое Хәмит утыз ике яшькә җитеүнә карамастан, һаман әле өйләнмәгән. Аның өчен яшьли өйләнү ул – үзенең хөррияте шәхсияңне бетерү. Өйләнер өчен ул хезмәтенең алгарак китүен, банкта берәр дәрәҗәгә үрләвен,ңалованиесенең ике йөзгә җитүен көтә.
Гакыл белән өйләнер өчен Хәмит үзенә тиң татар кызын таба алмый. Өйләнергә булгач, өйләнергә. Хәмит дусларына мөрәҗәгать итә, үзенә кыз димләүләрен үтенә. Хәмиткә яңа татар кызы, татар әдәбиятын укыган,татар матбугаты артыннан бара торган кыз кирәк. Танышы Сәгыйтнең киңәше буенча Хәмит бер шәһәргә бай кызын сорарга бара.
Ләкин Нәфисә белән танышу, аралашу Хәмитне бу уеннан кайтара. Татар кызы Нәфисә Хәмиттә бернинди мәхәббәт хисе уята алмый. Бу кызда Хәмит үзенең киләчәк иптәшен,юлдашын күрми. Аның белән үзен бик уңайсыз хис итә. Татар кызына өйләнә алмагач, әсәр ахырында Хәмит элекке якын танышы Мария Ивановна белән кабат очрашу һәм гаилә кору уена якынлаша башлый. Әгәр Хәмит катнаш гаилә кору мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, «Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның герое Шәмсетдин иртә тол калган рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Әсәр дөнья күргән чор әле татарның татар рухлы, үзен тулы мәгънәдә милләте белән татар икәнен тоеп яшәгән вакыт. Приказчик Шәмсетдиннең күңел газаплары менә шушы хискә бәйле. Ул татар кешесе, шуңа күрә аның хатыны да, балалары да ислам диненә булырга тиешләр. Шәмсетдин үзенең гаилә тормышын башкача күз алдына китерә дә башлый.
Г. Исхакый кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп Шәмсетдиннең ихтыярсыздан марҗа белән яшвен, чукындырган балалар үстерүен, шул ук вакытта, бу хәлләрне йөрәге кабул итә алмыйча, газап чигеп,балаларын Истанбулда укытып,чын мөселман кешесе итеп тәрбияләү хыялы белән өметләнеп яшәвен тасвирлый.
Гади бер приказчик Шәмсетдиннең яшәеше, уй-фкерләре, күңел кичерешләре аша Г.Исхакый үзен борчыган проблеманы үтемле тел белән тасвирлый. Шәмсетдин ХХ йөз башнда татар тормышында яңача яшәргә, рухи офыгын киңәйтүгә, баетуга омтылган яшьләрнең бер вәкиле. Авылдан шәһәргә мәдрәсәдә укырга килү Шәмси тормышында һәм дөньяга карашларын да тора-бара шактый үзгәрешләр кертә, аның яшәешен, рухи дөньясын катлауландырып җибәрә.Чөнки хәзер геройның күңелендә авылдан
килә торган милли-дини рух шәһәре цивилизациясе тудырган уй-хисләр очраша. Шәхәр гомумән, кичәге авыл егетен ничектер рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Шәмсетдинне үз милләтенең бүгенге яшәеше канәгатьләндерми. Ләкин шул ук вакытта ул үз милләтенә кендеге белән ябышкан бәндә. Татарлык аңа ана сөте, тәрбия белән нык сенгән. Менә шушы ике сыйфат берберсе белән килешә алмау сәбәпле, Шәмсетдиннең күңелендә таркаулык урын ала. Шәмси өчен яңача яшәү көндәлек тормышта марҗа белән яшәү дигән сүз. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна Всильевна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсен бермә-бер катлауландырып җибәрә. Чөнки хәзер ул кәләшенең татар кызы булуын,әммә Аннага охшаган булуын тели башлый.
Анна Васильевна тормышы баряктан да Шәмсетдиннең әти-әнисе, абыйсы белән җиңгәсе яшәгән тормыштан өстен. Ә инде Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте, тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә.
Гадәттә, Г. Исхакый иҗат иткән хатын-кызлар ирләргә караган да активрак, кыюрак. Анна Васильевна да танышуның беренче адымыннан ук инициативаны үз кулына ала. Шул ук вакытта ул, хатын-кызга хас булган. Шәмсинең ирегенә киртә куймый. Хәттә аның татар кызына өйләнү теләгенә дә каршы килми. Ана Васильевна Шәмсетдинне үзенә өйләндерүне максат итеп куймый. Бары тик ул аны ярата һәм аның һәр адымы, кылган эше шушы хискә бәйле. Анна Васильевнаның уңганлыгына, булгнлыгына, кешелек сыйфатларына соклану тора-бара Шәмсетдиндә мәхәббәт хисе уята. Тормышта бер-бер артлы килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдә Анна Василҗевнаның үз-үзен тотышы ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыта нына бара. Ләкин татар гаиләсе корып яшәү теләге дә Шәмситдиннең күңеленнән китми. Ничек кенә ул ул бу тормышын кабул итмәсен, Анна Васильевна тарафыннан бирелгән тормыш никадәр рәхәт һәм ләззәтле булмасын, Шәмси эчке мөхите белән татар булып кала. Ул татарлыгыннан котыла алмый һәм котылырга теләми дә. Шуңа күрә аның тормышы рәхәт белән михнәткә әверелә. Анна да, Шәмси дә бәхет төшенчәсен һәрберсе үзенчә аңлыйлар. Анна өчен баштарак бәхет-яраткан кешең белән бергә вакыт үткәрү булса, тора бара, ихтыярсыздан уртак балалар үстереп яши башлагач, чын гаилә тормышы белән никахлашып яшәүгә кайтып кала. Шушы бәхеткә ирешә алмау сәбәпле, аның күңеле китек. Күңеленә Шәмсине югалту куркынычы кереп оялый. Анна шул сәбәпле чиркәүгә йөри башлый, балаларын чукындыра. Шәмсинең бар гомере эштә үтү сәбәпле, балаларны тәрбияләү Аннага кала. Үзе марҗа булгач балаларын да рус мохитендә тәрбияли.
Хатынының балаларны чиркәүгә алып барып чукындырганнын белгәч, Шәмси, кызып китеп, аның белән араны өзә. Ниһаять, татар кызына өйләнергә ниятләп авылына кайтып китә. Ләкин янәдән марҗасы янына кайта. Әлбәттә, бу процесс Анна «ярдәменнән” башка узмый.
Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый.
«Ул икеләнә иде” повестендә язучы Хәмитнең уй-ниятләрен, эчке кичерешләрен бәйнә-бәйнә сүрәтләп, үзенчәлекле образ иҗат итә. Психологизмга корылган бу әсәрдә, нигездә, җиткән егетнең күҗел дөньясын, кршылыклы хис-кичерешләрен җентекле тасвирлау бара. Геройның күңел дөньясында барган көрәшләр, каршылыклар сюжет киеренкелегенә сизерерлек йогынты ясый. Әсәрдә уй-хисләр, кичерешләр агымы даими бәрелешләр арылы бара. Г. Исхакый рухи хәятне табигый байлыгында күрсәтергә омтыла. Хәмит аңында дөрес фикер, карар шул әзер хәлендә генә килеп чыкмый, бәлки үтә кискен көрәш нәтиҗәсе буларак туа. Бик тиз арада Хәмит күңеленә капма-каршы дәлилләр килеп китә. Аларның берсе-бер якны, ягъни татар кызына өйләнү, икенчесе башка тарафны – Мария Ивановна белән калуны куәтли. Берсе икенчесен кысрыклый, төртеп чыгара, өстенлек ала. Герой шуларны гүя янәшә куеп, үлчәп карый, иң урынлы дигәнен кабул итәргә тырыша. Аның бу хәтле әсәрнең исеменнән үк күренеп тора. Ул икеләнәиде… Әдип фикер белән фикер, хис белән хис, акыл белән тойгы арасында психологик бәрелешләрне яктырта.
Әсәрнең буеннан буена төп герой Хәмитнең уйлануын,икәләнүен күрәбез. Өйләнү мәсьәләсенә караган очсыз-кырыйсыз уйлар, каршылыклы фикерләр Хәмитнең бәгырен бораулый, тынычлыгын ала. Ул татар кызына өйләнү хыялыннан арынырга теләми, шул ук вакыта Мария Ивановна кебек татар кызын таба алмый. Ул үзенә бу рус кызыннан да яхшырак кәләш булмаячагына ышана. Шул фикерне үз күңелендә урнаштыра, шул ниятне үстерә.
Г. Исхакыйның икенче әсәре «Ул әле өйләнмәгән иде” повестена килсәк, шулай ук психологизм белән очрашабыз. Автор әсәрнең төп герое Шәмсинең эшлексезлеген, икеләнүчән табигатен, фәлсәфәсен психологик анализ чаралары аша хөкем итә кебек. «Ул икеләнә иде” әсәрендәге Хәмиттән аермалы буларак Шәмсинең күңелендә барган каршылыклар ул кадәр кискен дип әйтеп булмый. Әгәр Хәмит рус кызына өйләнү мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, Шәмси рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васильевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселман итәргә, мйселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсенең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.
Ике әсәр дә милли реализм методы белән иҗат ителгән. Реализм кешеләрне тирәлек, мохит белән бәйләнештә күрсәтә, иҗтимагый шартларның кеше язмышына, әхлагына, рухи дөньясына йогынты ясавын чагылдыра. Тирәлекнең эш-гамәлләргә тәэсирен, яшәештәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен детерминизм термины белән атап йөртәләр. Реализм өчен аеруча социаль-психологик детерминизм характерлы, ягъни биредә типның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, яшәеш шартлары тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнә. Монда психологик нигезләүгә шактый зур урын бирелә.Төрле омтылышлар, эчке дәлил белән аклана, персонажларның холкы, карашлары, кичерешләре белән аңлатыла, капма-каршы хисләр көрәшендә теге якибу якның җиңүе, өстенлек алуы нәтиҗәсе итеп бирелә. Рухи дөньяда туган карар кайчак тормыш логикасына да геройның үзенең характер, омтылышына да каршы килә, хәтта үзе өчен үкенечле дә була, ләкин укучы аны барыбер кабул итә, күңелендә ризасызлык калса да, бәхәкә керми.
Психологик аргумент укучы аңына көчле тәэсир итә, аның ярдәмендә әдип безне үз ихтыярына буйсындыра, төрле борылышларга алып кереп китә. Бу ноктада, ягъни күңелдәге процесслар белән нигезләү өлкәсендә реализм белән романтизм позицияләре якынаеп та ала. Әмма романтизмда башлыча эчке халәткә өстенлек бирелә, реализмда тышкы факторлар белән эчке дәлил берлектә яши, ике мөмкинлек бергә кушыла.Шушы хәл әсәрнең мавыктыру, инандыру куәтен, укучының ышанычын арттыра. Чөнки ул тормыш дөреслегенә, реализм юнәлешенә хезмәт итә.
Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә.
Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була.
Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр.
Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.
pedsovet.su
11нче сыйныфта «Кеше китә, истәлеккә ни кала?» темасына инша язу дәресе планы
Тема : Контроль сочинение “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.
Максат : 1)укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтне үстерү;
2) бирелгән тема буенча фикер йөртү сочинениесе язу күнекмәсен үстерү ;
3) кеше гомеренең матурлыгы, алтын икән
Дәрес тибы – бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау : Төрле язучыларның эпиграфлары, мәкальләр.
Метод һәм алымнар
Дәреснең планы
I. Оештыру өлеше
Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру
II. Актуальләштерү
өй эшен тикшерү;
- ә) дәрескә кереш.
III . Яңа теманы аңлату
а) дәфтәргә число, теманы яздырту;
- ә) кеше гомере турында әңгәмә алып бару.
V. Өй эше
Иншаны язып бетерергә.
VI.Йомгаклау.
Дәреснең барышы.
I. – Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.
II . –Укучылар, өй эшенә нәрсә бирелгән иде әле?
( тел галимнәрен кабатлау).
-
Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез анда язылган галимнең кайсы өлкәдә, тел өлкәсендә эшләгән хезмәтләре турында язырга тиеш буласыз. 10 мин. вакыт бирелә.
II. — Бүгенге дәресебезне башлыйбыз . Бу дәрес –бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе булачак, укучылар. Бүген “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән темага контроль сочинение язабыз.
Дәфтәргә число яздыру. Контроль сочинение. “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.
III. – Укучылар, “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” бу җөмләдә нинди мәгънә ята?
(һәрбер кеше бу кыска дөньяда үзеннән соң хәтирәләр калдырырга тиеш)
(яхшы, файдалы)
-
Дөрес, укучылар. Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел… Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт- шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле.
-
Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.
-
Укучылар, бүгенге дәрестә менә шушы “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән җөмләнең мәгънәсен ачырга тырышып, тормыш турындагы уйлануларыгызны язасыз.( укыту, дәфтәргә яздырту)
— Үзегезнең сочинениегызда, эпиграфлар кулланып язарга да мөмкин.
Мин сезгә менә берничә язучының эпиграфын алып килдем. Бәлки үзегезнең дә бардыр.
-
Телдән-телгә йөргән хатирәләр,
Халык күңелендә саклана.
Милләтеңә ихлас хезмәт итү-
Гасырларны үтеп хаклана. (Э.Шәрифуллина)
-
Үткән гомер –аккан су. Татар халык мәкале.
-
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт.
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсендә алганда,
Олы данга ирешеп тә,, Кече булып калганда., Олы җан булып калганга,, Олы җанлы булганга. Ренат Харис.
-
Йөз кабат сөртенәм, абынам,
Йөз кабат таянам кешегә., Йөз кабат кимсәнем, алданам,, Йөз кабат ышанам кешегә., Йөз кабат читсенәм, шикләнәм,
Йөз кабат кизәнәм кешегә.
Йөз кабат сөенәм, хушланам,, Йөз кабат сокланам кешегә! Г.Афзал
-
«Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү – теләгем…” Ф.Кәрим.
VI. – Укучылар, өйгә эш итеп иншаны язып бетерергә.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
infourok.ru
План-конспект урока (10 класс) по теме: “Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә анализ.
Ачык дәрес.
11 нче класс.
Тема: “Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә
анализ.
Максат: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен анализлау.
Төп геройларның характер сыйфатларын ачыклау.
Һәр кешенең бәхетле тормышка хокуклы икәнлегенә төшендерү.
Җиһазлау: Язучының портреты, китаплары.
Дәрес барышы.
I Дәресне оештыру моменты.
II. Актуальләштерү.
1. Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.
III Яңа күнекмәләр формалаштыру.
1.Әсәр ничек башлана? Вакыйга кайсы авылда бара? Шулай итеп язучы безне нәрсәгә әзерли? Әйе, язучы безне ниндидер вакыйгага әзерли. Әсәр ни өчен “Сүнгән йолдызлар” дип атала? Нәрсә ул йолдыз? Йолдызлар дип язучы кемнәрне атый?
- Әсәрдә кемнәр инде йолдызлар?
- Беренче йолдызны карап үтик. Сәрвәр кем ул?
- Әйе, Сәрвәр – ятимә, чибәр, авторитетлы, уракта аңа җитүче кеше юк, эшчән, тәртипле, гомумән, бу – идеаллаштырылган образ.
Аның сөйгәне кем? Дөрес, Исмәгыйль. Ул кем?
- Дөрес, кешелекле, матур егет, шул ук вакытта ул – ихтыярсыз, юаш егет, мескен булып та күренә. Өченче йолдызыбыз кем инде?
— Надир — әсәрдә иң тулы итеп бирелгән, төрле яклап ачылган образ. Игътибар итсәк, драматургның иң яратып иҗат иткән образы да – Надир. К. Тинчуринның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә хәтерләсәгез мин сезгә бу образны иң беренче сәхнәгә куючы да К. Тинчурин үзе икәнен әйтеп үттем. Надир табигать тарафыннан кимсетелгән, ямьсез кыяфәтле.Ул гаҗәеп горур табигатьле. Үзен кызганучыларны дошман күрә. Нәрсә аңа яшәү көче бирә?
- Әйе, мәхәббәте яшәү мәгънәсенә әверелә.Сәрвәне үзенә кияүгә чыгар дип уйлыймы ул? Әйе, ул аны белә. Моның өчен ул берничә тапкыр язмышын, хәтта алланы да каргый. Надир Исмәгыйльгә ачу саклыймы?
— Гомумән, алар бер-берсенең хисләрен хөрмәт итәләр. Надирның яшәве һәм үлеме мәхәббәт көченең зурлыгын раслау булып тора. Акылдан язган Сәрвәр белән үзенә рәхәтлек таба. Бу – Надирның үзен-үзе юатуы, хыялында туган бәхете. Авыл яшьләре Надирны үз араларына кертәләрме? Ни өчен?
- Әйе, Надир бу җәмгыять өчен чит кеше. Татар җәмгыятендә белемнең дәрәҗәсе юк. Әсәрдә “без надан” дигән фикер унлап тапкыр кабатлана. Алар өчен бу гадәти күренеш. Алар моның белән риза.
- Татар әдәбиятында язучылар еш кына мәхәббәт өчпочмагына мөрәҗәгать итәләр. Монда да шулай. Кемнәр арасында инде ул?
- Хәзер тактадагы сүзләрне укып фикер йөртегез. Бу өчпочмакны башка төрле ничек әйтә алабыз? Алар бер-берсеннән башка яши алалармы?
— Геройларның үлеменә нәрсә гаепле дип әйтә алабыз? Төшне искә төшерик әле ул нинди кыяфәттә килеп керә. Бу сугыш кемгә кирәк? Анда кемнәр генә бара? Димәк, ул чорда кешеләрнең надан булуы кемгә кирәк булган инде? Ә сугышка кем бармый? Ни өчен? Кайсы сугыш турында сүз бара? Сираҗи карт бу сугышка нинди бәяләмә бирә?
- Әсәр нинди жанрда язылган инде? Темасы нинди? Идеясе? Надир үлеме алдыннан “Мин үземә-үзем хуҗа!” диюен сез ничек аңлыйсыз? Сәнгатьчә эшләнеше нинди? Драманың әһәмияте нәрсәдә?
IV Дәресне йомгаклау.
1.Белемнәрне бәяләү.
2. Өй эше бирү. Сочинение язарга.
Ничек бәхетле булырга?
Минем Надирга мөнәсәбәтем.
nsportal.ru
Эчтәлек
Кереш…………………………………………………………………………………. ………1
Төп өлеш………………………………………………………………………………………4
Йомгаклау……………………………………………………………………… …………..8
Кулланылган әдәбият…………………………………………………….. …………..11
Кереш өлеш
Психологизм — кешенең эчке дөньясын, аң-фикерен, күңел һаләтен, шэхси-рухи үзенчәлекләрен, аның алышынуын әдәби сурәтләү ул. Психологизм күп алымнар ярдәмендә барлыкка килә: психологик анализ, үзанализ, эчке монолог, аң агышы, җан хәрәкәте һәм дәшми калу.
Психологизм- әсәрнең тематика, проблематика һәм пафос үзенчәлекләрен, авторның шәхес концепциясен, язучының теге яки бу психологик һаләт хакындагы күзаллауларын һәм башканы чагылдыручы эстетик бөтенлек. Кешенең эчке дөньясын барлык каршылыкларында, капма-каршы башлангычлар нәтиҗәсендә туучы үзгәрешләрдә аңларга омтылу Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һәм Ш.Камалларны берләштерә. Шуңа күрә бу язучылар тудырган геройларның психологиясе сыгылмалылыгы, күпкырлы тирәнлеге, үзгәрештә бирелүе, катлаулылыгы белән аерылып тора. Шул ук вакытта психологик анализ ысулы һәр язучы тарафыннан үзенчәлекле кулланыла.
һәр язучының психологик анализ ысулы аның идея-эстетик һәм әхлакый-фәлсәфи позициясе, әдәби әсәрнең сурәтләү объекты буларак, кешегә якын килү үзенчәлеге, рухи дөньясы белән билгеләнә.
Кешенең эчке дөньясы әдәби төр һәм жанрларда үзенчәлекле яктыртыла. Бу яктан эпосның мөмкинлекләре аеруча зур.
Психологик анализ чаралары, формалары һәм алымнары системасы һәр язучыда үзенчәлекле була. Мәсәлән, Г.Исхакый әсәрләрендә иҗтимагый һәм әхлакый фаҗигаләр күп булса да, язучы геройларның рухи үсешен сурәтләүне игътибар үзәгенә куя. Геройларның эчке кичерешләрен автор тышкы хәрәкәтләр аша бирә. Авырлыклар аша үтеп, геройлар рухи үсеш мөмкинлеге ала. Г.Исхакый «җан диалектикасы» принципларын һәм алымнарын киң куллана: уйлар, омтылышлар формалаша барышын, аларның үзара бәйләнешләрен, кеше аңының даими үзгәрештә булуын ача.
Рухи дөньяны сурәтләгәндә, язучы өчен эмоцияләр һәм кәеф тә, уй агышы, хыял тудырган образлар да әһәмиятле.
Үзәк персонажларның эчке хәрәкәтен күзәткәндә, Г.Исхакый кыек сөйләмгә мөрәҗәгать итә, шуның ярдәмендә геройлар аңын турыдан-туры сурәтли. Вакыт-вакыт репликаларга һәм эчке монологларга күчеп китүче мондый сөйләм авторны геройларына якынайта.
Г.Исхакый психологик стиленең төп сыйфатлары — кешенең эчке дөньясындагы эмоциональ сферага өстенлек бирү, аның яшерен катламнарына үтеп керү, укучы игътибарын рухи киеренкелекләр, психологик яктан гына түгел, физиологик аспектта да ачылуы эчке дулкынланулар белән җәлеп итә алу. Язучыны хисләрнең физик белдерелеше кызыксындыра, ул күзгә ташланмаган эчке хәрәкәтнең җитди тормыш нәтиҗәләренә китерүен, рухи-әхлакый эзләнүләр формасына әверелүен, шәхеснең эчке дөньясын үзгәртүен күрсәтергә омтыла.
Әлеге хезмәтебездә персонажларның эчке дөньясын, ягъни хисләрен, фикерләрен, кичерешләрен, теләк омтылышларын һәм башка матур әдәбиятның үзенчәлекле чаралары-алымнары ярдәмендә мөмкин кадәр тулы, җентекле һәм тирән сурәтләүне өйрәнүне максат итеп, Г.Исхакыйның «Көз» повестена туктарга ниятлибез.
Tөп өлеш
XX гасыр татар классик әдәбиятының күренекле вәкиле Г.Исхакыйның иҗатына күз салыйк, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрне күтәрү өчен повесть жанрын кулайрак тапкан дип уйларга нигез бар. Заман җилләренә йөз белән торып, шул чорның сулышын иң башлап тойган, тормыштагы яңалыкларны иң элек күреп алган жанрларның берсе ул — повесть. Шушы үзенчәлекләре белән повесть жанры Г.Исхакыйны эммиграңия вакытында да җәлеп итә.
Психологик тирәнлеге белән аерылып торган «Көз» повестен Г.Исхакый 1923 нче елда Берлинда яза. Әсәрендә милли таркаулыкның да һәлакәткә илтүен расларга омтыла. Гомумән, элек татар дәүләтләрендә зур сәяси көчкә ия булган сыйнфый катлам — татар мирзалары (урыстагы дворяннар катламына туры килә) 1552 нче елда, Казан дәүләте мөдһиш Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынганнан соң, абруйларын югалталар. Мәскәү кенәзенә баш игәннәре урыс мәркәзенә күчеп китә һәм анда динен, телен, исемен алыштыра. Ә баш ияргә теләмәгәннәрен исә Мәскәү хәкүмәте йә физик яктан юк итә, яки аларның мал мөлкәтләрен тартып алып, морзаларны фәкыйрь калдыра. Милли-патриотик рухларын саклап калган андый морзаларны соңрак, мәсхәрәләп, «чабаталы морзалар» дип йөртәләр.
Халыкның зыялы катламын тәшкил иткән морзаларны патша хөкүмәте бөтенләй юк итәргә омтыла. Дәүләт белән идарә итү һәм халыкны җитәкләү тәҗрибәле булган морзалардан урыс хөкүмәте уттан курыккандай курка, аларның кайчандыр куәтле булган татар дәүләтен кабат тергезүләреннән шикләнә. Шул сәбәпле, Мәскәү сәясәтчеләре, гади халык белән морзалар арасын гел бутап, аны кискенләштереп, үзара дошманлык хисләрен үстереп торалар. Нәтиҗәдә, гади халык белән аларның милли юлбашчылары булырга тиешле морзалар катламы арасында зур упкын хасил була.
Милләтне әйдәп барырга, алган белемнәре белән татар дөньясына борылыш ясарга тиешле морзаларның бер вәкиле «Көз» повестендә сурәтләнә. Бу әсәрдә Г.Исхакый ике таатр гаиләсен үзәккә ала һәм аларның язмышы аша әлеге проблеманың төшенә үтеп керергә омтыла. Татарның интеллектуаль потенциаллыгын тәшкил итүче катлауларның берсе булган мирзаларның үз милләтеннән читләшү проблемасын Г.Исхакый сәнгать чаралары аша «Көз» повестенда тасвирлый.
Пароходта ике хатын очраша. Берсе бик матур, үз тормышыннан бик канәгать, икенчесенең йөзе үк тормышының газаптан торганын күрсәтә. «Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды» яки «Яңа хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип ике колагын тыңларга хәзерләде». Бәхетле Нәфисә белән бәхетсез Гөлсемнең тормыш юллары әсәрнең буенан- буена табигать күренешләре белән бергә янәшә куеп сурәтләнә. Нәфисә тормышы кояш белән чыгыштырыла, Гөлсемнеке исә бәхетсезлек билгесе булган көз образы ярдәмендә тасвирлана. Көз символик образы, бер яктан, Гөлсем тормышындагы сагышны, шыксызлыкны гәүдәләндерсә, икенче яктан, тормышының көзе җиткәнен аңлата. «Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм — җитәм, дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча…». Инде килеп Нәфисә тормышына күз салсак, «Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар берсенә — берсе җитә алмаенча, өйгә таба, җылы вә ягмурсыз, җилсез, кояшлы өйгә таба ашыга башладылар.»
