Икмэк табын курке сочинение

  Икмэк! Ипи! Кеше очен нинди якын сузлэр! Элек-электэн икмэк кадерен белергэ, ипинен hэр валчыгын эрэм итмичэ олыларга ойрэнгэн татар халкы.Бабаларыбыз да » Икмэк — Аллаh булэге! » ,- дип  юкка гына эйтмэгэннэрдер. Нинди генэ мэжлес, бэйрэм булмасын, ул табынсыз узмый.Э остэл бизэге, топ ризык, элбэттэ ул- ипи.

  Сугыш чорында, ачлык-ялангачлыкны куреп, авыр заманнын бар михнэтен уз жилкэсендэ татыган эбием, ипине бик кадерлэп, саклык белэн, табын туренэ генэ куеп тота.Бугенге хикэям дэ нэкъ шул икмэк хакында, эбиемнен уз куллары белэн, куп коч hэм тир тугеп пешергэн, искиткеч, теленне йотарлык тэмле ипие турында.

   Бугенге кондэ кул эшлэрен жинелэйту очен уйлап табылган техника бик куп, автоматлаштырылган механизмнар, шул исэптэн ипи пешеру цехлары да.Шушы яна технологиялэр белэн бергэ атлап барган заманда, авыл мичен саклап калучылар бик сирэктер.Элеккеге мичне, кулланылучы коралларын яшь буын музейлардан гына куреп белэ ала.Э мина бэхет елмайды, бу мичне дэ, анын ничек эшлэвен дэ курэ алам, э ин мохиме -анда пешкэн ризыкны авыз итэ алам.Ризык пешеру очен махсус ясалган элеге мичтэ ипи, ягылган утын агачы исен узенэ сендереп, ботен йортка кырда-болында ускэн мул игеннэрнен хуш исен таратып, ботен файдасын, сихэтен узендэ калдырып, бик-бик тэмле булып пешэ.

Борынгыдан ук hэр гаилэнен уз икмэк пешеру серлэре булган.Эбием дэ узе генэ белгэн серлэр белэн уртаклашты.Ул ипи камырын, чупрэ салмыйча, эчетке белэн эзерли икэн.Нэкъ элеккечэ эзерлэнгэн эчетке генэ организмны минералларга, микроэлементларга hэм витаминнарга баета.

 Менэ буген дэ эбием иртэдэн мич тирэсендэ кайнаша.Кичтэн эчеткесен эзерлэп, онын илэп жылыга куйды эбием.Мич ягып жибэрергэ утынны узем алып керешергэ булыштым.Янган учакка онытылып, озак кына карап утырдым.Мич эзер булганчы, эбием кабарган камырларны, тигезлэп, матурлап табаларга булеп салды.кат-кат »  бисмилласын» кабатлап, саклык белэн генэ, табаларны мичкэ урнаштырды.Йортка ниндидер йомшак жылылык инде, тэмле ис таралды.Мин туземсезлек белэн ипинен мичтэн чыкканын коттем… Менэ, нихаять, котелгэн мизгеллэр.Эбием мичтэн ипилэрне ала. Нинди матурлар, кызарып пешкэн, тум-тугэрэк ипилэр!   Бар яратуынны биреп, бар коченне сарыф итеп эзерлэнгэн ризык.Икмэк тэменен сере дэ шунда инде .

#
28 ноября 2015 в 19:59

0

Раиль Султанов
#
29 ноября 2015 в 19:01

0

ипи иг тэмле ризык бит ул)))))))))))))

Рахим Низамутдинов
#
10 декабря 2015 в 17:25

0

Бигрәк булган егет син, Камил. Барысыны да өлгерәсең. v

Cалават Идиятуллин
#
28 ноября 2015 в 20:21

0

Бик матур мәкалә. Минем мич ипиен ашаганым бар,хәзер мичебез юк инде, әбиләрдә бар.

Fail G
#
3 декабря 2015 в 08:48

0
Алина Зиганшина
#
30 ноября 2015 в 09:12

0

Как ты правильно всё написал! Хлеб-надо беречь! Молодец!

Камиль Сулейманов
#
30 ноября 2015 в 20:18

0

Молодец! Когда мы печём хлебушек в хлебопечке, то такой запах стоит дома изумительный… Супер!

Инсаф Шамбазов
#
30 ноября 2015 в 20:31

0

Очень важная и нужная статья, молодец!

Альфия Галиева
#
3 декабря 2015 в 21:23

0

Молодец, Камил! Бик эчтәлекле язгансың.

Рифат Камалиев
#
3 декабря 2015 в 22:15

0

Иписез торып булмый. Бик матур язгансың!

Яңалыклар

Укучы иҗаты. Табын курке

Ипи, икмәк, ипекәй…. Бу сүзләр әни кебек кадерле һәм якын. Чөнки әнисез яшәп булмаган кебек, иписез дә яшәп булмый. 

Укучы иҗаты. Табын курке

Миңа әбием: “Ипинең валчыгы да бездән зур, коеп ашама, кызым,” – дип, гел кабатлап тора. Ипи – безнең төп ризыгыбыз. Табынга да иң беренче булып ипи куела. Икмәкне рәнҗетү – зур гөнаһ. Бүгенге көндә без муллыкта яшибез. Кибетләрдә дә нинди генә тәм-том, нинди генә төр ипекәй юк? Без әле сайланган булабыз, икмәкнең төрлесен тотып карыйбыз. Ә алай итәргә ярамый. Әбием: “Элек, балам, кеше бер кисәк ипигә тилмереп яшәгән, алдыңа килгәнне, зарланмыйча гына, аша,” – ди. 
Ипекәй безнең табыннарыбызга килгәнче күпме юллар уза бит. Шуңа күрә без аны үстерүче игенчене дә, икмәкне дә, аны пешерүчеләрне дә хөрмәт итәргә тиеш. 
Гөлинә Мөэминова, 
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучысы.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Скачать:

Предварительный просмотр:

Икмәк-ил байлыгы.

     Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм.

     Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар.Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны крап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә. Шуннан соң гына икмәк пешерәләр. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора.

      Моннан бик күп еллар элек әбиләребез алабута ипиләре пешереп ашаганнар. Икмәк бөтен байлыклардан да кирәгрәк нәрсә. Ул булмаса бөтен нәрсәнең кыйммәте бетә, алар чүпкә әйләнә. Борыңгы кешеләр шулай дип әйткәннәр : “Алтын-көмеш-таш,имеш, алабута –аш, имеш”.

      Икмәк иң кадерле, иң изге нәрсәләрнең берсе. “Хезмәтнең тире- ачы, җимеше татлы”,  дип әйтүләре юкка түгелдер. Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юктыр дөньяда.Шуның өчен икмәкнең валчыгын коймаска, ипине ташлап калдырмаска кирәк.  

      Икмәкнең кадерен белегез!

                                                                   Галимова Ильвина, 2 класс укучысы.

Икмәк – тормыш нигезе

Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.

Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?
Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары…
Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.

Икмәк нәрсә?

