Сәнгать дөньясына сәяхәт
ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ
(1918 — 1984)
Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.
Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма
“Сабантуй” картинасы
Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?
5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?
6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?
Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.
Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.
Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.
Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.
“Игеннәр өлгерде” картинасы
1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.
Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)
2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.
Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр…
3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.
1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
4. Алар нәрсә тикшерәләр?
5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
7. Картина нинди хисләр уята?
Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.
“Татар халкының бөек шагыйре” картинасы буенча сочинение язу өчен план
1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!
2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Слайд 1
Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе. 9 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
Слайд 2
Лотфулла Фәттахов Әбделмән улы.
Слайд 3
1918 елда Гор ький өлкәсенең Сергач өлкәсендә Анда авылында туган. Авыл мәктәбендә белем алган. 1935 – 1939 елларда Казанда сәнгат ь училищесында укый. Совет Армиясенә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Татарстан сәнгат ь фондында эшли .
Слайд 4
Россиянең һәм Татарстанның сәнгат ь эшлеклесе . СССРны ң Дәүләт премиясе лауреаты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Мактаулы исемнәре
Слайд 5
Иҗат иткән картиналары . « Туган ил турында җ ыр » “Игеннәр өлгерде” “Әни күрмәгәндә” “Яңа бура” “Сабантуй” “Мулланур Вахитов” “Шәһәрдән кайту”
Слайд 6
Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасы.
Слайд 7
Терәк сүзләр. Иң матур чак , күксел рәшә , зәңгәрсу урман, яссы таулар , алтын- сары төс , аяз күк , җәйге челлә , басу киңлеге , ягымлы йөз , мөлаем йөзле , хезмәт дәрте , зур уңышлар , икмәк байлыгы – ил байлыгы , хезмәт шатлыгы , кеше тудырган муллык , байлык , матурлык , каерылып уңган арыш , тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б .
метки: Сабантуй, Лотфулла, Игеннэр, Фаттах, Олгерд, Картинасын, Курмэгэндэ, Татарский
Дәрес барышы
Укучыларны картинаны кабул итәргә әзерләү максатыннан, тыныч музыка яңгырый, укытучы Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укый:
“ … Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртә үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Мин шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.
Авыл халкы тегеләй дә иртән торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Әти белән әни дә минем капчыгым болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да…”
- Укучылар, яңгыраган өзек кайсы әсәрдән? ( Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән)
- Бик дөрес! Яз һәм Тукай… Янәшә атлыйлар. Язлар Аны безгә бүләк итте, язлар Аны бездән аерды… Сөекле шагыйребезнең тууына бик тиздән 120 ел була. Аның иҗаты — барыбыз өчен дә тиңдәшсез хәзинә. Әдипнең “Исемдә калганнар “ автобиографик әсәреннән Сабантуй турындагы өлешен сайлавымның максаты – сезне күренекле халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның “Сабантуй” исемле картинасын өйрәнүгә, кабул итәргә әзерләү иде.
- Тик әлеге картина белән танышудан элек, мин сезне рәссамның галереясына кунакка дәшәм. ( Слайдларда бер-бер артлы Л. Фәттаховның картиналары күренә)
- Укучылар, сезгә рәсемнәр ошадымы? Аларның авторы — РСФСР ның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР ның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты – Лотфулла Фәттахов. Ләкин болар берсе дә җиңел генә бирелми. Рәссам шактый катлаулы тормыш юлы үтә. Аның тормыш юлы һәм иҗатын Лилия белән Азат өйрәнделәр, әйдәгез хәзер аларны тыңлап үтик.
Укучылар чыгышы:
1 стр., 499 слов
Сочинение по татарскому языку авыл иртэсе
… Бу искиткеч матур кренешне кзтерг барлык кешег д насыйп булмый. миа, авыл кызына, бу алыштырмаслык бхет гел ттеп тора. Нинди чиста, саф, … Уйландыра торган, хислрг бирел торган вакыт ул та ату. Бигрк т авыл таы. Шр иртсен караганда кпк чистарак, тылсымлырак ул. Шул вакытта … м бу хисне сине бер д югалтасы килми. наклон ген авыл уянып кил. Томан белн капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына …
1 укучы: Л.Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Горький өлкәсе Сергач районы Анда авылында туа. Ике яшендә — әтисез, ә инде сигездә әнисез кала. Әмма ятимлек аңа фәкыйрьлек, мохтаҗлык алып килми: абыйлары карап үстерә, авылдашлары ярдәм кулы суза.
6 нчы сыйныфта укыганда ул туган авылыннан, җәяүләп, татар мәдәниятенең үзәге булган Казанга килә. Үзе белән хат алышкан дуслары укыган 13 нче мәктәпне эзләп таба. Аның бар байлыгы өстенә кигән киеме була. Баштарак ул класста йоклый. Ашарына да классташлары алып килә. Берникадәр вакыттан соң әнисенең рөхсәте белән Харис дигән малай аны үзләренә алып кайта. Лотфулла бу гаиләгә 8 нче бала булып килә. Бу танылган рәссам Харис Якупов үскән гаилә була. Кечкенәдән рәсемгә һәвәслеге булган Лотфулла һәм Харис рәсем түгәрәгенә йөриләр, соңыннан студиядә шөгыльләнә башлыйлар.
1935 нче елда шәһәр күләмендә үткәрелгән конкурста җиңеп чыгалар һәм икесе дә Казан сәнгать училищесына укырга керәләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Л.Фәттахов сугышка китә. Сугышны армия сафларында тәмамлый. 1946 нчы елда Казанга кайта һәм җаны-тәне белән иҗат эшенә чума.
2 укучы: Лотфулла – авыл малае һәм ул гомере буена авылга тугрылыклы булып кала. Аның “Игеннәр өлгерде” картинасы игенчеләргә гимн булып яңгырый. “Күчмә лаборатория” картинасы авыл җирендә фәнгә таянып, икмәк үстерүчеләрнең хезмәтен тасвирлый. Аның бөтен иҗатында авыл темасы төп урынны алып тора, аеруча көчле яңгырый, таланты ныклап шунда ачыла.
Балалар тормышын чагылдырган картиналар Фәттахов иҗатында аерым урын алып тора. Ул чагында әле Казанда бу теманы алай дәртләнеп, һәвәсләнеп яктыртучы башка берәү дә булмый. Әлбәттә, рәссамның үз балалары – кызы Фәридә, уллары Рәшит белән Шамилнең булуы да уңай йогынты ясагандыр. Аның балаларга багышланган картиналары арасында иң нык танылганы – “Әни күрмәгәндә” дип атала.
Л.Фәттахов шулай ук портретлар остасы. Һәрбер рәссамның кабатланмас мизгеле – иҗат дөньясы күгенең җиденче катына күтәрелгән бәхетле очышы буладыр. Халык рәссамы Л.Фәттаховның шундый бәхетле мизгеле “Сабантуй” исемле картинасын иҗат итүгә бәйләнгән. ( Укучылар утыралар, слайдта “Сабантуй” картинасы )
- Укучылар, безнең максатыбыз – әлеге картинаны тасвирлап, бездә туган хис-кичерешләрне чагылдырып, инша язу. Белгәнебезчә, тирәлекне, информацияне кабул итү ягыннан без өч төркемгә аерылабыз. Бер өлешебез — визуаллар дөньяны күзләре белән өйрәнсә, рәссамнар нәкъ менә шул төркемгә карый да инде, икенчеләребезгә- аудиалларга ишетү, тыңлау, аралашу кирәк, ә өченче төркемгә – кинестетикларга – хәрәкәт, тактиль тою кирәк. Махсус тестлар ярдәмендә без инде сезнең кайсы төркемгә керүегезне алдагы дәресләрдә ачыклаган идек. Хәзер өч төркемгә бүленеп, картинаны өйрәнә башлыйк. Визуаллар мин сездән картинаны мөмкин кадәр җентекләп карап, анда кулланылган төсләр, персонажларның кыяфәтләре, мимикалары, гомумән, барлык детальләр турында җавап бирергә әзер торуыгызны сорыйм. Аудиаллар сез төркемегездә фикер алышырсыз, визуаллар өчен сораулар әзерләрсез. Кинестетиклар исә сезне бер үк вакытта кызыклы да, шул ук вакытта катлаулырак та бирем көтә. Сезгә Сабантуй атмосферасын тудыру йөкләнә. ( Һәр төркем 3-5 минут дәвамында мөстәкыйль эшли)
- Иң элек сүзне визуаллар-аудиаллар төркеменә бирик.
Укучылар чыгышы:
23 стр., 11240 слов
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …
… әрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аны … әрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аны … әрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә М …
- В 1: Л.Фәттаховның “Сабантуй” картинасының үзәгендә Сабантуй бәйрәменең җанын тәшкил иткән көрәш сурәтләнгән.
- В 2: Көрәшчеләрнең берсе икенчесен өскә күтәргән. Икесе дә таза гәүдәле, киң күкрәкле, хезмәттә чыныккан ирләр.
- В 3: Судьялар – чал чәчле, түбәтәйле, камзуллы, күкрәкләренә сөлге бәйләгән авыл аксакаллары.
- А 1: Алар турында нәрсәләр әйтеп була?
- В1 : Алар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. “Хәрәмләшә күрмәгез!” дигәндәй, күзләрен бер минутка да алардан алмыйлар.
- А 2: Бәйрәмнең төп герое кем?
- В 2: Мәйдан тирәли тыгыз түгәрәк ясап баскан халык. Алар барысы да зур кызыксыну белән көрәшчеләрне күзәтәләр.
- А 3: Рәсемнең сул ягындагы фотоаппарат тоткан хатын-кыз турында нәрсә әйтеп була?
- В 3: Бу хатын-кыз көрәшчеләрне фотога төшерә.
Ул шәһәрдән кайткан кунак булырга тиеш. Авыл хатын-кызларыннан аермалы буларак, аның өстендә — җиңсез күлмәк, яулыксыз.
- А1: Ә менә бу парлар турында нәрсә әйтеп була?
- В1: Ир көрәшкә чыгарга әзерләнә. Ә хатыны аңа киңәшләр бирә.
- А 2 : Каен төбендә сөйләшеп торучы ир белән хатын турында нәрсәләр әйтергә була? Киемнәренә игътибар итегез.
- В2: Хатын-кызның яулык бәйләү рәвешенә, ир кешенең кепкасына һәм сакалына карап, боларның рус авылыннан килгәнен чамаларга була.
- А3: Рәсемнең үзәгендәге малайларга игътибар итегез.
- В3: Малайлар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. Менә үзләре дә көрәшкә кереп китәрләр төсле.
- А1: Башка кешеләр турында нәрсәләр әйтергә була?
- В1: Бәйрәмдә битараф кешеләр юк. Берәүләре кычкырып, көч биреп торалар, ә икенчеләре кулларын өскә күтәреп, ризасызлыкларын белдерәләр.
- А2: Ә хәзер рәсемнең уң ягына игътибар итегез.
Нәрсәләр күрәсез?
- В2: Агач эскәмиядә батырларга биреләсе бүләкләр ята. Анда төрле-төрле тукымалар, яулыклар, гармун, җирдә тәпән тулы йомырка.
- А3: Рәсемгә карагач, табигать турында нәрсәләр әйтергә була? (Колга башына сөлгеләр эленгән)
- В3: Җылы матур көн. Кояш үзенең нурлары белән җир өстен иркәли. Сирәк кенә аксыл мамыксыман болытлар күренгәли. Әкрен генә җил исә. Бөдрә каенның яшел яфраклары җилдә тирбәлә. Ә колга башындагы сөлгеләр, гүя, Сабантуйны сәламләп җилфердиләр. Җил дә кешеләрнең бәхетле сөенечен уртаклаша.
- А1: Шундый матур табигать күренешен, күңелле бәйрәмне сурәтләү өчен, рәссам нинди төсләр кулланган?
- В1: Рәсем ачык, якты төсләргә бай. Яшел, ак, кызыл, сары төсләр бәйрәмне ямьләндерә, күңелне күтәрә.
- Булдырдыгыз! Бергәләшеп бик тәфсилләп тасвирлап бирә алдыгыз картинаны. Кинестетиклар төркеме, инде сүз сезгә.
Кинестетиклар төркеме Сабантуе җырын башкара ала. Уен төрен тәкъдим итәләр (мәсәлән, чүлмәк вату).
2 стр., 622 слов
Йорт хайваннары турында сочинение татарча
… яраттылар. Урман-кырлар өстендә кышкы тынлык, кар өстенә төрле кошлар, кыргый хайваннар эзләр калдырып киткән. Чаңгы шуганда без ул эзләрг … тә калын булды. “Кар күп булса, икмәк тә күп була”, — ди халык. Чыннан да бу бит шатлык. Минем җимлегемә быел кунакка кызылт …
Уенда килгән кунаклар да катнаша ала. Физкультминутка булсын дип, татар бию көе куелып, бар укучылар да хәрәктләнергә мөмкин.
- Молодцы! Чыннан да милли бәйрәмебез рухы хөкем сөрде безнең класста. Инша язарлык хис-кичерешләр барыбызда да туплангандыр, бүгенгә соңгы эш итеп, дәфтәрләребезгә иншаның планын теркәп куйыйк.
Якынча план үрнәге:
1. Л. Фәттахов турында кыскача мәгълъмат.
2. “Сабантуй” картинасында төп тамаша – милли көрәш.
3. Бәйрәмнең үзәгендә — авыл кешеләре, кунаклар.
4. Батырларны бүләкләр көтә.
5. Табигать тә күңел күтәренкелеген, бәйрәм сөенечен уртаклаша.
6. Картина турында минем фикерем.
Рефлексия
- Укучылар, кем дә кем инша язарга җитәрлек мәгълүмат алдым, барысы да аңлашылды ди икән, биредәге капчык янына килсен, әле инша язарлык әзер түгел икәнсез, чүлмәк янына барсын. ( Укучылар, укытучы янындагы капчык янына җыела)
- Бик яхшы! Ә сез таныдыгызмы соң? Бу бит кечкенә Апуш капчыгы, хәтерлисезме, ул бит авыл буйлап тәм-томнар җыеп йөргән иде. Менә шуларны ул сезгә өләшергә кушты. ( Укытучы балаларга кәнфит -прәннекләр өләшә).
Өй эше
- Укучылар, өйдә план буенча инша язып килерсез. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Дәрес тәмам, сау булыгыз!
Светило науки — 8 ответов — 0 раз оказано помощи
Сочинения, на мой взгляд, — это одна из самых сложных работ, которую нам задают в школе. Чтобы написать сочинение, нужно очень хорошо представлять, о чем писать. К сочинению всегда нужен творческий подход. И поэтому, к сочинению нужно очень хорошо подготовиться.
Для меня всегда очень сложно бывает придумать начало моего сочинения. Иногда кажется, что можно рассказать о многом, но всегда теряешься в мыслях. Первые предложения даются всегда с трудом. Но, чтобы сочинение писалось легко, нужно, конечно же, знать тему, о которой придется писать. Если это сочинение по литературе, то я всегда стараюсь внимательно прочитать произведение, выделить для себя основных героев, основные идеи и сюжетные линии.
Чтобы написать сочинение, мне требуется не меньше часа. И я стараюсь освободить для себя пространство, чтобы ничто не отвлекало меня от хода мыслей. Я всегда пишу в тишине, без включенного телевизора или компьютера. А также я стараюсь сделать так, чтобы никто из домашних не потревожил меня, пока я буду писать сочинение.
Наверное, это самое главное для того, чтобы успешно выполнить работу.
Конечно же, первые предложения будут даваться с трудом. Но чем дальше я пишу, тем более отчетливо я представляю, о чем нужно писать. Иногда даже возникает ощущение, что ручка сама выводит слова и строки. Поэтому стоит только начать, а дальше дело само пой
|
Главная » 2013 » Август » 2 » Игеннэр олгерде картинасы буенча сочинение
|
|