Героиняларның бүгенге язмышын автор алар тәрбияләнгән социаль катлау, гореф — гадатләр тәэсиренә бәйләп аңлата. Урта хәлле сәүдәгәр кызы Нәфисә милли традицияләрне үзләштереп үсә, дингә еш таяна, русча да өйрәнә. Үз бәхете өчен көрәшерлек көчле рухлы, милли җанлы кыз булып
җитешә.
Мирза кызы Гөлсем исә бик иртә әнисез кала, әтисенең сеңлесе тәрбиясендә, рус мохитендә үсә «Тирә — юнебездә — һәммәсе урыс иде, өйдә дә урысча сөйләшәләр иде. Килгәннәре урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземне әллә нинди икенче төрле урыс икәнемне хис итә идем», ди ул. Гәрчә Петербургта мирза кызы татар студенты белән танышса да, кызның ярым урыслашкан туган — тумачасы яшьләрнең бәхетенә каршы төшә, аны мирзалар нәселеннән булган хәрби кешегә кияүгә бирү турында хыяллана. Чөнки тутасы урысмы ул — татармы — бары тик хәрби кешеләр алдында гына баш ия. Шуңа күрә Гөлсем белән Пашаның мәхәббәтен җимерү өчен барысын да эшли. Ә кыз исә үз бәхете өчен көрәшергә көч тапмый. Ахырда бер эчкече офицерга кияүгә чыга һәм бәхетсез язмышка дучар була.
Повестьта автор мирзалар катлавының аянычлы хәлен чагылдыру белән бергә, аларның тоткан юлы, гореф — гадәтләре, хатын — кыз бәхетенә каршы булуын да күрсәтә.
Кыюлыгы һәм үткенлеге аркасында әлеге әсәр герое Нәфисә язмышын үз кулына ала һәм тирәлекнең көчле тарту көчен җинеп, сөйгәненә кияүгә чыгу бәхетенә ирешә. Ире белән алар тату гайлә коралар һәм милләт файдасына игелекле гамәлләр кылу белән шөгыльләнәләр. Нәфисә үзенең ирен ихтирам итеп, яратып кына калмый, бәлки ул аның белән чиксез горурлана да: «Минем ирем Мәскәүдә үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр тәсдыйк итмәде шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында да татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтенең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдә мәгънә чыкмас, дип йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен әзерләнергә дип чыгып китте. Йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитетының башы. Анан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнми», — дип сөйли
Нәфисә үзенең бәхетле тормышы хакында морза кызы Гөлсемгә. Урыс мәктәбендә укып белем алган, урыс мохитендә тәрбияләнгән Гөлсем генә бәхеткә ирешә алмый. Сөйгән егете Паша атлы студентны, морзалар катламыннан түгел дип, Гөлсемнең туганнары кабул итми. Ә әтисе Гали морза исә аны 40 мең вексельга кул кую бәрабәренә тол полковникка «сатарга» омтыла. Ахыр чиктә бу хәлгә түзә алмыйча ул өен ташлап китә һәм үзе әйткәнчә » бер тәмугтан икенче тәмугка керә» — исерек кешегә кияүгә чыга. Әнә шулай Гөлсем үзен тәрбияләгән сыйныфның корбанына әйләнә һәм бу катлаулы тормыш ситуациясеннән чыгу юлын таба алмыйча, авыр күңел газапларына әсирлегенә эләгә.
Татар мирзалары проблемасын Г.Исхакый 1914 нче елда ук күтәреп чыга, бу катламның милли хәрәкәттән бөтенләй аерылган булуын ачып бирә һәм аларны рус мәктәпләрендә алган белемнәре белән татар дөньясына борылыш ясарга чакыра. Әгәр шулай итмәсәләр, халык аларны узып, ташлап китәчәк, аларның хәле мөшкел булачак дип кисәтә. 1914 нче елны «Ил» газетасында чыккан «Мирзаларымыз» дигән мәкаләсендә Г.Исхакый болай ди: » Ләкин мирзалар — укыганнарымыз арасында шул эшләргә ярарлык, шул авыр вазифаларга кушылырлык кешеләр бармы? Аларда шул зур хезмәтләрнең йөген күтәрерлек мәънәви көчләр, куәтләр бармы?
Бу сөаль генә түгел, бу — имтихан! Шул имтиханны тоту-тотмау аларны киләчәктә татар тормышындагы рольләрен билгеләячәк, аларның урыннары түрдәме, ишек төбендәме, ишек алдындамы икәнне тәгаен итәчәк.
Күпер ачык, юл иркен, боерсыннар!» Шушы проблемага «Көз» повестенда яңадан кире кайтып, үз телең, культураң, халкыңнан аерылганлык нинди драматик финалларга этәргәнлеген гыйбрәтле итеп күз алдына бастыра. Монда үз бәхете өчен көрәшә белгән, дөрес юлдан барган Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, мирза кызы Гөлсем исә, үзен чорнап алган тирәлек җимеше буларак, упкын читендә кала. Әсәрдә күпме драматизм! Биредә Г.Исхакыйның сюжет кору осталыгы, тел- сурәтләү чаралары тәмам камилләшкән, психологизм тәмам җиренә
җиткерелгән! Бу гүзәл повестьне татар эммиграция әдәбиятының классик үрнәге дип әйтергә тулы нигез бар.
Йомгаклау
Дөрес әйткәннәр, алга барырга теләгән халык үткәнне өйрәнә, үзен борчыган сорауларга тарих сәхифәләреннән җаваплар эзли, булып узган вакыйга-хәлләрдән үзенә гыйбрәт ала. Шөкер, без дә әкренләп тарихыбызга борыла башладык, анда үзебез өчен сабак булырдай нәрсәләрне күреп хәйран калдык. Баксаң, халкыбызның каһарман уллары теләсә нинди шартларда көрәштән туктап калмаганнар икән: хәрәкәт иткәннәр, тарих, заман һәм киләчәк хакында уйлаганнар, фараз да кылганнар… Әнә шундый фидакарь затларның берсе — Гаяз Исхакый. Без инде аның олуг әдип, атаклы публицист, мәшһүр идеолог һәм җәмәгать эшлеклесе икәнлеген беләбез, һич шикләнүсез әйтергә кирәк, Г.Исхакый — ул татар тормышының феномены, ягъни гадәттән тыш сирәк очрый торган күренеше. Аны белү ул — мәдәниятебезне, тарихыбызның белүнең, милли узаңны үстерүнең мөһим чараларыннан, факторларыннан берсе. Шуңа күрә безгә бу фидакарь затның һәр язганын, һәр эш-гамәлен өйрәнү һәм белү, алардан сабак алу — тарихи зарурият һәм рухи ихтыяҗ.
Югарыда әйтеп киткәнебезчә, Г. Исхакый «Көз» повестен 1923 нче елда Берлинда яза һәм 1938 нче елда шунда УК бастыра. Бу елларда, ягъни 1920-1923 нче ул җиде әсәр язган. Дүрт әсәре басылып чыккан, калганнары кулъязма хәлендә. «Көз» басылганнарның берсе. Әсәрдә тел-сурәтләү чараларының байлыгына, аларның урынлы кулланылуына, диалекталь сүзләрнең иркен кертелүенә мисаллар күп. Бу югары сәнгатьле төгәл эшләнелгән проза үрнәге. Мохит һәм дини тәрбиянең мөһимлеге үзәк урынны алып тора. Милли таркаулыкның һәлакәткә илтүен расларга омтылу, әсәрдә иң югары дәрәҗәдә бирелгән. Әйтергә кирәк, әдәбиятыбызда бу темага беренче булып Фатих Кәрими күз ташлый. Ул 1901 нче елда «Морза кызы Фатыйма» дигән повестен иҗат итә. Бу повесть башка татар әдипләренә яңа әсәрләр иҗат итү өчен көчле стимул була.
Тагын шуны искәртәсе килә: кеше ата-анасын сайлап ала алмаган кебек, милләтен дә, динен дә үз ихтыяры белән генә билгели алмый, болар тумыштан килә торган нәрсәләр. Шулай да мохит әкрен-әкрен тәэсир итеп, ахыр чиктә кешенең дөньяга карашына, яшәү рәвешенә зур йогынты ясый. Мөселман хатын-кызларына хас кысынкылыкта үскән Нәфисәнең бәхетле, ә чагыштырмача иркен рус мохитенә якын булган Гөлсемнең бәхетсез булуы моңа ачык мисал.
Г.Исхакый үзеннән соңгы буыннарга кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби мирас калдырган. «Гаяз әфәнде дәньяга чыгу белән, татар әдәбиятының агышы икенчегә борылды. Ул татар әдәбиятына яңа төс, яңа тәм, яңа мәнзарә бирде», — дип яза Ш.Әхмәдиев «Татар әдәбиятына даир (1913) исемле мәкаләсендә. Теләсә кемгә аңлаешлы гади халык телендә язуы да язучының бер сере. Шәкертләр, муллалар, остазбикәләр, бай угыллары, сөннәтче бабайлары, мирза һәм чын татар кызлары көнкүреше эченә кереп, дөрес сурәтләүдә Г.Исхакый, суда йөзгән балык кебек, үзен иркен сизә.
Гаяз Исхакыйның гасыр башында бөтен татар дөньясын шаулаткан мәшһүр исеме һәм күпкырлы әдәби байлыгы тоталитар режим тарафыннан җитмеш елга якын халыктан яшереп яткырылды. Аңа карата булган нахак бәяләмәләр бар тик 80 нче еллар ахырында гына алып ташланды һәм әдәби мирасы туган халкына әйләнеп кайтты.
Хезмәтебезне Г. Исхакыйның авылдашы шагыйрә Флера Тарханованың «Әйләнде дә кайтты иленә» исемле шигыреннән өзек белән тәмамлыйсыбыз килә.
Каләм пәхлеваны, бер җилкенеп,
Янә иңде халык теленә,
Юлын кискәннәргә тел тешләтеп, Әйләнде дә кайтты иленә. Ничә елла
күз карасы иттек Олуг затның кайтыр юлларын — Халык бит ул шундый сизгер дары: Йөрәгендә саклап тора бары Милләт җанлы яугир улларын.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Сәхәпов Ә. Исхакый иҗаты. — Казан: Татар Мирас китап нәшрияте. 1997
- Мәктәп китапханәсе. Г.Исхакый. Сайланма әсәрләр. V том. — Казан: Тарих
2002
- Г.Исхакый. Зиндан. — Казан: Татарстан китап нәшрияте. 1991.
- Хәмидуллина Р. Гаяз Исхакый — хәлфә. Казан: «Казан утлары» Журналы.
- Ф.Ә.Ганиева. Әдәбият теориясе. — Казан: Татарстан китап нәшрияте. 1979.
- Хәсәнов М. Татар ренессансының бөек каһарманы. — Казан: «Мәгариф» журналы. 4 сан. 1998
- Сәхәпов Ә. Милли яшәешкә мәдхия. — Казан: «Мирас» журналы. 5 сан. 1998
- Мусин Ф. Гаяз Исхакый. — Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1998
- Г.Исхакый. Мөһаҗирләр. — Казан: «Казан утлары» журналы.
- Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. IV том. Татар совет әдәбияты (1917- 1941).-Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.-Б. 85.
- Д.Ф. Заһидуллина. — Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. — Казан, «МәгариА» нәшрияты, 2004.
- Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2006
Көн темасы
Кеше үз язмышына үзе хуҗа
Язмыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры — кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну — димәк читтән күп факторларга бәйле булып, тормыш агымына иярү. Язмышың белән үзең идарә итү — димәк үз эшеңне, үз юлыңны табып, үз теләгеңә ирешү дигән сүз.
Зирекле кешесе Айрат Габетдинов белән без очраклы рәвештә таныштык: танышларым Яңа Чишмәдәге «Пчелка» кибетеннән юкә балы (салкын тиюдән) сатып алырга киңәш иттеләр. Безне елмаеп торган ир-ат каршы алды. «Бу вакытта кибеткә керүчеләр сирәк, ул нигездә профессионаллар һәм һәвәскәр умартачылар өчен махсуслашкан. Кышка алар, кагыйдә буларак, кирәкле әйберләрне туплап бетерделәр. Шунлыктан кибет кышкы чорда даими эшләми», — диде ул.
Гәпләшеп алгач, Айратның сәүдә белән әле күптән түгел генә шөнгыльләнә башлавы ачыкланды. Ике еллап элгәрерәк ул үзен сатучы ролендә күз алдына да китерә алмаган, ул профессиональ слесарь, озак еллар «Ямашнефть»тә эшләгән, эшеннән, хезмәт хакыннан (биш кешедән торган гаиләгә ул беркайчан да артык була алмый: хатыны, өч баласы, йорт-җире, мал-туары — бар да финанс чыгымнары сорый) канәгать булган. Бар да әйбәт кенә барган. Сәламәтлеге бераз борчып торса да, Айрат аңа игътибар итмәгән, авыртыр да узар әле, дип уйлаган. Ә авыру көчәя генә барган, бу вакытта исә аңа әле 40 яшь кенә була. Озакка сузылган дәваланулар, тернәкләнү чорында Айратның янәшәсендә гаиләсе, туганнары, дуслары булган. Һәркем булдыра алганча аңа физик һәм рухи ярдәм күрсәткән. Айрат үзе дә холкы белән оптимист кеше. Телевизор карап диванда ятуны үзенә гадәт итеп алмый. Дустының, профессиональ умартачы Сергей киңәше белән «умарта корты терапиясен» кабул итә башлый, бу бик үк рәхәт процедура түгел, шулай да аңа сихәте тигән. Олы улы Камил белән алар Сергейның умарталыгында еш булалар, булдыра алганча аңа булышалар, эшнең нечкәлекләренә өйрәнәләр.
Язын исә Габетдиновлар бакчасында умарта оялары пәйда була. Бик үк авыр булмаса да, эше күп, күп вакыт һәм тиз арада эшләүне таләп итә.Ялгызы гына бу эшне башкару Айратның көченнән килмәс иде, әмма аның янәшәсендә ярдәмчеләре — балалары бар. Айрат бакчада булган кызык хәлләр турында искә алып үтте: бервакыт ул кызы Камиләгә бал кортларына су куярга кушкан, ә кыз исә ярты чиләк су алып чыккан. Тиздән кечкенә Сәриясе дә булыша башлар, әлегә ул умарта оялары артында качышлы уены уйнау белән мәшгуль.
Умартачылык белән шөгыльләнү өчен кирәк-яракларны, махсус җайланмаларны баштагы вакытларда дусты биреп торган. Ә аннан соң кәрәз, рама, саклагыч костюм һ.б. кирәкле әйберләрне каян алырга дигән сорау туган. Районда андый кибет юк, ә Чистайга гел йөреп булмый. Шулай итеп әлегә кадәр беркем дә үз өстенә йөкләмәгән эшне — кибет ачарга карар кылганнар: райондагы умартачыларга да яхшы булачак, үзенә дә умартачылык белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек туачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Шешминская новь»
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Обновлено: 10.03.2023
Гаяз Исхакый 1878 елның 22февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа.
Г. Исхакый 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли мәҗлестә катнаша. Ләкин ул милли мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, гомумән, Совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була.
Сталинизм чоры башлану белән Исхакый шәхес культын, аның өере урнаштырган режимны матбугат аша рәхимсез утка тота.
Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакыйның әсәрләре озак еллар буе бикләп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, Г. Исхакый акланды. Аның бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты.
1991 елда Татарстан Язучылар берлеге Г. Исхакый исемендәге премия булдырды.
Әдип 1954 елда 76 яшендә вафат була һәм Төркиянең Истанбул шәһәрендә күмелә.
В 1903 году татарский писатель Гаяз Исхаки написал текст, который сегодня часто называют антиутопией. В этом произведении он рисует мрачные картины возможного будущего татарского народа (который он сам называл булгарским — почему, я расскажу позже). Автор считал, что татары могут полностью исчезнуть к началу XXII века. Речь идёт о произведении под названием «Вырождение двести лет спустя». Сегодня я объясню вам, в чём смысл этого текста и почему он занимает важное место в истории татарской литературы.
Гаяз Исхаки, его народ и его время
В начале ХХ века, когда имя Гаяза Исхаки прогремело в татарской литературе, татарское общество находилось в состоянии кризиса. Впрочем, весь мир тогда стоял на пороге Новейшего времени, и многие народы столкнулись с необходимостью перемен.
Среди татар были люди, которые хотели изменить свою нацию в соответствии с духом времени. Они ратовали за просвещение, за развитие литературы, искусства, образования, призывали заимствовать опыт других народов. К таким людям относился и Гаяз Исхаки. Татарским просветителям противостояли сторонники традиционной жизни — многочисленные представители старой элиты: священнослужители-муллы, богачи. Отдавали предпочтение традициям и многие простые люди, не отягощённые думами о судьбе татарского народа в контексте мировой истории.
Постепенно новые веяния стали проникать в традиционную жизнь татар. Например, появились так называемые «новометодные» медресе. Медресе — это традиционная школа у мусульман, в которой учителями были муллы, а изучались в основном предметы, связанные с религией. В новометодных медресе уже изучали разные науки. Это, конечно же, было полезно для детей, но многие татары настороженно относились к нововведениям.
Так вот татарский народ встретил ХХ век. Немногочисленные просветители даже были готовы разочароваться в своём народе, глядя на то, как медленно продвигается их благое дело. Это чувство не обошло стороной и Гаяза Исхаки. Его думы о печальной судьбе, возможно, уготованной татарам, вылились в один из самых необычных текстов татарской литературы — «Вырождение двести лет спустя».
Повесть или памфлет?
Это произведение необычно уже тем, что очень трудно определить его жанр. В нём есть сюжет и вымышленные персонажи. Но есть и пространные рассуждения автора, в которых он обличает противников прогресса.
Не нужно забывать, что «Вырождение. » было написано на злобу дня и для читателей того времени оно выглядело именно как памфлет, адресованный всему татарскому обществу. Художественное повествование иллюстрирует мысли автора, наглядно показывая, что может случиться с татарами в будущем.
С другой стороны, сюжет этого произведения вполне самодостаточен и мог бы существовать без пространных авторских комментариев. Но Гаяз Исхаки выбрал именно такую необычную форму для своего высказывания — повесть, помещённая внутрь памфлета. Или памфлет, в который вставлена повесть.
Краткое содержание
Произведение открывается предисловием, в котором автор резко высказывается против сословия улемов — исламских богословов, которые, по мнению Исхаки, стремятся оставить булгарскую нацию в Средневековье. Также он сетует на отсутствие у булгар тяги к новому, на их нежелание учиться у русских соседей.
Далее следует рассказ о «кукольной свадьбе» — такой забавой баловались булгарские богачи в XIX веке. На свадьбу двух кукол приглашено множество гостей, приготовлено угощение, куплены дорогие подарки. И всё это — только ради того, чтобы потешить тщеславие богатых булгар.
После такой зарисовки из истории автор переходит к современным ему событиям. Он описывает, как среди булгар стало распространяться просвещение: открывались школы, новометодные медресе. В то же время улемы вместо заботы о будущем народа занимались бесплодными спорами.
Перед улемами возник вопрос: как рассматривать обучение на русском языке с теологической точки зрения? Является ли оно запретным, достойным порицания или все же допустимым? И вновь все это напомнило кукольные свадьбы прошлого. Не обременяя себя знанием того, чему учат в новых школах, некоторые однозначно заклеймили их словом «харам» (запретный); доходило даже до обвинения учащихся этих школ в безбожии (впрочем, среди улемов были и такие, кто одобрял обучение на русском, более того, утверждал, что оно обязательно). Естественно, в народной среде царила полная сумятица.
Боясь перемен, некоторые деятели призвали булгар переселяться в Турцию. Но на новом месте им не удалось найти заветного счастья и покоя.
Между тем идеи просвещения понемногу овладевали умами самых дальновидных булгар. Всё чаще они ведут разговоры о прогрессе, о судьбе нации, о рациональности и гуманизме. Здесь автор задаётся вопросом: что же ждёт эту нацию в наступившем ХХ веке?
Тут и начинается собственно «антиутопическая» часть произведения. Гаяз Исхаки рассказывает, как может продолжиться борьба «новаторов» и «консерваторов» в булгарской культуре. Среди булгар появляются талантливые писатели, художники, композиторы. Но вместе с тем число просвещённых людей всё так же невелико, и их большие и нужные начинания не находят продолжения. Радеющие за свой народ булгары проигрывают битву с косностью булгарского общества.
Нация продолжала мирно посапывать во сне. Между тем дела обстояли из рук вон плохо. Продолжалось отставание, углублялась пропасть, отделявшая нас от других народов. Начало нового века не принесло ничего нового, никаких заметных перемен к лучшему. Деградация и распад господствовали.
В XXI веке, по мнению Гаяза Исхаки, среди булгар должна была разразиться эпидемия, которая унесёт множество жизней. Из-за плохих условий жизни бедный народ так и не сможет победить болезнь, и его численность будет неуклонно сокращаться. К 2097 году остаётся 3800 булгар, в то время как в конце XIX века их было 15 миллионов.
Далее автор знакомит нас со своим героем — булгарским историком Джагфаром, который живёт в конце XXI века. Джагфару выпало жить в то время, когда булгарская нация уже была не способна создать что-то новое. Оставалось вспоминать былые достижения и увековечивать их в памятниках, музейных коллекциях и научных трудах. Последние как раз-таки и писал Джагфар.
Интересно, что Гаяз Исхаки предсказывает булгарской культуре долгую жизнь, в отличие от самих булгар. По его мнению, русские будут восхищаться величием булгарского искусства ещё долго после того, как булгары исчезнут с лица земли. Джагфар, изучающий булгарскую историю, пользуется большим уважением среди русских коллег. Ещё бы — ведь он один из последних потомков булгарского народа, хранящий его наследие!
2 октября, в годовщину взятия Казани, Джагфар оказывается в этом городе. О том, что этот город когда-то был столицей булгар, напоминают лишь здания бывших мечетей и открывшийся в честь праздника музей булгарской культуры. Неожиданно герой находит в газете заметку о пожилом булгарине, который умирает в оренбургской больнице и надеется перед смертью поговорить хоть с кем-нибудь на родном языке. Джагфар не хочет упустить возможность услышать булгарскую речь и спешит в Оренбург. К сожалению, он добирается до города уже после смерти старого булгарина. Теперь в мире лишь двое людей говорят по-булгарски — это Джагфар и его жена Сююмбике, которая ждёт ребёнка.
Джагфара приглашают в Петербург на большой праздник, посвящённый наступлению XXII века. Во время праздника много говорят о булгарах. Звучит булгарская музыка, подают булгарские блюда. Учёные рассуждают о том, как так вышло, что булгарский народ не смог дожить до начала нового столетия.
Когда Джагфар возвращается домой, он узнаёт, что Сююмбике умерла при родах. Их сын родился мёртвым. Теперь Джагфар — последний булгарин на земле. С горя он отправляется в древний город Булгар — столицу средневекового государства Волжская Бургария. Там Джагфар поднимается на минарет. Вдруг налетает сильный порыв ветра, и минарет падает, погребая под своими развалинами последнего представителя булгарского народа.
Гаяз Исхаки – великий татарский писатель, объявленный врагом народа после Октябрьского переворота, творчество которого вернулось в литературу и к читателям в начале перестройки. Семьдесят лет имя Исхаки было под строжайшим запретом, и не одно поколение татар выросло, ни разу не слышав имени великого и талантливого писателя. Исхаки вернулся, чтобы “показать истину, заставить нас немного задуматься, приняться, наконец, за служение родной нации”. Наследие Исхаки велико и многогранно: десятки романов, повестей и пьес, сотни статей. Значение и актуальность его творческого наследия, идей и мыслей выходят далеко за рамки своей страны. Многие проблемы, которые он поднял в своих произведениях и сегодня актуальны не только для татарского народа, но и для других народов. Великий Исхаки заботился о национальном возрождении вообще, он перешагнул национальные рамки, стал выразителем интересов не только своей нации, смог подняться до уровня требований европейской культуры и мировой цивилизации.
Как основное определяющее качество литературных героев Гаяза Исхаки, на первый план выходит духовность. Она в большинстве случаев проявляется как отражение нравственных аспектов ислама. В процессе воспитания у татар чаще других применяли два понятия “иман” (вера) и “оят” (стыд). Слово имансыз означало не только “Безбожник”, но и безнравственный, невоспитанный, дикий, грубый, т.е. нравственность, духовность и ислам очень тесно связанные понятия. Гаяз Исхаки не был фанатично преданным религии. Он был ярким представителем джадидского движения, глубоко понимал, какую роль сыграл ислам в течение веков в формировании нравственных устоев татарского народа, в воспитании личности. Поэтому, в его произведениях красной нитью прослеживается морально-нравственные принципы ислама. Первая сура Корана призывает: “Учись!”, и первое произведение Исхаки “Свобода в обучении, или счастливая жизнь в изучении наук” (1897) показывает читателям, что дает знание герою повести Халиму, чего он достигает в жизни. Совсем юный мальчик вступает с отцом в решительный спор, доказывая преимущество получения знаний: “Не говори плохо о медресе, отец. Медресе – источник знаний, хранитель религии. Религию охраняют мударисы, ученые. Они в свое время были шакирдами. Не будь их, наш темный народ не имел бы ничего, кроме невежества. Ругать их – значит ругать религию, которую следует благословлять. Благодаря им мы стали мусульманами. Если будем поступать по велению ислама, заслужим мирских и небесных радостей. Цель рождения на свет не в том, чтобы жить как попало, а в том, чтобы и нам самим было отрадно и братьям-мусульманам хотелось бы радостей и достигнуть в день воскресения из мертвых вечного блаженства…”. После этих слов, конечно, отец разрешает сыну учиться. Халим учится хорошо, и судьба оказалась к нему благосклонна.