Язын – тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, чиксез шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Н.Дәүли

– балаларнын ел буе узлэштергэн белем хәм кунекмэлэрен ачыклау; авазларны дорес эйтулэренэ, сузгэ ижек – аваз анализы ясауларына грамматик яктан дорес, тулы жомлэ тозулэренэ ирешу;

– уку, язу кунекмэлэрен ныгыту, дорес һәм матур сойләмгэ омтылыш, белем алуга телэк тудыру;

– Актаныш турында белемнэрен ныгыту, туган якка мэхэббэт тэрбиялэу.

курсэту материалы:”Актаныш буйлап сэяхэт”, ”Кошларны агачка кундыр” презентациялэре; хикэя сойлэу очен терэк схема; дидактик уен : ”Кубэлэкне чэчэккэ кундыр”,

тарату материалы: хэреф кассасы, табышмаклар, саннар, хэрефлэр, аваз схемасы тозу очен тугэрэклэр.

Тэрбияченен эзерлеге: курсэтмэлелеклэр, тарату материаллары булдыру, презентация эшлэу.

Балалар белэн эзерлек: Актаныш турында, куренекле кешелэре турында энгэмэлэр уткэру, район музеена, Актанышнын истәлекле урыннарына сэяхәт ясау.

(шогыльгэ эти-энилэр дэ чакырыла)

Логопед: Кадерле балалар, хормэтле эти – энилэр, килгэн кунаклар!

Буген безнен торкемебездэ зур бэйрэм. Логопед торкеме уз эшенэ йомгак ясый . Балалар шатлыкларын сезнен белэн дэ уртаклашалар.

Сихри матур минем туган ягым,

Агыйделе узе ни тора?

Тау башында гузэл Актанышым

Голбакчадай балкып утыра.

Актанышым – ак илем,

Аккошлы туган жирем!

Логопед: Актаныш тобэге турында берсеннэн берсе мавыктыргыч риваятьлэр йори. Актаныш кайчандыр аккошлар иле булган.Ә аккошлар – табигатьнен йозек кашы. 300 еллык тарихы булган Актанышыбыз белэн без чиксез горурланабыз. Актанышны буген ботен Татарстан таный.

“Актаныш буйлап сэяхэт” слайдлары курсэтелэ.

Изге хислэр йорэгемдэ.

Ак илкэем, Актанышым

Бэхетле мин синдэ генэ.

Кинли Агыйдел куген.

Актанышым – ак илем,

Аккошлы туган жирем.

Кузлэрнен явын ала,

Килгэннэр танга кала.

Районнын данын кутэрэ

Туган жирем чып – чын татар иле,

Исеменэ аклык кушылган.

Актаныштай иркен кунелемэ,

Ак чишмэлэр койган шушыннан.

Ак каеннар, аккош иленэ.

Шатлык – куанычлар шашып бии,

Сагыну – сагыш тулган кунелгэ.

Сафлык телим Агыйделгэ.

Иман нуры, шохрэт инсен

Актанышнын уз моны бар,

Танда кояш сибэ нурларын,

Китсэм дэ мин кайсы якка гына,

Актанышка кайта юлларым.

Жыр чишмэсе, икмэк илем,

Синэн белэн бергэ – бергэ,

Утсен гомер юлларым.

1. “ Аваз кайда?” – уены. Актаныш белэн чиктәш район исемнэрендэ к авазы сузлэрдэ кайда икэн?

Актаныш, Мослим, Бакалы, Минзэлэ, Краснокама, Каракул.

2. “Тиешле хэрефне кутэр” – уены. Туган ягыбыз жэй житсэ, чэчэклэргэ кумелэ. Актаныш нинди инде? (чэчэкле)

Чэчэклэрдэ с, з, ш авазларының кайсылары бар икэн? Тиешле хэрефне кутэрегез:

— тузганак, кашкарый, роза, миләушэ, ясмин, гладиолус, умырзая,ромашка, энже, флокса.

3. “Сузнен аваз схемасын тозе” – уены.

Актаныш сузенен авазлар схемасын тозергэ хэм кисмэ хэрефлэр белэн язарга.

4. Энилэргэ уен: “Кубэлэкне чэчэккэ кундыр”.

Кубэлэклэргэ язылган сорауларга жавап бирергэ:

— Актанышта нинди миллэт халыклары яши?(татар,мари,рус)

— Актанышка ничэ яшь?(300яшь)

— Актаныш чишмэлэре нинди исемнэр йортэ?(“Хэмит”, “Мэликэ”, “Жидегэн”, ”Изгелэр”)

— Актаныш урамнарының исемнэрен эйт(Г.Тукай, М.Жэлил, Бакча,х.б.)

— Районыбызда нинди елгалар бар?(Сон, Ык, Агыйдел)

— Актаныштан чыккан беренче президент кем ул?(М.Шэймиев)

— Районыбыздан чыккан шэхеслэрдэн кемнэрне белэсен?(А.Авзалова, Нур Баян, Г.Авзал, И.Закиров, .Басыйров, х.б)

5. “Кошларны агачларга кундыр” – уены. Актаныш урманнарында, кырларында бик куп кошлар яши. Менэ алар: (слайдлар кулланыла)

– карга, аккош, сандугач, тургай, тукран, торна, сыерчык, сандугач, куке, карлыгач.

– ижек саны буенча кошларны агачларның тиешле ботакларына кундырырга.

6. “Кошлар исемнэрен язып бетер” – уены.

– к_ _ _ _, а_ _ _ _ , санд_ _ _ _, ту_ _ _ _ , ту_ _ _ _ , т_ _ _ _ ,

сые_ _ _ _, санд_ _ _ _ , карл_ _ _ _ , чы_ _ _ _

7. ”Табышмакларнын жавабын тап!” – уены. Табышмакларны укып жавапларын тапсагыз Актаныш урманнарында яшэуче жэнлеклэрне белерсез:

Бозаулар эзли (буре)

— Жэен соры, кышын ак,

Ана шулай яхшырак (куян)

— Урманда яшэуче дунгыз (кабан дунгызы)

— Зур гэудэле – ат тугел,

Могезле – сыер тугел,

Улэннэр ашый (поши)

Корсак асты чуар,

Хэйлэсе куп торле (толке)

8. Терэк схема ярдэмендэ Актаныш турында хикэя сойлэу.

– Актанышны ни очен яратасыз?(балаларнын жаваплары тынлана)

9. Актаныш – туган жирем. – жомлэсен эйтеп яздыру.

Кумэк жыр: “Актанышым”, М.Андерьянова сузлэре хэм музыкасы.

Свидетельство о регистрации средства массовой информации ЭЛ №ФС77-69741 от 5 мая 2017 г.

Сочинение икмэк

Татар электрон китапханәсе

Татарская электронная библиотека

Основана 12 мая 2006 г.

из открытых источников

и присланные авторами.

Контакт

Поиск

Добавить книгу

В избранное

Редкие издания

Татарские.

Крымские татары

Татарские сайты

Библиотеки

Архив

Подписка

Баннеры

Веселые пословицы и загадки

Халык авыз иҗатын җыю, аны төз&#11&9;, тәртипкә салуда Нәкый ага Исәнбәт гаять зур хезмәт куйды. Бу өлкәдә ул балаларны да онытмады. Аның халык авыз иҗатының иң г&#11&9;зәл энҗеләреннән төзелгән ике китабын («Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы») балалар бик сөенеп кабул итте.

«Бу җыентыкта, — ди Нәкый ага Исәнбәт, — укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды».

1. ТАБЫШМАК НИ УЛ?.

2. ТАБЫШМАКЛАР, ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ.

5. ЯҢА ТАБЫШМАК ЧЫГАРУ.

ЮНЬЛЕ БАЛА ҺӘМ ЮНЬСЕЗ-ИГЕЛЕКСЕЗ БАЛАЛАР.

АТА БАЛАСЫ БУЛУ, АТАГА ЛАЕКЛЫ БУЛЫП &#11&8;СҮ.

ХАКЛЫК, ДӨРЕСЛЕК, ЯЛГАН.

БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАННАР ТУРЫНДА.

УКЫГАН БЕЛӘН УКЫМАГАН КЕШЕ.

ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН.

КЕШЕ, АНЫҢ РУХИ ЙӨЗЕ, ХОЛЫК-КЫЛЫКЛАР.

МАКТАНУ, АЛДАН ШАПЫРЫНУ.

ИРКӘЛЕК, КЫЛАНЧЫКЛЫК, НӘЗБЕРЕКЛЕК, ВАКЧЫЛЛЫК, ХОЛЫКСЫЗЛЫК.

ИЛ, ТУГАН ҖИР, ВАТАН.

САБАНТУЙ, МӘЙДАН, УЕННАР.

АБЫНУ-СӨРТЕН&#11&8;, ХАТАЛЫК, ЯЛГЫШЛЫК.

КЕШЕ ҺӘМ КЕШЕНЕ ТАНУ, АРАЛАШУ.

КЕШЕ БЕЛӘН КЕШЕ АЕРМАСЫ.

ТАПКЫР ҖАВАПЛЫ ТАБЫШМАКЛАР.

ҖЫРЛЫ-ҖАВАПЛЫ БОРЫНГЫ БЕР-ИКЕ ТАБЫШМАК.

Алай да балалар бу авыз иҗатының кайсы төрен к&#11&9;брәк яраталар соң. «Әйт әле син миңа: менә син &#11&9;зең ничә җыр беләсең?» дигән сорауга каршы: «Һу, минме? Мин көн буе җырлатсаң да туктамам»,— дип сөйләшәләр. Җырлый белмәгән, җыр яратмаган бала, белмим, дөньяда бар микән? Җырлау ул әле, кем әйтмешли, бәлки табигатьнең &#11&9;зеннән, тумыштан ук килә торгандыр. Тавык та җырлый, диләр. Инде бәетне әйтсәң, аны кем яратмый? Элекке булган сугыш хәлләре яки бәла-казалы &#11&9;лем-җитемнәр турында дисеңме. Әйтсеннәр генә иде әле. Бәетнең аның һәрберсенең &#11&9;з көе дә бар бит. Хәер, аны хәзер әйтә бел&#11&9;челәр дә сирәккә калды шул инде. Ә менә әкиятләрне әйтсәң! Аны тыңлар өчен бала төн буе мендәрдән башын калкытып, к&#11&9;зләрен тасрайтып йокламый ятарга да риза. Такмак-такмазага китсә, алары инде балалар уен-көлкесе. Инде тагын табышмак табышырга дисәң, кич яткач, балалар к&#11&9;пме зиһеннәрен, хыялларын шуңа сарыф итмиләр! «Тап табышмак, табага ябышмак!»

Ерак китмим, &#11&9;земнең бала чагымнан алып сезгә мин шуны әйтә алам. Минем 12 яшемнән калган бер дәфтәрем бар. Анда мин сызгалап «ясаган» ниндидер паровоз сурәтләре арасында бит-бит мәкаль, табышмаклар язылган. Алар ишеткәннән-белгәннән җыелганнар. Ни дип җыйдым икән соң мин аларны? Әнә шул, табышмакны кешедән к&#11&9;брәк белгәнеңне к&#11&9;рсәтәсе килгәндер, к&#11&9;брәк әйтәсе килгәндер. Ә мәкальләр шундый тапкыр, шундый тирән мәгънәле, оста әйтеләләр, мин. сиңа, әйтим, аларны онытмас өчен &#11&9;зеңә язып куясы килгәндер. Хәтеремдә: миң аларны кат-кат укып ләззәтләнә идем, &#11&9;земнең дә шундый тапкыр, акыллы мәкальләрне олы кешеләр кебек с&#11&9;з арасына кыстырып җибәрәсем килә иде.

Билгеле, ул мәкальләрне башка балалар да миннән ким яратмыйлар. Мәсәлән, минем шкафымда моннан 30—40 еллар элек балалар кулы белән язылган шундый әллә нихәтле мәкаль, табышмак һәм әкият дәфтәрләре әле дә саклана. Аларны язучылар инде картайганнардыр һәм &#11&9;зләренең бу эшләрен онытканнардыр да. Ләкин яшь чакларында алар моны ничек яратып җыйганлыклары эшләреннән &#11&9;к к&#11&9;ренеп тора.

Мин, мәсәлән, мәкальләрне кечкенә Нәкыш булганда җыя башлаган идем, Нәкый абзый булгач та туктамадым, менә инде Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берен җыям, яратып җыям. Кулымда җыелган шундый 50 меңләгән мәкаль һәм ничә меңнәрчә табышмак арасыннан балаларга карата булганнарын, &#11&9;зем дә бала чагымда яратканнарымны менә бу кечкенә җыентыкка сайлап керттем. Аларның к&#11&9;пчелеге укучы балалар арасыннан җыелды яки темасы белән балалар тормышыннан алынып, сурәтлелекләре белән дә алар яраткан мәкаль, табышмаклар сайланды. Чөнки балалар, әйтелеше дә, мәгънәсе дә &#11&9;зләренә матур һәм кызыклы тоелган мәкаль-табышмакларны яраталар.

Ләкин мәкальләрнең к&#11&9;пчелеге алай турыдан-туры бер мәгънә белән генә әйтелми, бәлки табигатьтән яки тормыштан алынган берәр &#11&9;рнәк булырлык мисал астында читләтеп, астыртын ишарәле икенче бер мәгънә белән суктырып әйтеләләр. Мәсәлән: «Бака да бакылдамый торсам, ярылам ди икән» дисәк, бу да мәкаль. Без бая «Сыйлы көнең сыер белән» дигәндә, сыерны к&#11&9;здә тотып, ягъни сыерның &#11&9;зе, аның файдасы турында әйткән идек. Ә бу мәкальне нәрсә турында әйтәбез? Баканың &#11&9;зе турында гынамы? Т&#11&9;гел. Аны нинди урында әйтәбез? Берәр бака к&#11&9;ле турында с&#11&9;з баргандамы? Анысы да т&#11&9;гел. Без бу мәкальне авызында с&#11&9;з тормый торган бакылдык кеше турында, аңа карата мисал урынында китереп әйтәбез. Әйтик, хәзер генә бер җирдә без берничә малай җыелдык та берәр җиргә барып качыш уйнарга киңәштек, ди. Әйдәгез, ындырга барабыз дигән генә идек, каршыбызга тыкрыктан бригадир абый килеп чыкты. Ул: Кая чаптыгыз болай?» дияргә өлгермәде, арадан бер малай безнөң серне аңа әйтте дә салды, ди. Бригадир шундук безнең юлга аркылы төште: «Юк, ди, анда кереп көшел таптап йөрмәгез!» ди бу. Без инде хәзер аңа ялынабыз, «Юк, абый, без беләбез ич, көшел таптамабыз» дип тә карыйбыз. Юк, бригадир, безгә анда кермәскә кушып, юлына китте. Инде без нишлибез? Безнең планны җимергән бу такылдык малайга хәзер нәрсә дип әйтергә калды? Аның авызына сугып җибәреп булмый бит. Шунда безнең арадан бер өлкәнрәгебез аңа карап башын селкеп тора да •әйтә сала: шул-шул, ди, «Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән» бит ди. Ягъни, малайның &#11&9;з телен тыя алмавына бака белән мисал суктыра. Әйтәсе дә юк, малайга бу мисал аның авызына сугудан да катырак яки аңа «бака» дип кушамат кушудан да яманрак килеп тия. Мәкальнең с&#11&9;згә ямь һәм куәт бир&#11&9; көче әнә шулай &#11&9;з урынына мач килеп төш&#11&9; белән ачыла. Димәк, к&#11&9;пчелек мәкальләр тәҗрибә һәм дәлил булу белән бергә, алар шигъри сурәтле бер мисал урынында әйтеп йөртеләләр икән. Без аларның менә шундый к&#11&9;чермә һәм астыртын мәгънәле булганнарын икенчел мәгънәле мәкальләр дип әйтә алабыз. Яки бер малай берәр эштә алдан шапырынып та соңыннан эшен булдыра алмыйча көлкегә калган булсын, ди. Билгеле инде, иптәшләре хәзер бу малайның бушка мактануын фаш итәләр: шул-шул,— диләр,— «Алдан кычкырган к&#11&9;кенең башы ярыла» шул. «Мактанчыкның арты ачык», «&#11&8;зеңне &#11&9;зең мактама, сине кеше мактасын!» дип, юкка гына әйтмәгәннәр аны. дигәндәй мәкальләр әйтәләр. Арадан малайны яклаучылар да табыла; —Ташлагыз, егетләр,— диләр. — «Д&#11&9;рт аяклы хайван да сөртенә, — дип, аның бу хатасы очраклы булуын мәкаль белән әйтеп, төзәләчәгенә юл калдыралар. Яки малай &#11&9;зе шулай дип әйтеп, &#11&9;з гаебен өстенә ала. К&#11&9;рәсез, мәкальләр я беренчел, я икенчел мәгънә белән шигъри &#11&9;рнәк итеп китереп әйтеләләр.

Әле без монда мәкальләрнең бары тик башка төр авыз иҗатыннан төп аермасы һәм &#11&9;з билгеләмәсе хакында гына сөйләштек. Әмма мәкальләрнең ничек килеп чыгулары, аның борынгылыгы, шигъри &#11&9;зенчәлекләре, хикмәте һәм җәмгыятьчел-тәрбияви роле, әһәмиятләре хакында бу кечкенә мәкаләдә тукталып булмый. Шулай булгач, «Бу әле баласы, мичтә ята анасы». Ул кызык һәм әһәмиятле яклары турында мин «Татар халык мәкальләре» дигән китабымның с&#11&9;з башында киң тукталган идем. Кызыксынган укучыларыма аннан укып карарга киңәш бирәм.

Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары да юк? Әйтик, менә шундый бер табышмак:

Бикле сарай эчендә.

Ул нинди һәт эчендә һәт икән, ул нинди һәт Кәләмән икән? Ул анда кат-кат сарайларга бикләп куелган нинди кыз икән? Чынлап та бу табышмакны табу өчен ничә кат яшерен һәм серле бикләрне ачып керергә кирәк. Нәрсә соң бу? Бумы? Бу — чикләвек. Чикләвекне ашар өчен дә башта аны табарга, аның кабыгын ватарга, аннан кишәнкесен ачарга кирәк, аннары соң гына син аның төшен табасың, к&#11&9;рәсең һәм ашарлык таза булса, ашый аласың. Аның төше дә шулай кат-кат кабыклар эченә яшерелгән. Аның табышмагын табу өчен дә шулай әкият батыры кебек озак юлга чыгарга, аның кат-кат яшерен бикле сарайларын ватып керергә кирәк. Шул д&#11&9;рт юллык кечкенә табышмак таптыру өчен безне нинди кызыклы, нинди кыю юлларга чакыра. Син хыялларың белән ниндидер тылсымнар патшасы һәт Кәләмән сарайларын эзләп барасың, сиңа бирелгән матур сурәтләмә &#11&9;зенең охшашлык җебе буенча сине очырта, син бара торгач шул җепнең очын югалтсаң, табышмакның җавабын һич табалмыйсың. Инде син бу табышмакны әйт&#11&9;ченең &#11&9;зеннән ярдәм сорарга каласың. «Нәрсә затыннан?» дип сорыйсың, ул сиңа «затын» әйтә, «&#11&9;семлек» ди. &#11&8;семлек? Нинди &#11&9;семлек икән? Ләкин &#11&9;семлек миллион төрле. &#11&8;зе бер урман. Андагы һәт Кәләмән сарае кайсы булыр? Нинди билге буенча барырга? Бу билге табышмакның &#11&9;зендә әйтеп бирелгән бит: «һәт һәт эчендә» һәм «бикле сарай эчендә» дигән. Димәк, бу кат-кат кабыклы һәм бикле &#11&9;семлек. Безгә кадерле әйбере дә шул бик эчендә. Сине шул охшашлык очыртып бара һәм син ахырында ул тылсымлы чикләвекне килеп таптың, сараен ватып кердең дә төшен кулыңа эләктердең!

Шушы мисалдан табышмакның нәрсәгә корылганын да бик яхшы к&#11&9;реп була. Димәк, әйберләр арасында охшашлык бар һәм бу охшашлыклар арасында бер-берсенә уртаклык бар. Менә шул бер әйбернең уртак охшашлыгы яки уртак билгесе аша икенчесен табарга кирәк. Моның өчен ут кебек зиһен йөгереклеге кирәк. Димәк, табышмак &#11&9;зе кечкенә булса да эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Төше сиңа максат итеп бирелгән, уртак охшашлык билгесе бирелгән. Табу синең кулыңда. Тик моның өчен синең хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

Шулай килә торгач, без дә хәзер төп соравыбызга килеп җиттек. Нәрсә соң ул табышмак?

Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял &#11&9;ткенлеген сынашып зәвык ачу өчен, халык телендә к&#11&9;черелмә мәгънәдә әйтелеп йөргән кыска гына шигъри сөйләм белән ике нәрсәдән берсенең охшашын әйтеп икенчесен табуга, я булмаса астыртын сорау биреп, шуңа каршы тапкыр җавап алуга, яки кара исәп белән берәр четерекле арифметик мәсьәлә чиш&#11&9;гә һәм башваткычларга табышмак диләр.

Бу инде казахтагы «җомбак», башкорттагы «йомак» с&#11&9;зләренә туры килә. Шулай булса да, Татарстанда к&#11&9;п районнарда инде «җомак» с&#11&9;зен белмиләр. Һәм табышмакларның &#11&9;зләрендә дә к&#11&9;брәк «табышмак» атамасы йөртел&#11&9;ен к&#11&9;рәбез: «Тап табышмак: табага ябышмак», «Эче куыш, тышы таш, табышмагым орчык баш», «Табышмакта бер чокыр, бер чокырда мең чокыр» һ.б.

Табышмаклар хәзер тик юаныч әйбере булып, зиһен сынашуга һәм, шул ук вакытта, бирелгән сурәтләмәсе аркылы нәфислек тойгысын канәгатьләндер&#11&9;гә хезмәт итәләр. Зурларга караганда, аны к&#11&9;брәк балалар һәм яшьләр арасында яратып әйтәләр. Педагогик әһәмияте зур булганлыктан, аларның башлангыч дәреслекләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия чараларыннан берсе итеп тә кулланылуын к&#11&9;рәбез.

Ләкин элекке заманнарда табышмакларның роле болар белән генә чикләнеп калмыйча, тагын да киңрәк, тагын да катлаулырак булган һәм аны әйтеш&#11&9; яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

Элек табышмаклар исламга кадәрге борынгы мәҗ&#11&9;си культлар белән бәйләнешле булган. Бездә хәзер аның бу культлык роле к&#11&9;птән югалган. Русларда да юк. Ләкин, башка к&#11&9;п кенә халыкларның тормыш, көнк&#11&9;решләрендә әле бу гадәтнең сакланганын ачык к&#11&9;рергә мөмкин булган. Мәсәлән; удмуртларда әле к&#11&9;птән т&#11&9;гел генә елның аерым вакытларында табышмак табышу йоласы булган: көз көне кыр эшләре беткәч, яз башынача, бигрәк тә нә&#11&9;рүз (святки) вакытында, өйләрдә аерым рәвештә «табышмак кичләре» &#11&9;ткәрелә торган булган, табышмаклар да тематик цикллар буенча сайлап әйтелгән.

Әйберләрне охшаш яклары буенча теркә&#11&9; һәм аларны бер-берсенә чагыштырып тану — кешенең дөнья һәм табигатьне тану, белем казану юлларының берсе ул. Әле фән һәм техника бик т&#11&9;бән торган борынгы заманнарда табышмаклар, сәнгать әсәрләре булулары белән бер &#11&9;к вакытта, белем-хикмәт һәм сынамыш әйбере булып та йөргәннәр.

Шуның өчен дә борынга киткән саен табышмакларның форма ягыннан озынрак һәм теземлерәк булып, мәгънә сурәтчәләре ягыннан да катлаулырак була барганын к&#11&9;рәбез. Аларны бер ишет&#11&9;дә хәтергә алып, шулай ук җавабын да табып, тезмә рәвештә әйтә бел&#11&9; йола итеп тотылган. Шуның өчен дә табышмакны чишә бел&#11&9; гади юаныч әйбере итеп кенә каралмыйча, бәлки егетнең, кызның акыл ягыннан пешеп җиткәнлегенә сынау булып та хезмәт иткән. Шуңа карап егетләрне өйләндер&#11&9;, хөкем вакытында &#11&9;лемнән коткару кебек йолалар да. булганлыгына халык әкиятләрендә җитәрлек мисал табып була.

Табышмакларның иске заманнардан бирле чыгарылып, әйтелә килгәнен &#11&9;зләреннән &#11&9;к к&#11&9;реп була. Мәсәлән, борынгы к&#11&9;чмә тормышның һәм хайван асраучылыкның әле булса кайбер табышмакларда чагылганын к&#11&9;реп була. Мәсәлән, елга турындагы табышмакта:

К&#11&9;ч с&#11&9;зе монда к&#11&9;чеп барган ил дигән мәгънәдә. К&#11&9;чнең озын булып сузылып баруы елга белән тиңләштерелгән. Шулай ук, «Аръякта да мең елкы, бирьякта да мең елкы» (каш) һәм «Ялан &#11&9;лчәмәгән, сарыклары санамаган, көт&#11&9;чесе мөгезле» (к&#11&9;к, ай, йолдызлар) дигән табышмакларда да борынгы хайван асраучылык эзләрен к&#11&9;реп була.

Шулай ук табышмакларда феодализм-коллык заманнарының чагылышын да к&#11&9;реп була. Мәсәлән, «Т&#11&9;рдә д&#11&9;ртәү утыра т&#11&9;рәмен дип, ишек төбендә икә&#11&9; тора &#11&9;лмәмен дип» (тәрәзә һәм ишек яңаклары турында); «Ишек артында биле бәйлә&#11&9;ле кол ятар» (себерке турында) дигән табышмакларда т&#11&9;рәләр һәм колларның урыны бик ачык чагыла. Мондый табышмаклар бик к&#11&9;п.

Ләкин табышмаклар, к&#11&9;бесенчә, авыл җирләрендә туып, авылда сакланган. Шуңа к&#11&9;рә игенченең дөнья һәм табигатьне ничек төшен&#11&9;е, аның көнк&#11&9;реше табышмакларда реалистик конкрет сурәтләр тапкан. Аның җир сөр&#11&9;е дә, йорт-җире дә бөтен вак детальләренә хәтле чагыла, аның белән дә калмыйча, җир-к&#11&9;к төзелешен, һәм гомумән табигатьне тануы, к&#11&9;бесенчә, турыдан-туры &#11&9;з тирәсендәге әйберләр белән бәйләнештә алына: «Өй т&#11&9;бәсендә саплы ч&#11&9;меч,— саескан», «Киштә башында ярты икмәк,— ай», «Бастырыгы озын, көлтәсе кыска,— саескан» һ.б. Без авыл кешесенең хәзерге чынбарлыгы чагылуы белән беррәттән, авыз иҗатының саклану сәләте көчле булуы аркасында, &#11&9;ткән чорның көнк&#11&9;реш һәм төшенчәләрен, гаилә катлавын, каенана, каената идарәсен һәм элекке авылның патриархаль көнк&#11&9;решенең чагылышын да кайбер табышмакларда очрата алабыз.

Билгеле, шәһәр тормышы да табышмакларда чагылмыйча калмаган. Мәсәлән, сәгать турындагы табышмакта: «&#11&8;зем бистә бикәсе, минем эшемне кем эшләсе» дип, эшне бистәчә сәгать белән йөрт&#11&9; әйтелә.

Шулар белән бергә, без б&#11&9;генге көнк&#11&9;решне чагылдырган яңа заман табышмакларының барлыкка кил&#11&9;ләрен дә к&#11&9;рәбез. Яңа табышмакларның ясалуы, яңа җырлардагы шикелле, ике юл белән бара: бер төрлеләре элекке табышмакларның калыпла рын саклап, кайбер с&#11&9;зләрен алыштырып, социалистик эчтәлек керт&#11&9; юлы белән ясалалар. Мәсәлән, тәрәзә турындагы элекке табышмакта: «Аркылы да торкылы Сәпи агай ындыры» дип әйтелгән булса, хәзер шуның: «Аркылы да торкылы безнең колхоз ындыры» дигән әйтелеше бар. Икенче төрлеләре яңа чыгарылган табышмаклар; алар к&#11&9;брәк хәзерге техниканы, машиначылыкны чагылдыралар. Аэроплан, комбайн, трактор шикеллеләр турындагы табышмаклар шундыйлардан.

Мәгәр тормыш дигәнең дә бик усал, хәйләкәр нәрсә бит. Ул сиңа, Балтач Габдрахман абзый кебек, гел әзер чиләккә әзер капкач тоттырып, шуны гына каплатып тормый. Дөнья көн саен бер яңалык тудыра, иске сорауга яңа җавап табып кына тора.

Менә сезгә кызыклы бер мисал: 1967 нче елны «Яшь ленинчы» газетасы берничә табышмак язып, балалардан шуның җавабын сораган иде. Шул табышмакларның берсе бу:

К&#11&9;рәсез, бу катлаулы, өч сораулы табышмак. Бу «өч авызлы чиләк»нең өчесен дә редакция, &#11&9;зе алдан ук белгән, билгеләгән җавапларны аласы килгән. Балаларны әйтсәк, алар инде, билгеле табышмак дигәндә ап итеп торалар. Төрле яктан, әллә кайлардан җавапларны яудыралар гына. Мин, фольклор җыючы буларак, бу табышмакка биргән җавапларны редакциядән сорап алып, танышып чыктым. Һәр өч сорауны өчкә аерып әйткәндә, җаваплары менә ничек килеп чыга:

Техника-машина әйберләреннән алып җавап табучыларныкы: «Велосипед; машина; поезд; хәтта телефоннан шалтырату!» (Дөрес т&#11&9;гелмени? Анда да с&#11&9;з «аяксыз йөгерә» ич?)

Санап карагыз, бер табышмакка ничә җавап!

Җаваплар: табигать буенча: «Җил; кар; буран; тузан; җәя&#11&9;ле (себертмә) буран; йон».

Техника-машина әйберләре буенча: «ракета; җирнең ясалма юлдашы (спутник)».

Җавапларны алып карагыз. Минемчә, бер &#11&9;к дәрәҗәдә булмаса да, аларның берсен дә ялгышка чыгарып булмый, алар бик уйлап, зиһенне йөртеп табылганнар. Һәркайсыныкы сорауга урынлы җавап кебек.

Алай булгач, һәр табышмакның &#11&9;з җавабы бер генә була дигән с&#11&9;зебез кайда калды? Һәркем &#11&9;зенчә биреп, &#11&9;зенекен дөрескә чыгара торган булгач, аның табышмак булуыннан ни кала!

Бу &#11&9;зе иске табышмак. Шулай булгач, элеккеләр аның җавабын нәрсә дигәннәр, шуны карыйк. Хуҗа Бәдигъ җыентыгында һәм аннан алдагы җыентыкларда бу өч сорауга «су, җил, таш» дип җавап бирелгән. Димәк, табышмак бары тик табигатьтә булган әйбер затыннан итеп каралган, җавапны да шуңа карап биргәннәр. Хәзерге балаларның да табигать буенча биргән җавапларында без шундый ук җавапларны к&#11&9;п к&#11&9;рәбез. К&#11&9;рәсез, чиләк &#11&9;з капкачын тәгәрәп таба. Табышмакның &#11&9;з закончалыгы бар. Инде хәзерге парашют, телефон, ракета кебек җавапларга килсәк, элекке заманнарда бу нәрсәләр тормышта &#11&9;зләре &#11&9;к булмагач, табигый, андый җаваплар да булмаган. Алар соралмаган да, к&#11&9;здә дә тотылмаган. Хәзер шул ук табышмакка б&#11&9;ген төрле к&#11&9;злектән төрле җавап килеп чыга икән, бу инде заман һәм тормыш, культура &#11&9;сеше, &#11&9;згәрешләре китереп чыгарган хәл. Шулай итеп, асылда табышмакның җаваплары төптә бер нәрсәгә кайта яки бер тирәгәрәк җыела.

Ягъни, сораулар табигать буенча куелса, һаман бер төрлерәк җаваплар. Техника, машина яки мәгънәви нәрсәләр соралма — шуңа карап икенче төрдәге җаваплар. К&#11&9;рәсең, бу җаваплар төрле булса да, аларда закончалык бар.

Тагын бер мисал: «Өй әйләнә кыл дилбегә». Җавабы: — м&#11&9;к — авыл өйләрендә стена б&#11&9;рәнәсе арасына салына. Ә менә шәһәр балалары арасында шул ук табышмак әйтелсә, аңа алар электр чыбыгы» дип җавап бирәләр. Табышмакны әйт&#11&9;че ата-аналар авылдан к&#11&9;чкәндә, бу табышмакны да алып килгән һәм балаларына әйткән булырлар. Ләкин шәһәр балалары агач өйнең төзелешен белми. Менә шуннан кичәге «м&#11&9;к» б&#11&9;ген «электр чыбыгы»на әверелде, ягъни, табышмак ике җаваплы булды. Әмма аны табучы шәһәр малае өчен ул барыбер бер генә җаваплы табышмак.

Димәк, бер табышмактан бер генә җавап соралу һаман да &#11&9;з көчендә кала. Яңа заман аңа яңа өстәмә яки алмаштырулар өсти торса да, табышмакларның к&#11&9;пчелегендә шул элекке җаваплары да саклана ала. Әйтик, нинди генә космос заманы булмасын, кояш, ай, йолдызлар, һаман шул ук булып калган кебек, табышмакларның җаваплары да шул кала.

Бу хәл шуны к&#11&9;рсәтә: димәк, табышмаклар гел конкрет тормыш әйберләренә, анда да к&#11&9;брәк материаль культурага бәйле булалар, шуңа карап тормышта кулланудан төшкән әйберләр белән бергә кайбер табышмакларның &#11&9;зләре дә онытылып, телдән төшә баралар. Яңалар туа тора, шул ук вакыт кайбер искеләре дә яңа эчтәлек — яңа мәгънәләргә к&#11&9;черелеп, бирешмичә &#11&9;з йолалары буенча саклана киләләр.

Табышмаклар гадәттә бер яки берничә җөмләдән һәм сөйлә&#11&9; теленә җайлап әйтелгән такмазалы тезмәләрдән торалар. &#11&8;зләренең афористик кыскалыклары, сурәттә конкретлыклары һәм эчке, тышкы рифмага бай булулары белән телгә, хәтергә тиз алынып, озак саклана алалар. Төзелешләре ягыннан алар мәкальләргә якын торалар.

Сәнгать &#11&9;зенчәлекләренә килгәндә, табышмакларда метафора, аллегория, синекдоха, гипербола, омоним, охшату, антропоморфизм, чыгармалар, карикатура, тавышка ияр&#11&9;ләр, корамалык, аллитерация һәм башкаларның тоткан урыннарын к&#11&9;рсәтергә була.

Бу с&#11&9;зләр коры атама булып кына калмасын, мисаллар да бирик.

Метафора (алыштыру). Табышмакларда моның нигез урын тотуы башта әйтеп &#11&9;телгән иде, детальләрдә дә бу шактый еш к&#11&9;згә ташлана. Мәсәлән: «Өй башында ярты икмәк», яки: «Борынсыз чыпчык боз тишә» дигәндә к&#11&9;к — өй башы белән, ай — ярты икмәк белән һәм тамчы борынсыз чыпчык белән алыштырылган.

Гипербола (к&#11&9;пертү). Мәсәлән, уймак турында: «Метри башлы, мең к&#11&9;зле», мич һәм таба турында: «Элек балчык тавы, аннан тимер тавы. » һ.б.

Охшату. Бик к&#11&9;п очрый: «&#11&8;зе актай, корсагы каптай. » (кәҗә); «Койрыгы без кебек, к&#11&9;зе тоз кебек» (тычкан) һ. б.

Антропоморфизм (кешесыманландыру). Самовар турында: «Кечкенә генә кыз бала, йөрәгенә ут сала»; куян, эт һәм пычак турында: «Урманнан чыгар, койрык очы чуар, Бикәнәе тотар, Биктимере суяр. » һ.б. Мондый табышмакларда к&#11&9;мәк исемнәрнең ялгыз исемгә к&#11&9;черелеп бирел&#11&9;е еш очрый икәнен аерым әйтеп &#11&9;тәргә кирәк. Мәсәлән, шул ук табышмакларда самоварны — «кыз бала», пычакны — «Биктимер» дип алу шикелле.

Чагыштыру. Чынаяк, самовар турында: «Балалары терерәк, аналары хуш к&#11&9;ңеллерәк» һ.б.

Чыгармалар. Академик Веселовскийча, моны кире параллелизм дип тә алырга мөмкин. «Авызы бар, теле юк. » (чабата); «Агач т&#11&9;гел, яфраклы; тун т&#11&9;гел, тегелгән» (китап) һ. б.

Карикатурачылык. Табышмакларның бу ягы әлегә чаклы әйтелмичә килсә дә, карикатурачылыкның халык иҗатында урын тотуын билгеләп &#11&9;тү дә кирәк булыр. Мәсәлән, кеше гә&#11&9;дөсе турындагы табышмакны алыйк: «Ике багана, багана өстендә мичкә, мичкә өстендә бөке, бөке өстендә куаклык, куаклык өстендә хайванлык». Моның юри кабартылган штрихларда бирелгән карикатура икәнен к&#11&9;рү өчен шул бирелгән сызыкларны кәгазьгә төшер&#11&9; җитә.

Табышмакларда гади нәрсәләр турында с&#11&9;з барганда аларны юри катлаулы, бизәкле буяуларда кабартып биреп тә, катлаулы мәгънәләрнең гадирәк формада бирел&#11&9;ен бер &#11&9;зенчәлегеннән санарга кирәк. Мәсәлән, ай һәм йолдызлар турында: «Өй т&#11&9;бәсендә ярты икмәк», «Өй т&#11&9;бәсендә вак таш» дип гади генә әйтелсә дә, тычкан турында: «Бохараның былбылы, Багы Ирәмнең гөле, ай-һай аның йөрмеше, таш капкага кермеше» дип бик тантаналы, бизәкле буяуларда әйтел&#11&9;е шикелле.

Табышмакларның сәнгатьчә төзелешенә к&#11&9;з салганда, иң элек аларның ике төрле алымда иҗат ител&#11&9;ләрен к&#11&9;рмичә булмый. Берләре бер әйбернең икенче нәрсәгә охшаганлыгын тиңләштер&#11&9;, параллель китер&#11&9; һәм билгеле бер нәрсәнең сыйфаты, тесмере буенча икенче билгесезне табу юлы белән ясала. Болар к&#11&9;бесенчә метафоралы, кинаяле (аллегорик) табышмаклар. Болары табышмак турында башта бирелгән билгеләмәгә туры киләләр. Шуның белән бу алым табышмакның төп жанр &#11&9;зенчәлеген, аның традицион юлын, сәнгатьчә г&#11&9;зәллеген әлегә кадәр саклап килә. Борынгы табышмаклар к&#11&9;бесенчә шушы алымда төзелгәннәр.

Икенче алым исә бер-бер нәрсәнең исемен әйтмичә генә аның тышкы к&#11&9;згә бәрелгән сыйфатларын санап чыгудан гыйбарәт. Мәсәлән, мин сәгатькә карап алам да: «Стенада бер т&#11&9;гәрәк нәрсә такылдый» дим, монда икенче бер нәрсә белән охшашлык та, параллель дә юк, метафора, кинаяләр дә юк, бу тик бөр нәрсәнең тышкы портреты буенча тасвирлама бир&#11&9; генә. Болай һәр нәрсәне һич уйлап тормыйча табышмак ясап була. «&#11&8;зе д&#11&9;рт почмаклы, тышы катыргылы, эче тулы бер төп кәгазь» дим дә, әнә сезгә «китап» булды, яки «тартсагыз ачылам, япсагыз ябылам, мин &#11&9;зем д&#11&9;рт почмаклы такта, &#11&9;зем гел стенада торам» дим, менә сезгә «ишек» турында табышмак булды. Билгеле, мондый табышмакны уйлап әйт&#11&9; җиңел булган кебек, җавабын табасы да авыр т&#11&9;гел. Чөнки йозагының ачкычы да өстендә. Яки, дөресрәге, ачкычы кирәкми дә, чөнки йозагы бикләнмәгән, элеп кенә куелган. Б&#11&9;генге яңа техника-машиналар турында шундый табышмаклар хәзер бик к&#11&9;п чыгарыла. Мәсәлән:

&#11&8;зе капчыкка сала,

Кыр матурланып кала.

Моның җавабын «комбайн» дип әйтеп торасы да юк, әйтсәң әле шуңа җавап эзләп тора тагы дип &#11&9;зеңнән &#11&9;к көләрләр. Чөнки монда комбайнга бернинди дә охшашлык та китерелми, тиңләштер&#11&9;, параллельләр дә юк, метафора, кинаялар дә юк, һәм шунлыктан монда зиһен йөртеп табарлык нәрсә дә юк, бу д&#11&9;рт юлда комбайнның ни эшләве әйтеп чыгылды.

Хәзер укучы яшьләр, балалар &#11&9;зләре дә яңа табышмаклар чыгаралар. Газета-журналларга һаман язып җибәреп торалар. Бу бик к&#11&9;ңелле к&#11&9;ренеш. Табышмак чыгару өчен аның югарыда әйтелгән &#11&9;зенчәлекләрен, алым-традицияләрен яхшы &#11&9;зләштерергә кирәк. Ә моның өчен &#11&9;зең дә халык табышмакларын к&#11&9;брәк белергә, телдән, халыктан ишеткән берен язып алып җыярга, әйтешә-табыша белергә кирәк.

Табышмакларның монда әйтелмәгән тарихи кызыклы, шигырь чыгару өчен кирәкле һәм башка хикмәтле яклары бик к&#11&9;п әле аның. Минем «Татар халык табышмаклары» дигән зур китабым бар. Чынлап һәм киңрәк танышасы килгән укучылар мена шул китаптан укып карарлар инде.

* Бала заманасына охшап туар.

* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

* Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.

* Бала кошның авызы зур булыр.

* Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.

* Анаңдай ана булмас.

* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

* Анасыз корт ил булмас.

* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

* Әни суккан авыртмый.

* Йорт анасы белән корт анасы бер.

* Туган ана бер, туган Ватан бер.

* &#11&8;з анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

* Алтмышка җитсен бала,

* Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

* Бала моңын ана белер.

* Баланың телен анасы белер.

* Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.

* Баласы өчен ана арыслан утка кергән.

* Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.

* Ханнан бала олы,

Баладан ана олы.

* Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

* Ата-ана гаебен тикшер&#11&9; бала эше т&#11&9;гел.

* Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

* Ата-анасын хурлаган &#11&9;зен хурлаган булыр.

* Ата аркасы — кала аркасы.

* Ата — йортның матчасы,

* Атаң кебек кешегә тел озайтма.

* Ата с&#11&9;зен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.

* Атасын алдаган илен дә алдар.

* Ахмак малай ата-анасын &#11&9;зенә дошман дип уйлый.

* Аю да баласын «аппагым» ди,

Керпе дә баласын “йомшагым” ди.

* Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.

* Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,

Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.

Атасын белмәгән кемне белсен?

* Эт атасын танымас.

* Алтыдагы (холык) алтмышка.

* Атай барда атай баш,

Атай юкта анай баш,

Анай юкта апа баш,

Апа юкта &#11&9;зем баш.

* Ата алмаган малай атасыннан к&#11&9;ргән.

* Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.

* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.

* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

* Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман «кайчан зур &#11&9;сәм инде» дип сорый.

* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

Агачны баштан бөек.

* Баланы йомышка куш, артыннан &#11&9;зең йөр.

* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.

* Бала уйнаудан туймас.

* Бала-чага ипи сатып калач ала.

* Буранда бала котырыр.

Әдәпсез бала гарьсез була.

* Кыз бала анасына чын дус була.

* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,

* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

* Өч яшьлек малай атага булышыр,

Өч яшьлек кыз анага булышыр.

* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.

* Теше чыккан балага

* Туа белми, тора белә.

* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.

* &#11&8;зе егылган бала еламас.

* Ул туды — илгә ту (байрак) туды.

* Улы барның кулы бар.

Кызның ояты анага.

Сабый хөкеме — уен.

Холыклы булып кыз &#11&9;ссен.

Татлы белән бозалар.

* Еламаган балага имезлек бирмиләр.

* Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

* Иркә бала ир булмас.

* Иркәбикә суга ташланам дип чыгып киткән дә яңгырдан куркып кире кайткан, ди.

— Аягыма чеби басты.

* Анаң юктан &#11&9;ги ана да яхшы.

* Аналы ятим — ярты ятим.

* Ана янында бала ятим булмый.

* Аталы бала — аркалы,

* Атадан бала яшь кала,

* Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

Елый калса, шул яман.

* Кемнең газизе кемгә хур булмый.

Сабаксыз төймә салмаксыз;

Аталы бала ардаклы(газиз),

Атасыз бала ардаксыз,

(&#11&8;ги ана яфрагы — &#11&9;лән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була.)

* &#11&8;ги бала өй артында елар. «Ник елыйсың?» дисәләр, хәзер генә суган ашадым», — дияр.

Колак к&#11&9;з булмый.

* Ятим ашы ярты пешәр.

* Ятим бала гарьчел була.

* Ятим балага ярдәм ит.

* Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.

* Ятим тайдан юрга чыгар.

ЮНЬЛЕ БАЛА ҺӘМ ЮНЬСЕЗ-ИГЕЛЕКСЕЗ БАЛАЛАР

* Атадан яхшы ул туса,

Атадан яман бала туса,

* &#11&8;рдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.

* Атадан яхшы ул туса,

Атадан яман ул туса,

* Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән,

Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.

Карчык урманга (утынга) киткән.

Унбишендә баш булыр;

Утызда да яшь булыр.

* Буласы бака баштан була.

* Булыр ат тайдан билгеле,

Булыр сыер бозаудан билгеле.

* Булыр бала ун яшендә баш була,

Булмас бала егерме биштә дә яшь була.

* Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.

* Каршы бала &#11&9;лемен карагай башыннан табар.

* Кеше булыр баланың

Кеше белән эше бар;

Кеше булмас баланың

Кеше белән ни эше бар.

* Мисез бала ата-анасын тыңламас.

* Тырыш бала ах яхшы,

Ялкау бала фу шакшы.

Бер-берсенә «батыр» дир;

Бер-берсенә «кутыр» дир.

* Тырыш бала талпынган коштай,

* Шәп маллар аякланып туа.

* Юньле бала ат мендерә,

Юньсез бала аттан төшерә.

* Яман бала атасын с&#11&9;ктерер.

* Яман баланың барыннан югы.

* Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.

* Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким к&#11&9;рми.

АТА БАЛАСЫ БУЛУ, АТАГА ЛАЕКЛЫ БУЛЫП &#11&8;СҮ

* Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.

* Ата баласы кемнән туганын онытмый.

* Ата баласы &#11&9;з хатасын &#11&9;зе юар.

* Атадан бала туар,

Атасының юлын куар.

* Атасы кордашның баласы кордаш.

* Ата юлы балага такыр.

* Атаң кем булса, син шуның угылы.

Атадан бала узар.

* Акылсыз атка менсә, атасын танымас.

* Ким козгындин туар козгын,

Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)

* Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.

Сведения предоставлены организацией

МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района

и опубликованы автоматически. Администрация портала

«Культура.РФ»

не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь

в личном кабинете

учреждения культуры.

Идентификатор события на PRO.Культура.РФ —

2395103

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Изменить текст для сочинения синонимами
  • Ийэ туьунан сочинение
  • Изменить текст для сочинения онлайн
  • Иия мпгу экзамены
  • Изменить список сдаваемых егэ

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии