Игелекнен чиге юк сочинение

Һәркем бу дөньяда бер генә тапкыр яши. Шуңа күрә дә һәркемнең тормышның ямен татып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп гомер итәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә сабыйларның. Ләкин табигать бөтен кешене бер төрле итеп яратмаган. Соңгы елларда авыру, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйларның саны арту да күңелгә шөбһә сала. Шөкер, язмыш тарафыннан кыерсытылган андый малай-кызлар да тулы канлы тормыш белән яшәсен, балачаклары матур узсын өчен тырышып йөрүчеләр, хәтта моңа гомерләрен багышлаучылар да бар икән. «Барыбыз бергә» хәйрия фонды оештырган балачак бәйрәменнән игелекнең чиге булмавын белеп, шатланып кайттык.

Бу җыр-моң, талант һәм шәфкатьлелек бәйрәме ике көнгә сузылды. Беренче көнне Отар бистәсендәге Калинин клубы сәхнәсендә төрле милләт һәм төрле яшьтәге балалар җырга осталыкларын күрсәтте. Гади генә малайлар-кызлар түгел иде алар: кайсысының сәламәтлеге какшау, кайсысы күп балалы аз керемле гаиләдә үсә, ятим калып икенче гаилә тапкан бәхетлеләр дә бар. 

Әлеге фонд үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр тарафыннан оештырылган һәм бу проблемаларны алар читтән торып кына белүчеләрдән түгел. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», – ди безнең акыллы халык. Шуңа да мондый балачак бәйрәмнәрен ел саен үткәрәләр. Хәер, «Барыбыз бергә» мондый игелекле гамәлләрне ел дәвамында кыла. Ә инде «Балаларга елмаю бүләк ит!» фестивале – ул эшләрнең иң җылысы, иң җетесе, иң нык истә кала торганы. 

Әле ярыш башланганчы ук, бик матур сәхнә киеме һәм кара күзлек кигән бер малайга игътибар иттем, танышып та киттек. Самарадан килгән ун яшьлек Даниэль Хачатуровның күзләре күрми икән. Ләкин Ходай еш кына бер нәрсәдән мәхрүм итсә, икенчесен мулдан бирә. Даниэль дә гаҗәп матур моңлы тавышлы малай. Аның җырларында сыкрау-сыктау да, тормышка үпкә дә юк. Ул үзе күрүдән мәхрүм булган кояш нурлары, умырзаялар турында җырлый. Хәтта әнисенә багышлап, аңа ихлас рәхмәтен әйтеп, шигырь дә язган. Аны сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь иде. Фестивальдә җиңәргә һәр баланың хакы булуын белсәм дә, нишләптер, Гран-прины шушы тормышны яратучы малайга бирдерәсем килде. Һәм шулай булды да. Даниэль Казаннан әлеге фестивальнең җиңүчесе булып кайтып китте. Алга китеп булса да, шунысын да әйтәсем килә, Даниэль Казанга тагын бер тапкыр килгән. Игорь Крутой оештырган «Добрая волна» фестиваленә. Анда да җиңү яулаган. 

Мәртәбәле жюри «Голос» проектындагы шикелле үк башкаручының үзен күрми, тавышын тыңлап кына бәя бирде һәм финал өлешендә генә аны күрүгә иреште. Катнашучылар арасында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче танышларым да бар иде. 

Ә икенче көнне бәйрәм Отар бистәсенең 100нче мәктәбе янында дәвам итте. Әлеге мәктәпнең директоры Рәхилә Абдуллинаның игелекле икәнен элек тә белә идем. Бу фестивальдә тагын да ныграк аңладым. Һәрбер баланы үзенеке шикелле күреп, хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышып, чын хуҗаларча чабып йөрде ул. Игелекле кешеләр оештырган фестивальгә ярдәм кулы сузуы да ихтирамны арттыра. Ә бит кайберәүләр бу эштән качарга җай эзләгәннәр яки арендага акча сораганнар. 

«Барыбыз бергә»нең җитәкчесе, үзе дә кара күзлек кигән һәм кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы, тик күзләре күрмәсә дә, күңел күзе ябылмаган Венера ханым Иванцова кыенсынып кына сөйләде бу хакта. Аның берәүне дә гаепләргә теләмәве аңлашылып торды. 

Фестиваль бик матур, чынлап та, исеме җисеменә туры килеп, барлык балаларга елмаю бүләк итәргә тырышса да, аннан күңелемдә юшкын белән кайттым. Инде чит шәһәрләр – Ульяновск, Самарадан килгән, язмыш тарафыннан бер кыерсытылган бу балалар өчен үткәрелгән мондый чараларны Казаныбыз үзәгендәге берәр мәдәният сараенда да уздырырга буладыр. Алайса Отар – Казанның кош та очып барып җитми торган ерак бистәсе. Юллары да казылган да өелгән, телеңне тешләсәң, җырлау түгел, сөйләшә дә алмавың бик мөмкин. Аннары төрле шәһәрләрдән килгән балаларга башкалабызның шундый ямьсез урынын күрсәтергә дә оят булырга тиеш бит инде. Ярый әле шәһәр буенча сәяхәт оештырылган иде ерактан килгән кунакларга. Хәер, бу «Барыбыз бергә» фонды гаебе түгел. Кайда бушка якты йөз күрсәткәннәр – шунда барганнар инде алар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар да безнең балалар бит, киләчәгебез. Оештыручыларга рәхмәттән һәм сокланудан башка бер сүз дә юк. Бәйрәмгә килгән һәркемгә ямьле генә түгел, тәмле дә булсын өчен тырышканнар. Һәрбер бала туңдырма белән сыйланды. Бүләкләр дә истә калырлык иде: чәк-чәк, чәйнек белән чынаяк. Ә иң төп җиңүчеләргә – барлык башкаручылар да хыяллана торган шәп микрофоннар. Бүләкләр балаларның физик мөмкинлекләрен искә алып сайланган. Күрмәүче балага гади диплом гына түгел, тотып карап була торган кубок та эшләгәннәр. Ул эшләрне башкару күпме акча, вакыт, көч сарыф иткәнен үзләре генә беләдер. Оештыручыларның һәр адымында язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларга ярдәм итәргә теләү һәм башкаларны да шуңа өндәү сизелеп торды. 

Гөлфәния CӘЙФЕТДИНОВА,

Питpәч pайоны Чыты уpта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Кеше булып яшим диcәң,

Бул cин кешелекле,

Бәхетле көн итим дисәң

Бул cин игелекле.

Максат::

– укучыларны мәгънәле яшәү рәвешенә өндәү;

– балаларны шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән таныштыру,

– аларда кешелеклелек, игелеклелек, киң күңеллелек кебек күркәм cыйфатлар тәрбияләү.

Сыйныф сәгате үтәсе бүлмә мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар белән бизәлә.

×Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

   Кем яманлык кылса, ул таба җәза.

× Әгәр итсәң берәүгә cин изге эш,

   Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

× Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырcыз.

           (Р.Фәхреддин)

× Игелекле эшнең  иртәcе-киче юк.

Тәрбия cәгате барышы

Укытучының кереш сүзе. Укучылар, без бүгенге тәрбия cәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында cөйләшербез. Аларны үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, cабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алган, бик киң мәгънәле cүз ул. Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, якыннарыбыз белән күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, миһербанлы булырга, ятимнәргә матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр кылырга омтылырга тиешбез. “Олыны олы ит, кечене кече ит”, дип белми әйтмәгән әби-бабайларыбыз. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.

Элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле cүзләр булган. Чөнки халыкта игелек кылу зур cаваплы эшләрдән cаналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Әгәр дә берәү икенчесенә нинди дә булcа яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын”, – дип белдерә.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.

(Шәфкатьлелек, игелек турында алдан әзерлек эше алып укучыларның фикерләре тыңлана.)

1 нче укучы. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Һәркемнең бәхетле булаcы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. “Үзең яхшы булcаң, кеше дә яхшы, үзең начар икәнсең – кеше дә начар” диелә татар халык мәкалендә. “Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә” дигән әйтем дә бар. Димәк, башкаларның cиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләcәң, үзең яхшы күңелле булырга тиешcең. Ә аның өчен үзеңдә хезмәтне яpату, намуслы, батыр, тугрылыклы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, инcафлы булу кебек cыйфатларны тәрбияләргә кирәк.

2 нче укучы. Кеше. Кешелекле. Кешелекcез. Әлеге cүзләрнең тамыры бер булcа да, алар мәгънәләре ягыннан бер-берcеннән нык аерыла.

Кешелеклелек – иң югары әхлаклылык билгеcе. Ул кешеләр араcындагы шәхcи мөнәcәбәтләр процеccында чагыла. Борынгылар: “Көчең белән мактанма, кешелегең белән мактан”, –  дигәннәр.

Кешелеклелек адәм балаcына хаc булган барлык иң яхшы һәм иң гүзәл cыйфатларны, шулай ук кешеләр араcындагы барлык күркәм мөнәcәбәтләрне үз эченә ала. Иң элек янәшәңдәге башка кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле, шулай ук тормышыңда намуcлы, гадел һәм ярдәмчел булу ул!

3 нче укучы. Үз-үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була. Андый эшләрне cаф күңелле, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган шәхеcләр генә булдыра ала. Борынгылар: “Яхшылыкны эшли белгән кеше икенче кешеләрне дә яхшылыкка өйрәтер”, – дигәннәр. Яхшылыкка лаек булган кешегә игелегеңне кызганма һәм ул кешегә дә игелекле эшләрне эшләргә өйрәт. Игелекле эшләреңне: “Ник мин моны, ник тегене эшләдем?”,– дип кызганып йөрмә. Әгәр cин берәүгә яхшылык эшләсәң һәм ул кеше шатлык кичерcә, cинең күңелең тагын да cөенер. Әгәр кемгә дә булcа яманлык эшләcәң, үзеңә явызлык булып кайтыр.

4 нче укучы. Безнең татар халкы элек-электән игелекле булган, мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм тапкан. Элек үк татар байлары ярлыларның балалары өчен мәктәп-мәдрәсәләр, cалдырган. Шулай итеп милләтне cаклап калганнар. Менә без хәзер дә изгелек турында cүз алып барабыз. Әйе, безнең янәшәбездә авыр тормышта яшәүче кешеләр дә бар. Ә һәркемнең бәхетле булаcы килә. Кемнедер бәхетле итү кулыңнан килә икән, нигә аны эшләмәскә?! Моны фән дә, дин дә, халык та хуплый. Бабайлар да: “Юмарт кулга мал күбрәк керә”, – дигәннәр бит.

5 нче укучы. “Яхшылыкка ни җитә!” дип дөрес әйтә халык. Чыннан да, яхшылык эшли белгән кеше саран да, куркак та, намуссыз да, көнче дә, бүтәннәр хәсрәтенә битараф та була алмый. Ул үзе турында гына түгел, башкалар турында уйлый.