Писатель в своих произведениях изобразил целый ряд представителей духовенства. В начале ХХ века в татарской литературе достаточно много произведений, резко критикующих духовенство. Но Исхаки не бросается из одной крайности в другую. Он, конечно, высмеивает староведов-духовников и их религиозный фанатизм. В комедии “Общество” в сатирическом плане показано, как старцы-кадимисты, пугающиеся всего нового, с подозрением относятся к благотворительному обществу, созданному передовой молодежью с целью оказать материальную помощь детям-сиротам. Г. Исхаки доводит до читателя, какой вред приносит обществу вышеупомянутая часть духовенства. Он чувствовал любые отклонения в развитии нации и остро на них реагировал. Своим глубоким умом и природной проницательностью Исхаки понимал, какую роль играет ислам в жизни татарского народа. Повидав мир, накопив опыт, он предупреждает: “Сначала нарушается мораль, затем исчезает религия, и, наконец, народ сам вымирает”.
Чтобы уберечь татарскую нацию от опасности инкыйраза (вымирания), Исхаки большое внимание уделяет описанию быта народа, его замечательных традиций, обрядов. Все это ярко проявляется в повести “Суннатчи бабай” (1911). Колоритный образ суннатчи-бабая, его душевные переживания, боль утраты, его трагедия, связанная с отношением к его ритуалу, не оставляет равнодушным никого. Читатель понимает: сохранение исторической памяти, древних традиций и обрядов является надежным щитом, сохраняющим нацию от инкыйраза. Смерть старика принимает обобщающее значение и выходит за пределы физической гибели отдельного человека. Г.Исхаки уже тогда понимал, что одна из причин, приближающих инкыйраз – это манкуртизм – исчезновение национального самосознания.
В трагедии “Зулейха” он показывает, какие глубокие раны оставляла в душе жертв государственная политика насильственной христианизации нерусских народов. Царское правительство пытается полностью подчинить татарский народ, переменив его веру. Гаяз Исхаки разоблачает такую политику, направленную против малочисленных народов. Эта трагедия не потеряла своей актуальности и в наши дни. Она заключает в себе глобальные проблемы – обеспечения дружеских, толерантных отношений между народами, права наций на самоопределение. Героиня драмы – стойкая, сильная духом Зулейха пережила то, чего без веры не смог бы пережить никто. Ее разлучили с детьми, мужем, родным краем, насильно выдали замуж за русского пьяницу, который женился на ней из-за “награды”. Для нее жизнь стала адом. В деревне, где она живет, есть сочувствующие ей люди. Русский старик защищает ее, стыдит Петра, говорит, что каждый человек волен придерживаться своей веры. Убив Петра, Зулейха двадцать лет провела на каторге, но не отказалась от своей веры. Таким образом, автор в Зулейхе видит женщину-мать, которая сохраняет иман (веру). Вот такая женщина является опорой семьи, детей, мужа; вот такая женщина хранит и защищает нравственные устои общества.
Гаях Исхаки касается вечно незаживающей раны татарской души. На примере судеб героев драмы он с потрясающей страстностью описал совершенное в отношении татарского народа преступление – стремление насильственно ассимилировать, переменить его веру.
Любящая своего мужа и своих детей Зулейха не сгибается перед судьбой и не меняет своих убеждений. Хотя ей и приходится пройти мучительные испытания, она побеждает идеологию попов, воплощая потребность нации в сохранении своей самобытности и чистоты. В образе Зулейхи писатель показывает не только тяжелую судьбу отдельной татарки, но и историческую трагедию всего татарского народа. Следует иметь в виду, что попы и чиновники, сеющие вражду между татарами и русскими, не являются всем народом и Гаяз Исхаки это подчеркивает.
В произведениях Исхаки женщины являются хранительницами духовности нации. И несгибаемая Зулейха (“Зулейха”), Сагадат (“Дочь нищего”), и обаятельная старуха Гульюзем (“Суннатчи бабай”), и Сагида в повести “Остазбикэ” — все они стоят на страже судьбы нации, заботятся о ее сегодняшнем дне и обеспечивают ее будущее.
Героиня замечательной повести “Остазбикэ” Сагида – милая, скромная, добрая, великодушная татарская женщина. Она выросла в семье священнослужителя, вышла замуж за муллу, учит сельских девочек. Умелая хозяйка, счастливая жена помогает мужу, заботится о нем, самое главное – всем сердцем любит его. Так живут они душа в душу двенадцать лет. Но у них нет детей. Для Сагиды это трагедия. Автор последовательно и глубоко раскрывает ее душевную трагедию. Эта проблема причиняет Сагиде нескончаемые душевные страдания, держит постоянно в напряжении. Вахит мулла сначала не придает значения переживаниям жены. Отсутствие детей его не беспокоит. Но Сагида очень умна, проницательна: оставить Вахита без наследника, без продолжателя рода она не может, считает, что не имеет права, так как воспитана по законам шариата. Вера помогла пересилить ей себя и делить любимого мужа с другой женщиной. “И пророки женились… И святые женились… Поэтому, хазрат, я пришла к мысли, что тебе надо жениться. Хочу стать для тебя свахой. И девушку сыскала… Дай мне, хазрат, позволения,” — говорит она.
Сагида, заботящаяся о будущем мужа, о продолжении его рода, татарской нации и считающая, что жизнь без детей – не жизнь, обуздала естественные в этом случае чувства и женила своего мужа на Галиме, стала воспитывать их детей, как своих собственных. Дети Галимы называют ее мамой. Откуда черпала эта женщина столько силы и стойкости? Из Корана, из молитв, конечно. Священные книги учат женщин быть надежной опорой мужьям, учат не поддаваться жизненным невзгодам.
Читая произведения Исхаки, не перестаешь удивляться, насколько важную роль играет религия в жизни человека. Очень поучительна повесть “Он еще не был женат”. Татарский парень Шамсутдин женился на красивой вдове Анне Васильевне. Казалось, любовь не знает преград, побеждает все: предрассудки, национальные обычаи и т.д. Но отгороженная религиозными и национальными перегородками, однобокая любовь Анны Васильевны и Шамсутдина не принесла им ни счастья, ни душевного покоя. Анна тайком окрестила детей, Шамсутдин живет обманчивой мечтой дать детям мусульманское воспитание. Годы идут, они так и живут, храня в душе куски разбитого счастья и поломанной любви, находясь постоянно между надеждой и безнадежностью. Из содержания повести ясно, что две конфессии в одной семье не могут обеспечить надежность в отношениях, уверенности в будущем.
На чужбине Исхаки написал ряд произведений, которые стали шедеврами татарской литературы. Одним из таких шедевров, несомненно, является и повесть “Осень”, которая отличается драматической основой и психологической глубиной. Автор здесь проводит мысль о том, что домашнее воспитание, основанное на религии, оказывается намного выше так называемого светского. Героини повести Нафиса и Гульсум случайно встретившись на пароходе, рассказывают друг другу историю своей жизни. Сразу видно: Нафиса счастлива, а вот Гульсум судьба изрядно потрепала.
Нафиса выросла в патриархальной семье. Отец был очень строг с детьми. Образование девочки состояло в умении читать и писать. Она без разрешения отца не могла никуда ходить, часами сидела и читала молитвы, суры из Корана. И вот Нафиса влюбляется, по сути, в первого встречного парня. Когда отец узнал об этом — он такое устроил! Но смелая и смышленая Нафиса, взяв свою судьбу в собственные руки и преодолев силу притяжения среды, счастливо выходит замуж за любимого человека. Правда, ей приходит на помощь хазрат – умный, глубоко понимающий веру и жизнь священнослужитель. Нафиса вместе с мужем создает дружную, любящую семью.
А Гульсум, получившая знания в русской школе, воспитанная в русской среде, не может добиться счастья. Ее родные не принимают студента Халила (Пашу), которого она любит, из-за того, что он не из их круга. А тетя девушки в обмен на подпись в векселе на сумму сорок тысяч пытается “продать” племянницу одному безнравственному офицеру. Гульсум, образованная, получившая хорошее воспитание, не может защитить ни себя, ни любимого человека. У нее нет силы воли, твердости характера, она плывет по течению. Потом выходит замуж за офицера и “попадает из огня, да в полымя”. С одной стороны, Гаяз Исхаки сумел глубоко раскрыть трагедию сословия мурз (соответствующий русскому дворянскому классу), в другой он показал, какую личность формировало патриархальное воспитание, основанное на религии; и какой оказалась Гульсум, отдалившаяся от национального воспитания, от веры.
Как видно из вышеприведенных примеров, Г.Исхаки как никто другой понимал, что ислам сыграл и играет огромную роль в спасении татарского народа и его языка, потому что ислам – это своеобразный религиозный институт, наладивший правила и нормы национального существования.
Сегодня мы, как и другие народы, задумываемся “Кто мы?”, “Откуда мы?”. Нам хочется знать свои корни, сою историю, вернуть традиции и обычаи, воспитывать молодое поколение на традициях своего народа. И наследие Г.Исхаки окажет нам в этом огромную помощь.
На изучение творчества Г.Исхаки в средней татарской школе отводится достаточное количество часов. Произведения, которые мы рассмотрели выше, программные, и если учитель-словесник при их изучении уделит больше внимания на нравственно-духовный аспект, то это послужит возрождению национального самосознания, духовной культуры и нравственности подрастающего поколения.
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Описание презентации по отдельным слайдам:
Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) Яуширмә авылында дөньяга килә.
Зирәк һәм сәләтле малай биш яшендә укырга өйрәнә.
Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул.
Гаяз Исхакый 1899 елда укытучылыкка укырга керә.
Гаяз Исхакый –татар театрының тууында, үсешендә зур роль уйнаган шәхес.
Аның большевикларга каршы язган әсәрләре өчен 1923 елда китапларын бастырмый башлыйлар.
Гаяз Исхакый Турциягә күчә һәм үзенең әдәби политик эшләрен дәвам итә.
Гаяз Исхакый 1954 елның июлендә Ангарада вафат була.
Гаяз Исхакый: -талантлы прозаик -драматург -публицист -журналист
Туган авылында аның хөрмәтенә музей ачыла.
- подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
- по всем предметам 1-11 классов
Курс повышения квалификации
Дистанционное обучение как современный формат преподавания
Курс профессиональной переподготовки
Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации
Курс повышения квалификации
Инструменты онлайн-обучения на примере программ Zoom, Skype, Microsoft Teams, Bandicam
- Курс добавлен 31.01.2022
- Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
- ЗП до 91 000 руб.
- Гибкий график
- Удаленная работа
Дистанционные курсы для педагогов
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
5 589 497 материалов в базе
Самые массовые международные дистанционные
Школьные Инфоконкурсы 2022
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
- 30.11.2015 3497
- PPTX 1 мбайт
- 28 скачиваний
- Рейтинг: 4 из 5
- Оцените материал:
Настоящий материал опубликован пользователем Миннуллина Айгуль Салаватовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Автор материала
40%
- Подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
- Для учеников 1-11 классов
Московский институт профессиональной
переподготовки и повышения
квалификации педагогов
Дистанционные курсы
для педагогов
663 курса от 690 рублей
Выбрать курс со скидкой
Выдаём документы
установленного образца!
Учителя о ЕГЭ: секреты успешной подготовки
Время чтения: 11 минут
Инфоурок стал резидентом Сколково
Время чтения: 2 минуты
Каждый второй ребенок в школе подвергался психической агрессии
Время чтения: 3 минуты
Ленобласть распределит в школы прибывающих из Донбасса детей
Время чтения: 1 минута
РДШ организовало сбор гуманитарной помощи для детей из ДНР
Время чтения: 1 минута
Приемная кампания в вузах начнется 20 июня
Время чтения: 1 минута
В ростовских школах рассматривают гибридный формат обучения с учетом эвакуированных
Время чтения: 1 минута
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Только 23 февраля!
Получите новую
специальность
по низкой цене
Цена от 1220 740 руб. Промокод на скидку Промокод скопирован в буфер обмена ПП2302 Выбрать курс Все курсы профессиональной переподготовки
Читайте также:
- Учеба в школе шаблон
- Буквы демонстрационный материал для детского сада
- Протоколы совета музея школы
- Сладкий подарок на новый год 2021 в детском саду
- Волшебные чары луны краткое содержание
Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып, күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, йирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган парахутның артын да, алдын да камалаган тирә-юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы да караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Парахут кына шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде… Эз бетә иде, юл югала иде…
Нәфисә шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен каютының почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган йылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе парахут өстеннән кермәгән балалар, төн буе утка чумган парахутларны, һаваланып ага торган салларны туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. Һәр йирдә тынлык иде. Парахутта гүя бер җан юк кебек моңлык иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде…
Парахут кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, пыштыр-пыштыр бер урында пыштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын кызыл ут ялтырады. Тагын парахут ыңгырашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле уңда, әле сулда мелт-мелт итте. Парахутның шытырдавы бетте. Нәфисә китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайда ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул бүлмәдәге яктылыкка күзе чагылган кебек, бүлмәдәге йылылыктан куркып киткән кебек булып калды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә, шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча:
– Гафу итәсез, бунда урын бармы? – диде.
Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә:
– Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш, – диде.
Хатынның акрынлап кереп, юешләнгән балаларын тишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап:
– Бу кайсы пристань? – диде.
Кергән хатын, борылмаенча гына:
– Богородский. Унике сәгать парахут көттек, туңып беттек, – диде.
Балаларның берсе, юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен берсе караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр:
– Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди, – дип сүзгә керештеләр.
Яңы бала, татарчалатып:
– Әтисенең шешәсе кая соң? – диде.
Балалар:
– Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе дуктыр, ди, әтисе укый, ди, – диделәр.
Яңы бала:
– Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди, – дип, кереште.
Нәфисә берлә яңы хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?» – дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме:
– Чәй эчәсезме? Әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар, – дип, сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», – дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде.
Ике хатын да кәрзиннәреннән әллә никадар ашамлыклар чыгарып, берсен берсе сыйлаша-сыйлаша, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Чәй янында алар тыштагы караңгылыкны, тыштагы сөякләргә үтә торган юешлекне оныттылар. Балалар дустлашты. Хатыннар якынайганнан-якынайды…
Чәй беткәч, балалар бик озак курчак уйнап арыгач, ятып йокласалар да, ике хатын да йокларга ашыкмадылар. Нәфисәдә бу ябык хатынга, бу зәгыйфь балаларга кызгану хисе уянганга, ул аларның хәлләрен сорашырга кереште. Яңы хатын, элгәре кыскарак җавап биргәләсә дә, бара-тора сүзнең эченә кереп китте.
Ул элгәре бер бай мирзаның кадерле кызы булган икән. Аны бик һәйбәт тәрбияләгәннәр, ул институт бетергән һәм дә махсус мөгаллимә берлә музыкага да өйрәткәннәр. Аның кулын сораучылар бик күп булган. Никтер, анысын ул үзе дә белми, тәкъдирдер инде, ул хәзерге иренә кияүгә чыккан. Менә инде дүрт бәласы да булган. Икесе, Аллага шөкер, үлеп котылганнар. Менә бу икесе бар. Шул сүзне кебек, балаларның берсе куркынып кычкырып җибәрде:
– Әни, әни! Әти килә, әти килә! – дип сикереп торды. Яңы хатын барып, аны сылап-сыйпап яткызды.
Нәфисә:
– Иреңез кем соң? – дип сөаль бирде.
Яңы хатын бик озак җавап бирмәенчә торганның соңында:
– Ничек дип әйтим икән… Ирем… инде… – диде. Тагы авызы ябылды… Тагын бик озак уйлап торганның соңында: – Ул миңа өйләнгәндә әфисәр иде… Анаан соң аны урыныннан чыгардылар… Минем алып килгән дәүләтем зур иде. Аннан хезмәткә кермәде, ахырдан бик күп акча әрәм итүчән булды… Эшләр начарлана башлады. Аны земский начальнигы ясаттык… Аннан эләгеп, бик күп акча чыгарып көчкә котылды… – Шуларны тутырган кебек: – Ул бик эчә… Менә әле актык калган кечкенә генә йиремез, тегермәнемез бар иде. Шуны сатарга йөри дип хәбәр алдым. Шунда барам… Бу балалар берлә бернисез мин нишләрмен, – диде дә авыр гына сулап куйды…
Нәфисәнең кызгануы тагы артты. Шуның берлә сүзне тәмамлаган кебек, яңы хатын урын салды. Нәфисә дә урынына сузылды.
Тышта пыштырдый торган ягъмур һаман туктамады. Парахутның поштыр-поштыр килүе бетмәде. Аның моңланып кычкырып җибәрүе ике хатынны да үз уйларыннан яздырмады. Бераз тын ятканның соңында, хәерле кичәләрне әйтеп йоклаган булырга маташканның соңында, хатыннар тагын искәртмәстән сөйләшеп киттеләр… Никтер бу хатыннар берсенә берсе үзләренең эчләрендә ябылып яткан кайгылары-хәсрәтләрен, шатлыкларын чишәргә теләп торганга, хәзерге хәлләреннән үтеп, бик тиз сөюләренә, кияүтә чыгуларына барып җиттеләр. Яңы хатынның: «Ничек соң сез кияүгә чыктыңыз?» – диюенә каршы, озын уйлап тормаенча, Нәфисә мендәренә таянып сүзгә кереште. Аның күзе елмайды, йөзе нурланды, тавышына әллә нинди йомшак бер аһәң катышты. Яңы хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип кызыгып, ике колагын тыңларга хәзерләде.
«Мин Оренбург шәһәренең уртача бер сәүдәгәр кызы. Мөселманча яхшы гына укыдым. Русча, өйгә китереп, бер марҗадан бераз укыттылар. Ләкин шәһәр кызы булганга, русчаны белә идем. Китаплар аңларлык булган идем. Безнең тирә-юньдәге кызларның кайберләре гимназиягә кереп укып китсәләр дә, аларның ак алъяпкычлары, соры киемнәре мине бик кызыктырса да, минем әти, бик иске кеше булганга, авыз да ачтырмады. Мин унҗиде-унсигез яшькә җиткәч, буй кыз булып яши башладым… Ара-тора «Сәхибә карчык яучы килгән икән»; «Каргалыдан Вахит бай угылына сорап карый хәлфә баш кода булган икән» дигән сүзләрне ишеткәләсәм дә, бер колагыма керде, икенчесеннән чыкты. Менә шулай көннәр үткәндә, театрда яңы әсәр куела дип игълан булды. Әти үзе бармаса да, мине энем берлә театрга җибәрә иде. Ләкин һәрвакытта ложаны алып, безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, яисә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде.
Бу юлы никтер безгә кадәр ложалар сатылып беткән, энем партерда ике урын гына алып кайткан иде. Әтинең кәефе бик китсә дә, анда җыен малай-салай берлә чуалып йөрергә рөхсәт юк, дисә дә, безнең бик барасымыз килгәнгә, әни арага кереп, театрга киттек.
Әти:
– Сак булыңыз, пәрдә араларында чыгып йөрмәңез, – дип кычкырып калды.
Урыннарны алып утырдык. Пәрдә ачылырга гына торганда минем уң ягымдагы урынны бер урыс килеп алды. Безнең Оренбургта урысларның безнең театрга килүләре сирәк булмаганга, мин аңарга дикъкать итмәдем. Сул ягымда энем булганга, мин хәзер киләчәктәге әллә кемнәрнең «егетләр берлә утырды» дип лыгырдавына юл ябылыр дип кәефләндем дә.
Уен башланды. Бик тиз уенга батып киттек. Менә бер пауза арасында күршем урыска күзем төште. Шул уенның эченә кергән кебек күзен теккән, тәмамән югалган… Урысның ихласына бераз гаҗәпләндем. Пәрдә төштә. Ут яктысыннан һәммәбезнең күзләре камашып китте. Төрле йирләрдә бинокльләр берлә караулар, ерактан сәламләшүләр башланды. Минем энем ул вакыт барымыздан да качып тәмәке тартырга үгрәнә торган чагы булганга, ул бик тиз чыгып шылды. Мин, урынымда калып, биноклем берлә уйный башладым. Бердән күршедәге урысым:
– Гафу итегез, туташ, программаңызны биреп тора алмассызмы, мин соң килдем дә программа таба алмадым, – диде.
Мин:
– Рәхим итегез! – дип, шул урысны җентекләп карадым. Хәзер дә бөтен кыяфәтләре күз алдымда… Карасу бер костюм, бер зәңгәррәк, бер карарак булып китә торган , ап-пак якалар, тирән генә уйлы күзләр.
Күршем:
– Бу мөгаллимә ролендәге артист бик яхшы уйный, ул искедән уйный торган кеше булырга кирәк, – диде. Мин үзем белгән кадәр безнең труппамыз хакында мәгълүмат бирдем. Ул бердән:
– Сез бәхетле, туташ, үз халкыңыз арасында яши аласыз, аның һәр шатлыгына катыша аласыз, менә мин читтә, үз театрымызны күргәнем юкка менә инде бер ел булган иде… Бу әсәрне мин белми дә идем. Ишеткәнем дә юк иде… Бу бит бик зур мәхрүмлек… – диде.
Шуннан мин бу урысның урыс түгеллеген, әллә кайда читтә урыс арасында торса да, үз рухын сакларга маташа торган кеше икәнен күрдем. Шуны кызгандыммы:
– Сез соң ник үз халкымыз арасында тормыйсыз? – дидем.
– Булдыра алмыйм, мин доктор, былтыр гына бетердем, әле менә үземне гаскәри хезмәткә алдылар да, кая җибәрсәләр, шунда торырга мәҗбүрмен, – диде.
Шул сүзне кыңгырау тавышы бүлде. Пәрдә ачылды. Минем дикъкатем бүленде. Бер күзем берлә сәхнәгә карасам, икенчесе берлә күршемне башладым. Ләкин ул, минем барлыкны да онытып, сәхнә эченә чумды. Андагы хәят берлә яши башлады. Анда көлсәләр — көлде, кайгырсалар — хәсрәтләнде. Икенче пәрдә арасында күршем тагы үзенең урыс арасындагы тормышының күнелсезлеге, өч айдан менә тәмамән гаскәрлектән котылып, йә Казан, йә Оренбург, Әстерхан кебек бер шәһәрдә йирлешергә теләвен сөйләп китте. Сүз арасында гына:
– Сез кем буласыз? – дип исемемне сорап алды. Бераздан: – Буфетка чыгып берәр нәрсә эчмисезме? – диде.
Мин:
– Рәхмәт, беләсез бит, безнең халык әле андый эшкә чит карый. Безнең әти дә андый бергәләп йөрүне бер дә яратмый, гафу итеңез, чыга алмыйм, – дидем.
Шуннан:
– Мин чыгып керим әле алай булса, мин әле яңы гына поезддан, вокзалдан килгәндә театрның игъланнарын күрдем дә, ашамадым-эчмәдем, юындым да килдем, – диде дә чыгып китте.
Мине әллә нинди яңы бер хис биләде. Бу яшь егет, урыс арасында тора торган яшь егет, мескен, ничек яши икән? Иртә чәенә аны кем уята икән? Бәйрәмендә-ниендә ничек көнне үткәрә икән? Ялгызлык хис итмиме икән?.. Шундый уйларны уйлап, уем агып, берәр марҗасы-фәлән бардыр инде, безнең егетләр шулай бит, дигән фикергә килгән кебек булдым. Ләкин ул фикердә озак кала алмадым. Минем энем тәмәкесен тартып бетереп килә алмаса да, минем күршем килеп җитте. Ул кулына зур гына бер тартма шоколад тоткан, утырды да ачып:
– Рәхим итегез, туташ! – дип, миңа сузды.
Егетләрдән сыйлану да безнең гадәткә сыймаса да, сүз кайтару буңа авыр тоелыр дип, рәхмәт әйтеп алдым. Ул арада минем энем дә килеп җитте.
– Бу егет сезнең энеңез буламы? – дип сораганның соңында, аңарга да тәкъдим итте.
Энем дә, авызындагы тәмәке исен бетерер өчен, бик рәхәтләнеп кабул итте.
Өченче пәрдә башланды. Минем күрше егетем тагы онытылды. Мин аның шулкадәр сусаган булуын кызганган булсам да, шулкадәр тиз ут кабып китүенә бераз гаҗәпләндем дә. Сәхнәнең яшьле йирләренә йиттек. Партерда меңер-меңер еглау тавышлары ишетелә башлады. Минем күземә яшем тыгылса да, күршемнән оялып, тешләремне кыстым. Үземне тыйдым. Күземнең очы берлә күршемне сөздем. Ни күзем берлә күрим: яшь егетем мер-мер еглый. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Аны җуатасым да килде, аны оялтасым да килде… Ләкин театрны онытып, аны сөзә башладым. Күземез күзгә очрашты. Аның яшьле керфекле күзендә әллә никадәр кайгы-хәсрәт, әйтеп бетермәслек йомшаклык, мөлаемлык күрдем. Күземне бик тиз аласым килсә дә — ала алмадым. Аның йөзенә кызыл йөгерде, ул борылды…
Пәрдә төште. Күзләрендәге яшьләрен киптерер өчен кебек һәркем бик озак кул чапты. Минем күршем дә, әллә нидән оялган кебек кызарып, үзенең шоколадын миңа тәкъдим итте. Теге юеш керфек арасындагы яшьле күзләре аша мин моның бөтен җанын күргән кебек булганга, күңелемдәге моңа ятлык бердән бетте. Мин үзем сизми дә моңарга үземнең хәлемне аңлата башладым. Үземнең тормышымны сөйләдем. Беркемгә дә сөйләнми торган кечкенә гаилә серләремне аңлаттым…
Ахырдан бер көлке куелачак булганга, без тагы калдык. Пәрдә ачылыр-ачылмас күршем:
– Бу шоколад савыты, тулы булмаса да, сезгә булсын, рәхим итеп алыңыз, – диде.
Мин:
– Бик рәхмәт, гафу итәсез, гаепкә алмаңыз, безнең тормышта ул сыймый бит, миңа кайдан алдың аны дип, колак итемне ашаячаклар, – дидем.
– Аңлыйм, аңлыйм… Менә шул инде безнең тормышның фаҗигасе, – диде.
Тагын бераз уйлап торганның соңында:
– Сезне тагы күреп буламы соң, туташ? – диде.
Мин, бердән уйламаенча:
– Менә ике көннән соң тагы театр була, мин бер театрны да калдырмыйм, – дидем.
Театр бетеп, китәр өчен күрешкәндә дә теге егет:
– Сезне озату да мондагы йолага сыймый торгандыр инде, туташ? – диде.
Мин тагы:
– Юк шул, – дидем…
Беренче мәртәбә үземнең шул йоладан җәберләнүемне хис иттем… Күрешкәндә ул минем кулымны бик кысты. Мин кызардым… Киткәндә ул, аерым китсә дә, мин чыкканча әллә нишләп мавыгып торды. Ишек янында тагы күземез очрашты. Бер сүз әйтмәенчә генә күз берлә хушлашты.
Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп ҷыктым. Икенче театрны көтеп алалмаенча йончыдым. Менә көне җитеп, театрга киттек. Бу юлы безнең янымызга Мәрфуга әби дә тагылган иде. Мин юлга чыккач та Мәрфуга әбине калырга димләргә тотындым.
– Соң, бүген нишлиләр, Фәхри мирзаларның кызлары егетләр берлә кочаклашып биимиме соң? – дип соравына каршы:
– Юк, бүген бию юк, – дигәч:
– Алай икән. Чыгып сөйли генәме, андый такмазаны мин үзем дә беләм, – диде дә үзенең ахирәте асламчы карчыкка керергә булды. Аны ат берлә илтеп куеп, кайтышлый алырга булып, театрга юнәлдек.
Урынымыз ложада иде. Кереп утырыр-утырмас, күзем берлә таныш егетне эзләргә тотындым. Ул партерда ике ягыннан буш ике урын арасында күзе берле эзләнеп утыра иде. Күзебез очрашты. Баш иештек. Ләкин шуннан соң ул аптыраган кебек, мин монда, сез анда, дигән кебек борчылган бер хәлгә килде. Озак үтмәде, ул урыныннан торып чыгып китте. Безнең янга күрешергә килсә инде, каршы ложалардагылар күрерләр дә, сүз булыр дип куркынып торганда, кыңгырау шалтырады, утлар сүнде. Пәрдә күтәрелер-күтәрелмәс борын егетем ложамызга килеп керде. Күрешеп бетерер-бетермәс уен башланды. Шуңарга ул безнең ложада да утырып калды. Ләкин уен бик шәп булмадымы, без арткарак тартылып утырдык та акрынлап кына сөйләшергә тотындык. Пәрдә араларында энем тәмәке тартыр өчен чыкты, керде. Ләкин нә ул, нә мин урынымыздан кыймылдамадык. Сүзгә мавыгып китеп, мин тирә-юньнең сүзеннән куркуны да оныттым. Актык пәрдә арасында киләчәк театрда күрешергә булып аерылыштык.
Мәрфуга әбине алып өйгә кайттык. Без кайтканда, әти яткан булса да, әни чәй әзерләп көтеп тора иде. Энем бик тиз чәен эчкәләде дә китеп ятты. Мин әллә нигә әнигә шул вакыйганы сөйләргәме-юкмы дип уйланып торганда, әни:
– Нәрсә уйланасың, әллә берәр сүзең бармы? – дип сорады.
Әнидән яшерергә үгрәнмәгәнгә:
– Бар шул! – дип, инәсеннән җебенә кадәр әнигә вакыйганы сөйләдем.
Әни башын тыңлады-тыңлады да:
– Менә әтиең, шул, шуннан куркып театрга йөрүне яратмый, кем очраса, шуның берлә буй кызга танышып йөрергә ярыймыни? – диде…
Мин:
– Юк, ул начар кеше түгел, фәлән, – дип, бик кызып аны якладым. Аннан ары үземнең сүзләремнән үзем дә оялып кызардым.
Әни:
– Башта бар да яхшы була ул. Аннары гына начарлана. Кызларга сак булырга кирәк. Ата-ана ул белмәенчә бала-чаганы сакламый, – диде…
Мин төн буе шатлыклы-куркулы төшләр берлә борчылдым. Иртә торып чәй эчәргә утырганда, әтинең кыңгыр карамавын күреп күңелем бераз тынычланды.
Ләкин ашка кайтканда әти котырган эт кебек булган иде. Ул энемне бәреп җибәрде. Әнигә:
– Балаларыңны үзең бозып бетерәсең, – дип, бик каты бакырды. Миңа килеп: – Сиңа кем кушты әллә нинди лар берлә театрда кичәләр үткәрергә, ничек оялмадың? Ничек атам-анамның йөзенә кара ягам дип, Алладан курыкмадың? – дип акырды.
Мин кызардым, бүрттем, күзләреннән яшь ага торган әнине кызгандым, ләкин ни өчендер үземне гөнаһлы хис итмәдем. Эшләрем өчен бер вөҗдан газабы да сизмәдем. Әти, бик озак дулаганнан соң:
– Моннан соң театрга барырга рөхсәт юк! – диде… Иртәгәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алардан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты.
Аннан чәйнең тәме бетте, көн караңгыланды. Театр көнен, бигрәк кичен үткәрү бик авыр булды. Мин чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне яңлыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем.
Әти һаман дулаган кыяфәттә булса да, әни миңа элгәрегә караганда да шәфкатьлерәк кебек кылынды. Сәгать унбердән утларны сүндереп яттык.
Әти:
– «Аятелкөрси»ләреңезне укыңыз! – дип кычкырды.
Мин йокыга китә алмадым. Әтиләр бүлмәсе дә бик озак йокламаенча сөйләшеп ятты. Кайвакытлар салмак кына сөйли торган әнинең сүзләренең көе колагыма керде, кайвакытлар кайный торган самавыр кебек бер улап, бер гөжләп китә торган әтинең аерым сүзләре килеп бәрелде. Икенче көн тагы авыр булды. Минем эчем бик пошты. Теге егетне элгәре кызгандым, аннан соң сүзләрен ишетәсем килде. Аннан күптән бирле якынымнан аерылган кебек сагындым. Кулым эшкә бармады. Күңел күтәрелмәде.
Көн үтте, тагы театр көне җитте. Әнидән тагы соратып карадым. Ул якын килмәде. Мин энемне генә җибәрергә уйладым. Аңарга тәмәке алырга үземнән акча бирергә булдым. Ләкин әти аны да җибәрмәде.
– Шул театрга моннан соң аяк басасыңыз булмасын! – диде.
Көннәр миңа бик авыр иде. Әллә нигә күңел ташыды, күзгә яшь тыгылды. Мин йырлаштыргаладым, өйдән өйгә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бер эшкә дә кулым бармаенча көн үткәрдем.
Иртәгесен иртә сәгать унберләр булганда безнең капка төбенә бер ат килеп туктады. Ни күзем берлә күрим, арбадан теге егет килеп чыкмасынмы!
– Әни, килде! – дип кычкырып җибәрдем.
Әни, урыныннан торып:
– Кем килде? – дип, тәрәзә янына килде.
– Теге егет! – дидем.
Әни:
– Нәрсә кычкырасың, әллә кеше күргәнең юкмы? – дип, мине шелтәләп алганның соңында, егетне җентекли башлады. Үзе инде ни эшләргә дигән бер мәсьәлә алдында аптырап калды. Кыңгырау шалтырады. Әни әллә нәрсә уйлап катты. Ул, бәлки, асрауга: «Бар, исемен, йомышын сора да, абзый өйдә юк дип кайтар», – дияргә теләгәндер. Шул арада икенче кат кыңгырау булды.
Мин:
– Ник кешене көттерәсең? – дидем дә, тизләп, ишекне ачарга үзем чыгып киттем.
Әни:
– Нәфисә, ни эшлисең, тилердеңме әллә? – дип кычкырып калды.
Йөрәгем леп-леп итеп чыгарга теләгән кеби булганга, өйалдында бер сулу алдым да, үземне тотыбрак төшеп, ишекне ачтым. Алдында берәр асрау чыгуны көтеп торган егетем аптырап калды. Мин дә, аның аптыравын бетерер өчен:
– Боерыңыз, боерыңыз, хуш килдеңез, – дидем.
Ул кызарды, каушады. Минем кулымны кысты. Өйгә керде, әни бу көтелмәгән кунакка каршы ничек кылыныргалыгын белмәенчә, шәлен ябынып:
– Боерыңыз, кунак! – диде.
Минем шатлануым йөземә йөгерде булырга кирәк, әни миңа күзе берлә әллә нәрсәләр ымлады. Ләкин мин аларны аңламадым да, тыңламадым да.
Егетем:
– Сез театрга бара алмадыңыз, туташ! – диде.
Мин беравыздан:
– Кая театрга барырга, әле тегесенең гөнаһларын да җуып бетереп булмый. Сезнең берлә бергә сөйләшеп утыруны әтигә сөйләгәннәр дә, әти кыямәт кубарды, – дип, гүя ул кыямәт беткән кебек сөйләп тә алдым.
Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады. Мин көлә-көлә, балалар кебек егеткә сөйли бирдем. Әни бер эш эшли алмаганга булырга кирәк:
– Кызым, самавыр куярга әйт! – диде.
Егет:
– Рәхмәт, рәхмәт, мин күрешеп чыгар өчен генә кердем, фәлән, – дисә дә, мин дә аны чәй эчерәсем килгәнгә, икенче өйгә чыгып, чәй урыны хәзерләргә куштым.
Мин кергәндә, әни:
– Сез кайдан, кем буласыз, әтиеңез, әниеңез кем, монда ник килдегез? – дип сорашып утыра иде.
Егет тә миңа күптән мәгълүм үзенең докторлыгын, хәзер гаскәргә алынганга, гаскәр хезмәтен доктор булып итүен, менә бер гаскәри берлә хәзер Төркстаннан кайтышлый Оренбургта ике атнага туктауларын сөйли иде. Әни юри, миңа күп сөйләргә ирек бирмәс өчен кебек, сөаль артыннан сөаль бирә бара, егетем дә җавапларны агызганнан-агыза бара иде. Менә самавыр керде. Чәй урыны хәзерләнде. Мин чәй салып ясарга утырдым. Әни, бер карарга килә алмаган кебек, әллә ни уйлана башлады. Ахырдан ул икенче бүлмәгә чыгып телефон берлә әтине чакырды. Без егетем берлә икәүләп, бик шәпләп сөйләп утырганда, минем колагыма әнинең акрынлап, салмаклап әйткән сүзләре арасында әтинең кычкырган, бакырган тавышлары ишетелеп куркытып куя иде. Мин, тагы кунагым берлә сүзгә чумып, аны оныта идем. Йөзе китән кебек ак булып әни керде. Урынына утырды. Үзе тирән иттереп «Уф!» дип сулап куйды. Аның авызыннан чыккан шул кайнар сулыш минем бөтен шатлыгымны яндырып, көйдереп китте. Минем йөрәгемә курку кабынды. Егетем дә әллә нәрсә сизенде.
Әни:
– Кызым, әтиеңә дә чынаяк куй, ул да хәзер кайта, – диде. Шул сүзләр тагы мәҗлескә суыклык бирде.
Егетем генә:
– Сәүдәләр яхшымы, быел еллар ничек? – дип, сүзен дәвам иттерергә маташты.
Ләкин элгәре шактый ачылып киткән әни тагы тынды. Аның тавышына тутыгу кушылды, иреннәре иренеп кенә әйләнә башлады. Күзен ишектән ала алмады. Менә өйалдында дөбер-шатыр тавыш чыкты. Әни калтыранып китте. Минем бөтен тәнем буйлап бер суык йөгерде, йөрәгем каты тибә башлады. Башы киселергә хөкем ителгән кеше кебек, башыма төшәчәк бәлане каршы алыр өчен кебек башым иелде. Егетем дә кызарды, бүртенде. Яшен ташы кебек әти килеп керде. Аның тавышына барымыз сикереп тордык. Ул әллә ни аптырап торган кебек булып китте. Беркем дә бер сүз дәшмәгән — дәшә алмаганга, озын бер пауза булды. Ул пауза ул кадәр озын сизелде ки, мин инде тәмам картайдым, чәчләрем агарды дип хис иттем. Аякларым дер-дер калтырады. Тешләрем бер-берсенә тиеп шыкылдады. Ахырдан әти акрын гына тавыш берлә:
– Әссәламегаләйкем! – диде… Шул дерелдәгән тавыш берлә әйтелгән сүз ата-ата дип торганда, читтән тәгәрәгән яшен уты кебек безнең барымызны да «Аллага шөкер, калдык!» дигән уйга китерде.
Кызарган егет:
– Вәгаләйкемәссәлам! – дип күрешергә кулын сулды.
Әни:
– Монда, карт, чынаягың монда! – дип, түргә урын күрсәтте. Мин, әти гафу кылды, егетне яратты дип, көләч йөз берлә аның күзен эзли башладым. Күзләремез очрашты.
Әти миңа:
– Нигә бик сөендең? Бик зур эш эшләдем дип белдеңме? – диде.
Әни:
– Менә чәең кайнарда эчеп ал! – дип, әтинең фикерен борырга тырышты.
Тагы авыр бер тынлык басты.
Егет:
– Гафу итәсез, мин Оренбургтан үтеп баручы бер мосафир, сезнең угылыңыз, кызыңыз берлә театрда урыннарымыз күрше тугры килде дә, сөйләшеп киттек. Шуның өчен сезгә кереп сәлам биреп чыгыйм дидем…
Әти тагы бер сүз дәшә алмаенча калды. Әни:
– Рәхмәт, рәхмәт. Кунакка һәрвакыт ишегемез ачык. Безнең карт кунакны бик сөя, – диде. Шуннан әни: – Кунак дуктыр икән. Менә әле Төркстаннан әллә нинди бөтен авыруларны терелтә торган таш тапканнар икән. Шуны алып кайтып киләләр икән, – дип, әтине сүзгә кушарга теләде.
Әти кабылт итеп чәен эчеп ташлады. Тагы ясарга дип, чынаягын шалтыратып миңа төрттe. Мин бөгелеп чәй ясарга керештем. Моржа эченнән чыга торган тавыш берлә генә әти:
– Бик яхшы, алай укыган егет булгач, шулай театрларда кызларны котыртып йөриләрмени? Хәлфәләрегез сезгә шуны өйрәттеме? – диде.
Егет әллә нәрсә әйтергә авызын ачты. Әни:
– Андый эш юк бит, карт! – диде.
Минем кулларым калтырап, самавыр борынын вакытында ябарга өлгерә алмаенча, чынаякларымна ташыттырып кулымны пешердем. Егет тагы кызарып бүртенде.
– Мин урыс арасында яшим, – дип, үзенең мөселман гаиләсенә керергә теләгәнен дәлилләр китерергә өлгермәде, әти:
– Яшә, урыс арасында яшә! Урыс арасында марҗасы беткәндермени?.. Урысның себеркесе беткәндермени… Алай бик мөселман булсаң, мөселман кызын юлдан яздырырга йөриләр димени? – диде.
Егет:
– Гафу итәсез… – дип, тагы сүзгә керешә башлады.
Әти ирек бирмәде, әллә ниләр сөйләп китте. Ахырдан:
– Әле тагы оялмый көпә-көндез өйгә килә бит, хурланып үләрсең, – диде.
Әни:
– Мөселман кеше мөселман өенә ник килмәсен, һәммәмез бер ата-ана баласы бит, – дип, сүзне йомшартмакчы булды.
Әти инде акырына-бакырына башлады. Егет берничә мәртәбә җавап бирергә маташты. Әти аны тыңламады. Мин аны кызгандым. Әтинең шулай кылынуыннан хурландым… Аңарга ярдәмгә килер өчен генә: «Тагы берне ясыйммы?» – дип сорадым. Ул: «Рәхмәт, рәхмәт!» – дип баш иде. Әтинең йөзе агарды. Чынаягын тоткан кулы суыкта туңган бала кебек дер-дер килде. Минем күземә яшь тыгылды. Егет догасын кылып, йөзен сөртте дә аягүрә калыкты.
– Рәхмәт хөрмәтегезгә, мин сезне борчыдым, гафу итегез! – диде.
Әти аптырап калды.
– Утыр әле, берәрне эч! – диде…
Егет:
– Рәхмәт… минем сезгә килүемдә һичбер начар уй, яман фикер юк иде… Урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганга, үз тормышымызны сагынудан килгән бер яшьлек кенә иде. Гафу итеңез! – диде дә ишеккә таба борылды.
Мин урынымнан тора алмаенча катып калдым, күземез күзгә очрашты. Мин күзем берлә әллә нәрсәләр әйтмәкче булдым, бик күп гафу үтенмәкче булдым. Күземнән мөлдерәп ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуны күреп булырга кирәк, әти:
– Бар чык үз бүлмәңә! – дип кычкырды.
Мин, урынымнан торырга теләсәм дә, аягыма бик зур батман тимерләр тагылган кебек бер авырлык сизгәнгә, урынымнан кыймылдана алмадым.
Ишек ачылды, ябылды, егет югалды. Минем күземнән яшь агу туктамады. Түр башында әни тавышланып егларга кереште. Әти котырган бүре кебек әллә ниләр сөйләп кычкырып-бакырып, идән буе йөреп-йөреп шелтәләргә, тиргәргә тотынды. Минем башым үз фикерем берлә мәшгуль булганга, әтинең бер сүзен дә ишетмәдем. Кычкыру-бакыруына колак салмадым. Ләкин әнине бик кызгандым. Аннан да битәр мыскыл ителгән егетемне . Аның алдында үземне бик зур гаепле хисаплап, эчемнән яндым, көйдем… Көн бик авыр үтте. Беркем беркем берлә сөйләшмәде.
Мин кич берлә намаздан соң бик озын Коръән укып яттым, күңелем бераз басылган кебек булды. Ләкин иртәгесен тагын бер авыр йөк басты. Шәмси кодаларга кызлар мәҗлесенә чакыру килде. Әни бик җибәрергә теләсә дә, бармадым. Йомшарып килә торган әтинең сүзләренә дә җавап та кайтармадым. Әллә ник аның йөзен күрәсем, сүзен ишетәсем килми иде. Төн буе саташып, йөдәп чыктым. Егетемне әллә ничә төрле төстә, бер еглый торган иттереп, бер көлә торган иттереп, бер әллә нинди марҗалар берлә бии торган иттереп күрдем. Ләкин һәммәсендә миңа таба омтыла, мине эзли кебек бернәрсә күргән кебек булдым. Иртә берлә чәй дә эчмәдем. Аш вакытында аш та ашый алмадым. Әти дә, әни дә «аша, аша» дип кыстасалар да, моңаеп китеп, чыдый алмаенча еглый башладым да аштан торып китеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем дә, бик озак егладым. Әни килеп җуатса да — тәэсир итмәде. Менә бердән егетемне күрәсе килү хисе шулкадәр куәтле көенчә биләде ки, аңарга һичбер куәт каршы килерлек түгел иде… Мин, аны күрер өчен, юллар эзләргә тотындым. Телефон берлә сөйләргә булдым. барырга кадәр җиттем. Ләкин нә адресын беләм, нә урамын, нә башкасын. Мине әллә нинди бер куәт урамга таба төртә башлады. Анда әллә нинди ташы, бик көчле микънатис ташы мине өстери башлады. Мин әнигә:
– Башым бик авырта, ат берлә йөреп керим, – дидем.
Әни:
– Бар, кызым, бар.
Йорт караучы да, су ташучы да, ат башында йөрүче дә булып тора торган, бер кулы чулак, аягы чатан Зарифны ат башына утыртып чыгып киттем. Иң әүвәл рус нумирлары күбрәк урамнарга бардым. Күзем берлә урамның ике ягын да сөздем. Аннан соң халык күп йөри торган зур урамыбызга борылдым. Аннан да ике яклап эзләп чыктым. Анда да очрата алмадым. Шул бәхетсезлегемә көенеп, эчем тагы пошты. Адресыны сорап алмавым өчен, тагын үземне үзем шелтәләдем. Озын урам буйлап кайтырга дип атны бордым. Еракта гәзитә сатучы янында аның төсле бер шәүлә күрдем, атны кызулатып барып җиттем. Якынайган саен аңарга охшый иде. Барып җиткәч, ачык иттереп борылып карасам, бер урыс егете гәзитә тоткан да укып бара. Шул урыс малаена аяк арасында чуалып йөрүе өчен шулкадәр ачуым килде, шуны төшеп, бәреп сугып егасым килде. Өметсезләндем, көчсезләндем. Уйларымны жыю өчен, Каргалы очына барырга куштым.
Кучер, минем капризларымны тыңлый-тыңлый йөдәп беткәнгә, мыгырдарга тотынды. Мин алай да үз сүземне иттем, киттем. Ни күзем берлә күрим, бер урамның чатында акрын гына атлап егетем каршы таба килә. Ерактан ук таныдым. Йөзен, кыяфәтен җентекләргә тотындым. Әллә нинди бик тирән уйга чумган кебек тоелды. Кем белсен, бәлки, мине уйлый торгандыр, дидем. Тугрысына килеп җиткәч тә кычкырдым. Ул аптырап китте. Каретам ябык булганга, тавышның кайдан килгәнен белмәенчә тирә-юнендә эзләнә башлады. Мин тагы көлеп чакырдым. Аның күзенә, йөзенә әллә никадәр гаҗәпкә калу чыкты. Ул ни эшләргә белмәенчә арба янында аптырап торганда:
– Утырыңыз, бераз йөрик! – дидем.
Утырып киттек. Мин үземнең мәшәкатьләрем мәгънәле чыкканга, тагы кәефем килде. Егетем аптырап ни әйтергә белмәгәнгә:
– Мин сезне бик күрәсем килде. Ләкин, , нә сезнең адресыңызны беләм, нә телефоныңызны… Мин сезнең алдыңызда бик зур гаепле. Әтинең алай кылынуы өчен мине шелтәләмәгез инде, ул бит иске заман кешесе, үз үлчәве берлә үлчи, сезне мыскыл да итте, мәсхәрә дә итте, гафу итегез, – дидем.
Ул, тагы көтелмәгән бернәрсә алдында баскан кебек, аптырап китте булырга кирәк, миңа җавап бирмәенчә калды. Мин, моның хурлануы бик тирән икәнен хис итеп, тагы:
– Беләмсез, бу эш минем күңелемдә шулкадәр ачы яра ачты. Минем җанымны шулкадәр өшетте. Минем яшь башыма шулкадәр авыр бер йөк такты. Мин аны күтәрә алмыйм. Ул мине баса, ул минем башымны күтәреп айга-көнгә каравыма ирек бирми… Сез инде бәхил булыңыз! Миннән шул авыр бәхетсезлекне алыңыз, гафу итеңез! – дидем, ялварып аның йөзенә бактым.
Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул бердән, бер сүз әйтмәенчә, калтыраган, дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган йылы йомшак бер агым акканга, мин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек йылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты. Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры — мәхәббәтме, бәхетмә коела кебек тоелды.
– Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит тәмле тормышыңызга тупасча кереп тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңез! – диде.
Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундағы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы, мине тынычландырып җибәрде. Мин:
– Димәк, бетте, сез үпкәләмисез? – дидем.
Егетем:
– Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңы бернәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтыярлы-ихтыярсыз, башымны идерде. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак. Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү миңа бик зур мәхрүмлек булачак, – диде.
Мин, һәрнәрсәне онытып:
– Сез китәсезмени? – дидем.
Ул да кыска гына итеп:
– Әйе, – диде.
Мин:
– Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы? – дип сорадым…
Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам дип еглыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде…
– Кайчан соң? – дидем.
– Иртәгә! – диде. Тагы тынлык басты.
– Ник соң бик тиз? – дидем.
– Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин, бүген сезне күрә алмаммы дип, көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә сапмакчы булдым. Ахырында тагын кыңгырау биреп, өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калды. Сезне күрмәенчә, күрешмәенчә китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем, – диде.
Мин дә ничек күрергә теләүләремне, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә баттык. Менә чулак чатан:
– Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамызмы? – диде…
Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поездда егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул, көчләнеп:
– Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде… шунда тыныш куеламы? – диде.
Мин, чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым…
– Юк! – дидем… Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга, аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен, тагы бер мәртәбә тирән иттереп: – Юк! – дидем.
Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде…
Егет:
– Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм, – диде.
– Ышан, ышан! – дидем.
Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәнкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте.
Уема батып, өйгә таба борылдым. Әллә нинди сузне оныттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытаклый башлады. Ахырдан, ник ядкяре өчен бернәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан, ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга төшәргә дип вә шунда бер бүләк чыгарырга дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга:
– Ашчы Сәхибәгә тукта! – дидем. Чулагым мыгырдап туктады. Ут кебек сикереп төшеп, Сәхибә әбигә кердем:
– Тозтүбәдә бер фәкыйрь кардәшемез кияүгә чыга, шуңарга чәкчәк бүләк җибәрмәкче булам. Иртәгә китүче бар, үземездә пешереп тора алмыйбыз, шуны иртәгә сәгать алтыда тәмамән өлгертеп бирә аламсың, әби? – дидем. Поезд сәгать җидедә унбиштә китә иде.
Әбием:
– Хәзер бит йомыркасы бәһале, мае кыйбат, балы да искиткеч, утын да күп китә, – дип, бик күп сөйләде.
– Күпме кирәк соң? – дигәч, цифрны әйтмәенчә, тагы әллә ниләр сөйләп китте. Мин янчекне ачтым да бер егерме бишлекне бирдем.
Әби акчаларны күреп булырга кирәк:
– Тагы берәр юкмы? – диде.
Тагы бер унлыкны төртеп, вәгъдәсен ныгытып чыгып, татлы уйлар берлә өйгә таба киттем.
Капкадан керү берлә, мин авыр хис берлә, суык су койган кебек дерелдәп киттем. Баягы шатлыгым, кәефем бердән югалды. Төн буе йоклый алмадым. Иртәгесен әллә нинди кәеф берлә кәефсезлектән бер хис астында калганга, әни дә шуны күреп бераз аптырады.
– Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы? – дип сорады да… Теге өйдә чулактан да әллә ниләр сорап маташты.
Вакыты җитә башлагач, әнидән тагы йөреп керергә сорадым:
– Бар инде, берәр нәрсә эшләп йөрми торгансыңдыр бит? – диде.
Рәтләп җавап та бирмәенчә, әти Мәкәрҗәдән бүләк итеп алып кайткан йөзегемне кидем дә Сәхибә әбигә таба киттем. Как-төш искиткеч уңышлы чыккан иде. Камыры килешкән, май сеңдермәгән, балы каралмаган иде. Аның өстенә әбием ике ягына да төрле кәнфитләрдән «Нәфисә» дип язган да иде. Бик кәефләнеп төреп алып, вокзалга чаптырттым.
Поезд да китәргә чирек сәгать кенә калган иде. Таныш-белеш очрар-фәлән дип уйламаенча да, платформага чыктым да икенче, беренче классларның тәрәзәләреннән күземне йөртеп эзли башладым. Менә ачык бер тәрәзә алдында егетем ак сакаллы бер урыс берлә басканнар да сөйләшеп торалар. Мине күргәч аптырап китте, кызарды. Карт урыс көлеп әллә нәрсәләр әйтте. Бу миңа каршы чыкты. Коридорда очрашып сөйләшә башладык. Ләкин бик күп кеше йөри башлагач, ул мине купеларына алып керде. Карт урыска башымны идем. Кулымдагы чәкчәкне өстәл өстенә куеп:
– Сезгә юл бүләге, – дидем. Аннан тиз-тиз итеп имән бармагымдагы йөзегемне суырып алдым да: – Сагынмалык булсын, бер дә бармагыңнан төшермә, – дип, кулына суздым.
Егетем тагы аптырады, карт урыстан оялдымы, кызарды, әле бер бармагына, әле бер бармагына кимәкче булып карады, берсенә дә сыймады. Мин кулын алдым да чәнчә бармагына кидердем. Урыс та, мин дә көлештек. Шуннан соң тагы теге вәгъдәләрне берничә мәртәбә ишеткәннең соңында мин китәргә калыктым. Бернәрсә оныткан кеби уйландым.
– Нәрсә, тагы әллә берәр сүз бармы? – диде.
– Миңа сагынмалык берәр нәрсәңне калдыр, – дидем.
Ул:
– Мин очрашуны һич уйлый алмаган идем, бернәрсә хәзерләмәдем, – диде.
Күзем өстәл өстендә ята торган бер китапка төште.
– Бу синекеме? – дидем.
– Минеке, – дип, Тургеневның «Беренче мәхәббәт» дигән хикәясен сузды.
Теге бабайга баш иеп, тагы күрешеп, атыма утырып, өйгә таба чаптым. Әтидән биш кенә минут элек өйгә кайтып өлгердем.
Әни әллә нәрсә сизенгән кебек булды. Мин хыял дөньясында гизә башладым. Менә әти тагы турсайды. Әтигә әллә кемнәр әллә ниләр килеп сөйләде. Мин өмет берлә өметсезлек арасында яши башладым. Юлдан, Мәскәүдән хатлар алгач, тагы тынычланып көтә башладым. Театрга, әдәбият кичәсенә әти җибәрмәгәнгә, кызлар мәҗлесенә үзем барырга теләмәгәнгә, мин бөтенләй өйдән чыкмас булдым, һәр мәҗлестән, театрдан калмый торган бер кызның болай ябылуы бик күп гайбәткә сәбәп булды. Вокзалда, театрдагы очрашулар тагы әллә ничә төрле иттереп сөйләнде. Ахырдан «Нәфисә бер урыс егетенә гашыйк булган икән» дигән бер гайбәт бөтен шәһәрнең авызында тәсбих кебек йөри башлады. Шулар әтине бик хурландырды, әнине дә бик кайгыртты. Алар, кызымызга урын чыкмый кала инде дип, төн буе кайгырышып сөйләшеп ята торган булдылар.
Менә шул арада булмады, Орски шәһәреннән миңа яучы килде. Әтиләр, әниләр бик сөенделәр, тәмам бирергә вәгъдәләшергә хәзерләнделәр. Мин бөтен көчем берлә каршы килергә тотындым. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем, авыруга башымны салдым, егладым, илтифат иткән булмады. Ахырдан әтигә егет берлә булган соңгы вакыйгаларны тәмамән аңлаттым. Башка беркемгә дә чыкмыйм, дидем. Әни минем яклы кебек булса да, көчсез булганга, бер эш эшләвенә ышана алмадым. Егетенә хат өстенә хат яздым. «Эшләр бик мөшкел була башласа, телеграм бирермен, килергә хәзер тор», – дидем.
Менә беркөнне әти:
– Киләсе дүшәнбегә мәҗлескә аш-су хәзерләңез, колак сөенече мәҗлесе. Мин кибеттән чыгартырмын, – диде.
Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем… Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп:
– Мин бармыйм, әти… Теләсәңез нишләңез! Бармыйм, – дидем дә бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак егладым. Әнинең сүзенә дә, җуатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып, озын иттереп телеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулар өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңелчә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым, йырлап-көйләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп, әни дә кәефләнде. Ахрысы, минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул:
– Һәрвакыт шулай була, язганнан узып булмый, ата-ананың догасыны алсаң, бик һәйбәт торырсың, фәлән, – дип сөйләде.
Ләкин мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да. Менә җомга җитте, әти җомгага китте. Әни, тәһарәтен алып, үз бүлмәсендә өйлә намазына утырды. Бердән телефон. Бардым:
– Тыңлыйм! – дим.
– Нәфисә, синме? – ди егетем ачык тавыш берлә.
Мин:
– Синме, кайчан килдең?
– Бүген сәгать унда, менә телефон итәр өчен җомга башланганны көттем, – диде.
Мин бер минутта бөтен вакыйганы сөйләп ташладым. Сәгать дүрттә шәһәремезнең бер урыс кибетендә очрашырга сүз алдым. карт хәзрәткә барып, мәсьәләне аңлатып, аны җаучы итеп җибәрүнең кирәклеген белгерттем. Сүз арасында:
– Ничек җибәрделәр соң, әле гаскәр хезмәтең бетмәгәндер бит? – дип сорадым.
– Синең чәкчәк аркасында, ул карт минем башлыгым — профессор иде. Чәкчәкне бик яратты, сиңа да Чәкчәк дип ат кушты. Телеграмың килгәч, тоттым да үзенә бардым. Мәсьәләне сөйләдем. Оренбургка командировка бирде дә җибәрде, – диде.
Теге өйнең ишеге ачыла башлагач, телефонны кистек.
Мин, бик һәйбәтләп тәһарәт алып, зур бер ихлас берлә намаз укырга керештем. Егетемне китереп җиткерүе өчен, миңа ярдәме өчең Аллага шөкранәм шулкадәр зур иде, мин намазым беткәч тә намазлыктан тора алмадым. Коръән укырга тотындым. Укыдым, укыдым, тагы аз булган кеби булды, тагы укыдым. Әти кайтты. Самавыр керде, аш башланды. Мин һаман Коръәннән аерыла алмадым. Әни берничә мәртәбә килеп китте, ул да мине бүләргә базынмады. Догамны кылып, тәмам тынычланып, чәйгә чыктым. Әти дә, әни дә мине Орскига бару фикеренә ияләшә дип уйлаганга, егетнең килүеннән хәбәрләре булмаганга, бик йомшак мөгамәләдә булдылар. Әти:
– Менә кирәгеңез-фәләнеңез булса, кибеткә чыгыңыз, яңы маллар килде, сайлап алырсыз, – диде.
Әни:
– Чыгарбыз да шул! – дип куйды.
Мин:
– Сабак абыстай берлә күрешеп киләсем килә иде, – дидем.
Әни дә, әти дә:
– Бар, бар! Ат җиктер дә бар, – диделәр.
Әни тагы:
– Үзенә берәр күлмәклек алып бар, – дип куйды.
Мин сәгать дүртләргә кадәр алай итеп, болай итеп вакытны суздым. Дүрттә тугры ук теге кибеткә барып кердем. Егетем почмакта әллә нинди яулыклар сайлап тора иде. Мине күрү берлә каршы килде. Мин аз гына кочагына атылмадым. Тиз генә алган нәрсәләрене алып, атка утырып чыгып киттек. Зиярат янына барып, бик озак сөйләштек, сүзне беркеттек. Ул хәзрәткә барган, мәсьәләне аңлаткан. Хәзрәт тә бүген ястүдән соң яучы булып килергә вәгъдә биргән. Мин дә үземнең сабак абыстам, хәзрәтнең тол кызына барып сөйләячәгемне белгертеп, төрле ихтималга каршы төрле вәгъдәләр ясашып аерылыштык. Сабак абыстама туп-тугры киттем, бүләгемне бирдем. Догасыны үтендем. Үзем әллә ник моңаеп киттем дә еглап җибәрдем. Абыстай:
– Яучы килгән дип әйтәләр, Алла хәерлесен тугры китерсен, Орски шәһәре бик матур, фәлән, – дип, мине җуатты.
Мин ачтым да мәсьәләне сөйләп бирдем. Сабак абыстай аптырап калды. Егетемнең монда килүен, карт хәзрәт берлә бүген бик озак сөйләшеп, аның җаучы булып баруына вәгъдә алуын аңлаттым… Аңарга да:
– Ярдәмдә булыңыз инде! – дидем.
Сабак абыстай:
– Изге эшкә без һәрвакыт ярдәмдә, мин бит әниеңнән башканы күрә алмыйм, – диде.
Мин хәзрәткә сөйләргә үтенеп киттем.
Мин кайтканда өйдә бер дә яңалык юк кебек иде. Кичкә таба гына әти:
– Ясигътан соң хәзрәт киләм дигән. Пылау салып, чәй хәзерләп көтеңез! – дип, телефон итте.
Мин көтәргә тотындым. Вакыт җитте, хәзрәт килде, чәй бирелде. Хәзрәтнең бер йомыш берлә килүе билгеле булганга, әни дә нәрсә сөйләгәнен ишетер өчен, мин дә әтинең ни җаваплар биреп, эшләр нигә барачагын күрер өчен, бүлмә ишеге янына килеп утырдык. Берәр чынаяк чәйдән соң хәзрәт сүзгә кереште. Миңа мәгълүм сүзләрне сөйләп, әтидән җавап көтте. Моны ишеткәч, әни «Уф!» дип сулап куйды. Миңа күзен тирән иттереп батырды. Әти, яшен суккан кебек, бер сүз дәшә алмаенча, аптырап җавапсыз калды. Хәзрәт егетне сөйләп китеп:
– Урыс арасында тора торган кеше, үзен үзе саклап, мөселман гаиләсенә катышырга теләве өчен мин укыдым. Нишләр идек, бер марҗа тотып: «Хәзрәт, никях укы», – дип килсә яисә никяхсыз-нисез балалар атасы булып, урыс күбәйтсә. Мин бу егетне бик яраттым, – диде.
Әти:
– Хәзрәт, сез дә шундый сүзләр сөйләгәч, безгә, надан кешеләргә, ни кала инде, – дип, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Ахырдан: – Безнең инде, хәзрәт, Орскилар берлә ярты вәгьдәмез бар. Рәхмәт сезгә! Ләкин, хәзрәт, сез шундый ярты урыслар артыннан олуг башыңызны кече итеп йөрү кирәкмәс иде, – диде.
Хәзрәт:
– Без — пәйгамбәр галәйһиссәламнең варислары. Кем безгә дин эшендә мохтаж, һәммәсенә ярдәмгә җитешү — дини вазыйфабыз, – дип, тагы җавап бирде. Әти тагы әллә ниләр әйткәләгәнгә, хәзрәт кызып китеп, ахмак, дип, әтине тиргәп тә ташлады.
Тагы йомшардылар, тагы сөйләштеләр. Әтигы кисеп:
– Юк! – дип җавап бирде.
Хәзрәт:
– Җәмәгатең берлә сөйләшеп карарга кирәк, кызыңның хәлен дә белергә кирәк, – дисә дә, әти һаман үз сүзендә торды.
Чыгып киткәндә хәзрәт:
– Хата итәсең, хата итәсең, үзсүзлек кенә итәсең, уйлаш, мин әле тагы килермен, – диде.
Әтинең:
– Олуг башыңызны кече итеп йөрмәңез, хәзрәт, – дигән сүзенә каршы ул:
– Башымыз шул, шулай вакытында кече итә белгәнгә күрә, ул олуг булган. Изге эшне болай кисәргә ярамый, җәмәгатең, гаиләң берлә киңәшләш, иртәгә килермен, – диде.
Хәзрәт киткәч, әти тагы ду килде, әни тагы еглады. Ләкин мин, ярты эш бетте кебек хис итеп, һичбер борчылмадым. Иртә берлә сәгать уннарда тагы хәзрәт килде. Бу юлы хәзрәт ачыктан-ачык минем хакта, минем разыйлыгым хакында сөйләп:
– Эшне матур итәргә кирәк, егет бик һәйбәт. Сезгә нәрсәгә дәүләт кирәк, Алла бәхетләрен бирсен, фәлән, – дип, бик күп үгетләде.
Әти һаман сүзендә булды.
Өйләдән соң аш вакытында сабак абыстай килде. Әни ашасыннан әтигә бик күп сүз сөйләде. Әни разый булса да, әти тискәрелегеннән кайтмады. Мин, сабак абыстайны озату сылтавы берлә чыгып, егетем яныңа киттем. Ул тәмам куырылган, иде. Хәзрәтнең сөйләгәннәреннән әтинең кылынуларын белеп өметсезләнгән, аптыраган иде.
Мин аңарга:
– Мин актыгына кадәр барам, булмаса, синең берлә китәм дә, Уфага барырмыз да, анда Собраниедә мөфти хәзрәттән никях укытырмыз, – дидем.
Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Күңеле күтәрелде. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Сөйли-сөйли вакыт озаеп киткәнгә, кич булды. Мин өйгә кайтудан тагы әтинең акыру-бакыруын ишетүдән курыктым. Шул мәсьәләнең эт эчәгесе кебек сузылып китүенә эчем пошты.
– Әйдә хәзрәтләргә барыйк та никях укырга сорыйк, – дидем.
Ул күзен тутырып, ышанмаган кебек:
– Шуңарга кадәр барамсың? – диде.
– Ник бармыйм, әйдә! – дидем.
Ул:
– Шуның ахырларын беләмсең, әтиең, әниеңнең никадәр рәнҗүләрен күрәчәксең? – диде.
Миңа шул сүзләр ул вакыт әллә нигә һич тәэсир итмәде.
– Һәммәсенә разый, – дидем дә атны хәзрәтләргә борырга куштым.
Хәзрәт, безне икемезне бергә күргәч, бераз уңайсызланып:
– Ни йомыш соң? – диде.
Егетем:
– Хәзрәт, без сездән никях укытырга дип килгән идек. Үзеңез беләсез әхвальне, – диде.
Хәзрәт:
– Ашыга төшәсез, ашыга төшәсез, яшьләр шул, яшьләр, – диде… Тагы безне аерылып кайтып китәргә димләде. Үзе иртәгә тагы әти берлә сөйләшергә вәгъдә бирде. Без икемез дә бик каты торгач: – Мин менә намазга барып килим, аннан соң карарбыз, – диде.
Безгә самавыр куеп чәй хәзерләделәр, озак үтмәде, әни килеп җитте. Мине кайтырга чакырды, еглады, ялварды. «Кайтмыйм», – дидем.
Хәзрәт берлә бергә ястүдән соң әти керде. Ул мине каргады, егетемне тиргәде, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Мине көчләп алып китмәкче булды, кайтмадым. Хәзрәт:
– Болай булмый, әйдәңез, барымыз да барып, өеңездә , – диде.
Әти һаман разый булмады. Мин абыстай ашасыннан хәзрәттән никях укуын үтендем.
– Булмаса, без барыбер Уфага барып та укытачакмыз, – дидем.
Бу эш әтине тәмам тилертте, әнине дә шаштырды:
– Син ни эшлисең? Син бит йөземезгә кара ягасың, фәлән, – дип шелтәләргә тотынды.
Ахырдан әти:
– Ярый, әйдә, кайтсын, иртәгә карармыз, фәлән, – диде.
Мин:
– Менә шунда никях укылмаенча, бу өйдән чыкмыйм, – дидем.
Хәзрәт аптырады. Әтигә тагы нәсыйхәт итеп карады. Ахырдан:
Без — шәригать кешесе, без диннең хөкеменә каршы килә алмыймыз. Кыз, егет икесе дә шуны теләгәч, никях укыймыз, – диде.
Әти һаман:
– Мин разый түгел! – диде дә торды.
Хәзрәт чалмасын киде. Метрикәсен алды, мәдрәсәдән ике хәлфәне чакыртты. Шулар алдында тагы бер мәртәбә әтигә әйтте, тагы әти: «Юк!» – диде. Әни кычкырып егларга тотынды. Хәзрәт, кычкырып, безнең икемезнең дә разыйлыгымызны сорап, миннән өч мәртәбә разыймын дип үз авызымнан әйттереп, кычкырып никях укыды. Шуннан соң, әтигә карап:
– Инде нишлисез, болар хәзер ирле-хатынлы булды, ләкин һаман сезнең балаңыз, тискәреләнмәгез! – диде.
Әти бер сүз эндәшмәде, әни һаман еглады.
Барымыз урамга чыктык, әти берлә әни алдан киттеләр. Без икәүләп артларыннан киттек. Капка төбенә барып җиткәч, никтер туктадылар. Минем күңелем йомшарды, бардым да әнигә:
– Бәхил бул, әни, – дип, муенына сарылдым, еглый башладым. Аннан әтине кочакладым.
Өчемез дә еглашырга тотындык. Егетем тик катып калды. Капка ачылды. Әти берлә әни керде. Мин басып калдым.
Әти:
– Әйдәгез, әйдә, Нәфисә! – диде.
Мин:
– Ялгыз керә алмыйм, кермим, – дидем.
– Икеңез дә кереңез, – диде.
Кердек. Берәр атнадан соң мәҗлес ясап туй иттеләр, ләкин туемыз зур булмады. Бер атнадан мин киявем берлә Мәскәүгә киттем. Менә шуннан бирле бергә яшимез. Аллага шөкер, бу көнгә кадәр арамызга бер кер төшкәне юк», – диде дә туктады. Үз бәхетеннән үзе шатланган кебек, аның йөзенә тагы елмаю йөгерде. Ул тәмле иттереп сулап куйды.
Гөлсем:
– Сез бигрәк бәхетле булгансыз икән… Ләкин шулкадәр иттереп нык тотынырга сезгә кем гакыл бирде? – диде.
Нәфисә:
– Беркемнән бер киңәш сорамадым. Беркем берни өйрәтмәде. Уйлап та тормадым. Күңелем ни кушты, шуны эшләдем, шул барып та чыкты, – диде.
Яңы хатын тагы кызыгып карап торганның соңында:
– Бу соң сезнең беренче сөюеңез идеме? – дире.
Нәфисә:
– Беренче һәм соңынчы сөюем… Безнең әле сөешүемез беткәне юк. Мин әле менә иремә барам, теге көнге хәзрәтләргә баргандагы хис берлә, күңел теләге берлә барам, – диде. Тагы көлемсерәп уйга батты. Аның күзе алдында тагы күрешү үтте, күрәсең, ул тагы эченнән көлде.
Гөлсем:
– Иреңез соң кайда, кая барасыз? – диде.
Нәфисә:
– Минем ирем Мәскәүдә, үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват-доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр . Шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтнең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдән мәгънә чыкмас дип, йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен эзләнергә, белешергә дип чыгып китте, йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул — «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитәсенең башы. Аннан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнелми. Бөтен киңәш бездә, бөтен авырулар бездә. Балаларга үз халкымыз арасында торырга уңай булсын дип, бер зур мөселман авылы янында кечкенә генә йирле, сулы, бакчалы бер утар сатып алган. Менә хәзер беренче мәртәбә шуны күрергә барамыз. Киләсе елдан, насыйп булса, ат, сыер алып, бөтен җәйне шунда үткәрәчәкмез. Бала-чага нинди тирә-юньдә үссә, шуның гадәтен ала… Без тора торган йирдә һаман урыслар гына иде. Менә инде, насыйп булса, үз илемездә яшьлекләрен үткәрәчәкләр, – диде дә туктады.
***
Гөлсемнең күңеленнән үзенең балалары кичте. Бу бәхетле кешеләрнең балалары хакында шулай уйлаулары гаҗәп кебек тоелды. «Минем балаларым кем булыр икән соң? Алар хакында кем соң?» – димәкче булды. Тагы әллә нинди сөальләр бирмәкче булса да, фикере балаларына, балаларының тәрбиясенә, киләчәгенә киткәнгә, шул уйда батып калды, каюта тынды. Парахут бердән озын гына кычкыртты. Шуңардан куркып, яңы бикәнең бер баласы, тагы сикереп торып: «Әни! Әти килә, әти!» – дип кычкыра башлады. Яңы пристаньга килеп туктадылар. Тагы кешеләр йөрде, керделәр, чыктылар. Гөлсем «балаларын тынычландырып яткырганның соңында» урынына килеп утырды. Тәрәзәдән төшә торган фонарь яктысы аның болай да ак йөзенә саргылт бер төс кушты, ул, мумия кебек катып, Нәфисәне, үзеннән, үзенең бәхетеннән разый Нәфисәне сөзде. Аның тирән йокыда изрәп ята торган балаларын бик озын җентекләде. Тирәннән чыккан бер тавыш берлә: «Сез бигрәк бәхетле икәнсез… Мин башка, минем тормышым икенче юлдан китте. Икенче яр якасына мине дә илтеп ыргытты», – диде.
«Мин бер мирза кызы. Мин кечкенә чакта әнием үлде. Мин әти берлә ялгыз калдым. Берәр елдан әтинең сеңлесе, ире үлеп, кайтты да, шул миңа аналык итте. Бик тиз мине укыта башладылар, ләкин русча укыта башладылар. Минем беренче таныган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мәктәпкә кердем. Анда да, билгеле, урыс мәктәбенә кердем. Тирә-юнебездә һәммәсе урыс иде, өйдә дә русча сөйлиләр иде. Килгәннәр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземезнең әллә нинди икенче төрле урыс икәнемезне, Рождество ясамаенча, Корбан бәйрәмен, гает ясый торган урыс икәнемезне хис итә идем. Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем. Әти бик күп эш эшли торган кеше булганга, тутакай үзен әле яшь дип уйлап киенү-ясануны бик яратканга, миңа өйдә илтифат иткән кеше дә бик аз иде. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин күбәләк кебек әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Җәйләрен кай елны Кырымга бара идек, кай елны Кавказга, кайбер елны Германиягә дә китә идек.
Менә шулай барганда, бер елны җәйне уздырыр өчен, без Уфа губернасында әнинең әнисе — әбиләргә киттек. Аларның Дим суы буенда бик матур утарлары бар икән. Андагы һавада да үзенә аерым төсле бер матурлык бар икән. Ул Кырымнан күңелле. Кавказдан төрле, Германиядән дә татлы икән. Мин бару берлә, әби мине бик ныклап карады-карады да:
– Анасына охшаган, тәмам анасы, – диде. Мине сөйде. Моңача сөюләргә караганда йомшаграк сөйде.
Монда да өйдәге тормыш тәмамән русча булса да, хезмәтчеләр бар да үз кешеләремез иде. Сүз, йыр һәммәсе үз телемездә иде. Мин барган көндә үк тау башына утырып курай тарткан малайларны күреп, аларның әллә нинди моң көйләрен ишетеп аптырап киттем. Мин үземне чит бер тирә-юнь эчендә күрдем. Ләкин, әллә ничек болар һәммәсе чит булса да, әллә кайчан ишеткән идем, шуның эчендә булган идем кебек бернәрсә сизендем. Кунаклар килде. Кунакларга бардык, ләкин һәммәсендә шундый ярты урысча, ярты үземезчә бер тормышка очрадым. Менә минем әти китте. Тутакай, бер шәһәргә барып, бер башка мирзаларга кунакка йөри башлады. Мин әбием берлә ялгыз калдым. Ул инде бик нык карчык булган иде. Үзе мирза бикәсе булса да, башына зур калфак киеп, өстеннән яулык бәйли иде. Ул кай вакытларны тәһарәт алып намазга да утыра иде. Миңа элгәре болар бик гаҗәп төсле күренде. Мин үземнең чын руслыгыма зарар килә дип бераз курыктым да. Ләкин бара-тора өйрәндем. Әби шулай була төсле күренде.
Менә беркөнне җәйнең иң матур вакытында без җиләк җыеп кайтсак, бөтен өйнең асты өсткә килгән итеп таптым. Идәннәр юылган, мунчалар ягылган, әллә никадәр аш-су хәзерләнгән.
– Нәрсә бар? – дип сорадым.
– Бүген сәхәр ашыймыз, – диделәр.
– Нәрсә соң ул сәхәр? – дидем.
Хезмәтче кызлар, көлеп:
– Иртәгә уразага керәмез, – диделәр.
Менә кич булды. Мин кызлар берлә бергә тәравих әйткәнне тыңларга киттем. Кич берлә сәхәр ашау бик күңелле булды. Ләкин иртә берлә торгач та безгә чәй бирмәделәр. Жиләккә барырга рөхсәт итмәделәр. Мин уразага кердем.
Беренче көннәрдә ураза тоту читен булса да, мин бик тиз өйрәндем. Кызлар берлә азан әйткәнне, кич берлә тәравих әйткәнне тыңларга бару бик күңелле булды. Әби миңа, рамазанда урысча киенергә ярамый дип, татарчалатып итәкле күлмәк тектерде, башыма яулык бәйләтте. Менә мин шул тормышка ияләшеп кенә беткән идем, тутакай кайтты. Ул:
– Бу нинди эш бу? Мондый озын көндә баланы ураза тоттыр, имеш, ул болай да аз канлы, бу тилелеккә мин чыдый алмыйм, әтисенә язам, фәлән, – диде. Әби берлә әйткәләшеп тә алдылар. Тутакай мине үзе берлә чәй эчерергә маташты. – Русчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр, – дип, минем гувернанткамны тиргәп, безне дәрескә утыртты.
Минем тормышымның рәте китте. Мин әбием өчен, шундагы кызлар өчен тутакайдан качып сәхәр ашый, азан тыңлый торган булдым. Тутакай өчен әбидән качып көндез чәй эчә торган булдым. Бәйрәмне көттермәенчә, баланы тәмам татарлатып бетерделәр дип куркып, тутакай мине алып китте.
Шул елны мин укый торган мәктәпкә тагы ике мөселман кызы керделәр. Аларның әниләре начальницага килеп сөйләшеп, мәктәпкә мулла китереп, дин дәресе укыттырта башладылар. Начальница миңа да керергә кушканга, мин дә дин дәресенә йөри башладым. Шунда укырга, язарга өйрәндем, шунда догалыклар . Шул юлда барганда мин буй үсеп җиттем. Мәктәпне бетердем, кыз булдым. Безгә Петербургның бөтен мирзалары, Кырым, Кавказның бөтен руслашкан түрәләре таныш-белеш иде. Төрле йирләрдә хезмәт итә торган Кавказ әфисәрләре, төрекмән егетләре бар да безгә килүчән-китүчән иде. Тутакай искедә бер әфисәр хатыны булганга, ул гаскәри киемдәге кешеләрне бик ярата, алар берлә чормалану, болгануны сөя иде. Картаеп килсә дә, ул әле яшь әфисәрләр берлә кылынгачлана иде, алар берлә әллә нишләп бетеп чуала иде.
Мин кыз булып, үземне үзем кыз итеп хис итә башламадым, минем артымнан әллә нинди кешеләр йөри башладылар. Бер полковник миңа бик еш чәчәк китерде. Телефон берлә исәнлегемне сорашып, тутакайлар берлә театрларга алып китте, миңа кавалер булып йөри башлады. Бервакытны бу минем алдыма тезләнеп, минем кулымны да сорады. Мин аптырап киттем, һичбер башымда, күңелемдә андый фикер булмаганга, бер сүз әйтә алмадым. Тутакай эшкә катышты. Полковникны миңа димләргә кереште. Миңа генералша булып торуны, зур рус дөньясына катнашып китүнең юллары ачылуны бик озын иттереп бизәкләндереп сөйләде. Мин кызыктым да, ләкин күңелемдә шул кешегә каршы һичбер төрле хис булмаганга, сүз бирә алмадым. Әти дә минем яклырак булганга, яшь әле дип, эшне кичектерделәр. Полковнигымның килүе сирәкләште, очрашканда ул үпкәләгән кыяфәтне бирәсе килде. Ләкин бер ике-өч ай вакыт үтмәде, ул карт кына бер тол хатынга өйләнеп тә китте.
Аның эзе югалырга өлгермәде, бер кыргыз студенты, кыргыз ханының булып безгә йөрергә тотынды. Ул миңа бик күп әрмән анекдотлары сөйләде. Кыргызларның русча белмәүләреннән килеп чыккан көлкеле хикәяләрне аңлатты, үзенең университетны бетереп чыккач, уездный булып нинди генә түрә булып торачакларын бизәде, бизәкләде. Менә бу да беркөнне театрның фойесында тавышларын калтыратып, бик озын иттереп сөйләп, мине сөйгәнен, минсез тора алмаячагын белдерде. Нә сүзләре, нә кылынышлары миңа һичбер төрле тәэсир итмәгәнгә, минем күңелнең нечкә кылларына барып төртелмәгәнгә, моңарга да сүз кайтардым. Бусында тутакай да каршы булмады, әти дә бер сүз әйтмәде. Ул озын хатлар язды, чәчәкләр җибәрде, ялынды, ялварды, ләкин мин һаман үз сүземдә калдым. Укып бетереп китте дә, андагы кечкенә вакытыннан әйттереп куйган кызын алды да уездный начальник булып тора башлады. Аның артыннан бер Кавказ инженеры килеп чыкты, аның артында бер Литва татары, аның артыннан бер иранлы принц, шулар арасында өйгә килеп йөри торган рус әфисәрләре, рус студентлары хатлар яздылар, шигырьләр әйттеләр. Ләкин һәммәсе дә күңелемне керләтеп калдыруга башка бер хис уятмадылар.
Менә шулай торган чакта беркөнне безне татар студентлар түгәрәге үзенең кичәсенә чакырды. Кечкенә залда үз кешеләребездән генә җыелган кичә бик күңелле булды. Буфеты милли ашлар берлә корылган, укучылардан милли оркестр төзелгән. Татарча кечкенә генә бер пьеса сайланган. Кычкырып укыр өчен матур йырлар, шигырьләр чүпләнелгән иде. Кичә миңа әллә ник үземнең кечкенә чактагы теге әбиләрдәге авыз ачуларны хәтерләтте. Мин эч күңелдән шатландым, тирән бер кәеф берлә кәефләндем.
Егетләр, кызлар берлә төрле уеннар уйнап йөргәндә, бер студент гаепле калды. Мин хан идем. Аңарга җәза иттереп ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, берсе:
– Татарча бер ! – диде.
Ул «Син» дигән бер шигырьне укыды, шундый матур укыды, миңа шундый зур тәэсир ясады, мин изрәп киттем, мин хан булганга:
– Тагы берне, – дидем.
Яшьләр кул чабып каршы алдылар. Ул тагы берне укыды, тагы шәп чыкты. Шуннан без ул студент берлә танышып киттек. Аның исеме бер төрек пашасының исеме булгангамы, әллә ул төрекләрне бик яраткангамы, аңарга Паша дип йөриләр иде. Мине дә Паша дип таныштырганнар иде. Ул үзе дә шул исемне яратканга, мин дә Паша дип эндәшә башладым. Мин аны үземезгә дә чакырдым. Ул килә башлады. Ләкин бер дә моңарчага кадәр миңа йөргән егетләр төсле кылынмады, ул миңа татар әдәбияты, шигырьләре хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде. Ул минем алдымда яңы бер дөнья ачты. Мин сусаган дәрт берлә шуңарга тотындым. Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитәләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым.
Менә җәй булды. Пашаны җәйгә безгә утарга кунакка чакырдым. Шуны да әйтеп китәм: баштан ук минем тутакай аны яратмады. Кешеләр алдында һаман аның гаепләрен табарга маташты. Миңа аның хакында һаман шикләр уята торган сүзләр сөйләде. Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир калдырмаганга, минем Пашага мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җәйнең матур чагында бу безгә килде. Тутакай үзенең үлгән иренең әллә нинди кардәшләрен көтә икән. Егетнең килеп төшүе берлә:
– Инде моны кая урынлаштырыйк, фәлән бүлмә минем каененем мирзага, фәләне — минем тудыгым мирзага, фәләне — Мәрьям Ивановнага, фәләне — Суфия Салиевнага, – дип, бөтен өйне бүлеп куйды.
Минем кунагыма чарлактан башка урын калмады. Минем шул эшкә кәефем китсә дә, тутакай берлә сүзгә керешә алмадым. Паша һичбер төрле үзенең күңеле кырылганыны белгертмәде. Көннәр бик матур тугры килде, без иртә торып җиләккә киттек. Салкын төшеп, су буйлары шәүләләнгәч тә балыкка бардык, күрше урманга самавырлар алып чыгып, хозур кордык. Пашам көннән-көн өйрәнде, үзләнде. Тирә-юньдәге бөтен кеше үзенә мәхәббәт куйды. Әти дә аны яратты, хезмәтчеләр дә хөрмәт итте. Ләкин тутакай һаман үз сүзендә булды.
– Каененем мирза килсә нишләрмез, моны ни дип таныштырырмыз, моның бит өсте-башы да беркатлы, үзен тотуы да татарча. Нәселен-нәсәбен дә Алла белсен, кызы җиткән йортларга кунак чакыруда бик сак булырга кирәк, – дип, әтигә бәйләнде. Егетнең бер генә җитмәгән йире булса, шуны зурайтып, ямьсезләтеп сөйләде. Карт хезмәтче хатын берлә аңарга «затсыз» дип исем кушты. Кунак-төшем булганда аңарга урынны иң түбәндә — әнидән калган карт экономка берлә беррәттән ясатты. Ләкин Паша сизмәдеме, сизенмәгәнгә сабыштымы, һичбер төсен, йөзен бозмады.
Ул миңа бик күп яңы татар китаплары алып килгәнгә, без кайвакыт бакчадагы шәүләле бер почмакта сәгатьләр буе китап укыдык, кайвакыт, сүзгә керешеп китеп, аяклар кая таба барганны сизмәенчә дә, урманга кадәр йөреп киттек, кайвакыт икемез ике кармакны салып, сузылып киткән тын суның тирәнендәге нәрсәләрне күрер өчен кебек күземезне суга батырып, судагы бер-беремезнең шәүләләре берлә күңелдән күңелгә сөйләштек. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык. Кармактан өзелеп киткән көмеш кебек балыкның чулт итеп төшеп суны ярып җибәрүеннән, зур бер көлке кебек, эч күңелдән көлештек… Кайвакытларны чәчәктән чәчәккә очып йөри торган умарта кортының бызылдавы, ерактагы чикерткә туеның йырлавы әле югары менеп, әле түбән төшеп лезгинга бии торган чиркес кызы кебек әйләнә-бәйләнә торган карлыгачның көйләве, иксез-чиксез моңнары, дәртләнүе астында изелеп киттек. Үземезне үземез югалттык, тирә-юньне оныттык.
Көннән көн үтте, көн үткән саен, минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бернәрсә мине сөйде, иркәләде. Мин ачылганнан ачылдым. Көн буе көлдем, йырладым, музыка уйнадым. Кич булдымы, биләүсәдәге бала кебек тирән йокыга чумдым. Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды. Мин тазардым. Йөзләрем кызарды. Кулларым тулды. Үземдә әллә нинди зур бер көч хис иттем. Кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек күренде. Кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек сизелде. Паша да кызарды, янды, каралды. Аның күзләре тагы нурлыланды. Аның көлүе, елмаюы тагы җанлыланды. Ләкин минем тутакай һаман . Ул мине: «Кызлар үзен шулай тотамыни?» – дип шелтәләде. Мине егет берлә бергә калдырмас өчен, әллә нинди хәйләләргә сабышты. Паша артыннан ухаживать итәр өчен күрше боярларның сарыпсыз бер кызын чакырып китерде. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә чарлакка йирләштерде. Теге кыз бик тырышып кылынгычлана башлады. Пашаны артыннан йөртергә маташты, әллә нинди капризлар ясады. Атларга атланып урманнарга китте, егетне анда өстерәде, монда өстерәде. Берни эшли алмаса да, минем элгәреге татлы тормышымны тынычсызландырды. Пашаны да әллә нинди уңайсыз хәлләргә куеп сеңерләндерде, безнең бергә йөрүемез, сөйләшү, көлешүләремез авырайса да, бу нәрсә мөнәсәбәтемезгә күңелсез бер сызык сыза алмады.
Ләкин әти берлә тутакай әллә нәрсәләр киңәшләшә, әллә нинди җитди төс берлә сөйләшә башладылар. Кайвакытларны сәгатьләр буе бүлмәдә ябылып калдылар. Менә беркөнне теге кодаларның юлга чыгуларыннан телеграм килде. Тутакай ут булды. Өйләрне җыештыртты, бүлмәләрне хәзерләтте. Аш-су кирәк-ярагы, эчемлекләр алыр өчен шәһәргә кеше җибәреп, бөтен йортны аякка калкытты. Мине үзенә чакырып:
– Каененем мирзалар киләләр. Алар нәсел-нәселдән мирзалар. Үзе охрана его величествада хезмәт итә. Олуг кенәзләр берлә таныш. Тагы аның кардәше килә. Анысы тагы дикий дивизиядә әфисәр. Студентны нишлимез? Борчак оны берлә балны бит бергә бутап булмый. Ничек аларны бергә кушып кунак иттереп йөртәсең. Качанга китә инде ул? – диде.
Мин кызардым. Бер яктан хурландым, бер яктан Пашаның мирза булмавы өчен кәефсезләндем.
– Әүвәл аңарга аңлатырга кирәк… Ул үзе аңламас, ул бит общество күргән кеше түгел. Әйтергә кирәк, туп-тугры иттереп әйтергә кирәк, инде юлыңда бул, егет, дияргә кирәк, – диде.
Мин:
– Кунакны ничек алай итәсең, фәлән, – дидем, ләкин каты иттереп Пашаны яклап китә алмадым. – Үзе дә китәм дип тора иде, шул арада китә инде, – дидем.
Тутакай тагы:
– Син үзеңне кеше төсле тот… Безнекеләр бик үткен кешеләр. Аяк басуыңнан сизәләр. Ул егетне синең кавалерың дип уйлый күрмәсеннәр… Аннан соң эш харап, – диде…
Чынлап та, менә өч тройкада кунаклар килеп төште. Бөтен йорт яңы ирләр, яңы хатыннар берлә тулды. Кичке аш искиткеч тантаналы үтте. Тутакай кырык төрле аш хәзерләткән, кырык төрле эчемлекләр берлә өстәлне тутырткан. Мине яңы әфисәр янына утырттылар. Ул, бертуктамаенча: «Виноват, виноват, прикажите!» – дип, мине сыйлап йөдәтте. Аш араларында миңа әллә нинди полктагы хикәяләрне сөйләде. Пашаны тутакай теге марҗага кавалер иттереп өстәл артына гына, почмакка гына урынлаштырган иде. Мин аны рәтләп күрә дә алмый идем. Сүзен дә ишетә алмый идем. Ләкин теге марҗаның чыр-чыр сөйләүләре, кайвакыт кылынгычланып көлүләре генә ишетелеп эчне пошыра иде. Картлар эчештергәләделәр, минем күршем дә мине сыйлап-сыйлап җибәргәләде. Мин дә аз гына капкаласам да йомшабрак киттем… Аштан соң картлар, ликёрлар берлә бүлмәләргә кереп, карта уйнарга керештеләр. Яшьләр бакчада йөрергә чыгып таралды. Тутакай, мине чакырган булып, әллә ниләр сөйләп тотты. Паша янына теге марҗа килеп култыклап алгач кына, ул, яңы әфисәрне чакырып китереп, әллә нинди йомышлар кушкан булып: «Йөрергә чыгасызмыни?» – дип, безне парлаштырып чыгарып җибәрде.
Төн тын иде, күк айлы-йолдызлы иде. Чәчәк, үлән исе тирә-юньне аңкыткан иде… Әллә нинди бер йомшак йылылык бөтен тамырлардан йөри, акыртын гына исә торган йылы җил, яңыдан-яңы хуш исләр китереп, битне-чәчне сыйпый иде, сөя иде… Яңы әфисәрем, бераз кызып алып, бертуктамаенча анекдот артыннан анекдот сөйли иде. Бакчаның теге почмагында чырлый торган теге марҗа кычкырып-кычкырып әллә нинди әмерләр бирә иде. Еракта гына мәче башлы ябалак, ямьсез тавышы берлә кычкырып, күңелгә тынычсызлык бирә, курку сала иде… Бакчаны без бер әйләнә идек, ике әйләнә идек… Керергә вакыт җитсә дә, мин, Пашаны очратырмыз дип, кавалерымның тәмсез сүзләреннән көлгән булып һаман йөри идем. Менә без өйгә таба борылдык. Ишек төбенә барып җиттек, өйдәге лампадан багана кебек сузылып чыккан ут яктысында бердән Пашам килеп басты. Төнге якты берләдерме — аның йөзе саргылт иде, күзләре тирәнәйгән, эченә әллә нәрсә яшергән кебек караңгыланган иде. Йөзенә әллә нинди бер аңламаслык төс, сыкрану төсе чыккан иде. Бүген без бер сүз дә әйтешә алмаганга, мин:
– Нихәл, исәнмесез? – дип, татарчалап сөйли башладым.
Әфисәрем, гафу үтенеп, өйгә кереп китте. Без бер-ике сүз әйтешергә, күңелдәге төеннәрне әйтергә өлгермәдек, тутакай ут кебек чыгып җитте.
– Әйдә, сине көтәләр, Гөлсем, өй хуҗасына шулай ярыймыни? – дип җилтерәтеп алып кереп китте.
Кич берлә музыка уйналды, танцы булды, яңы кунаклар бик шәп танцевать иттеләр. Мин дә әле берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Паша почмакка ялгыз утырды да тик калды. Ул карта уйный торганнар арасына да керә алмады, биючеләр арасына да катыша алмады. Ликёр эчеп-эчеп гайбәткә чума торган хатыннар янында да урын булалмады, ялгыз калды, ялгызлыкка батты. Ул йөзеннән дә, күзеннән дә үзенең ялгызлык хисен яшерә алмады. Арып бетеп ятарга аерылганда, бөтен яңы кунаклар минем кулымны үбеп күрешкәндә, ул ялгыз гына үпмәенчә, «Хәерле кичләр!» дип югалды. Бик арыганга, аз-маз шәрап, ликёр эчештергәләгәнгә, бик начар йокладым.
Иртә тору берлә без, ашамак-эчмәкләр төяп, дүрт-биш атка төялеп, су буена хозурга киттек. Әти, кода, тутакай бер атталар иде, мин, яшь әфисәр, бер кечкенә бала икенчедә идек. Башка хатыннар, вак-төяк кунаклар өченче, дүртенчеләрдә иде. Паша самавырлар төялгән карт экономкалы арбада утыртылган иде. Юлда арбалар але берсе үтеп, әле берсе узышып, уйнашып баралар иде. Ләкин Пашаларның арбасы гына һаман артта иде. Карт ат берлә ул һаман үз юлында лырт-лырт йөгертеп килә иде. Егетнең мыскыл ителүе өчен күңелем бик борчыла иде. Эчем поша иде. Ләкин каты иттереп аны яклап катышырга минем көчем җитми иде. Тирә-юньдәге гадәт, өемездәге тутакайның башлыгы, әтинең өй эшләрендә бик йомшак булуы, Паша берлә минем арадагы мөнәсәбәтнең ачылып бетмәгәнлеге мине кулы-аягы бәйләгән кебек тота иде.
Менә елганың борылып ага торган бер йиренә атлар туктады. Хәтфә төсле яшел чирәм өстенә мәҗлес корылды, зур иттереп ут ягылды. Самавырлар куелды. Ашау-эчү китте. Сыйлану башланды. Ирләр, хатыннар урманнарга, болыннарга чәчәк җыярга, йөрергә таралдылар. Мин берничә мәртәбә Паша берлә берләшеп, сөйләшеп китәргә теләсәм дә, әле тутакай килеп чыгып мине алып киткәнгә, әле бер яңы хатын килеп берәр йомыш берлә сүзгә катнашканга, әле теге марҗа егетне җилтерәтеп өстерәп анда-монда тарткалаганга, бер минут вакыт була алмадык, көн буе мин һаман шул яңы әфисәрем берлә калдым. Көн буе хуҗа кыз булып, әле бер кунакның күңеле өчен, әле бер хатынның мәгънәсез сүзе өчен Паша берлә сөйләшергә биш минут вакытымны бүлә алмадым. Халык бик күп булганга, баш тегермән кебек әйләнгәнгә, вакыт үткәне сизелми дә калынды. Ирләр коенырга киткәндә, без кызулап аш урыны хәзерләдек. Алар ликёр эчәргә утырганда, без коенырга киттек; күрше алпавытлар килгәч, тагы шәпләп чәй эчеп, көн үткәнне, кич булганны тоймый да калдык. Ай яктысында судан килә торган йомшак салкынча астында без бик озак куыш-куыш уйнадык. Әллә нинди уеннар берлә эштән чыктык, биедек, танцевать иттек, бергәләп, аерым-аерым йырладык. Яңы әфисәр берлә бер кунак хатын лезгинка да биеделәр. Соңгы төндә генә арбаларга төялешеп өйгә таба борылгач кына, мин әллә нинди авыр бер хискә баттым. Әллә нинди үзем дә сизеп бетермәгән бер начарлыкны эшләгән кебек, күңелемнән сыкрана башладым. Арыган башым рәтләп эшләп бетерә алмаса да, ни булдылыгы хакында ачык хисап бирә алмаса да, күңелемнең бер йирен әллә нәрсә кырды, бәгыремнең бер почмагы әллә ни өчендер көенде, еглады. Янымдагы әфисәрем әллә ниләр сөйләсә дә, рәтләп тыңламаенча гына өйгә кайтып җиттек.
Халык бик күп булганга, тавыш-туыш бик зур булганга, мин әллә нинди бер белмәгән нәрсә тарафыннан басылганымны хис иткәнгә, рәтләп күрешмәенчә дә үз бүлмәмә кереп яттым. Урынга сузылып, уйларымны бер җепкә тезгәч кенә, бүген тагы Паша берлә бер сүз сөйләмәвемне, аның берлә кич күрешмәенчә дә керүемне хәтерләдем, кайгырдым. Аңарга каршы ясала торган шул бойкотта мине дә бергә дигән фикердә булмадымы икән дип уйландым. Юктыр, дидем. Бардыр, дидем, иртәгә үзе берлә сөйләргә булып, мәсьәләне хәл итмәкче булып борылып яттым. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Бик озактан соң ул да тынды. Мин әллә ничә мәртәбә йокыга китә башласам да, тагы куркынып уяндым, тагы төрелеп яттым. Тагы өн берлә төн арасында чуалдым. Ахырдан тирләп-пешеп, башым янып сикереп тордым. Пәрдәне тартып, тәрәзәне ачтым. Бәрәкәтле кул берлә ташланган айның моңлы яктысы бүлмәмне тутырды. Күзне кытыклады, тыштан кергән салкынча һава тамырлардан йөгереп мине калтыратты.
Мин, өстемә киеп, айны, айның нуры берлә челтәрләнеп ага торган аклы-сорылы болытларны карарга, тик, тын тора торган агачларны тотындым… Балалыгым күз алдыма килде… Беренче сәхәр тагы искә төште. Моннан бер генә атна элекке тынлыгым, тынычлыгым күздән үтте. Бүгенге күңелемдәге үземнән разый түгеллек, бүгенге көндәге бәгырьнең әллә нинди төтенсез, утсыз ут берлә януы алга басты. Ни булды, нинди үзгәрү булды, мин ни эшләдем? Уй китте, уй артыннан уй китте. Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кылынышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә уу килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем… Йөрәгем шу итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды. Мин көчсез, ярым һушсыз көенчә урындыгыма сузылдым. Ай мине коендырды. Акрын гына искән җил, агач башларын берсенә берсен бәрештереп, моң гына тавышландырды. Еракта гына мәче башлы ябалак кычкырды да кычкырды. Мин куркудан аякка калыктым. Әллә ни эзләгән кебек күземне бакчага тектем. Агачлар арасында әллә нинди бер шәүлә акрын гына селкенә кебек булды. Шул тынлык, шул ялгызлык эчендә шул шәүләне табуыма сөенгән кебек булдым. Шул шәүлә генә мине шул авырлыктан коткара кебек булды. Мин шуны күрергә зур өмет берлә шәүләнең якынаюын көтәргә керештем. Менә ай яктысы берлә тулган яланга шәүләм чыкты. Ни күзем берлә күрим — Паша!.. Туктады, бик озак бер ноктага таба карады. Бәлки, айга карагандыр, бәлки, йолдызны сәер иткәндер, ләкин ул вакыт ул минем тәрәзәмә карый кебек булды… Мин тәрәзәдән башымны тыктым. Паша калтырап китте. Акыртын гына:
– Сезме? – дидем.
– Әйе, – диде.
Ни эшләгәнемне белмәенчә:
– Хәзер чыгам! – дидем дә, өстемә шәл салдым да, туфли берлә генә чыктым да киттем.
Паша тетри, калтырый, тешләре шак-шак килә иде, үзе каткан кебек тик тора иде. Кулы суп-суык иде. Бу авырлыктан чыгар өчен:
– Ник йокламыйсыз? – дидем.
– Сез ник? – диде.
Мин:
– Арыганмын, халык бик күп булды, баш бик чуалды, фәлән, – дидем.
Акыртынлап, сөйли-сөйли, беседка артындагы бөтен кешеләрдән яфраклар берлә капланган үземезнең сөйгән урынымызга кереп утырдык. Минем күңелем тулган булгангамы, сез гафу итеңез, бу эштә минем гаебем юк, дияргә булдыра алмадым. Бернәрсә булмаган кебек, бер дә җитди эш юк кебек күренергә тырыштым.
Паша чыдый алмады:
– Мин, туташ, сезне өч көннән бирле күрә дә алмыйм, сөйли дә алмыйм… Ләкин шул өч көн эчендә мин бик күп нәрсә күрдем, бик күп эшкә минем күзем ачылды. Бик күптөрле карарлар да ясадым. Ләкин берсен дә эшкә куя алмадым. Миңа бит әллә кайчан китәргә тиеш иде. Әллә кайчан үземне үзем, бу ят халык, миңа дошман халыкның мыскыллавыннан, мәсхәрә итүеннән качарга тиеш идем, ләкин мин аны эшли алмадым. Әллә ничә мәртәбә эшләргә беркетсәм дә эшли алмадым, әле дә эшли алмыйм. Кечкенә генә туган өметләр мине биләде, минем аягым-кулымны баглады. Мыскыл өстенә мыскылны күтәрергә мәҗбүр итте. Башымны игәннән ияргә әмер итте. Сезнең мондалыгыңыз микънатис ташы кеби мине тартты, тотты. Канаты көячәк булса да, утка чаба торган күбәләк кебек, мине дә шул ут тирәсендә әйләнергә кушты. Ни эшлим, туташ, шулай булды… Ләкин боларның барысын да, туташ, мин сездән бер күз каравы алыр өчен, сездән бер елмаю күрер өчен эшләдем… Бәлки, бу яңы кунаклар килмәсә, мондагы яңы планнарны белмәсәм, мин элекке кебек сезне хөрмәт итеп, сезне эчтән бик зур күреп, киләчәктәге күрешүләргә ышанып китеп тә барган булыр идем. Ләкин хәзер китә алмадым. Сезне күрмәенчә, сөйләмәенчә китә алмадым. Китә алмыйм. Мин шул өч төндә һич йокламадым. Мин бик күп сыкрадым, бик күп газапландым. Мин сезне шулкадәр сөю берлә сөйгәнемне аңладым. Миңа сездән башка тормыш юк… – диде.
Мин аптырадым… Бер сүз әйтә алмадым, «ләм-мим» дип җавап бирә алмадым. Күңелемнән шуны көтсәм дә, бу кадәр дары кебек бердән дип уйламаган идем.
– Шулай булгач, мин, никадәр хурлыклар күрсәм дә, ничек сезне шул баткаклык эчендә, шул сазлык эчендә калдырып китим… Сезгә каршы корылган шулкадәр ямьсез планнарны күрә торып, мин сезне ничек ялгыз ташлыйм!.. Бу минем көчемнең читендә… Сез, туташ, сазлыкта үскән бер гөл. Тирә-юнеңез баткаклык, эчкән суыңыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз. Сезне бу сазлыктан алсаң гына, сез мәңгегә гөл булып кала беләчәксез… Чыгыңыз моннан… Чыгыйк моннан, сарылыңыз минем кулыма, туташ, – диде…
Мин:
– Алай ук түгел, сезнең хыялыңыз бик зур, фәлән, – дидем.
Ул ишеткән, күргәннәрен сөйләде. Иртәгә йә берсекөнгә мине теге әфисәргә рәсман сораячакларын, әтинең разыйлыгын, тутакайның шуны булдырыр өчен бөтен көчен сарыф итүен, һәммәсене аңлатты. Мин үзем дә шуларны күңелемнән сизенеп торсам да, әллә нинди җепләр берлә шул йортка, шул кардәш-кабиләгә, шундагы гореф-гадәткә бәйләнгән булганга, Пашаның чын күңеленнән чыккан сүзләренә ярый инде дип җавап бирә алмадым. Икеләнебрәк:
– Әле сөйләшермез, фәлән, – дидем. Мәсьәләне озайттым.
Шул араны аяк тавышы ишетелде, акрын гына сөйләгән сүзләр колакка бәрелде. Без тындык, аларның сүзләрен ишетер өчен түгел, үземезне сиздермәс өчен тындык. Аяклар павильонга кереп утырдылар. Акрынлап тагы сүзләренә дәвам иттеләр. Сөйләүчеләр тутакай берлә кода иде. Коданың сүзләрен ишетеп бетерә алмасак та, тутакай ачык тавыш берлә:
– Минем сүзем сүз, мин кызның вәгъдәсен алдым, аны сөйләп тору да урынсыз… Ләкин шуны онытма… Мин бит тол, электән полковник хатыны, мин шул аена илле тәңкәлек пенсиягә тора алмыйм… Менә кияү дә, син дә кул куеп кырык мең тәнкәлек вексель бирсәңез, туйны эшлим… Юк булса, мин үземне үзем бушлайга урамга ыргыттырыр хәлем юк… Гөлсем кияүгә чыккач, мин кем?.. Юк! – диде.
Кода тагы әллә нәрсә сөйләде. Тутакай:
– Әйтәм бит, ул авыру, безнең Гали авыру (ул минем әтием хакында иде), йөрәк авыруы берлә авыру, бүген ярты рюмка артык эчте исә — иртәгә юк… Мин аңарга ышана алмыйм. Шул вексельне бирсәңез иртәгә — бетте, – диде.
Паша минем күземә карады, мин агардым, бүртендем. Чыгып: «Мине сатарга телисезме, мине үз акчама сатарга телисезмени?» – дип кычкырасым килде. Булдыра алмадым, аягым калтырады, тешләрем шак-шок килде.
Тегендә базарлык бетте. Килештеләр. Акрын гына сөйли-сөйли киттеләр. Мине Паша кызганды булырга кирәк, җәрәхәтемә тоз сибәчәк бер сүз әйтмәде, яңы җәрәхәтемә зәһәр салмады. Мин тордым, ул да акрын гына йиреннән калыкты. Бер сүз дәшмәенчә бакчаны үттек, яланга чыгар алдында ни булса да бер сүз әйтеп аерылырга кирәк дип уйлап торганда, теге сарыпсыз марҗаның бүлмәсендә ут алынды. Анда нечкә пәрдә теге яңы әфисәр берлә теге марҗаның башлары күренде. Кыяфәтләре, киемнәре-салымнары кемне дә оялтырлык булганга, мин яшен суккан кебек булып киттем, дерелдәдем, калтырадым, егылмас өчен бер агачка сөялдем. Паша бик озак мине сөзде, бераздан:
– Аңладыңызмы? Бу сазлык сезнең йир түгел. Аңлаңыз, туташ! Сезгә башка һава кирәк, әйдәңез! – диде. Минем кулымны тарткан кебек каты кысты.
Минем бөтен тәнемнән суык йөгергәнгә, дерелдәп, моңланып күзенә карадым. Бик озактан соң:
– Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә, – дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан йирендә катып калды.
Мине моңынча һичбер булмаган яңы бер хис биләде. Мин хурландым. Үз-үземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз-үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым, шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем… Бер яктан тутакайның «Кырык меңлек вексель биреңез!» дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе кебек, минем җәрәхәтле бәгыремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземнән актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә китик, әйдә!» дип, аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем йитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым.
Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым… йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, мине айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне аңлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды.
Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди ислемай, пудра исләре бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул миңа шул вакытта зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты.
– Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә! – диде. Минем күлмәгемнең якаларын рәтләгән кебек булды.
«Чык моннан, кит, йөзең кара!» диясем килсә дә әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем.
– Ярый, хәзер, – дидем. Йөзләремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш булмәсенә төштем.
Ду килгән кунаклар бар да, аягүрә торып, миңа юл бирделәр. Теге әфисәрем килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек, әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә тыңламадам. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә җавап бирмәдем.
Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай селкенә торган урындыкка утырган да, тибрәнеп-салланып, әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә, әти, көлеп:
– Нишләп торасың, Гөлсем?! – дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде.
Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште. Көлеп-көлеп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каененесен, теге әфисәрне бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңы гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода, керер-кермәс, русчалап:
– Мине гафу итеңез, менә бу егет кызлар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый, – диде.
Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем яныма тезләнде, русчалап:
– Мине бәхетсезлеккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез! – диде дә минем кулымны үпте.
Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай, мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек:
– Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмсез, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте… Алла сезгә мәхәббәт бирсен, – диде.
Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап:
– Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт! – дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп киткән әтине, кызарынган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырап калган яшь әфисәрне сөздем дә, кычкырып: – Һичбер вакытта! – дидем дә, ашыгып чыгып, үз бүлмәмә кереп бикләндем.
Түбәндә тавыш купты. Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар — ачмадым. Тагы шакыдылар — урынымнан кыймылданмадым… Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде. Әллә нинди таныш тавыш ишеткән кебек күземне ачтым. Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем шу итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Өстемә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал», – дип чыгып асылыначак булдым. Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам, «Хуш!» диясем килде. Авызымнан сүз чыкмады. Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды. Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым.
Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә, бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти:
– Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез, – диде.
Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә:
– Әти, мин дә синнән калмыйм, – дидем.
– Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени? – дип, тутакай катышты.
Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз:
– Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды, – диде.
Мин:
– Шул көнне ни булды соң? – дип сорадым.
– Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде, – дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде.
Мин Петербургта Пашадан хат булмый булмас дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым. Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевка диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим: телеграмны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда» дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин һушымны югалттым.
Мин күземне ачканда, әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла Коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Һичбер нәрсә аңламаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя алмаенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте.
Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Лиля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәсҗед йортында җеназа укылачагын белдерәләр» дип, икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында, чынлап та, җеназа артына кара кием кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп , ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде.
Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Ике балалы хатын, мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп, теге марҗаның ике баласы да еглады. Шул күз яшь арасында, чынлап та, болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп, мин хакыйкатьне аңлый алмадым.
Шул авыр кайгылар астында изелгәндә, минем өметем һаман теге Пашада иде. Әтинең үлүе, мәхкәмәләре гәзитәләрдә язылганга, ул аларны укыячак, миңа кечкенә генә булса да бер тәгъзия язачак дип ышана идем. Ләкин бу өметем дә бушка чыкты. Мин тиздән тормыштан туеп, тутакайдан арып, әтинең ерак бер кардәше тутакайга Уфа губернасына кыш үткәрергә киттем… Анда бераз тындым, башымны җыйдым. Дөньяда үз башыма үзем генә калганны бик каты хис итеп ялгызлыкка чумдым, аннан да арыдым.
Нишләргә белми аптырап торганда, бер җәй көнендә хәзерге иремне очраттым. Ул миңа ул вакыт бик йомшак кылынды. Минем кайгыларым өчен бик хәсрәтлән-гән кебек булды. Сүзләремне бик ихлас берлә тыңлады. Озак үтмәде, шулай иттереп минем ышанычымны казанды. Көннәрнең берсендә бу минем кулымны да сорады. Күңелемдә аңарга каршы һичбер хис булмаса да, ялгызлыкка бик туйганга, тутакай янына барып тагы бергә торудан курыкканга разый булдым. Туй ясадык, өйләндек… Ләкин бал атналарымыз үтмәде, мин иремнең лаякыл исерек икәнен белдем. Мин үземнең бер тәмугтан икенче тәмугка күчкәнемне сиздем. Менә инде ун ел шул тормышны өстерим. Кайчанга кадәр тартырмын, анысын да белгән юк», – диде. Аның күзенә яшь тыгылды, ул тавышланыр-тавышланмас еглый башлады.
Нәфисә:
– Юк, иншалла, рәтләнер әле, – кебек сүзләр сөйләде, юатты, ләкин Гөлсем яшь арасыннан:
– Хәзер ни булсын инде, яшьлек харап булды, көч бетте, дәүләт бетте. Калган нәрсә менә шулар, – дип, балаларына күрсәтте. – Болардан да ни чыгачак, алкоголик балалары бит, – диде. Тагы үксеп-уксеп еларга тотынды.
Нәфисә су салып эчерде. Тагы юатты. Тагы өметле сүзләр сөйләде. Гөлсем бераз тынды. Ахырдан гына Нәфисә:
– Мин шунысына гаҗәпкә калам: ник соң ул егет тагы бер хат язмаган, ник соң ул тагы бер мәртәбә ничек булса да сезне күрергә тырышмаган? – диде.
Әллә нинди кадерле бернәрсәсе мыскыл ителгән кебек, Гөлсем сикереп торды:
– Язган ул! Бик күп мәртәбә язган. Мин кияүгә чыккач, моннан дүрт-биш ел элек безнең танышымыз — ул вакыттагы бер курсисткага очрадым, шул аңлатты. Ул хат язган, ләкин мин берсен дә алмадым. Алар бар да безнең тутакай кулына төшкәндер дип уйлыйм. Миннән җавап булмагач, ул, бәлки, мин дә үзенә каршы компаниядә бергәдер, уртактыр дигән фикергә килгәндер. Килерлек тә бит инде… Тагы бәхетсезлек инде. Минем бәхетсезлегем, – диде дә тагы еглавында дәвам итте.
Төн ауды, таң атты, тирә-юнь яктырды. Ике хатын, тагы бик озак сөйләшкәннең соңында, берсе иртәгә бәхетле көнен көтеп, икенчесе иртәгә янына киләчәк бәлане көтеп йокыга киттеләр… Иртәнге яктыда Гөлсемнең яшьли картайган битене бик күп җыерчыклар каплады. Эчкә җыя алмый күзләрдән ташып чыккан бәхет елмаюы Нәфисәнең йөзенә яшеннән дә артык яшьлек буявы сөртте. Бүлмә тынды.
Иртә торганда күк йөзе кебек зәңгәрләнгән, болыннар, яланнар яшәргән, урманнар сарылы-яшелле кушымталы бер төс алганнар иде. Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде. Парахут тирәсен чолгап алган акчарлаклар да, йылы матур һавага, тышка тулган халык берлә бертуктамаенча сөйләшеп, кычкырышып баралар иде. Киләчәктәге пристаньга төшәргә булганга, Нәфисәләр, Гөлсемнәр дә, балаларын киендереп, әйберләрен хәзерләп, ерактан күренгән пристаньны көтәргә тотынганнар иде. Парахутта иттифакый тугры килгән ике хатын озын бер караңгы төнне бергә үткәреп, әллә ничек сүзгә кереп китеп, берсенә берсе йөрәкләрен, йөрәкләренең эчендә йиде йозак берлә бикләнгән почмакларындагы серләрен түгеп салышканга, иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде, берсенә берсе кардәшчә, туганча бер хис биләшкәннәр иде. Менә озын иттереп, моң иттереп, тагы парахут кычкыртты, Нәфисәнең балалары, әниләрен чолгап алып:
– Әни, әтигә килдек, әтигә! – дип сөенешә, сикерешә башладылар.
Гөлсемнең балалары да әллә нинди зур бер куркынычлы бүкәйне көткән кебек, әниләренең янына килеп:
– Әни! Әти юкмы? Әни, кирәкми, әти булмасын инде! – дип, аңарга катыдан-каты сарыла башладылар.
Парахут, бии торган куштан кызның әйләнүе кебек матурлап борылып, пристаньга якынайды. Гөлсем дә, Нәфисә дә пристаньга таба күзләрен тектеләр, икесе дә шуннан көтә торган нокталарын — берсе үзенә бу кадәр бәхет биргән, тынычлык, дустлык багышлаган, аерылуына еллар үткән кебек, сагынган ирен, әтиләрен, икенчесе яшьлегене харап иткән, кыска гына гомердә аны яшьли картайткан, карчык иткән, үзенең кара язмышын, үзенең бәласен эзли иде. Татлы көтү, матур өмет берсенең күзенә йомшак кына йылы гына елмаю куйды. Курку, кот очу, өметсезлек, көзән җыерган кешедәге кебек, икенчесенең йөзенә бер җәберләнү, көчәнү, җирәнү төсен бирде. Нәфисәнең балалары беренче [булып] әтиләрен таныдылар, алар:
– Әти! Әти! – дип кычкыра башладылар.
Нәфисә яулык селкеде. Пристаньнан тагы яулык селкү җавабын алды. Еракта гына күзләр күзгә очрашты. Tere беренче мәртәбә театрда очрашкан тәм берлә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Бик мәгънәле елмаештылар.
Шуның берлә мәшгуль булганда, Нәфисә Гөлсемне дә онытты. Ләкин пристаньдагы ярты гаскәри киемдәге бер кешенең исерек көенчә әле күпернең бер ягына барып бәрелүен, әле бер яктагы бөккән, калач, алма сата торган бер марҗаны барып кочакларга теләвен күреп, чыдый алмаенча шаркылдап көлеп җибәрде. Теге пристаньдагы кеше һаман әллә ниләр кычкырып, төрлә кешеләргә бәйләнеп йөрегәнгә, алар да аны һич шәфкатьсез бәреп, төртеп, туп кебек, күпернең бер ягыннан бер ягына, бер җуан марҗадан икенче марҗага төртеп йөрткәнгә, бу кәмитне бүлешер өчен күршесенә:
– Гөлсем ханым, Гөлсем ханым! Кара әле, зинһар, шул тилене, – дип, көлүенә чыдый алмаенча, аңарга борылды.
Аның йөзе үләргә хәзерләнгән кебек ап-ак, иреннәре зәңгәр, күзе курку, өметсезлеккә баткан итеп тапканга, Нәфисәнең көлүе яртысында ябылды. Ул, аптырап, кызганып, Гөлсемне сөзде. Гөлсем дә, тагы сүзгә керешмәс өченме, калтырана-калтырана борылып китте. Әйберләрен күтәреп, ишеккә таба юнәлде. Нәфисә, парахут өстеннән ире берлә исәнме-саумы дип берәр сүз алышып алмаенча китәсе килмәгәнгә, парахутның көтте вә шуның берлә чыгарга соңга калды.
Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор, һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде. Аларның күзләре очрашты. Доктор бу карчыкны кайда күрдем соң дип озак уйлап торганның соңында, шул җимерелгән, кипкән карчыкта ул унсигез-унтугуыз яшьлек күбәләк кебек оча торган Гөлсемнең, үзе бер вакытларны бөтен хәятын фида итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Бер минутта аның күз алдыннан үзләренең бөтен үткән вакыйгалары үтте. Ике кулында ике баласы барлыгын күреп торса да, ул:
– Гөлсем туташ, сезмени, – дип, кулын сузды. Гөлсемнең боздан суык кулларын кысканның соңында, ул Гөлсемнең көчләнеп көлгәннән чыккан йөзендәге җыерчыкларын күреп аптырады, кызганды, айады. – Сез һаман мондамыни? – дип сорашырга тотынды.
Сүзләргә җавап булыр-булмас, теге исерек — бер эполеты бөтенләй төшкән, берсе иңсәсенә эленгән гаскәри шинельдәге исерек — докторны килеп төртте. Гөлсемнең кулыннан әйберен алмакчы булды. Доктор, бу исерек башка марҗаларга бәйләнгән кебек Гөлсемне мыскыл итәргә тели дип уйлап, аны сакларга маташканга, исерекнең йөзе кызарды. Ул русчалап:
– Бу минем хатыным, бу минем хатыным! – дип, тагы докторны төртте. Гөлсемнең кулыннан төенен алды.
Доктор аптырап Гөлсемгә карады. Гөлсем күзе күзгә очрамасын өчен башын иде, тизләп култыклап исерек ирен алып китмәкче булды.
Шул ара да булмады, Нәфисәләр килеп чыктылар. Балалар әтиләренең муенына сарылдылар. Әллә нинди сөальләр берлә, сүзләр берлә тирә-юньне тутырдылар. Нәфисә, иренең култыгына кереп, тагы бер мәртәбә:
– Нихәл, исән тордыңмы? – дип, бәхетле күзе берлә ирен сөзде. Кулын кысып алып, алга таба атлый башлады.
Күпернең яртысына җиткәндә, тагы тавыш чыкты, теге исерек Гөлсемнең кулыннан ычкынып китеп, күпернең уртасына килеп, ике аягыны җәеп басты. Үзе сәгать теле кебек әле бер якка, әле бер якка селкенеп, үтә торган кешеләргә юл бирмәскә маташты. «Туктагыз! – дип кычкырды. Кычкырып көлә торган, калач сата торган марҗаларга карап: «Понимаете, потомственный почётный дворянин», – дип, күкрәгенә сукты. Халык аптырап туктап калды. Гөлсемнең балалары егларга тотынды. Үзе тоз кебек эреп югалды. Нәфисә иренең култыгыннан ычкынды да, исерекнең янына барып, аны култыклады. Юлны ачып алга таба бара башлады. Аңарга татарчалап әллә ниләр сөйләде. Исерек, тагы туктап, Нәфисәгә гаскәри сәлам бирде, аның кулын үпмәкче булды. Нәфисә аны каты иттереп тотып, җибәрмәенчә күпердән алып чыкты. Бердән Гөлсем — балалары, ире берлә, Нәфисә — балалары, ире берлә докторның аты янында тупландылар. Һәммәсе ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, Нәфисә:
– Кая таба барамыз соң? – диде. – Гөлсем ханымны болай балалары берлә калдырып китәргә ярамый бит! – дип, иренә мөрәҗәгать итте.
Сөйләшә торгач, боларның борылышка кадәр әле бергә барачагы мәгълүм булды. Исерек түрәгә Нәфисә берлә бергә барырга карар ителде. Гөлсем:
– Рәхмәт, без инде өйрәнгән! – дип караса да, Нәфисә ирек бирмәде.
Бер арбага балалар берлә Гөлсем, доктор утырдылар. Икенче арбага Нәфисә көчләгән кебек итеп исерекне утыртты. Исерек тагы сикереп төшеп кычкыра, бакырына башлаганга, Гөлсемне бик каты иттереп үз арбасына чакырганга, Нәфисә:
– Сезнең берлә мин утырып барасым килә, – дип, аның янына үзе утырды.
Кәрван кузгалды. Беренче арбада балалар бертуктамаенча кычкырып сөйләп барсалар да, Гөлсем дә, доктор да тирән-тирән уйларга, үзләренең үткән гомерләрен, баштан кичкән хәлләрен яңыдан күздән кичерүгә чумдылар. Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап, әллә кемне янады. Ахырдан ул егларга тотынды. Нәфисәнең кулын үпте:
– Сез — алтын кеше, сез — бәхет савыты, ә минем хатыным кем? Ул чүпрәк, мине харап итте, – диде дә күзеннән елгалар кадәр яшь агызып егларга кереште. Аның еглавы куәтләнгәннән-куәтләнде. Ул яшь арасында: – Менә сез миңа очраган булса идеңез, ничек дөньяны тетрәткән булыр идек, – диде…
Нәфисә, гомерендә мондый манзарәгә очраганы булмаганга, ачулану берлә кызгану арасындагы бер хистә буылып калды. Ахырдан аны кызгану хисе биләде. Ул төрле сүзләр берлә исерекне юатырга тотынды. Исерекнең фикере икенчегә ауды булырга кирәк, ул елмаеп көлде. Исерек елмайган кебек елмаеп, авызын ачып Нафисәнең тасвир иткән матур манзарәләрен күргән кебек тыңлады. Аның йомшак сүзләрен тыңлый-тыңлый калгый башлады. Озак үтмәде, ул Нәфисәнең җилкәсенә башын сөяп йокыга да китте. Нәфисәдә элгәре сулавыннан искергән аракы исе аңкый торган кешене төртеп җибәрү хисе уянса да, аны кызгану җиңде. Ул, йокласын, мескен, дип, үзенә уңайсыз булса да, исерекне кузгатмады.
Арбада ялгыз калганга, ире, балалары теге арбада булганга, ул теләр-теләмәс уйга чумды. Теге арбадагы гомерен, яшьлеген харап иткән Гөлсемне, бу арбадагы шул кешелектән чыккан исерекне күз алдыннан җибәрә алмады. «Ник соң бу болай? Ник болар уртача бәхет берлә тора алмаганнар? Ниләре җитешмәгән, икесе дә укыган, икесе дә тәрбия күргән… Икесе дә яшь булган… Икесе дә бай булган… Ник?» – дип башын ватты. Бу сөальләргә төрле җаваплар тапкан кебек булса да, берсе дә канәгатьләндермәгәнгә, уйга тыныш куя алмаенча, үз тормышына күчте. Яңыдан үзенең яшьлегеннән бирле үткәргән гомере көне-көне берлә кебек күз алдыннан үтте. Ул тормышындагы тулы бәхетне яңыдан таныды. Шуның тәмнәре, татлы хыяллары эчендә ул рәхәтләнеп изрәп китте. Шул тулы тормышны багышлаган ирен ул хәзер барып кочаклыйсы килде. Аның кулын барып үбәсе килде. Аңарда иренә каршы сөю, ир итүгә башка әйтеп бетерелмәслек зур бер хөрмәт уянды. Язмышыннан разыйлык аны биләде. Ул шул сөю-сөешү эчендә үткән татлы гомере өчен, ул хәзерге аталы-балалы тыныч тормыш өчен әллә кемгә, әллә нигә каршы тез чүгәсе, тезләнәсе килде. Әллә кемгә, әллә нигә «Рәхмәт, рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт, мин бит менә болай булмадым, болар да бит адәм баласы, рәхмәт, миңа мондый тулы тормыш бирдең. Рәхмәт, мине шундый газаплардан котылдырдың» диясе килде.
Аның күңеле йомшады, ул көзге кояшка каршы чабып бара торган арбаның җиле астында акрын гына Коръән укырга кереште. Исерекнең авызыннан чыгып тора торган искергән аракы исе аны борчыганга, кайвакыт аның авызына кадәр кереп китеп телендә әйләнә торган Коръән сүзләрен мәсхәрә итә кебек тоелганга, ул иңсәсенә яткан исерекне уятмаслык иттереп кенә башын читкә борды. Үзе аңлап бетмәгән Коръәннең сүзләре, бигрәк шуның көе аның күңеленә әллә нинди бер йомшак йылылык бирде. Аның тамырларына әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык тынычлык таратты. Ул, үзе дә сизмәенчә, тавышын зурайтканнан-зурайтты. Коръән моңы, көпчәк тавышына кушылып, яңа бер төс алды. Акрын гына исә торган көзге җил ул тавышны алга-артка чәчте, сипте. Нәфисә, үз көенә үзе батып, Коръән артыннан бара торган тирән бер шөкранә берлә басылганнан-басылып башын иде, бик түбән иттереп башын иде. Шул тормышны биргән Тәңресенә каршы сәҗдә кылмакчы булып буен сынды.
Аның колагына исерекнең гырлавы ишетелде. Аның борынына исерекнең искергән аракысының исе бәрелде. «Ирең шундый булса, ни эшләр идең?» дигән куркулы бер фикер аны килеп сукты. Язгы көннең болыты кебек ул да тиздән югалды. Тагы тормышның кояшы ялтырады. Ул кулын догага күтәрде. Үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде. Аның берлә генә тулмады кебек хис иткәнгә, ул кулын төшермәде. Кыска сүрәләр укыды. Татарчалап Аллага ялынырга, ялварырга, шул биргән бәхетле тормышын озын иттерергә ялварырга тотынды. Аның күңеле моңайганнан-моңайды, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуның берлә бергә күңеле дә тәмам тынды, тынычланды. Ул, йөзен сөртеп, догасын бетерде. Атлар баруында булды. Исерек гырлавында дәвам итте.
Теге арбада бик озакка кадәр сүз юлына кереп китмәде. Балалар берсе-берсе берлә шаярышып, чупырдашып барсалар да, әле оча торган бер кош хакында, әле мәрҗән кебек тезелгән миләш хакында сөальләр биреп зурларны йөдәтсәләр дә, нә Гөлсем, нә доктор үз уйларыннан аерыла алмадылар. Иске дустча яисә яңы танышча сүзгә чумып китә алмадылар. Арада үткән вакыйгалар, шуннан соң булган хәлләр боларны әллә ничек берсеннән-берсен көчләтебрәк булса да ераграк тотарга мәҗбүр иткән кебек булды. Менә балалар, арбаның йомшак саллануы астында изрәнгәләп, берәм-берәм йокыга киттеләр. Гөлсем берлә доктор икесе генә күзгә-күз калдылар. Гөлсем бер яктан кичә Нәфисәгә ул кадәр ачылуыннан үкенеп, икенчедән, көтелмәгәндә килеп чыккан шул очрашудан аптырап калып, язмышның шул авыр йөге астында башын игәннән [игән] иде. Ул докторга күзен күтәреп карый алмады. Аңарга бер сүз берлә дә башлап китә алмады. Эченнән генә «Мине гафу итеңез теге вакыттагы эшләр өчен!» димәкче булды. Авызын ачарга булгач кына сүзе онытылды. Фикере чуалды. Икенче яктан, серен бирмәенчә, «Аллага шөкер, бик шәп торам!» дигән уйны калдыру өчен искене оныткан кебек сөйләп китмәкче булды. Исерек иренең кылынышлары күз алдына килде дә тагы ул карарны эшли алмады. Доктор да элгәре моңарга каршы үпкәләгән, бик күп хатларына каршы җавап булмаганга хурланган итеп үзен һавалы тотарга теләсә дә, язмыш тарафыннан шулкадәр изелгән Гөлсемнең йөзен күрү берлә, ул да ул вазгыятьне саклый алмады, аны кызгану басты.
Менә Гөлсемнең бер баласы бердән куркынып уянды. Гөлсем, докторга карап:
– Менә тиктән шулай куркынып уяна, сез бит доктор кеше, аны ни эшләргә кирәк? – дип, докторга карады.
Доктор:
– Сеңерледер, тынычрак тотарга кирәк! – диде дә, тагы сүз өзелде.
Тагы икесе дә сүзне башлап китәр өчен берәр хәйлә эзләргә тотындылар. Доктор:
– Соң, сез, Гөлсем туташ, һаман шунда торасызмы? Мин сезне инде моннан киткән дип ишеткән идем, – диде.
Гөлсем:
– Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар, – дип җавапланды да, сүз киселде. Үзе эченнән: «Соң, сез минем язмышымны беләсеңез килсә, минем кайдалыгымны белмәгән булыр идеңезмени?» – дип шелтәләмәкче дә булды. Ул сүз дә авызыннан чыкмады.
Доктор:
– Кайда торасыз соң? Әтиеңез үлгәч, мин сезгә Петроград адресыңыз берлә дә, мондагы адресларыңыз берлә берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады, – диде…
Гөлсем кып-кызыл булды:
– Мин сездән һичбер хат алмадым, һичбер! Теге көнге күрешкәннән соң бер сүз ишетмәдем, бармак буе бер кәгазь алмадым… Мин бик көттем… Сез мине, үзеңез әйткәнчә, шул баткаклыкта ялгыз калдырмассыз дип көттем, бик көттем, ләкин бер сүз ишетмәдем, бер хат алмадым, – диде дә тагы башын иде…
Доктор:
– Минем китүемнең ничек булганын белә торгансыз, сезнең теге әфисәргә «бармыйм» җавабыңыздан соң бөтен бәла миңа ауды. Бөтен кеше мине гаепләргә тотынды. Теге әфисәр мине дуэльгә чакырам дип бәйләнде, карт мирзасы мине эт итеп сүкте. Сезнең тутакаеңыз бөтен халык алдында «Чыгып кит!» дип мине куды. Мин шулкадәр хурлану, мәсхәрәләнү алдында сезне онытмасам да, сезне күрергә һичбер төрле юл булмагач, берничә адрес күрсәтеп, сезгә хат язып калдырдым, аны шундагы сезнең хезмәтче кызыңызга бирдем.
Гөлсем:
– Ул хатны минем тутакай алган, мин аны күрә алмадым, – диде.
Доктор:
– Аннаң җавап булмагач, мин сезнең ике адресыңыз берлә дә хат яздым, тагы җавап булмады, тагы яздым. Петроградка бардым. Сезне күрер өчен кулдан ни килсә, шуны эшләдем. Театрга йөрдем, сезнең өй тирәсендә көннәр буе каравылладым, телефон шалтыраттым. Ләкин сезгә һичбер тугры килә алмадым. Аннан соң беркөнне үземнең адресым берлә бөтен хатларым кире кайтты. Сезнең кул язумы-түгелме икәнене белмәгәниә, тагы шул арада сез әллә нинди бер кавказлыга кияүгә чыгасыз дигән хәбәр дә йөрегәнгә, бу сезнең тарафтан эшләнгән эш дип ышандым. Шуның өчен өметсезләндем. Петроградта яшәү бик авыр булды. Киев күчеп киттем. Аннан да әле бәйрәмдә сезгә бәйрәм котлап тәбрик җибәрдем, – диде.
Гөлсемнең күзләрен ут алды. Ул кып-кызыл булды.
– Ышанамсыз-юкмы, ни кадерлеңез бар, шуның берлә ант итәм, валлаһи, бер хатыңызны алмадым, һичбер хатыңызны сезгә кире кайтармадым, – диде. Үзенең күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде.
Шуңарга каршы доктор ни эшләргә белмәенчә торганда ат туктады. Кучер:
– Менә шунда инде аерылыш, – дип борылды.
Гөлсем тагы калтырады, тагы дерелдәде. Тагымыни аерыла, әле генә кушылган иде. Тагымыни аерыла? «Аерылмасын!» димәкче булды. Күзе җәйрәп яткан дүрт балага төште. Ул күзен күтәрде, докторга карады:
– Әйе, шунда юл аерыла шул! – диде.
Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Тирә-юньдәге миләш асылган агачны күрү берлә, мәче балалары кебек, берсе артыннан берсе һолт-һолт йиргә сикерде. Арттан килеп туктаган арбадагы Нәфисә кулы берлә изи-изи боларны чакыра башлады. Доктор да, Гөлсем дә, әллә берәр нәрсә булдымы дип куркынып, Нәфисә арбасына ашыктылар. Анда алар Нәфисәнең иңсәсенә башын аударып яткан исерекне тирән бер йокы эчендә, авызыннан селәгәйләре аккан көенчә, Нәфисәне дә капканга кысылган кебек тартылып, башын тискәрегә таба борган хәлдә таптылар. Беренче хисләре икесенең дә Нәфисәне котылдырыр өчен шул күсәкне төртеп җибәрү булды, ләкин Нәфисә:
– Акрын, акрын, бер мендәр генә китереңез, бик шәп йоклый, мескен, йокласын, азрак айныр, – дигәнгә, икесендә дә кызгану хисе җиңде.
Кызулашып мендәр алып киленде, уятмаенча баланы урыныннан күчергәндәге кебек йомшаклык берлә исерекнең башын Нәфисә иңсәсеннән мендәргә куелды. Нәфисә азат иттерелде. Уйланмаенча утырышканда Нәфисә берлә исерек докторларның арбаларына утырган булганга, хәзер аны уятып арбадан арбага күчерү аны тагы исерек хәленә кайтару булачак булганга, тегенең йокысы туюны, айнуын көтәргә карар бирелде.
Көн иртә, матур булганга, су буендагы яланга атлар да туарылды. Бик күп коры-сары җыелып ут ягылды. Ялчыларның чәйнекләре алынып, чәй хәзерләнде. Урман эченнән әллә никадәр миләш, балан җыелып киленде. Көзге кояшның йылы, йомшак нуры астында бөтен җәмәгать чәйгә утырды. Нәфисәнең күңелендә үзенең хәленә шөкранә хисе бик тулы булганга, ул шул кызганыч хатынны, шул хаста балаларны бик кадерлисе килде. Аларга аз гына булган шул тыныч вакытны тулырак үткәрәсе килде; ул, өендә кунак кабул итә торган ханым кебек, бөтен эшне эшләде, чәйне хәзерләде, кәрзиннәрне ачты, ашамак-эчмәк чыгарды. Балаларны йирле йиренә утыртты. Аларга тәмле-томлы таратты. Чәй ясарга утырды. Мәҗлес күңелле үтте. Чәй тәмле чыкты. Гөлсемнең йөзендәге җыерчыклар качты, аның йөзенә бер кызару йөгерде, битенә елмаю килде. Ул үзен үзе онытып, рәхәтләнеп бер сулыш алды. Чәй бетәр-бетмәс, балалар тагы урманга таралдылар. Доктор берлә Гөлсем дә акрын-акрын атлап, әллә кайчан куелган очрашуга барган кебек, урман арасына кереп югалдылар. Нәфисә генә ашны-суны җыя-җыя, кучерларга чәйне эчерә-эчерә, соңга ялгыз калды. Урман бала тавышы берлә тулды. Яфракаыз, шыр ялангач агач араларыннан күренгән кызыл миләш сабаклары аларны әле бер якка, әле бер якка йөгертте. Агач башында гына эләгеп калган дүрт-биш чикләвек аларның бөтен көчләрен шуны алырга сарыф иттерде. Агачтан агачка сикерә торган тиен элгәре аларны куркытты. Аннары көлдерде, аннары йөгертте. Гөлсем дә, доктор да, бер сүз эндәшмәенчә, һаман алга атлауларында дәвам иттеләр.
Менә бердән икесе дә туктадылар. Көтелмәгән бер киртәгә барып терәлгән кебек туктадылар да берсенә берсе караштылар. Алларында зур бер агач сап-сары яфракларга сарылып, һаваланып утыра иде. Анаң төбендә кечкенә генә итеп төшкән яр астында су борылып-борылып китә, борылганда әллә нигә эләгеп китеп, шырлап-шырлап көйләп ага иде. Суның теге ягында озын киң ялан, ямь-яшел яшьләвеккә батып, иртәнге чык бөртекләре берлә кояшка каршы җемелдәп-җемелдәп уйный иде. Аның артында — зур урман башыннан аягына кадәр яшелгә бөркәнгән чыршы берлә ак киндергә сарылган каен, акрын җил берлә кылтыраган тавыш чыгара торган сары яфраклар берлә бизәлгән усак. Бу төсләр бер генә түгел, йөз генә түгел, меңләп-меңләп берсе арасына берсе кереп, озын-озын, зур-зур аклы-сарылы бер букет ясыйлар, берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек берсеннән берсе узышып, еракка-еракка китәләр иде. Доктор да, Гөлсем дә шул манзарә астында изелгән кебек, әллә нинди бер хәтеренә килеп бетмәгән нәрсәсен эзләгән кебек катып калганнар иде. Күзләрен еракка таба теккәннәр дә калганнар иде, икесенең дә күз алдыннан элгәреге көннәр үтә иде. Элгәреге татлы өметләр, тәмле хыяллар, манзарәләр кичә иде. Әнә бу йирдә алар бергә икәү генә балыкка килгәннәр иде. Гөлсем алсурак бер күлмәктән, чәчләре бераз тузылган көенчә, шул ярга утырган иде. Әнә теге таштан битләре янган тап-таза егет Хәлил икенче кармакны суга салган иде. Әнә алар икесе дә суга караганнар да күз теккәннәр иде. Гүя судагы көмеш балыкларны эзләгән кебек, бер-берсенең күзләрен эзләгәннәр иде. Судагы шәүләләренә әллә никәдәр сүзләр сөйләшеп, мәхәббәтләрене белгерткәннәр иде. Әнә шунда… Менә Гөлсем тагы кармагын тартты. Аның йибенең очында ялтыраган көмеш балык сикеренә-сикеренә су өстенә чыкты, менә ул тагы өзелеп, чулт итеп суга төшеп китте. Менә тагы су тынды. Тагы бер-берсен күрделәр, тагы елмаештылар. Ихтыярсыз куллары кулга очрады, Хәлилнең кайнар кулы эченә Гөлсемнең суык кулы кереп суыктан йылына башлады. Берсенә берсе карадылар.
Хәлил:
– Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек, – диде.
Гөлсем:
– Әйе, шунда, – диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде. – Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңез, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм, – диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды.
Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек, аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына кергәннән керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенган кебек янашканнан-янашты. Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр ашасыннан йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга очрашты.
Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра башлады. Гөлсем балаларының еглаган тавыш берлә: «Әни, әни!» – дип акырулары, Хәләл балаларының: «Әти, әти! Син кая?» – дип аваз бирүләре боларны уятты. Бердән, берсе берсеннән читкә киттеләр… Берни аңламаган кебек, берсенә берсе карашып торыштылар. Менә «А-ау!» дигән Нәфисәнең ерактан эзләгән тавышы килде. Гөлсем куркып селкенеп китте. Хәлил: «Әү!» – дип сузып җавап бирде. Гөлсем куәтене туплады, көчләнеп, тагы форсатны качырмыйм дип:
– Мин һәрвакыт сине сөйдем, хәзер дә сөям, – диде…
Хәлил җавапка авызын ачарга өлгермәде, балалар өеме килеп чыгып, кайберләре аталарына, кайберләре аналарына сарылдылар. «Елан күрдек, елан!» – дип сөйләргә тотындылар. Хәлил Гөлсемнең күзенә бик мәгънәле иттереп карады, балаларны күздән кичерде:
– Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның йимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача! – диде… Күзенә яшь тыгылды.
Шуны куәтләгән кебек, урман өстеннән бер җил үтте. Агач ботаклары берсенә берсе бәрелде. Бик күп сары яфрак Гөлсемне каплады.
Ул ара да булмады, Нәфисә килеп җитте. Ул, боларның аптырабрак торганнарын күреп:
– Нәрсә бик моңайдыңыз? – диде.
Гөлсемдә шул хатынны бәхетеннән көнләү уянды, аз гына булса да шуны чәнчәсе килде, ул:
– Яшьлекләр искә төште, без монда тормышның язында Хәлил әфәнде берлә очрашкан идек. Менә тагы көзендә дә тугры килдек, – диде…
Нәфисә:
– Сез электән таныш идеңезмени? – дип, Хәлилгә карады.
Хәлил:
– Әйе, мин студент чакта! – диде.
Нәфисә, озын гына иттереп: «Алай икән», – диде дә икесен дә сөзде. Үзе бераз икеләнеп торган кебек булды да, бер кулы берлә ирен җитәкләп, бер кулы берлә Гөлсемне алды:
– Әйдәңез, әнә тагы болыт чыгып тора. Көзге кояшка ышанырга ярамый, – диде. Гөлсемгә: – Сезнең иреңез дә торды, – диде. Акрынлап арбага таба юнәлде.
Юлга хәзерләнү бик тын үтте. Исерек айнып уянганга, ул бик оялды, хурланды, күзен югары таба күтәреп карый алмады. Яшьлегенең иң матур, иң пакь бер битенең көтелмәгәндә болай бердән кырт киселүе, йөрәкнең иң тирән почмагында сакланган соңгы өметнең көзге сары яфраклар берлә каплануы, томалануы Гөлсемне тагы басты, тагы изде. Тормыш йөге астында изелгән аның билене тагы бөкте. Нәфисә берлә үткән тулы мәгънәле тормыш эчендә күптән онытылган яшьлек хатирәләре, көтмәгәндә килгән шайтан туе кебек, Хәлилнең тыныч күңелен болгатты, дулкынлатты. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Аның уты тышка чыкты. Аның ялкыны дөньяга күренде. Ул йөрәкнең көйгән исе Нәфисәнең йөзенә бәрелде. Хәлил үзенең бәхетле тормышының остасы, зур күңелле шул саф хатынының алдында оялды. Аның олуглыгы астында муен иде. Башын бөкте.
Нәфисәдә — бөтен гомерен кешеләргә ышануга, кешеләрнең яхшылыгына корган Нәфисәдә, ун ел эчендә баштанаяк иренә ышануга, инануга баткан, чумган Нәфисәдә — шул ара-тирә кызыл миләшләр, баланнар берлә генә бизәкләнгән сары яфрактан, сары кәфен киенгән көзге урман эчендәге шул юешле, суыклы көзге җил аның күңелендә иренә каршы беренче мәртәбә шөбһә уятты. Иренең тугрылыгына каршы, кешеләрнең яхшылыгына каршы йөрәгенә шик салды. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, шуны кирәкмәгән чүп кебек читкә төртеп ташлый алмаганга, тормышның кәкреле бөкреле тыкрыклары, почмаклары эчендә ул адашкан кебек булды, ул да көләчлегене югалтты, күңеленә әллә нинди бер исемсез эчпошыргыч җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады.
Коры гына күрешеп, атларга утырдылар. Юлның аерылган почмагыннан ике арба ике якка киттеләр. Ихтыярсыз ике арбадагы да күзләр берсен берсе сөзеште. Ике арбадагы күзләр дә берсенә берсе әйтелеп бетмәгән соңгы сүзләрне әйтеште. Озак кына тик барганның соңында Нәфисә Хәлилнең йөзенә карады, күзенә карады.
– Шулмыни беренче мәхәббәтең? – диде…
Хәлил:
– Әйе! – дип башын иде. Бераз паузадан соң: – Әллә син көнләдеңме? – диде…
Нәфисәнең күзе ялтырады, йөзе кызарды, әллә нинди бер авырткан йиренә тигән кебек, сыкраган тавыш берлә:
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, моннанмы? Шул мескеннәнме? – диде… Тавыш туктады. Бераздан шул фикерен дәвам иттергән кебек, Нәфисә Гөлсемгә каршы сузып кына: – Тиле! – диде… Шул сүзен авыррак таптымы… Кешенең бәхетсезлегеннән көлү кебек булып киттеме, – мескен… – диде…
Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп, Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча… Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк… Менә көзге вак ягъмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул, тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты… Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң була торган кебек бер йылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга:
– Тизрәк тот, ягъмур җиткәнчә кайтыйк! – диде.
Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар, берсенә берсе җитә алмаенча, өйгә таба, йылы вә ягъмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар.
коз
осень
гаяз исхакый
гаяз исхаки
исхакый гаяз
исхаки гаяз
тулы әсәр
укырга
онлайн
читать
полная версия
книга на татарском
татарча
👋 Привет Лёва
Середнячок
40/250
Задать вопрос
elina20144
+10
Решено
8 лет назад
Другие предметы
5 — 9 классы
Кеше уз тормышына узе хужа сочинение
Смотреть ответ
1
Ответ
5
(2 оценки)
7
kasama
8 лет назад
Светило науки — 59 ответов — 0 раз оказано помощи
на русском напиши. переведу
(2 оценки)
https://vashotvet.com/task/7942289
- Подробности
-
Автор: Гульфия Ахметова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6389
Рейтинг: / 9
Г. Исхакыйның гаять күпкырлы эшчәнлеге үз чорындагы милли яшәешнең төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәтүче була. Боларның барысы уртак бер максатка—милләтне инкыйраздан саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә.
Аның әлеге эшчәнлегенең үзара тыгыз бәйләнгән һәр тармагы бик мөһим булса да без Исхакый исемен телгә алганда,аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул—гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, новатор каләм иясе. Шул ук вакытта Исхакый, алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый. Чөнки үсешкә ирешкән француз,инглиз, рус кебек халыкларда аларның шулай ук киң танылган әдәбиятлары милләтне әйдәп баручы иҗгимагый-рухи көч булып тора. Г. Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда, Петербургтагы “Нур” газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: “Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер”,—дип белдерә. Татар әдәбиятына да башкалардагы кебек халыкнын рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп, Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана гына түгел, бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була.
Хәзер исә башка халыкларнын, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, “аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе,музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда”, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге “үзлеген” ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый аңа җаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең яңадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яңа буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли җәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала.
Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын киң милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне — милләтнең киләчәген, ягьни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре“Тәгаллемдә сәгадәт…”тә һәм аннары “Бай углы” повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтләнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын җиңеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп белемле кеше булуының сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнең Хәлимгә әлеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын аң-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата.
“Бай углы”ндагы Фатыйх байның бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске
карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наданлыкның ачы фаҗигасен кичерә. Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.
Беренче әсәрләрендә аң-белемле булу яки булмауның шундый нәтиҗәләрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә, Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең торышы белән дә якыннан кызыксына.
Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый. Үзенең бу борчуын ул “Өч хатын белән тормыш” пьесасында һәм “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байнын антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.
Катнаш гаилә мәсьәләсе исә “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда яктыртыла. Безнең заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагаңдалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнең үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.
“Ул әле өйләнмәгән иде”дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруының сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тиңне тапмый. Моның төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарның күп кенә аң-белемле егетләре башка халыкларның аң-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.
Мәгърифәтчеләр заманыннан алып киң җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый ижатының иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенең публицистикасында ул, мәсәлән, татар дөньясында милли яңарыш заманының иң зур казанышларыннан берсе дип шуны саный: хатын-кызларның “үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды”. Шуннан алар аң-белемгә омтылалар һәм, гомумән,милли-ижтимагый яшәештә активрак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый. Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум уңай күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләреңдә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. “Кәләпүшче кыз” повестенда ул әле шактый дәрәжәдә реалист. Чөнки Камәрнең ничек фахишә булып китүе дә, моның ачы нәтижәсе дә сурәтләнә. “Теләнче кызы” романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән романтизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героиняның ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә автор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә аның Габдулла байдан алдану һәм гаилә дә корып җибәрүләреннән соң Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя. Биредә инде әдип үзенең хатын — кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт иҗтимагый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл геройның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, “тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны”на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның “кояшка таба” юл алуы дип бәяләнә. Әлбәттә, тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгып, ягъни романтик планда сурәтләнә.
Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни гомуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без “Зөләйха” трагедиясендә очрашабыз. Аның героинясы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән,иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.
Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Исхакый мөһаҗирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, “Өйгә таба” повестенда рус-төрек сугышларының берсендә рус армиясе составындагы мөселман дивизиясе язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне яктырта. Берлән, 1919 елда Казанда югарыдан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә тотып язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла. Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларының рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә жәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: “Монда миңа өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем…Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем”,—дип хыяллана. Боларның барысын үзе ишеткәч, моңа кадәр аның бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак… Дәрәжәдә үсәчәк, ул генераллык (патшалык) дәрәҗәсенә менәчәк”, дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан соң ул төрек канкардәшләренең башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: “Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю аның рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты”. Боларны сурәтләү белән бергә, Исхакый, икенче яктан, патша заманында да,совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларның бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларның һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы аңлый.
Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышынын мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәбиятыбызны милли-мәгьнәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйның XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели.
Яна заман әдәбиятыбызның гына түгел, бөтен татар җәмгыятенең милли идеологы һәм лидеры булып милләт сагында торган, үзенең дә төп бурычын милләтне саклауда һәм үстерүдә күргән Исхакый үзенең туган халкына васыятен дә шундый рух белән сугара. 1954 елның 12 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән татар кызы Халидәгә язган һәм тарихка әдипнен милли васыяте булып кергән хатта Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен күз алдыннан үткәрә һәм аның бер максатка—милләткә хезмәт итүгә, аның азатлыгы өчен көрәшкә багышланганын икърарлый. Шушы максат белән бәйле рәвештә, хатта татар халкының бик борынгы легендар заманнарга китә торган озын һәм катлаулы тарихы күздән кичерелә. Бу тарихны күзәткәндә, Исхакый туган халкының төрки дөньяда мәдәни юлбашчылык итүенә басым ясый. Мондый миссияне әдип төрле вакытларда төрле исем белән йөртелгән безнен халыкның асылда борынгы төрки халык булуы белән бәйләп аңлата. Щуның белән бергә, хатта татарның катлаулы язмышлы халык булуына игътибар ителә һәм мондый язмышка дучар булуның мөһим сәбәпләреннән берсе итеп аның бик таркау хәлдә дөньяда сибелеп яшәве карала. Биредә тулаем төрки дөньяның таркаулыгы да мәгълүм роль уйнаганлыгы күрсәтелә. Шушы ачы хакыйкатьне аңлап һәм милләтне саклау, яшәтү ниятендә XX гасыр башыннан татарны берләштерү идеясе көчәеп китә, бу хәрәкәттә Исхакый үзе әйдәп йөрүчеләрдән була. Шул ук вакытта әдип әлеге хәрәкәтнең агымдагы гасырда, бигрәк тә совет дәверендә, яңа зур каршылыкларга очравын, җитди югалтулар кичерүен күрсәтә. Әмма үзенең күңелендә көчәйгәннән-көчәя генә барган әлеге хыялны—төрки бердәмлеге нигезендә татарны берләштерү идеясен—гамәлгә ашыруны Исхакый татар кызы Халидә туташка язган хатында хәзерге һәм киләчәк буыннарга мәгънәви васыяте итеп калдыруын белдерә.
Әдәбият.
1. “Милли азатлык көрәшчесе”. Мәгариф №2 ,2003 ел.
2. Г.Исхакыйның “ Олуг Мөхәммәд” драмасы. Мәгариф №1, 1998 ел
3. Флүн Мусин “Милләт сагында” Казан утлары 2008 ел.
У вас нет прав для создания комментариев.