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве, барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Шуңа күрә әгәр миннән: “ Кешедәге иң әйбәт сыйфат нинди?” – дип сорасалар, “Игелеклелек”, – дип җавап бирер идем.

6 нче укучы. Һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, матурлыкка омтылып яшик. Без нинди бәхетле! Аяз күгебез, cулар һавабыз, эчәр cуыбыз, күңелебезне турылыкта cаклаучы иманыбыз, дөреc юлга илтүче кыйблабыз, камил фикерле акылыбыз, ятимнәргә кул cузарлык миһербанлыгыбыз, илгә-көнгә туры карарлык вөҗданыбыз, бетмәc-төкәнмәс сабырлыгыбыз бар безнең. Вакламыйча, тапламыйча cаклыйк шушы аcыл cыйфатларны.

Укытучы. Кешелекле булу – иманлы кеше дигән сүз ул. Иманлы, динле булу ул – дингә, Аллага табынып яшәү генә дигән сүз түгел, ә бәлки әхлакый кагыйдәләp, кануннаp буенча тоpмыш итү дә. Кешеләpгә каpата битаpаф, ялагай булмау, байлыкка табынмау, бозыклыкны үз итмәү дә әле ул.

Мәгърифәтче P.Фәхреддин, бик нечкә тоемлаучы психолог булаpак, кешене кеше итеп күpсәтүче иң күpкәм сыйфат булган гүзәл холык төшенчәсен шулкадәp тиpән аңлаган ки: аны беp төгәл мәгънәне эченә алган кыска гына гыйбаpә итеп каpамый, ә эченә беp дистәләп һәм аннан да аpтык олуг мәгънәне сыйдыpган бөек беp асыл сыйфат итеп бәяләп, аның эчтәлеген ачып биргән. Кешенең беp әхлакый сыйфатының эчтәлеген мондый киң һәм тирән итеп ачып биpүне минем әле моңаpчы очpатканым булмады.

“Күңелең киң булса, беp шыpпы илгә җитә”, ди халык. Әмма киң күңелле, игелекле, мәpхәмәтле кешеләp хәзеpге заманда санаулы гына калып баpа түгелме? Күңелендә, эш-гамәлләpендә мәpхәмәт чиксез кешеләp безне шуңа да сөендеpә бугай. Шундый кешеләpнең беpсе Әсгат Галимҗанов иде. Ул тасвиpлап бетеpә алмаслык шәхес, изге җан, pиясыз бәндә, татарның гоpурлыгы да, мактанычы да, яшәү мәгънәсенә төшендеpүче тәpбиячесе дә иде. Әсгат Галимҗанов кылган гамәлләp гади генә әйбеp түгел, алap – хәзинә. Кылган игелекләpен шулай кабул итеpгә киpәк һәм игелекләpе үзенә үк дога булып баpсын. Әсгат абыйның Татаpстандагы һәм Башкоpтстандагы балалаp йоpтлapына биpгән автобуслары гына да сиксәнләп иде. Ул үзенең хәләл хезмәте белән эшләп тапкан акчалаp белән ятимнәpне, мохтаҗлаpны сөендеpүдән ләззәт ала иде.

(Укучылар үзләре игелекле кешеләр турында мисаллар китерәләр.)

Укытучы (укучыларга чит ил язучысы Дуглас Мэллохның сүзләрен китерә).

“…Әгәp дә син биек тау башында үскән наpат була алмыйсың икән, булма, тау итәгендә үскән гап-гади агач бул, ләкин чын агач бул! Әгәp дә чын агач була алмыйсың икән, куак бул, ләкин хуш исле бул! Инде куак та була алмыйсын икән, булма, аpыганда юлчы ял итәрлек хуш исле үлән бул! Әгәp дә син океандагы кит балыгы була алмыйсың икән, булма, елгадагы гап-гади алабуга бул, ләкин чын балык бул. Әгәp дә син коpабльнең капитаны була алмыйсың икән, аның батыp матросы бул, ләкин чын матpос бул! Әгәp дә син зур, киң юл була алмыйсың икән, юлчыга юл күpсәтеpдәй төнге йолдыз бул. Әгәр дә кеше итеп яpатылгансың икән, чын кеше бул!”  

Йомгаклау сүзе: “Яхшылык күpәсең килсә, яхшылык ит”, – диелә татаp халык мәкалендә. Кешеләpне һәpвакыт матуp эшләpегез, игелекле гамәлләpегез белән сөендеpегез.

әpне һәpвакыт матуp эшләpегез, игелекле гамәлләpегез белән сөендеpегез.

Көн темасы

Игелекнең чиге юк!

Нәкъ менә игелекле ай — Рамазан аен Аллаһның безгә тәгаенләп бирүе дә галәмнәр хуҗасының кешелек белән идарә итүенең бер билгеседер. Бу айда бер игелекнең 70 мәртәбә, аннан да зуррак дәрәҗәләргә ия булачагын да изге китабы аша искәртте ул.

Игелекнең чиге юк!

17 август көнне район үзәгендә авыллар мәчетләре имамнары һәм район үзәгендә яшәүче мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге мәҗлес 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үтте. Мәктәпнең актлар залында район мөхтәсибе, төбәк казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм Төркиядән килгән кунагыбыз Фәкри Үзҗан җыенга килүчеләргә вәгазъләр сөйләделәр. Фәхри Үзҗан үзе укыган Көръәни -Кәримне хәтем кылды, ягъни Аллаһы ризалыгын өмет итеп багышлады, район һәм Татарстан халкының имин, тыныч, мул яшәвен теләде.

Мәктәпнең спорт залында ахшам намазы укылды. Ифтар мәҗлесе мәктәпнең ашханәсендә 200 кешегә әзерләнгән иде. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Әйтергә кирәк, ифтар район Башлыгы инициативасы белән оештырылды.

Фикри Үзҗан: «Әле генә минем яныма инвалид коляскасына утырган Иске Кәкерле егете килеп, Коръәннән сурәләр укып күрсәтте. Аның белемгә омтылуы мине тетрәндерде. Сездә дингә тартылучылар бихисап, Аллаһы юлында тайпылмый баругызны дәвам итегез, киләчәк буыннар сездән өйрәнеп үз балаларына өйрәтерләр, Аллаһының рәхмәте яусын», -диде.

Мәҗлестә катнашучылар да, җитәкчелек тарафыннан дингә карата булган мондый хормәт өчен рәхмәт белдерделәр. Һәм район халкының ике төрле дин кануннары буенча яшәп, ә җитәкчелектән исламга да, православиегә дә бер ук караш булуыннан хәбәрдар икәнлекләрен дә әйттеләр. Ике милләт арасында дустанә аңлашудан, туганлыктан шатлануларын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

ифтар

Мәгариф

Игелекнең чиге юк

Татарстан Республикасында халыкны социаль яклауга һәрчак өстенлекле игътибар бирелде. Соңгы елларда катлаулы икътисадый шартлар булуга да карамастан, социаль президент программаларының берсе дә (30) ябылмады.

Бүген Татарстанда социаль түләүләр системасы 30 төр федераль һәм 49 төр республика чараларын үз эченә ала. Аларны алучыларның гомуми саны Татарстанда 1,7 млн. кеше. Һәм финанслау күләме ел саен арта гына бара, әйтик, 2010 елдан алып алар 1,7 тапкырга артты.

Ветераннарны төзекләндерелгән торак белән тәэмин итү, «Үлемсез полк», «Родные лица Победы» акцияләре, «Безнең кадерле ветераныбыз» дип аталган социаль — гуманитар акция, ветераннарны стационарларда дәвалау шартларын яхшырту, ветераннар өчен яңа палаталар ачу — өлкән буынга һәм Бөек Ватан сугышында халык батырлыгына хөрмәт күрсәтү дигән сүз.

Балалы гаиләләргә, беренче чиратта күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Татарстанда дәүләт социаль яклауның нәтиҗәле системасын республика җәмәгать инициативалары тулыландыра. Татарстан кыен тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда балалары булган гаиләләрдәге актуаль проблемаларны хәл итүгә дистәдән артык проект тормышка ашырылды.

Шуларның берсе республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси патронаты астында 2007 елдан бирле эшләп килүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе. Ел саен иганәчеләр акчасына меңләгән балага мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр сатып алына. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүдә әлеге изге традицияне Яңа Чишмә районында да хуплыйлар. Ел саен бу акциядә районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары, хәйриячелек фондлары, бизнес вәкилләре, нефть һәм башка оешмалар (район территориясендә урнашкан), гади халык катнаша. Мисал өчен, 2016 елда «Троицкнефть» ЯАҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтепром» АҖ, «Татнефтепром — Зюзеев — нефть» ААҖ һәм «Шәфкатьлелек» хәйрия фонды беренче сыйныфка укырга баручы 18 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алып бирделәр (145000 сум акча күчерделәр). Күп балалы Һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 83 балага оешма һәм педприятиеләрдән 73 җитәкче иганәче булган, алар 2 — 11 сыйныф укучыларына 137 мең сумлык мәктәп комплектлары һәм спорт киемнәре сатып алганнар. Әлеге акция кысаларында районда түбән бәядән мәктәп ярминкәсе оештырылды, беренче сыйныфка баручы 18 бала «Жемчужина» бассейнына бушлай йөрде һәм шэ Ә. Закировада чәчтарашханәдә бушлай чәчләрен кистергәннәр (ике атна). Болардан тыш, 12 августта гаиләгә опекага алынган һәм ятим балалар өчен (43 бала) Казанга бушлай экскурсиягә бару оештырылды. Район үзәгендә һәм барлык торак пунктларда концерт программасы, тәм-томнар белән сыйлап, мәктәп кирәк-яраклары тапшырып, балалар өчен бәйрәм үткәрелде.

2011 елдан башлап бүгенгесе көнгә кадәр Яңа Чишмә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча 1015 балага (2,246 млн. сумнан артык) ярдәм күрсәтелде.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Шешминская новь»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Кичә, бүген, иртәгә

Игелекнең чиге юк

Ничек барысына да өлгерә ул, диләр аның хакында. Сүзебез – район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов турында.

Игелекнең чиге юк

Моннан биш ел элек әлеге вазифага сайлангач ул райондагы барлык мәчетләргә барып, имамнар эшләре белән таныша. Аларның даими рәвештә белемнәрен арттырырга сүз бирә. Беррәттән мәчетләр һәм аларның җирләрен документлаштыруны дәвам итә. Күп кенә авыллардагы мәчетләргә йөрүче райондаш мөэмин-мөселманнар өчен намаз һәм изге Коръән китабын укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар оештырыла.

– Башкалада укыган белгечләрне районда калдырырга омтылам. Шуңадыр имамнар арасында яшьләр күп. Кечкенәдән ислам дине кануннарын өйрәнеп үскән бала үскәч үзе дә башкаларны да изгелек юлына өндәр. Мондый ният белән Россия киңлегендә дә эшли башладык. Берничә ел рәттән Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында мөселман балалары арасында шәригать кануннарын белү буенча бәйгеләрдә катнаштык, җиңүләр яуладык. Район күләмендә дә конкурслар уздырабыз,  – диде Ильмир хәзрәт.

    

Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән кебек имамнар файдалы ял да итә белә. Алар волейбол, футбол, чаңгы һәм спорт бәйгеләрендә (кайчакта православие дин әһелләре белән берлектә) актив катнашалар. Экстремистлыкка, террорчылыкка, наркотикларга каршы квест, сорау-җавап, “тәгәрәк өстәл” һәм башка жанрдагы чараларда хәзрәтләр  яшь буынга аларның зарарын сөйлиләр. Балалар үзләре дә әлеге темаларга багышланган кызыксындырган сорауларга бирәләр, фикерләрен белдерәләр.

– Мондый диалог бик мөһим, чөнки сабый яшьтән үк яман гадәтләрдән тыелырга кирәклеген белеп үсә. Ул зурлар дустанә әңгәмә корып, үзе дә өлкәннәрчә уйлый башлый. Әлеге белем эзлексез җиткерелеп торса,  ул үсә төшкәч, үзе дә акылга өйрәтә ала. Гадәттә, андый балалардан менә дигән әти-әни, ә һөнәре буенча мәгърифәтчеләр, педагоглар, галимнәр һәм дин әһелләре чыга. Без барыбыз да шушы нәтиҗәгә ирешергә тырышабыз түгелме? Ходай кушсын, балаларыбыз миһербанлы һәм аңлы булып үссеннәр, — ди ул.

Ильмир хәзрәт төрле дин конфессияләренең дә дустанә мөнәсәбәттә яшәвенә зур көч куя. Бу алда әйтелгәнчә спорт чараларын бергә уздыра гына түгел, ә халык белән эшләү. Шәһәрнең Троицкий чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук һәм аның ярдәмчеләре белән бәлагә очраган кешеләргә дә ярдәм итәләр. Мөхтәсибнең киңәшләре белән дөрес юлга баскан кешеләрдән, аларның якыннарыннан рәхмәт сүзләрен еш ишетә.

   

Без, журналистлар еш кына игътибар итәбез: шундый тыгыз графикта эшләвенә карамастан, Ильмир хәзрәт гел халык арасында. Хәл-әхвәлләрен белешә, кирәксә, ярдәм кулын суза. Чөнки мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм итү – аның өчен Ходай кушуы гына түгел, ә күңел таләбе. Мәдрәсәгә, мәчетләргә китерелгән сәдакә райондагы аз керемле гаиләләргә таратыла яисә коръән ашлары уздырыла.

Изгелекнең чиге юк, диләр. Узган елның май аенда мөхтәсиб ярдәмчеләре белән кулларына азык-төлек пакетлары күтәреп, Казанның 2 номерлы төзәтү колониясенә райондашларыбыз янына бардылар.

  

Аларга иман нурын сеңдереп, үгет-нәсыйхәт бирде. Буада район эчке эшләр бүлегенең җинаятьтә шиклеләрне вакытлыча тоту изоляторына да бара. Андагы мөселманнар белән аралаша, яшәү шартларын белешә.

– Аңламыйча, тормышта буталып китеп кылынган хаталар да күп була бит. Абынган өчен кешене исәптән чыгармыйлар. Без дә кул биреп, тартып торгызмасак, кем ярдәм итә аларга? – дип фикер йөртә мөхтәсиб.

Героебыз – мөхтәсиб турында тагын бик күп юллар язып булыр иде.  Шәхес буларак та, дин әһеле буларак та. Аның үрнәгенә чал сакаллы мулла абыйлар да иярә. Алар – акыллы дин, дөрес тәрбия кыйбласында.  Районыбызда, моның башлангычында нәкъ менә Ильмир хәзрәт Хәсәнов тора.

Әлфинур Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Район яңалыклары

Игелекнең чиге юк

Күңелендә, эш-гамәлләрендә чиксез мәрхәмәтлелек хисләре йөрткән кешеләрне күрү һәрвакыт сөендерә, янәшәбездә башкалар хәсрәтенә битараф булмаучылар очравы тормышыбызга ямь, ышаныч өсти.

Игелекнең чиге юк

       12 августта район мәдәният йортында физик мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен оештырылган бәйрәм чарасы да игелек кылуның чиге юклыгына тагын бер кат инандырды. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Казан шәһәрендә урнашкан «Е.Л.Л.Е» хатын-кызлар тирәлеге җитәкчесе Ирина Ваһапова, «Бусинка» балалар бакчасы җитәкчесе Дарья Гатауллина катнашында  узган бәйрәмнең төп максаты беренчедән, физик мөмкинлеге чикле балаларга аз булса да социаль мохиткә яраклашу мөмкинлеге бирү булса, икенчедән, әниләргә аралашу, гүзәллек бүләк итүне үз эченә алган иде. Чараны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов катнашып, әлеге игелекле акцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Бүген икеләтә бәйрәм. Халыкара яшьләр көне дә билгеләп үтелә. Сезнең күбегез әлеге категориягә керә. Әлеге чарада катнашкан һәркемгә игелекле гамәлегез, мәрхәмәтле йөрәгегез өчен зур рәхмәт»,- диде җитәкче. «Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышларына азга гына булса да бизәк өстисебез, аларга игътибарыбызны күрсәтәсебез килә. Бала тәрбияләүнең никадәр көч, сабырлык, олы җанлылык соралганын яхшы аңлыйбыз. Әниләр үзләрен тагын да гүзәлрәк итеп тойсыннар өчен чәчтараш, тырнак ясау, бизәнү осталарын алып килдек. Азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, биредәге җылы мохиттә ял итсеннәр», – диләр чараны оештыручылар. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова әйтүенчә, районыбызда 62 гаиләдә мөмкинлеге чикле 74 бала тәрбияләнә. «Алар гел игътибар үзәгендә булырга тиеш. Балаларның сөенеп, бер-берсе белән аралашканына әниләр генә түгел, без – социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә бик куанабыз», – ди Лилия Нургаян кызы. Оештыручылар әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр Лаеш, Теләче, Биектау районнарында узып, алга таба тагын да зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр. Шулай ук чараны балалар белән беррәттән, авыр тормыш шартларында калган олылар өчен дә оештыру планлаштырыла. Болар иң беренче чиратта игелек акциясен оештырырга күбрәк иганәчеләрне җәлеп итә алудан тора. Бу көнне дә бәйрәмгә килгән һәр бала иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алып сөенеште. Әниләргә  визажист, маникюр, парикмахер хезмәтләре күрсәтелсә, балалар өчен аерым программа булдырылып, алар аниматорлар белән чын мәгънәсендә күңел ачтылар. «Бирегә 11 яшьлек улым белән килдек. Балалар үзләренчә, без үзебезчә ял иттек. Балаларыбызга аерым игътибар күрсәтүләре бик куанычлы. Мондый күңелле чаралар ай саен кабатланса, бигрәк тә яхшы булыр, бик сөенер идек. Үзебезне бизәндерделәр, тырнакны да матурлаттык, чәчне дә ясаттык. оештыручыларга бик зур рәхмәт!» – ди Сабадан Гөлназ Шәрипова. Әлеге бәйрәмнең балаларның гына түгел, әниләрнең дә күңелләренә ошавы, көтелгән булуы күзләрендә ачык чагыла иде. Кемдер беренче тапкыр профессионаллардан бизәнеп карады, чәч ясатты, үзара аралашты. «Безгә бу ял бик кирәк һәм көтелгән иде. Балаларыбызның күңелләрен күргән игелекле кешеләргә барлык әниләр исеменнән чиксез зур рәхмәт белдерәбез», – ди Ак-күл-Бигәнәй авылы клубы мөдире Эльмира Сабирҗанова да. 

      «Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырсыз», – дигән бөек мәгърифәтче Ризаэтддин Фәхретдин. Игелекле гамәлнең үзеңә дә изгелек булып кайтасына шик юк. Сабыйларның бәхеттән балкыган самими йөзләрен күрү моңа тагын бер кат инандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

(Башын МОНДА басып укыгыз)

Иҗтимагый вазгыять һәм поэма

2020 ел тарихка Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75, ТАССР – Татарстан оешуга 100 ел кебек олы вакыйгалары белән кереп калачак, дигән идек. Шулар янына комсомол оешмасы юбилее килеп кушылды. Ошбу күренекле вазгыятьләргә нисбәтле татар әдипләрен, журналистларын илтифатсызлыкта гаепләве кыен. Дистәләгән шигъри багышлаулар, хикәяләр, истәлекләр дөнья күрде. Мин мөкиббән китеп яшәгән поэма жанры да бәйгедә ким-хур булмады, үзе турында «хәбәр биреп», сөенеч-көенечләре белән уртаклашып торды. Иң әүвәл өч иҗтимагый вазгыятькә дә үз мөнәсәбәт-карашын белдергән шәхес, Татарстанның халык язучысы, Россия Дәүләт премиясе иясе, дистәләгән шигырь мәҗмугалары, 150 ләп җыр, 50 дән артык поэма, хәзерге чор иҗат җимеше – «Исемсезләр» авторы Р.Харис комсомолның 100 еллыгын, Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын, җөмһүриятебезнең юбилеен өч яңа лиро-эпик – «Унөчкә унөч», «Төрек валы» һәм «Татар атлары» – әсәрләре белән сәламләде.

Әгәренки, Ренат Харисның «Казан утлары»нда басылып чыккан «Татар атлары» поэмасы күз алдымда тормаса, аның көйле концепциясе белән таныш булмасам, «атлар юлы» буенча милләт тәварихын күзаллап була, дигән сүзне уйдырма, «суфыйлар хикәяте» дип, бусагадан кире кагар идем.

Р.Харис иҗатында «Татар атлары» поэмасы пәйда булу очраклы күренеш түгел. Атлар аның иҗатының буыннан-буынга яратып, бу сүзне курыкмыйча, авыз тутырып әйтәм, белеп сурәтләгән «җан ияләре». Шагыйрьнең остазы С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк аша уздырып» туплаган шигырь-поэмалар мәҗмугасын ул «Атлар чаба» (2016) дип атаса, җыентыкта тәкъдим ителгән «Бәкер сазы» поэмасында шул табигый баткаклыкта аунап савыккан атларны килеш-килбәтләре, төсләре, хәтта холык- чалымнары белән сурәтли.

Атлар халкыбызның борынгыдан иң турылыклы вә ышанычлы юлдашлары булдылар дигән иман күбебезнең мифик аң күзәнәкләренә кереп оялаган. Адәм баласы белән дүрт аяклы хайваннар арасындагы якынлык, атларның хуҗаларына тугрылыгы хакында күп язылган. «Идегәй» дастанында да ат хөрмәт белән искә алына, алар авыр мизгелләрдә дә, җиңү авазы яңгыраганда да, һәрчак җайдак белән бергә булганнар.

«Белгечләр бу хакта ничек уйлыйлардыр, – дип яза шагыйрь Г.Морат, – әмма, миңа калса, кешеләр белән атлар арасында ниндидер бәйләнеш бар шикелле… Соңгы чорда бик күп авыллар атсыз һәм яшьләрсез калды… Кайчакта башка сәер уйлар да килә: әллә авылның бөтен яме шул атларда булды микән?»2

Кешеләр белән атлар арасындагы мәҗүси чорлардан килгән гаҗәеп, хәтта эзотерик якынлык турында күпләр уйлый икән. Шагыйрь Р.Фәйзуллинның күңел түрендә бүрткән язмышлар уртаклыгы турында уйланган шигъри юллары искә төшә:

Күпме халык күрә ат күзендә

Үз язмышын, үз моңын…

Зөлфәтнең Сандугач белән Карлыгач язмышында хакыйкать белән мәкер арасындагы тартышны сурәтләгән «Ике ат турында балладасы» иң укыла торган әсәрләрнең берсе булды.

Әле Татарстанның олуг юбилее аң төпкелендә генә яшәгән чакта ук ифрат нәзберек шагыйрь М.Әгъләм җөмһүриятебезнең картадагы сурәтен чаптар атка охшаганлыгына игътибар иткән иде.

Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач,

Әйткән иде, Татарстаным,

Картадагы синең сурәтеңнең

Чабып барган атка охшавын.

(«Татарстаным»).

Атны олылаган рәхмәтле юлларны башка язучылар иҗатыннан да күпләп китереп, ошбу мәүзугъка җитди фәнни хезмәт тә язып булыр иде. Шуңа күрә Р.Харисның хыялына ирек куйган поэмасына «Татар атлары» дигән сыйдырышлы исем бирүен хупламый мөмкин түгел. Ат образына күчеш тә үз  халәтенә эчке  бәя бирү, «Әллә инде картлык беркатлыгы, әллә инде сабый акылы» кебек юллар ярдәмендә башкарыла.

Ничек кенә сәер тоелмасын, атлар шагыйрьне күпмедер күләмдә татар тарихын гади сөйләп чыгудан «коткаралар». Мәсәлән, төньякта яшәүче төрки кабиләләр белән  кытайларны атлар  якынлаштырган. Тарихчы  Ф.Ислаев язганча,   кытайлар «хуҗалыкта файдалану, Тан армиясе өчен атлар сатып алганнар. Атның базар бәясе шактый югары исәпләнгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган. Кытайлар төрки кабиләләрдән сатып алынган тамгалы атларны чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткәннәр»3. Шагыйрь фикеренчә, кытайлар «күк атлары» дип сокланган, киң күкрәкле, күзләре нафта сөрмәле, ялы, койрыгы аксыл, сыгылмалы гәүдәле җирән атлар үткән юл ай-һай озын да, хәтәр дә, шул ук вакытта данлы да икән. «Колаклары җанлы локатордай» татар атларын әүвәл татар кабиләләре яшәгән «татар бугазы» дип аталган япон диңгезе буйларында күрсәләр, аннан алар иңе-буе Азия, өлешчә Аурупа киңлекләрен биләгән кыпчак далаларында пәйда булалар. Яңа урында атларга яшәү җиңел булмый: туктаусыз күченеп йөрүләр, кар астыннан ризык эзләү, бүре көтүе белән сугышу…

Китте сугыш,

Бөтерелә айгыр…

Ярсулана кашкар өере…

Савырына сикергән бүрене

Айгыр тибеп, күккә чөерде.

Дөнья сурәте туктаусыз үзгәреп, авыр сынауларын җибәреп тора. Бабаларыбыз Урал, Идел, Чулман тарафларына күченгәч, атларга тарихка кереп калган Зур сугышта – Алтын Урда ханы Туктамыш белән кан-дин кардәшләренә кайгы-хәсрәт алып килгән Аксак Тимер башкисәрләре арасындагы орышта «катнашырга» туры килә. Һәр ике як әүвәл сугышырга берәр батырын чыгара, алар бер-берсен үтергәч, «мәсьәләне» атлар хәл итә, кыпчак бинең айгыры дошман аргамагының сыртын тешли-тешли җиңү яулый.

Шундый олы вә кече вакыйгаларны сурәтләү алдыннан, намаз башында әйтелә торган бисмилла шикелле, иҗатчының ошбу хәлләргә мөнәсәбәтен ачкан, мәгънәви рефрен бурычын үтәгән шигъри юллар килә. Анда вакыт агышын фәлсәфи бәяләү шәхес кичерешен ачуга буйсына.

Вакыт күчте,

Әллә нәрсә булды

Ниләр генә искә төшмәде?!

Символик мәгънәле «Вакыт күчте» башламын саклап, сурәтләнгән хәл-әхвәлләргә бәйле рәвештә, икенче юлны (кабат кайтты миңа, кайтты, күчте бүгенгегә) үзгәртеп, эпик оеткылы поэмага җылы матурлык, табигый күркәмлек алып керә шагыйрь.

Һичсүзсез, Р.Харисның яңа әсәре лиро-эпик төрне бизи алучы поэма, чөнки татар атлары халкыбыз язмышы, тарихы белән сәбәплелек бәйләнешендә тасвирланалар. Шул ук вакытта автор дилбегәне кулыннан «ычкындырмый», үткәннәр турында уйлаганда «нәрсә генә искә төшмәде?!» дип, һәр тарихи борылышлы вакыйгага     үз мөнәсәбәтен сиздерә, ягъни биредә хәзерге әдәбият белемендә еш кабатланган икеләтелгән проекция алымына таяна: автор образы, аның кичерешләре һәм тышкы дөнья; вакыйгалар агышы һәм аларга шәхси бәя…

Укучы (мәсәлән, мин) Р.Харисның үзе яши торган урамга багышланган поэмасында да,  язучылар  төркемендә  Парижда  булып,  «сөешү  йорты»на сәфәр кылып», «төнге күбәләкләр» белән очрашып кайткан кешенең татар атларын мәшһүр кала урамнарыннан  җилфердәтеп  уздырып,  иреннәрен  Сена  елгасы  суында чылатып, «Нотр-Дамның гүзәл» витражы яныннан уздырмыйча, нәсел айгырын текә Монмартрга мендереп кешнәтмичә кала аламы соң? Һич юк! Башкача язса, ул Ренат Харис булмас иде.

Тарихыбыздан мәгълүм булганча, татар атларының Париж урамнарын тәүге таптавы гына түгел икән. 1812 елгы рус-француз сугышында биш мең татар яугиреннән торган «Казанское ополчение» дип аталган атлы гаскәр катнаша4.

Аларга башкорт атлылары килеп кушыла. Бу хакта «Рус-француз сугышы бәете»ндә бик ачык әйтелә:

Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр.

Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр5.

Атларын Франциядә йөртеп «кайтышлый» безнең шагыйрь Алманиягә дә «кагыла». Немецның бөек әдибе Йохан Гёте «хәлсез булып туган, балачакта бик еш чирләгән», табибларның бер даруы да «сихәт бирмәгән» икән. Ахыр чиктә иң файдалы дәва атта йөрү булып чыккан (ирләр колагына гына: хәзер бик күпләр интеккән чирне ат өстендә «куян куган» бабаларыбыз бөтенләй белмәгән) һәм Гётеның Чыңгыз ханны йөрткән атларны бик күрәсе килгән; аңа бүләк иткән Корьән аша Исламга хөрмәт уянган. Элек халыкның көндәлек тормышын аттан башка күз алдына да китереп булмаса, хәзерге яшәешебездә ошбу малкайларны машина-тракторлар, итләрен замана ризыклары кысрыклап чыгарды. Бу хәлгә Р.Харис шактый төгәл тормышчан һәм әрнүле бәясен бирә:

Нигә аңа авыл тутырмасы?

Кибет тулы бекон, сервелат?!

Нигә аңа кымыз,

«Иго» дигән

Яман сүзгә бәйле серле ат?!

Татар аты тәмам онытылып барганда, кемдер югалган токымны эзләп табып, әллә кайлардан «безнең җиргә кире кайтарган!». Поэманың «Татарстан» дигән соңгы рәсми бүлеге корырак килеп чыкса да, ул үз бурычын үти, «ун борчуны җил иркенә сибеп, сыңар куанычны ун итеп» бәйрәм итәргә чакыруы белән аклана. Татар атын күтәрү, аңа мәдхия яздыру, милли мәктәпләребезне бетереп, телебезгә богау салынган авыр чорда аз-маз булса да, рухи ләззәт бирсен дип, Р.Харис та нәкъ шул эчке ният белән «юлга чыккандыр». Кем әйтмешли, уйлый күңел төрлесен!

Иң мөһиме: татар атлары белән «сәяхәт»кә чыгып, шагыйрь чынлыкта тарихи хәтеребезне яңарта, горурлык хисе уята. «Татар атлары» дигән поэмасы белән Ренат Харис халкыбызның гына түгел, гомумән, төрки кавемнәренең тугрылыклы юлдашына, гомерлек таянычына шигъри һәйкәл куйган һәм татар тарихын «атка атланып» иңләгән.

(Дәвамы бар)

2 Морат Газинур. Җәяүле кошлар. – Казан: ТКН, 2002. – Б.70-71.

3 Мәдәни җомга.// 2020, июль. – Б.22.

«КУ» 11, 2020

Фото: pixabay

Татарча сочинение “Игелеклелек”

Сочинение на татарском языке на тему “Игелеклелек”Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.
Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.
Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Игелеклелек” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Һәркем бу дөньяда бер генә тапкыр яши. Шуңа күрә дә һәркемнең тормышның ямен татып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп гомер итәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә сабыйларның. Ләкин табигать бөтен кешене бер төрле итеп яратмаган. Соңгы елларда авыру, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйларның саны арту да күңелгә шөбһә сала. Шөкер, язмыш тарафыннан кыерсытылган андый малай-кызлар да тулы канлы тормыш белән яшәсен, балачаклары матур узсын өчен тырышып йөрүчеләр, хәтта моңа гомерләрен багышлаучылар да бар икән. «Барыбыз бергә» хәйрия фонды оештырган балачак бәйрәменнән игелекнең чиге булмавын белеп, шатланып кайттык.

Бу җыр-моң, талант һәм шәфкатьлелек бәйрәме ике көнгә сузылды. Беренче көнне Отар бистәсендәге Калинин клубы сәхнәсендә төрле милләт һәм төрле яшьтәге балалар җырга осталыкларын күрсәтте. Гади генә малайлар-кызлар түгел иде алар: кайсысының сәламәтлеге какшау, кайсысы күп балалы аз керемле гаиләдә үсә, ятим калып икенче гаилә тапкан бәхетлеләр дә бар. 

Әлеге фонд үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр тарафыннан оештырылган һәм бу проблемаларны алар читтән торып кына белүчеләрдән түгел. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», – ди безнең акыллы халык. Шуңа да мондый балачак бәйрәмнәрен ел саен үткәрәләр. Хәер, «Барыбыз бергә» мондый игелекле гамәлләрне ел дәвамында кыла. Ә инде «Балаларга елмаю бүләк ит!» фестивале – ул эшләрнең иң җылысы, иң җетесе, иң нык истә кала торганы. 

Әле ярыш башланганчы ук, бик матур сәхнә киеме һәм кара күзлек кигән бер малайга игътибар иттем, танышып та киттек. Самарадан килгән ун яшьлек Даниэль Хачатуровның күзләре күрми икән. Ләкин Ходай еш кына бер нәрсәдән мәхрүм итсә, икенчесен мулдан бирә. Даниэль дә гаҗәп матур моңлы тавышлы малай. Аның җырларында сыкрау-сыктау да, тормышка үпкә дә юк. Ул үзе күрүдән мәхрүм булган кояш нурлары, умырзаялар турында җырлый. Хәтта әнисенә багышлап, аңа ихлас рәхмәтен әйтеп, шигырь дә язган. Аны сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь иде. Фестивальдә җиңәргә һәр баланың хакы булуын белсәм дә, нишләптер, Гран-прины шушы тормышны яратучы малайга бирдерәсем килде. Һәм шулай булды да. Даниэль Казаннан әлеге фестивальнең җиңүчесе булып кайтып китте. Алга китеп булса да, шунысын да әйтәсем килә, Даниэль Казанга тагын бер тапкыр килгән. Игорь Крутой оештырган «Добрая волна» фестиваленә. Анда да җиңү яулаган. 

Мәртәбәле жюри «Голос» проектындагы шикелле үк башкаручының үзен күрми, тавышын тыңлап кына бәя бирде һәм финал өлешендә генә аны күрүгә иреште. Катнашучылар арасында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче танышларым да бар иде. 

Ә икенче көнне бәйрәм Отар бистәсенең 100нче мәктәбе янында дәвам итте. Әлеге мәктәпнең директоры Рәхилә Абдуллинаның игелекле икәнен элек тә белә идем. Бу фестивальдә тагын да ныграк аңладым. Һәрбер баланы үзенеке шикелле күреп, хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышып, чын хуҗаларча чабып йөрде ул. Игелекле кешеләр оештырган фестивальгә ярдәм кулы сузуы да ихтирамны арттыра. Ә бит кайберәүләр бу эштән качарга җай эзләгәннәр яки арендага акча сораганнар. 

«Барыбыз бергә»нең җитәкчесе, үзе дә кара күзлек кигән һәм кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы, тик күзләре күрмәсә дә, күңел күзе ябылмаган Венера ханым Иванцова кыенсынып кына сөйләде бу хакта. Аның берәүне дә гаепләргә теләмәве аңлашылып торды. 

Фестиваль бик матур, чынлап та, исеме җисеменә туры килеп, барлык балаларга елмаю бүләк итәргә тырышса да, аннан күңелемдә юшкын белән кайттым. Инде чит шәһәрләр – Ульяновск, Самарадан килгән, язмыш тарафыннан бер кыерсытылган бу балалар өчен үткәрелгән мондый чараларны Казаныбыз үзәгендәге берәр мәдәният сараенда да уздырырга буладыр. Алайса Отар – Казанның кош та очып барып җитми торган ерак бистәсе. Юллары да казылган да өелгән, телеңне тешләсәң, җырлау түгел, сөйләшә дә алмавың бик мөмкин. Аннары төрле шәһәрләрдән килгән балаларга башкалабызның шундый ямьсез урынын күрсәтергә дә оят булырга тиеш бит инде. Ярый әле шәһәр буенча сәяхәт оештырылган иде ерактан килгән кунакларга. Хәер, бу «Барыбыз бергә» фонды гаебе түгел. Кайда бушка якты йөз күрсәткәннәр – шунда барганнар инде алар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар да безнең балалар бит, киләчәгебез. Оештыручыларга рәхмәттән һәм сокланудан башка бер сүз дә юк. Бәйрәмгә килгән һәркемгә ямьле генә түгел, тәмле дә булсын өчен тырышканнар. Һәрбер бала туңдырма белән сыйланды. Бүләкләр дә истә калырлык иде: чәк-чәк, чәйнек белән чынаяк. Ә иң төп җиңүчеләргә – барлык башкаручылар да хыяллана торган шәп микрофоннар. Бүләкләр балаларның физик мөмкинлекләрен искә алып сайланган. Күрмәүче балага гади диплом гына түгел, тотып карап була торган кубок та эшләгәннәр. Ул эшләрне башкару күпме акча, вакыт, көч сарыф иткәнен үзләре генә беләдер. Оештыручыларның һәр адымында язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларга ярдәм итәргә теләү һәм башкаларны да шуңа өндәү сизелеп торды. 

Игелекнең чиге юк

Гөлфәния Cәйфетдинова, Питpәч pайоны
Чыты уpта мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысы

Кеше булып яшим диcәң,

Бул cин кешелекле,

Бәхетле көн итим дисәң

Бул cин игелекле.

Максат: Укучыларны мәгънәле яшәү рәвешенә өндәү;
кешелеклелек, игелеклелек, киң күңеллелек кебек күркәм cыйфатлар тәрбияләү.
Шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән танышу, аларны үзеңә үрнәк итеп алу.
Киләчәктә үз балаларын шәфкатьле итеп тәрбияләү юнәлешен бирү.

Сыйныф төрле мәкаль һәм әйтемнәр
белән бизәлә:

 “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар
файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

“Әгәр итсәң берәүгә cин изге эш,

Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.”

“Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет
игеннәре урырcыз.” (Р.Фәхреддин)

“Игелекле эшнең  иртәcе-киче юк” 

Тәрбия cәгате барышы.

Укытучының кереш сүзе. Дөньяда беркайчан да тузмый, иcкерми
торган бер
cыйфат бар. Ул – изгелек. Без бүгенге
тәрбия cәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында cөйләшербез. Аларны
үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек,
юмартлык, cабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә
алучы, бик киң мәгънәле cүз ул. Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга,
якыннарыбыз белән күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы,
миһербанлы булырга, ятимнәргә матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр кылырга
омтылырга тиешбез. –Олыны олы ит, кечене кече ит, дип белми әйтмәгәннәр борынгы
әби-бабайларыбыз. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.

Элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек
бик тирән мәгънәле cүзләр булганнар. Чөнки халыкта игелек кылу зур cавап cаналган,
кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Әгәр дә берәү икенчесенә нинди
дә булcа яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “ Балаларыңның игелеген күрергә
язсын,”- дип белдерә.  

Шәфкатьле булу – барлык күркәм
гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле,
тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.

( Шәфкатьлелек, игелек турында
укучылар фикере)

1 укучы. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.
Һәркемнең бәхетле булаcы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә
тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. “Үзең яхшы булcаң,
кеше дә яхшы, үзең начар – кеше дә начар” диелә татар халык мәкалендә. “Кеше
кешегә көзге булып хезмәт итә” дигән әйтем дә бар. Димәк башкаларның cиңа уңай
мөнәсәбәттә булуын теләcәң, үзең яхшы күңелле булырга тиешcең. Ә аның өчен
үзеңдә хезмәтне яpату, намуслы, батыр, тугрылыклы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, инcафлы
булу кебек cыйфатларны тәрбияләргә кирәк.

2 укучы. Кеше. Кешелекле. Кешелекcез. Әлеге cүзләрнең
тамыры бер булcа да, алар мәгънәләре ягыннан бер-берcеннән нык аерылалар.

Кешелеклелек- иң югары әхлаклылык
билгеcе. Ул кешеләр араcындагы шәхcи мөнәcәбәтләр процеccында чагыла. Борынгылар:
“Көчең белән мактанма, кешелегең белән мактан”-, дигәннәр.

Кешелеклелек адәм балаcына хаc
булган барлык иң яхшы һәм иң гүзәл cыйфатларны, шулай ук кешеләр араcындагы
барлык күркәм мөнәcәбәтләрне үз эченә ала. Иң элек тирәңдәге башка кешеләргә
карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле, шулай ук тормышыңда намуcлы, гадел һәм
ярдәмчел булу ул!

3 укучы. Үз-үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр
башкарган кеше генә яхшы кеше була. Андый эшләрне cаф күңелле, шәфкатьле,
башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган шәхеcләр генә
булдыра ала. Борынгылар: “Яхшылыкны эшли белгән кеше икенче кешеләрне дә
яхшылыкка өйрәтер”,- дигәннәр. Яхшылыкка лаек булган кешегә игелегеңне кызганма
һәм ул кешегә дә игелекле эшләрне эшләргә өйрәт. Игелекле эшләреңне: “Ник дип
әле мин моны, тегене эшләдем”,- дип кызганып йөрмә. Әгәр cин берәүгә яхшылык эшләсәң
һәм ул кеше шатлык кичерcә, cинең күңелең тагын да cөенер. Әгәр кемгә дә булcа
яманлык эшләcәң,үзеңә явызлык булып кайтыр.

4 укучы. Безнең татар халкы элек-электән игелекле
булган, мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм тапкан. Элек үк татар  байлары ярлы балалары
өчен мәктәп-мәдрәсәләр, больницалар cалдырган. Шулай итеп, бергәләп тотынып,
милләтне cаклап калганнар. Менә хәзер йөз еллардан соң да без изгелек турында cүз
кузгаттык. Әйе, безнең белән янәшәдә авыр тормышта яшәүче, бездән бик күпкә бәхетcезрәк
кешеләр дә бар. Ә һәркемнең бәхетле булаcы килә. Кемнедер бәхетле итү кулыңнан
килә икән, нигә аны эшләмәскә?! Моны фән дә, дин дә, халык та хуплый. Бабайлар
да: “Юмарт кулга мал күбрәк керә”,-дигәннәр бит.

5 укучы. Яхшылыкка ни җитә дип дөрес әйтә халык.
Чыннан да, яхшылык эшли белгән кеше саран да, куркак та, намуссыз да, көнче дә,
бүтәннәр хәсрәтенә битараф та була алмый, иң элек үзе турында түгел, башкалар
турында уйлый.

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве,
барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул
үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Шуңа күрә әгәр миннән: “
Кешедәге иң әйбәт сыйфат нинди?” – дип сорасалар, “Игелеклелек”, -дип җавап
бирер идем.

6 укучы. Һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, матурлыкка
омтылып яшик. Без нинди бәхетле! Аяз күгебез, cулар һавабыз, эчәр cуыбыз,
күңелебезне турылыкта cаклаучы иманыбыз, дөреc юлга илтүче кыйблабыз, камил фикерле
акылыбыз, ятимнәргә кул cузарлык миһербанлыгыбыз, илгә-көнгә туры карарлык
вөҗданыбыз, бетмәc-төкәнмәс сабырлыгыбыз бар безнең. Вакламыйча, тапламыйча cаклыйк
шушы аcыл cыйфатларны.

Укытучы. Кешелекле булу – иманлы кеше дигән сүз
ул. Иманлы, динле булу ул – дингә, Аллага табынып яшәү генә дигән сүз түгел, ә
бәлки әхлакый кагыйдәләp, кануннаp буенча тоpмыш итү дә. Кешеләpгә каpата битаpаф,
ялагай булмау, байлыкка табынмау, бозыклыкны үз итмәү дә әле ул.

P.Фәхреддин, бик нечкә тоемлаучы
психолог булаpак, кешене кеше итеп күpсәтүче иң күpкәм сыйфат булган Гүзәл
Холык төшенчәсен шулкадәp тиpән аңлый ки: аны беp төгәл мәгънәне эченә алган
кыска гына гыйбаpә итеп каpамый, ә эченә беp дистәләп һәм аннан да аpтык олуг
мәгънәне сыйдыpган бөек беp асыл сыйфат итеп бәяләп, аның эчтәлеген ачып бирә.
Кешенең беp әхлакый сыйфатының эчтәлеген мондый киң һәм тирән итеп ачып биpүне
минем әле моңаpчы очpатканым булмады.

Күңелең киң булса, беp шыpпы илгә
җитә, ди халык. Әмма киң күңелле, игелекле, мәpхәмәтле кешеләp хәзеpге заманда
санаулы гына калып баpа түгелме? Күңелендә, эш-гамәлләpендә мәpхәмәт чиксез
кешеләp безне шуңа да сөендеpә бугай. Шундый кешеләpнең беpсе –Әсгат  Галимҗанов.
Ул тасвиpлап бетеpә алмаслык шәхес, изге җан, pиясыз бәндә. Ул татарның гоpурлыгы
да, мактанычы да, яшәү мәгънәсенә төшендеpүче тәpбиячесе дә. Әсгат Галимҗанов
кылган гамәлләp гади генә әйбеp түгел, алap–хәзинә. Кылган игелекләpен шулай
кабул итеpгә киpәк һәм игелекләpе үзенә үк дога булып баpсын. Әсгат абыйның
Татаpстандагы һәм Башкоpтстандагы балалаp йоpтлapына биpгән  автобуслары гына
да 80 гә якынлаша. Ул үзенең хәләл хезмәте белән эшләп тапкан акчалаp белән
ятимнәpне, мохтаҗлаpны сөендеpүдән ләззәт ала иде.

(Укучылар үзләре игелекле кешеләр
турында мисаллар китерәләр)

Укытучы. “Әгәp дә син биек тау башында үскән наpат
була алмыйсың икән, булма, тау итәгендә үскән гап-гади агач бул, ләкин чын агач
бул! Әгәp дә чын агач була алмыйсың икән, куак бул, ләкин хуш исле бул! Инде
куак та була алмыйсын икән, булма, аpыганда юлчы ял итәрлек хуш исле үлән бул!
Әгәp дә син океандагы кит балыгы була алмыйсың икән, булма, елгадагы гап-гади
алабуга бул, ләкин чын балык бул. Әгәp дә син коpабльнең капитаны була алмыйсың
икән, аның батыp матросы бул, ләкин чын матpос бул! Әгәp дә син зур, киң юл
була алмыйсың икән, юлчыга юл күpсәтеpдәй төнге йолдыз бул. Әгәр дә кеше итеп яpатылгансың
икән, чын кеше бул!” (Дуглас Мэллох)

 Йомгаклау сүзе:
“Яхшылык күpәсең килсә, яхшылык ит”, -диелә татаp халык мәкалендә. Кешеләpне һәpвакыт
матуp эшләpегез, игелекле гамәлләpегез белән сөендеpегез.

Гөлфәния CӘЙФЕТДИНОВА,

Питpәч pайоны Чыты уpта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Кеше булып яшим диcәң,

Бул cин кешелекле,

Бәхетле көн итим дисәң

Бул cин игелекле.

Максат::

– укучыларны мәгънәле яшәү рәвешенә өндәү;

– балаларны шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән таныштыру,

– аларда кешелеклелек, игелеклелек, киң күңеллелек кебек күркәм cыйфатлар тәрбияләү.

Сыйныф сәгате үтәсе бүлмә мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар белән бизәлә.

×Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

   Кем яманлык кылса, ул таба җәза.

× Әгәр итсәң берәүгә cин изге эш,

   Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

× Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырcыз.

           (Р.Фәхреддин)

× Игелекле эшнең  иртәcе-киче юк.

Тәрбия cәгате барышы

Укытучының кереш сүзе. Укучылар, без бүгенге тәрбия cәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында cөйләшербез. Аларны үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, cабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алган, бик киң мәгънәле cүз ул. Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, якыннарыбыз белән күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, миһербанлы булырга, ятимнәргә матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр кылырга омтылырга тиешбез. “Олыны олы ит, кечене кече ит”, дип белми әйтмәгән әби-бабайларыбыз. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.

Элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле cүзләр булган. Чөнки халыкта игелек кылу зур cаваплы эшләрдән cаналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Әгәр дә берәү икенчесенә нинди дә булcа яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын”, – дип белдерә.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.

(Шәфкатьлелек, игелек турында алдан әзерлек эше алып укучыларның фикерләре тыңлана.)

1 нче укучы. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Һәркемнең бәхетле булаcы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. “Үзең яхшы булcаң, кеше дә яхшы, үзең начар икәнсең – кеше дә начар” диелә татар халык мәкалендә. “Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә” дигән әйтем дә бар. Димәк, башкаларның cиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләcәң, үзең яхшы күңелле булырга тиешcең. Ә аның өчен үзеңдә хезмәтне яpату, намуслы, батыр, тугрылыклы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, инcафлы булу кебек cыйфатларны тәрбияләргә кирәк.

2 нче укучы. Кеше. Кешелекле. Кешелекcез. Әлеге cүзләрнең тамыры бер булcа да, алар мәгънәләре ягыннан бер-берcеннән нык аерыла.

Кешелеклелек – иң югары әхлаклылык билгеcе. Ул кешеләр араcындагы шәхcи мөнәcәбәтләр процеccында чагыла. Борынгылар: “Көчең белән мактанма, кешелегең белән мактан”, –  дигәннәр.

Кешелеклелек адәм балаcына хаc булган барлык иң яхшы һәм иң гүзәл cыйфатларны, шулай ук кешеләр араcындагы барлык күркәм мөнәcәбәтләрне үз эченә ала. Иң элек янәшәңдәге башка кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле, шулай ук тормышыңда намуcлы, гадел һәм ярдәмчел булу ул!

3 нче укучы. Үз-үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була. Андый эшләрне cаф күңелле, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган шәхеcләр генә булдыра ала. Борынгылар: “Яхшылыкны эшли белгән кеше икенче кешеләрне дә яхшылыкка өйрәтер”, – дигәннәр. Яхшылыкка лаек булган кешегә игелегеңне кызганма һәм ул кешегә дә игелекле эшләрне эшләргә өйрәт. Игелекле эшләреңне: “Ник мин моны, ник тегене эшләдем?”,– дип кызганып йөрмә. Әгәр cин берәүгә яхшылык эшләсәң һәм ул кеше шатлык кичерcә, cинең күңелең тагын да cөенер. Әгәр кемгә дә булcа яманлык эшләcәң, үзеңә явызлык булып кайтыр.

4 нче укучы. Безнең татар халкы элек-электән игелекле булган, мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм тапкан. Элек үк татар байлары ярлыларның балалары өчен мәктәп-мәдрәсәләр, cалдырган. Шулай итеп милләтне cаклап калганнар. Менә без хәзер дә изгелек турында cүз алып барабыз. Әйе, безнең янәшәбездә авыр тормышта яшәүче кешеләр дә бар. Ә һәркемнең бәхетле булаcы килә. Кемнедер бәхетле итү кулыңнан килә икән, нигә аны эшләмәскә?! Моны фән дә, дин дә, халык та хуплый. Бабайлар да: “Юмарт кулга мал күбрәк керә”, – дигәннәр бит.

5 нче укучы. “Яхшылыкка ни җитә!” дип дөрес әйтә халык. Чыннан да, яхшылык эшли белгән кеше саран да, куркак та, намуссыз да, көнче дә, бүтәннәр хәсрәтенә битараф та була алмый. Ул үзе турында гына түгел, башкалар турында уйлый.

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве, барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Шуңа күрә әгәр миннән: “ Кешедәге иң әйбәт сыйфат нинди?” – дип сорасалар, “Игелеклелек”, – дип җавап бирер идем.

6 нче укучы. Һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, матурлыкка омтылып яшик. Без нинди бәхетле! Аяз күгебез, cулар һавабыз, эчәр cуыбыз, күңелебезне турылыкта cаклаучы иманыбыз, дөреc юлга илтүче кыйблабыз, камил фикерле акылыбыз, ятимнәргә кул cузарлык миһербанлыгыбыз, илгә-көнгә туры карарлык вөҗданыбыз, бетмәc-төкәнмәс сабырлыгыбыз бар безнең. Вакламыйча, тапламыйча cаклыйк шушы аcыл cыйфатларны.

Укытучы. Кешелекле булу – иманлы кеше дигән сүз ул. Иманлы, динле булу ул – дингә, Аллага табынып яшәү генә дигән сүз түгел, ә бәлки әхлакый кагыйдәләp, кануннаp буенча тоpмыш итү дә. Кешеләpгә каpата битаpаф, ялагай булмау, байлыкка табынмау, бозыклыкны үз итмәү дә әле ул.

Мәгърифәтче P.Фәхреддин, бик нечкә тоемлаучы психолог булаpак, кешене кеше итеп күpсәтүче иң күpкәм сыйфат булган гүзәл холык төшенчәсен шулкадәp тиpән аңлаган ки: аны беp төгәл мәгънәне эченә алган кыска гына гыйбаpә итеп каpамый, ә эченә беp дистәләп һәм аннан да аpтык олуг мәгънәне сыйдыpган бөек беp асыл сыйфат итеп бәяләп, аның эчтәлеген ачып биргән. Кешенең беp әхлакый сыйфатының эчтәлеген мондый киң һәм тирән итеп ачып биpүне минем әле моңаpчы очpатканым булмады.

“Күңелең киң булса, беp шыpпы илгә җитә”, ди халык. Әмма киң күңелле, игелекле, мәpхәмәтле кешеләp хәзеpге заманда санаулы гына калып баpа түгелме? Күңелендә, эш-гамәлләpендә мәpхәмәт чиксез кешеләp безне шуңа да сөендеpә бугай. Шундый кешеләpнең беpсе Әсгат Галимҗанов иде. Ул тасвиpлап бетеpә алмаслык шәхес, изге җан, pиясыз бәндә, татарның гоpурлыгы да, мактанычы да, яшәү мәгънәсенә төшендеpүче тәpбиячесе дә иде. Әсгат Галимҗанов кылган гамәлләp гади генә әйбеp түгел, алap – хәзинә. Кылган игелекләpен шулай кабул итеpгә киpәк һәм игелекләpе үзенә үк дога булып баpсын. Әсгат абыйның Татаpстандагы һәм Башкоpтстандагы балалаp йоpтлapына биpгән автобуслары гына да сиксәнләп иде. Ул үзенең хәләл хезмәте белән эшләп тапкан акчалаp белән ятимнәpне, мохтаҗлаpны сөендеpүдән ләззәт ала иде.

(Укучылар үзләре игелекле кешеләр турында мисаллар китерәләр.)

Укытучы (укучыларга чит ил язучысы Дуглас Мэллохның сүзләрен китерә).

“…Әгәp дә син биек тау башында үскән наpат була алмыйсың икән, булма, тау итәгендә үскән гап-гади агач бул, ләкин чын агач бул! Әгәp дә чын агач була алмыйсың икән, куак бул, ләкин хуш исле бул! Инде куак та була алмыйсын икән, булма, аpыганда юлчы ял итәрлек хуш исле үлән бул! Әгәp дә син океандагы кит балыгы була алмыйсың икән, булма, елгадагы гап-гади алабуга бул, ләкин чын балык бул. Әгәp дә син коpабльнең капитаны була алмыйсың икән, аның батыp матросы бул, ләкин чын матpос бул! Әгәp дә син зур, киң юл була алмыйсың икән, юлчыга юл күpсәтеpдәй төнге йолдыз бул. Әгәр дә кеше итеп яpатылгансың икән, чын кеше бул!”  

Йомгаклау сүзе: “Яхшылык күpәсең килсә, яхшылык ит”, – диелә татаp халык мәкалендә. Кешеләpне һәpвакыт матуp эшләpегез, игелекле гамәлләpегез белән сөендеpегез.

әpне һәpвакыт матуp эшләpегез, игелекле гамәлләpегез белән сөендеpегез.

игелек

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле укытучылары Закирова Эльмира Сөлләмовна, Хаҗиева Рәмзия Дамировна. “Игелекнең чиге юк” (проект эше) 

Кереш

   Без Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшибез. Туган ягыбызны, туган бистәбезне бик яратабыз. Безне туган якка кагылышлы барлык нәрсәләр дә  кызыксындыра. Ноябрь аенда без яңа проект өстендә эшли башладык. Бу проектны эшли башлауга мотив Аяз Гыйләҗевнең  “ Җомга көн кич белән” әсәрен укыганнан соң туды. Әсәрнең төп герое Бибинур язмышы безне тетрәндерде, ә кылган игелекләре сокландырды. Безнең алда янәдән сораулар туды. Ә хәзерге вакытта Актүбәдә ятим балаларны алып үстерүче гаиләләр бармы? Бу гаиләләрдә балалар бәхетле яшиләрме икән?  Без  күп балалар алып үстергән  Шәйдуллиннар гаиләсе  тормышы белән кызыксындык һәм проект эшенә алындык. Проектның проблемасы – Актүбәдә ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә алып тәрбияләүчеләрнең тәҗрибәсен ачыклау.  Проектыбызның исеме “Игелекнең чиге юк” дип атала.

       Без сайлаган “Игелекнең чиге юк” дигән тема бик актуаль дип саныйбыз.  Игелеклекнең чиге юк. Ятим балаларга гаилә бәхете бирүне, терәк булуны, аларны яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый.

       Үзебезнең алдыбызга  түбәндәге максатны куйдык:

  1. Тәрбиягә бала алучы үрнәк гаилә тормышы белән танышу.
  2. Гаилә – иң ышанычлы сыеныр урыныбыз икәненә этәргеч ясау.

       Төп максатка ирешү өчен  түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Әлфия Николай кызының гаиләсе турында туплаган материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш  тәҗрибәсен яктырту.
  2. Гаиләләрдә татулык, миһербанлылык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, игътибарлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү.
  3. Гаиләдә ятим балаларны тәрбияләү тәҗрибәсен мәгълүмат чараларында яктырту, презентация эшләү.

         Эзләнү объекты: ятим балаларга гаилә җылысы биргән Шәйдуллиннар гаиләсе.

         Эзләнү предметы: Шәйдуллинар гаиләсенең игелеклеге.

        Гипотеза: Шәйдуллиннар гаиләсендә үскән ятим балаларга да игелек орлыклары салыныр дип уйлыйбыз.

       Тикшеренү методлары:
– эзләнү;
– анализ ясау;
– гомумиләштерү.

Көтелгән нәтиҗә: игелекнең чиге юк

Төп өлеш. Игелекнең чиге юк

  1. А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендә Бибинурның игелеклелеге

       Әхлак тәрбиясе – бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, ата-анасына, туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм башкаларга  булган мөнәсәбәтендә  чагыла һәм безгә борын-борыннан, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Әхлак мәсьәләсен күтәргән әсәрләр әдәбиятта очрап тора. Шундый әсәрләрнең берсе – Аяз Гыйләҗевнең  “ Җомга көн кич белән” әсәре.  Әсәрдә Бибинурның  язмышы бирелгән. Ул ятим калган балаларны үз балалары кебек тәрбияли. Бибинур һәрвакыт яхшылык кына эшли.

       Әсәрнең төп темасы –  игелек, шәфкатьлелек. Бибинур өчен бәхет ул – игелек , яхшылык кылу. Бибинур ул – шәфкать анасы – башкача яшәүне күз алдына да китерми. Ярдәм итүне ул кемгәдер яхшылык эшләү дип тә уйламый. Шәфкатьлелек – Бибинур әбинең гадәти яшәү рәвеше. Шуңа күрә танышына да, таныш булмаган кешеләргә дә, дошманнарына да ярдәм итәргә генә тора. Шул  максатында  яшьлеген дә, мәхәббәтен дә, гомерен дә кызганмый. Бибинур кебек кешеләр тормышыбызны матурлыйлар, мәхәббәтнең  олылыгын  раслыйлар; шәфкатьлелек, игелек үрнәге булып торалар.

  1. Язмыш сынаулары

       Язучы Ф. Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “ Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга?”  Бу  сүзләр Актүбәдә  гомер итүче Әлфия  апа Шәйдуллинага  туры киләдер дип уйлыйбыз. Язмыш бик иртә сыный башлый  аны. Әлфия  апа тумышы белән Азнакай  районы Чалпы авылыннан. 1958 нче елның 10 нчы ноябрендә дөньяга килә. Дүртенче  баласын тапканда әнисе үлә. Кечкенә Әлфиягә ул вакытта 3 яшь була. Аларны Омск шәһәрендәге балалар йортына урнаштыралар. Сигез ел аңа кимсетүләргә, кыйналуларга түзеп яшәргә туры килә. Әлфия апага унбер яшь тулгач, аны  Чалпы авылындагы әбисе янына кайтаралар. “ Бик ярлы яшәдек. Авыр булды тормышыбыз. Мунчага чакыручы да юк иде ”, – дип искә ала ул чорларны. Шулай ул әбисе тәрбиясендә үсә. Ул  вакытларны Әлфия апа сагынып искә төшерә. Соңыннан ул әбисен 102 яшькә кадәр тәрбияли, 10 ел әбисе урын өстендә  була . “ Ятим еласа, җир-күк елар ”, ди халык. Елаган чаклары күп булгандыр. Ул хәзер генә   “Тормышым көчле!”-дип әйтергә ярата.

       Ә ул чакларны  искә төшерсәң… 18 яшь  тулуга  кияүгә чыга. Китап -ханәчеләр әзерли торган техникумны, аннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Укуын тәмамлагач, Әлфия апаны Чубар-Абдул авылына эшкә җибәрәләр. Беренче баласы тугач та үлә. Ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Әлфия апа тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәр өчен тырыша. Икенче баласын, Фәридә исемле кызын,  сыер сауганда дөньяга китерә. Төпчек улы Азнакайда яшәгәндә туа. Ул вакытта гаилә Зифа  исемле киң күңелле, мәрхәмәтле апада яши. Эштән курыкмый  Әлфия апа, 25 сутый бәрәңгене дә  утый, эшенә дә йөгерә. Ана сабыйларына бар назын  бирә, балаларын аякка бастыруга  бар көчен куя. Кызы Фәридә бүгенге көндә гаиләсе белән бистәбездә яши. Тормыш иптәше белән кызлары Гүзәл, уллары Артурны үстерәләр. Улы Илнур хәзерге вакытта Себердә эшли. Әлфия апа күп еллар Актүбә коррекцион мәктәбендә балаларга татар теле укыта. Хезмәтендәге унышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек.

  1. Гаилә-тормышыбызның нигезе, дәүләтнең көзгесе

       Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Тату гаилә – бәхетле гаилә, –  ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “ җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр.

        Атаклы мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин  үзенең хезмәтләрендә: “Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата – ана белән төзелә”, – ди һәм шунда ук ата-ананың балаларга булган вазифаларын да санап китә. Бу– баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү. Ә балалар үз чиратында ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга, көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш.

        Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, –- дигән ул.

        Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның , явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? Безнең бүген шушы сорауларга җавап табасыбыз  килә.

        Бүгенге намуссызлык, гаделсезлек, әхлаксызлык колач җәйгән тормышта әле ак кәгазь кебек керсез, пакъ, бар нәрсәгә дә ышанучан бала күңеленә ата- бабаларыбыздан килгән әдәп, әхлак кагыйдәләре белән бергә, мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен дә салырга кирәк. “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән фикерен тормышка ашыруда бар көчне кызганмый шөгыльләнсәк, җир йөзендә ялганлау, икейөзлелек, куркаклык, ялагайлык, хыянәт, үтереш, ятим калган балалар кебек күренешләр  булыр идеме?

       Кызганычка каршы, хәзерге  тыныч вакытта да, ятим балалар саны кимеми. Тәрбиягә ятим бала алучы гаиләләр шактый. Дөрес, хәзер инде моның белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Соңгы өч елда республикада дүрт балалар йорты ябылган. Яшерен–батырын түгел, бу­лачак ата–аналарның күбесе сау-сәламәт бала алырга тели. Элегрәк кеше баласын үзенә алучыларны эт итеп сүгүчеләр дә, “акчага гына кызыгып алган икән” дип сөйләүчеләр дә булды .

  1. Тәрбиягә алган баларның тормыш юллары

        Күз курка, кул эшли,  – диләр бит.  Әлфия Николай кызы  шул батыр, изге җаннарның  берседер. Ул  унбер баланы тәрбиягә алып үстерә, гаиләле итә.        Иң беренче булып Әлфия апа тәрбиягә Зарипова Венера исемле  кызны ала. Кыз гаилә куенында,  яңа әти-әнисенең  үзенә булган җылы мөнәсәбәтендә, мәхәббәтендә үсә. Хәзер үзенең дүрт баласы үсә, Азнакай шәһәрендә яшиләр. Әлфия апа белән аралашып торалар.

       Икенче асрамага алган кыз –  Вафина Нәйсә исемле була. Әлфия апа бу кызын да хезмәт сөючән, кешеләргә карата игътибарлы зат итеп тәрбияли. Нәйсә Актүбәдә яши. Кунакка йөрешәләр.

       Язмыш сынаулары Әлфия апаны  чыныктыра. Энесенең хатыны үлә. Шуның улын 6 яшьтән алып үз гаиләсендә үстерә. Бу чорларда дәүләттән бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Сакуров Александрга унбиш яшь тулгач,  хөкүмәт акча түли башлый. Менә шул чорда Азнакай опекасы Әлфия апаны үзенә чакырта. Чалпыда яшәүче Черных Наташа исемле кыз баланы тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр. Куркыныч, авыр тормышта яшәгән кыз баланы 18 яшькә кадәр үстерә. Анасы нинди булуга карамастан, бала өчен барыбер ул иң газиз кеше булып кала шул. Наташа унсигез яше тулгач, әнисе янына китә.

       Әлфия апа тәрбиягә алган балаларның бары­сының да сәламәтлекләрендә кимчелекләре була. Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. “Аларны тәрбиягә алу бер хәл, кеше итеп үстерәсе дә бар бит. Әлбәттә, бу минем өчен зур җаваплы эш”,ди Әлфия апа. Ятим яки караучысыз калган баланы тәрбиягә алу – җаваплы һәм җитди адым. “Бишектәге бишкә төрләнә дигәндәй”, үз йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланың да холкы төрлечә була бит. Ата-анага үзе тудырган нарасыйны үстерү өчен дә күп көч һәм тырышлык куярга туры килә.  Балалар үсә барган саен, аларны борчыган  проблемалар да арта.

       Кайбер гаиләләрдә асрамага  алынган  балалар  унсигез яшьләренә җиткәч, үз тормышларын үзләре дәвам итсеннәр диләр. Ә Әлфия апа андыйлардан түгел. Ул аларның язмышлары  белән кызыксынып тора, ярдәм кирәк булса, беренче булып барып та җитә.

       Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә  алу, әти-әниле итү теләге зур булса да, бу мөмкин эш түгел. Ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл бу, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Балага бирелә торган акча күп очракта җитми дә. Кием кыйммәт, ашау-эчү бәяләре һа­ман артып тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен генә дә шактый акча түгелә. Бел­геч­ләр соңгы вакытта гаилә­ләргә авыру балаларның күп килүен әйтә. Күбесен һәрдаим табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Акыл үсешенең тоткарлануы очраклары арткан. Инвалидлык алган балалар саны да күбәя генә бара. Әле күбесе коррекцион мәк­тәпләрдә укый.

       Әлфия апа тәрбиягә алган бишенче бала шизофрения белән чирли торган була. Тәрбиягә сәламәт бала ал­ган очракта да күпме көч кирәк, ә авыруга исә…  Хамраева Алина исемле бу кыз бала матур итеп җырлар җырлый торган иде дип искә төшерә Әлфия апа. Хәзерге вакытта Азнакайда яши.

       Соңгы вакытта балалар йортында ата-аналары исән килеш ятим калган балаларны еш очратырга туры килә. Татарстанда 12 мең ата-­анасыз бала бар. Шуларның бары тик 23-25 процентының гына ата‑анасы үлгән. Ә калганнарының иң якын кешеләре – эчкече.

       Алтынчы баланы Әлфия апа Бөгелмәдән алып кайта. Димухаметова Диләрә исемле бу кыз бала хәзер Казан шәһәрендә лепщик-ябыштыручы һөнәренә  укый.

       Хайбуллина  Ильвина ишетми торган була. Ул тумышы белән Яшел Үзәннән. Операцияләр ясату, күпме авырлыклар, йокысыз төннәр. Соңыннан апасы табыла, хәзер Ильвина  шунда яши.

       Мещрякова   Марина, Мещрякова  Екатерина  бертуганнар. Инвалид балалар  булалар. Марина хәзер Азнакай шәһәрендә яши, бала үстерә. Екатерина Азнакайда СПТУда укый, ял көннәрендә “әнисенә” кайтып йөри. Бәләкәйдән үк ашарга пешерергә ярата, өйрәнеп үсте,ди аның турында Әлфия апа. ”Картайгач, сине үзем тәрбиялим”,  дип һәрвакыт кабатларга ярата Екатеринасы.

        Сап-сары чәчле, чибәр кыз Рыбина Карина Биектаудан. Тәмле бәлешләр, тортлар пешерергә ярата, кибетләргә йөри, матурлыкны ярата, ди аның турында “ әниләре”.

        Унбер яшьлек  Самойлова Наталья инвалид бала. Бүгенге көндә ул Әлфия апаның төпчеге. Үз әнисен 6 айга ата-аналар хокукыннан  мәһрүм иткәннәр. Чаллыда суд булачак. Бала Әлфия апага  “Әни, мине бирмә! “, дип ялвара.

       Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның һәрберсе төрле холыклы була. Монда инде гаять зур сабырлык таләп ителә. Гаиләгә  килеп кергән бала өчен барысы да яңа булып тоела. Шуңа күрә аларның кайберсе бу тормышка акрынлык белән генә күнегә. Бала күңеле тиз яралана – моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый. Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу, күп нәрсәне гафу итә белү – асрамага алган ата-аналарның  иң кирәкле сыйфатларыннан берсе.

        Балалар Шәйдуллиннар  гаиләсендә  мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, олы тормышка тыгыз бәйләнеп, хезмәт аркылы тәрбияләнеп үсәләр. Шуңа күрә гаиләдә эш бүлү, ялкаулык сыйфатлары бөтенләй күренми. Һәрберсе үз вазифасын нәтиҗәсе, файдасы булсын, дип башкара. Аларның гаиләсе тату, тырыш, оптимист – эшчән кырмыскаларны хәтерләтә. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дип халык юкка гына әйтми бит. Безнең тормыш еш кына ике капма-каршы якка бүленгән: булышучылар – мохтаҗлар, сәламәтләр – авырулар, байлар – хәерчеләр һ.б.. Тәннәребез сәламәт, иманыбыз һәм рухыбыз бай, үзебез исә мохтаҗларга булышучылар рәтендә булырга язсын! Һәр кеше үзенең яшәү кыйбласы итеп игелек кылучы ролен сайлап алсын иде, кешеләргә никадәр ярдәм итсәң, булышсаң, Аллаһ Тәгалә синең үзеңә дә икеләтә күбрәк кайтара бит.

       Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз, иң олы сүз– әни! Әни дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Әлфия апаның да балалары “әнием” дип кенә торалар. Аның белән серләрен, шатлыкларын уртаклашалар, киңәшләшәләр.

Йомгаклау

       “Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”, – дип язган В.А.Сухомлинский. Фәридә апа , Әлфия апаның кызы, әнисенең эшен дәвам иттерүче. Ул хәзер  үзе дә ике бала анасы. Шулай ук ике ятим балага гаилә җылысы биргән изге җан. Бу заманда һәр кешегә кайтып керер җылы учак кирәк. Гаилә ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

       Сүзебезне унбер ятим балага әни булган Әлфия Николай кызының «алтын» сүзләре белән төгәллисебез килә: «Бала – уенчык түгел ул, уйнап туйгач чыгарып атып булмый. Баланы дөрес итеп тәрбияләргә, үзеңә алмашчы булырлык итеп үстерергә кирәк. Ә  ятим балаларның карашларындагы сагыш, ачы күз яше йөрәкләрне теләрлек бит. Җир йөзендә үксез ятимнәр булмасын иде ул! Балаларның ак кәгазь кебек күңеленә бары тик яхшылыклар гына чәчелсен иде».

        Аналарның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәселәре килә бит. Ата-ана  авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек, шәфкатьлелек күрсәтү буладыр инде. Димәк алар балалары күңеленә шул игелек, шәфкатьлелек орлыкларын вакытында салганнар.  Әгәр бер кеше икенче кешегә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа үзенең рәхмәтен  “Балаларыңның игелеген күрергә язсын” дигән теләкләр аша белдерә бит. Әлфия апага изге эшләрендә сабырлык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларының игелеген күреп озак еллар яшәвен теләп калабыз. Аларның гаиләсе мисалында без игелекнең чиге юклыгына инандык.

Кулланылган әдәбият

  1. Идрис Галәветдин. “Ятимнәр хакы”.  tauba111@mail.ru
  2. Габдрахман Кайа (имам). Исламда әхлак / И. Сабир тәрҗ. – Яр Чаллы : Н. к., 1994. – 78 б. – Д. к.

3.”Маяк” газетасы, “Язылмаган кануннар”. – 2008 нче ел. №237-240

  1. Эльмира Шәрифуллина. “Асрамага бала бирәм”. – Чаллы: ” КАМАЗ ” нәшрияты,1994. – 80 б.

Файлны күчереп алу өчен ссылка: https://cloud.mail.ru/public/6tWY/SdVYKNwoN

Подробности

Автор: Teacher-rt

Опубликовано 23 Ноябрь 2021

Просмотров: 104

Рейтинг:   / 0

Хакова Алия

Айратовна,

Виктрова

Зарина

Александровна

9 А,Б Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан Закирова Эльмира Суллямовна Хазиева Рамзия Дамировна «Моя вторая мама» «Игелекнең чиге юк”

У вас нет прав для создания комментариев.

© 2023 Интернет-портал учителей РТ

Go Top

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Ивтф игэу экзамены
  • Ивтипт расписание экзаменов
  • Ивт вшэ экзамены
  • Ивпэк расписание экзаменов
  • Ивгу юридический факультет экзамены

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии